Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Үзебезнең "татар Шолоховы"

«...Гадәт-холкы белән әйткән һәр сүзе гаять тә тәңгәл килә торган кешеләр күп очрамый. Әдип һәм шагыйрь Рафаэль Сибат – менә шундыйларның берсе.

Хәер, олысына, кечесенә карата ифрат ихлас җанлы бу ир-егетнең күңелендә җәүһәрләр җемелдәшкәнен бер карауда гына сизеп булмый. Иң элек аның күңел тәрәзәсенә күз салырга кирәк...

Рафаэль Сибатның шигъри талпынышы – сүзнең барлыкка килгән чорындагы саф хисен кайтарырга омтылу».

Заманында Казан дәүләт университетының татар теле-әдәбияты бүлегендә бергә укыган сабакташыбыз һәм дустыбыз – чын мәгънәсендә халыкчан, трибун шагыйрь, ялкынлы публицист, оста драматург һәм тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) әйткән сүзләр бу. Аларда, иртәнге чык бөртегендә Кояш чагылгандай, чын хаклык ярылып-балкып ята.

1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Р.Сибат дигән уникаль шәхеснең, кабатланмас талант иясенең нинди затлардан булуын ачыклау өчен, иң элек укучыбызны аның үзенчәлекле тормыш юлы, иҗат өлкәсендәге ачышлары һәм табышлары белән таныштырып үтик.

...Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин (әдәби кушаматы – Рафаэль Сибат) 1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) районындагы Түбән Шөн авылында туа. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлагач, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Дипломлы яшь белгеч 1970-1978 елларда туган ягында мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры була; аннары Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында – администратор вазифасын, тулай торакта тәрбияче хезмәтен башкара. Бераздан Кукмарага кайтып, район халык театрында – режиссёр, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер булып эшли (яшьлек елларында Рафаэль үзе дә мәйдан тоткан, күп мәртәбәләр батыр калган ир-егет!)

Р.Сибат 1988 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яшәде. Ике ел дәвамында Түбән Шөн авылының мәдәният йортында – сәнгать җитәкчесе, соңгы унөч елда Киров өлкәсендә татар телендә чыга торган «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләде.

Рафаэль Сибатның әдәби язмалары республикабыз матбугатында 1966 елдан күренә башлады. Без аның белән нәкъ шул елда – моннан төп-төгәл ярты гасыр элек – якыннан танышып, үзара аңлашып-аралашып, ихлас рухташлар булып киттек. Университетны тәмамлагач, без төрлебез төрле якта эшли башладык. Шулай да, еллар узгач, Галиҗәнап Язмыш безне яңадан табыштырды һәм – Рафаэль бакыйлыкка күчкәнче – гомерлеккә якын дуслар, сердәшләр итте. Улым Рушан ул яшәгән төбәктә, дөресрәге, Түбән Шөн күршесендәге Чарлы авылы урта мәктәбендә (Кукмара районы) директор урынбасары булып эшли башлагач, без Рафаэль белән айга ким дигәндә ике мәртәбә очраша башладык. Соңгы унбиш ел дәвамында мин аның гаҗәеп дәрәҗәдәге тынгысыз иҗади эшчәнлегенең тере шаһиты булдым. Шунысы аеруча кызыклы: Рафаэль тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һич ару-талуны белмәс «робот» кебек, бертуктаусыз каләм тибрәтүдә иде. (Ул язу машинкаларын да, компьютерларны да сөймәде – әсәрләрен кул белән генә язуны хуп күрде. Аңа кирәк кадәр кәгазьне һәм үзе бик тә яраткан «гельевай ручкалар»ны Казаннан ташып кына тора идем.)

Түбән Шөн авылына Рафаэль каләмдәшебезнең хәл-әхвәлен белү өчен бергә килгәләп йөргән Татарстан Язучылар берлегенең шул чордагы игътибарлы һәм ихтирамлы рәисе – күренекле галим һәм әдәби тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллинның да күзәтүләре кызыклы: «...Р.Сибат берәр әсәр язарга тотындымы, инде бу дөнья кешесе түгел иде. Ашау-эчүне тәмам онытыр, тәүлек буе каләменнән аерылмас. Язылган кәгазь битләре һәр җиде-сигез минут саен өстәлдән идәнгә коела барыр. Бер утыруда җитмеш-сиксән бит язар. Аның каравы, әсәргә нокта куелгач, ул шунда ук өстәлгә башын куеп, йокыга да китәр...»

Р.Сибат, университет елларыннан бирле күп язса да, ул аларны аерым китап итеп чыгарырга ашыкмады. Һәр жанрда – проза һәм шигърият, публицистика һәм эссеистика, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә үзен оста «ат уйнатучы» итеп танытса да, «Ялгызак» исемле 272 битле беренче романы Татарстан китап нәшриятында 2001 елда гына дөнья күрде. (Анысын да әле нәшриятка үзебез әзерләп биргән идек.)

Ошбу китапның киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнүе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булуы Рафаэль каләмдәшебезнең күңелен бердән күтәреп, рухландырып җибәрде. Шуннан соң аның тылсымлы каләме бер дә тик тормады. «Көлдән күтәрелгән гөлләр» трилогиясе (2002), якын дусты – «Яңа тормыш» арендаторлар берләшмәсенең данлыклы җитәкчесе Рәфыйк ага Рәүфовка багышланган «Без дә җирдән күтәрелдек...» роман-монологы (2003), дүрт романнан торган «Кайту» тетралогиясе (2005) Рафаэль Сибатны чорыбызның күренекле язучысы, үзебезнең «Татар Шолоховы» итеп танытты. (Каләмдәшебез үзенең барлык әсәрләрен дә диярлек туып-үскән нигезендә иҗат итте.) Китапларда һәм газета-журналларда дөнья күргән 9 роман, 21 повесть, 12 поэма, дистәләрчә әдәби портретлар, эсселар, йөзләрчә әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы да әле ул.

Соңгы вакытта Рафаэль дустыбыз «Дөнья әдәбиятында татар кешесе образы» дигән темага җентекле эзләнүләр үткәреп, күләмле фәнни хезмәт тә яза башлаган иде. Әмма аны төгәлләргә өлгерә алмый калды – 2003 елның 15 августында иртәнге сәгать дүрттә әдипнең тынгысыз-ярсу йөрәге тибүдән туктады. Эш өстәле артында иҗат итеп утырганда...

Үзенең мәңгелеккә – бакый дөньяга тиздән күчәсен алдан сизенгәндәй, Рафаэль Шәйхуҗа улы шул ук елның 20 июль таңында көндәлегенә:

Безне алда нинди еллар көтә? –

Соң минутны гына беләмен...

Үләр өчен диеп яшәмәдем,

Яшәр өчен бер көн үләрмен... –

дип язып куйган...

Туган авылы зиратында зур кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләнгән Рафаэль каләмдәшебезнең рухы шат булсын: ул безнең күңелләрдә һаман да балкып яши! Моңарчы дөнья күрмәгән әсәрләрен дә, тузаннарыннан арындырып, яраткан укучыларыбызның кулларына тапшыру максатыннан, бу өлкәдә эшне, күңелебез кушканча, хәзер дә дәвам итәбез...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев