Үзе булып кала алган шагыйрь

Шулай бер сөйләшеп утырганда, Эльвира Һадиеваның әйткән җөмләсе бик тәэсирләндергән иде мине: «Шагыйрь булган кешеләр күп, әмма кеше булып кала алган шагыйрьләр аз». Кемнеңдер кылганнарын, гамәлләрен, күңелен без Аллаһы Тәгалә белгән кадәр белмибез, билгеле. Әмма тормышта, аеруча көндәлек матавык шартларда, кемнең кем булуы барыбер дә күренә. Сәхнәдә генә һәммәбез дә матур вә әүлиядай дөрес. Ә менә тормышта… Шагыйрь Рәдиф Гаташ минем өчен нәкъ менә шуның белән аеруча кадерле: гадәти тормышта да Кеше булып кала алуы белән.

«Ходай саклагандыр...»

Ничек соң ул — Кеше булып кала алу, диярсез. Дөресен генә әйткәндә, төгәл җавабын белмим. Бары үз критерийларым турында гына әйтә алам: башкаларга зыян салмау, аяк чалмау, үз дөреслегеңне өстен куеп, калганнарныкын таптамау, тирәңдәге кешеләрне күтәрү, олылау. Ә иң мөһиме — ихластан ярата, дөньяга балаларча соклана белү. Әйе, соңгы икесе — иң мөһиме, чөнки, алары булмаса, калганнары да булмый. Үз критерийларым, дим, хәер, болар — барлык Китапларда да бар шикелле…

Еллар уза барган, олыгая төшкән саен, кешеләргә карата катгыйрак, таләпчәнрәк була башлыйсың икән. Шуңа да бик сирәкләр генә янәшәңдә кала. Бер үк вакытта — ныграк кызганасың һәм хәленә дә керәсең кешеләрнең. Әмма инде — кемнәрнең синең белән нинди уеннар уйнаганын анык белгән хәлдә. Ул да бик яхшы белеп яшәгәндер тирәсендәге метаморфозаларны. Аларның сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен еллар буе күзәтеп… Еш әйтә торган шундый җөмләсе бар: «Ай-һай, катлаулы дөнья, ай-һай катлаулы кешеләр, мин бу беркатлылыгым белән әле дә яшәдем...» Һәм гел өстәп куя: «Ходай саклагандыр инде...»

Рәдиф абый гомере буе кеше хәленә кереп яшәде. Башкаларның иҗатын кайгыртып, алар өчен ут йотып. Чын күңелдән. Күңеле тупасланып, керләнеп, «зурлар тормышы»ның кыргый кануннарын үзләштереп, бозылып өлгермәгән беркатлы сабыйдай. Шигырендәгечә:

Һәрчак алчак: бәлки, уй-акылым юк?

Югалтырлык мөлкәтем, байлыгым юк?

Кыңгыр эш өчен борчымый вөҗданым,

Йокым тәмле... Һәм хәрам азыгым юк!

Миңа — әле яңарак кына мәктәпне тәмамлап Казанга килгән балага — шушы шигырьләрне укый иде дә ул, мин аларны аннан кат-кат кабатлап, ятлап, уйланып йөри идем. Ниндидер нәтиҗәләр дә ясаганмындыр инде үзем өчен ул чакта. Әмма аларны чын-чынлап аңлау соңрак килде. Ул процесс әле һаман дәвам итә. Һәм торган саен алардагы дөреслек, күрәзәи көчләр ачыларак төшә...

«Без очрашырга тиеш түгел идек…»

Дөресен генә әйткәндә, без гомумән очрашырга тиеш түгел идек. 1997 елның март ае. Миңа Казанга Яшь язучылар конференциясендә катнашырга чакыру хаты килеп төште. Аяз көнне яшен суккандай булды ул хәбәр. Без юлга кузгаласы көнне күз ачкысыз буран

купты. Авылдагы бер шофёр да К а з а н г а  ч ы г ы п китәргә батырчылык итми. Мин инде күңелемнән генә телим: «Барсам, адәм көлкесенә генә калачакмын... Бармый калсак иде, бармый калсак иде...» Ахыр чиктә, әнием белән безне КамАЗга утырттылар да алып киттеләр Казанга.

Язучылар берлегенең элеккеге Тукай клубында узды ул кичә. Ничек шулай туры килгәндер, без әнием белән (ул минем татар теле һәм әдәбият укытучым да) Рәдиф абый утырган рәткә, аның янәшәсенә туры килдек. Әнинең, батырлыгын җыеп: «Исәнмесез, Рәдиф абый», — дип эндәшкәне хәтеремдә калган. Һәм Рәдиф абыйның, аңа хас темперамент, кайнарлык белән кызыксына башлавы: «Сез кайсы районнан, былбыл балалары?» Әмма ул вакытта без ничектер ныгытып танышып, аралашып китә алмадык. Мине Резеда апа Вәлиевага билгеләделәр. Һәм ул очрашу язмышның тагын бер матур бүләге булды. Резеда апа миңа шул конференция барышында да, аннары да (ул әнием белән безне аннан өенә дә чакыргалады) шигырь язу буенча гына түгел, ә тормыш сабаклары да бирде. Соңгылары миңа баштарак сәер тоелса да, тора-бара аларның хаклыгына төшендем: «Шагыйрьләр, дип, аларны пәйгамбәргә тиңләмә, алар да гап-гади кешеләр», — ди иде Резеда апа.

Менә шул конференциядән соң, Рәдиф абыйның безне үзенә — «Казан утлары» редакциясенә чакырып калуын истә тотып, көннәрдән бер көнне әнием белән шунда юл тоттык. Зәңгәр күн тышлы дәфтәргә чиста-пөхтә итеп күчереп язган шигырьләремне тапшырыр өчен. Һәм менә шул зәңгәр дәфтәр хәл итте дә инде барысын. Рәдиф абый кинәттән минем язмышым, киләчәгем өчен ут йотып торучы кешеләрнең берсенә әверелде. Мондыйга бөтенләй ияләшмәгән, алай булуын күз алдына да китерә алмаган мин баштарак югалып калдым. Миннән дә бигрәк әнием аптырады. Ләкин мин Казанга укырга килгәндә инде: «Рәдиф абый булган Казанга киләм» — дип килдем. Ниндидер эчке бер ышаныч тоеп, бу олы, чит-ят шәһәрдә ялгыз булмасымны аңлап...

Аннары күп еллар дәвамында Рәдиф абыйның: «Менә бит, язмыш дими нәрсә дисең инде, очраштырырга тиеш булган ул безне», — дип кабатлаганын ишетеп яшәдем мин. Ул чакта инде төгәл белә идем: әйе, тиеш булган.

*************************************************************

Әлеге мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 3нче санында (2016) укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: