УЧЛАРЫНДА УТЛЫ КҮМЕР...

Шагыйрь, әдипләр Хак Тәгаләнең Җирдәге тугры илчеләре дисәм, шаять, сүземне бәгъзе бер адәмнәр хупламас. Ил, халык мәгыйшәтендәге кырку борылышлар, яисә гавам башына төшкән бәла-казалар, әрнешле югалтулар каләм ияләренең йөрәкләрендә кайтаваз булып чыңлый, күңел станында сүз-хис итеп тукыла һәм шул әмәл белән язучы, кәтибләр халыкның «хиссияте миллия» дип аталган утта янмас, суда батмас, тутыкмас вә күгәрмәс рух хәятен кора дип әйтү инде кире каккысыз сүз булыр. Әмма, килешегез, әлеге искитәрлек гамәлне үтәү тик илаһиятле затлар кулыннан гына килә бит: Йөрәк моңга тулгач, нишлим инде. Моңнарымны җиргә таратам. Сагыш-газап, әрнү кичерсәм дә, Фани дөнья, сине яратам. Йөрәк моңлы булгач, нишлим инде, Моң-дәрьялар аша җан атам. Янам, көям, очкынланам, шашам, Дөньяны мин шулай яратам. Әлеге юлларның авторы – танылган шагыйрә Рәзинә Мөхияр. Шунысы үтә кызыклы: Башкортстанның шигъриятле Базы буйларында гөлләр, чәчәкләр арасында үскән, җиләкле аланнарына сокланган, әче баланнарын татыган авыл кызының, Уфага килеп, фән, әдәбият-сәнгать юлына кереп китү шаһите мин. Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетында ачылган өч айлык әзерлек курсы шәкерте, аннары бу уку йортындагы татар-рус бүлеге студенты сыйфатында ул әле һаман күз алдымда: дәрес, лекцияңне бирелеп тыңлый, күзләрендә яктылык, нур... Хәзер уйлыйм, студенттагы әлеге чалымнар яшьлек дәрте, җегәр, белемгә сусау һәм иҗатка тартылудан гына калыкмаган. И, ул Хрущёв җепшеклеге алып килгән иркенлек рухын тою, Леонид Брежнев авызыннан ычкынган «Икмәк булса, җыр да булыр!» гыйбарәсенә таянып киләчәкне юраулар... Халык, рухы белән ныгып, хезмәткә, иҗатка тартылды. Башкортстан татары, болыт арасыннан чыккан кояшка тиңләп, бу елларны әле дә сагына... Бездәге игенче, терлекче үзаллылык алгач, авыллар ныгый, матурлана төште. Туган телдә белем биргән мәктәпләр мәгърифәт нуры чәчә... Татар теле дәүләт теле хокукына ия булгач, милли театр, нәшрият эшли, әдәбият күтәрелә. Хәер, язучыларны да башкортка, татарга бүлгән юк. Мостай Кәрим дә, Наҗар Нәҗми дә, Әнгам Атнабаев та һәркайсы тугандаш кавемнәр өчен уртак, үз кешеләр бит... Әлеге чын демократик күтәрелеш елларында университеттагы милли бүлек һәм татар теле, әдәбияты кафедрасының абруе зур, югары булды. Монда иҗади түгәрәкләр гөрләп эшләде, әлеге уку йортыннан укытучы-педагоглар гына түгел, күпсанлы журналистлар, җырчылар, артистлар да тәрбияләнеп чыкты. Билгеле, университеттагы казанышлар җиңел генә килмәгән. Хәзер инде дөнья күреп, сарай интригаларыннан азмы-күпме хәбәрдар кеше буларак, яхшы төшенәм: алар ректорыбыз Шәйхулла Чанбарисов тырышлыгы нәтиҗәсендә туганнар икән. Гомәр Бәширов «Комиссар» исемле очеркында аның хакында гаҗәеп факт тасвирлаган. Ерак Көнчыгышта Япон самурайлары белән алышканда, полк комиссары Чанбарисов, рациянең җегәре чамалы икәнен белгәч, каршы яктагы телефонга татар кешесен утыртуны сорый һәм шуңа ирешкәч, ачык эфирга чыгып, мөһим хәбәрне бик тиз тапшыра алган зирәк комиссар. Ана теленең кадерен, кирәклеген тойган ректор Чанбарисов фәнни-педагогик мохиттә татар телен кысрыклауга, чикләүләргә юл куймады һәм, конституцион нигезләргә таянып, үз милләтенең хокуклары өчен көрәште. Ул чакта аның кебек аек карашлы, төпле акыллы гаярь ирләр татарда да, башкортта да байтак иде шул. Тик ил өстендә үзгәртеп кору, суверенитет зилзиләләре уйнады. Кемнәрдер моны алкышлап кул чапты, мәйданнарга төрле төркемнәр чыкты. Әмма сүз иреге дип тегене-моны кычкырудан яисә яңа берничә гәзит-журнал чыгарудан, провинциаль югары уку йортларында милли бүлекләр ачудан ни юаныч?.. Әлеге болгавыр көннәрдә башкорт татары рәсми тел хокукыннан язды. Ә тел бетсә, кавем үлә, рух сүнә... Шагыйрәне формалаштырган мохит турында уйлануларым юкка түгел. Матур табигать хозурлыгы, якты кояш астында, киләчәккә зур өметләр белән башланып, инде караңгылыкка чума барган кавем хәяте милли гамьле Рәзинә Мөхияр иҗатында үз эзен салмый каламы соң? Тик искәртү кирәк, лирик жанр остасы һич тә сәяси лозунглар кычкырмас, публицистик пафоска бирелеп, кемнәргәдер нәгърә ормас, аның чынбарлыкка мөнәсәбәтен иң элек лирик геройдан, аның күңел халәтеннән эзләргә кирәк. Әйтик, иҗатының башлангыч чорында язылган «Яктылыкка туя алмам» шигырендә ул иртән торып кояшка баккан сабый кебек ихлас: Бу дөньяның матурлыгын Күрергә дип туганмын. Һәр мизгелгә, һәрбер таңга Сокланудан туймамын. Якыннарны, дус-ишләрне Зарлар белән күммимен. Ак төсләрне табып яшим, Караларын күрмимен. Мондагы лирик герой шулай фикерләп, үзен «туганда ук күлмәк киеп туган зат» рәвешендә тоя. Рухы да нык аның: «Бөгеләм, менә сынам, дигәндә дә тураям...» Шулай да аклык, кояшлы яктылык, өмет белән сугарылган шигырьләр Рәзинә иҗатында күп түгел. Гоманымча, моның төп сәбәбе – Башкортстан татарының җанын кыйган парадоксаль хәл: Залимлектә телне саклый алдык, Хәзер менә нинди көнгә калдык! Демократлар хәзер телне кыса, Берәм-берәм канун артка поса. Аллаһыдан әманәт – тел саклау, Җил-давылдан, өермәдән яклау. Бетсә, кире кайтару бик авыр, Ташлар булып тел каргышы явар... Шулай, халыкка хөрлек, иркенлек китерәбез дип башланган демократлар парады «Уян, халкым!» әсәрендә көтелмәгән ноктадан торып халык фаҗигасе итеп тамгалана. Хәзер лирик герой социаль иллюзияләрдән дә арынып, «сикәлтәләр, каршылыклар ерып, дөрес юлдан бару бик авыр» дигән кырыс нәтиҗәгә килә. Аның карашын бик еш тормыш-көнкүреш көйсезлекләре, ямьсез манзаралар җәлеп итә: «Хәерчеләр тулган урамнарда / Байлар тоя микән бәхетне? / Тынгы тапмас беркем мондый илдә / Булган очракта да тәхетле». («Теләнчеләр») Рәзинә хәтта ил халкының чыраенда да ямь, матурлык тапмый: «Рәссам Репин бурлаклары сыман / Өметсезлек, сыкрау йөзләрдә...» («Мәскәү ягы») Һәм яңа байлар, манкортлар, маргинал затлар хуҗа булып өлгергән илдә каләм иясенең түбәндәге сорауга килеп чыгуы һич тә гаҗәп түгел: Милләтемне һәм телемне Әхлагымны, динемне Саклар өчен, яклар өчен Кайда чара, йоласы? Ниләр генә кыласы?! Сөендерә, үзе куйган авыр сорауга зирәк шагыйрә җитди җавап та таба белгән: Асылыма кайтам. Асылыма, Каралыгың, дошман, син сылама! Пычрак атып юлны капласаң да, Юа-юа кайтам асылыма. Әйе, азатлык, хөрлек юлын бикләүчеләр белән генә түгел, ә үз-үзең белән көрәшеп тә асылыңа кайту, аны саклау ифрат авыр, кыен булса да, газиз телеңне, милләтеңне, тарихыңны имин яшәтүең – иң дөрес һәм ышанычлы юл. Лирик геройның иҗтимагый йөзен тасвирлауда Мөхиярның Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Муса Җәлил, Хәсән Туфан кебек талантлар мәктәбен иҗади үзләштерүе күренә. Шагыйрәнең лирик герое хатын-кыз булгач, аның иҗатында мәхәббәт темасының да зур урын алуы табигый. «Кытыклана җанда сөю хисе», дип, Рәзинә укучысы белән ихлас булырга тырыша, хыялын да эшкә җигә: Төн җитүгә айга менәр идем, Уең белән Айга менә алсаң. Тотынышып Айда йөрер идек, Төшләреңдә мине күрә алсаң. Әмма хыял – бер нәрсә, ә асыл – башка. Шагыйрә күңелендәге аймылыш аркасында мин шәхсән Мөхиярның лирик героен ике хатын-кыз заты итеп тойдым. Берсе – калада көн күрүче эмансипацияле һәм зыялы асыл зат. Үзаллы, мөстәкыйль, ир, гаилә дип тә бик көенеп тормый бу сылу. Хәтта аерылышу да үтә гадәти бер хәл бугай аңа: Мин китәмен синнән, үпкәләмә! Учагымны озак сакладым, Кирәкмәсен үзем белгән килеш Сөюемне һаман акладым. Әйе, әйе, ялгышмыйм, бу фаҗигале гамәлдән гүзәл затыбыз чирканмый: «Кит... /Әйтмәм, синсез яши алмыйм, дип, / Кит! / Җаның минем янда кала бит». Укучыга тетрәнергә генә кала, җансыз бу ир ничек яшәр? Икенчесе, лирик геройның үз авызыннан әйтелгәнчә, түбәндәгечә алга баса: «Авыл кызы – шәһәргә дә / Сыйдым инде, / Күңелемдә авыллыкны / Тыйдым инде. / Бер читлеккә бу җанымны / Куйдым инде...» Аның җаны, «Кайтсаң иде» әсәрендә әйтелгәнчә, авылда, туган җирендә үзен оҗмахтагыча сизә: «Баш очымда таллар тибрәләләр, / Болыннарда җилләр – ярсу ат. / Әйтә кебек авыл: «Кайтсаң иде, / Йөрмәсәңче читтә зар сулап». Янәсе, «монда барда безнеңчә, яшьләр тиешенчә, теле дә үзебезчә». Шагыйрә «Елмаюың калсын» шигырендә әлеге «үзебезчә»не ачыклый: «Татар хатыннары сабыр булган, / Сабыр булган гомер-гомергә...» Әлеге эпитетка шәрехләү дә кирәкми. Иргә сыенган, аркаланган, хөрмәт иткән хатын-кыз хәләл җефетеннән башка ялгыз гомер итүне иң зур бәхетсезлек итеп санаган. Шагыйрә аңында, лирик героенда бер-берсенә капма-каршы ике хатын-кыз тибы шәүләләнә, бу симбиоз герой дөньясында бәргәләнү, буталыш хасил итә. Рәзинәгә уйланырга кирәк, ул соңгы җыентыгын «Асылыма кайтам» дип исемләгән, димәк, ачыклау мөһим, әлеге алиһәләрнең кайсысы аның асылына якынрак һәм укучы җанына ныграк үтәрлек? Асыл турында сүз чыккач, шуны да әйтим: Мөхияр чын асылының мөһим бер балкышын күз уңыннан ычкындырган. Ул бит титуллы фән кешесе, зур вазифа башкара торган педагог-студент халкын тәрбияли. Ник аңа шул кызыклы мохит кешесе булып ачылмаска? Татарның беренче шагыйрәләреннән булган Газизә Сәмитова борынгыда ук «Каләм» шигырендә гыйлем, мәгърифәткә мәдхия укыган иде: «Кара савытта тора көмеш башлы җиз каләм, / Шул каләмнең хезмәте илә агарды бөтен галәм...» Ул яхшы аңлаган, мәчеткә йөреп, намазга утырып, вәгазь-нәсыйхәт укып кына милләтне алга җибәреп булмый. Милли хәяткә гыйлем үзләштергән, төрле-төрле телләр белгән, киң карашлы, зирәк акыллы затлар кирәк. Акча, байлык культы хөкем сөргән бүгенге җәмгыятьтә Г.Сәмитова каләме язганнарны искә төшерү һич тә зыян итмәс, шәт... Каләм дигәч, Р.Мөхиярның каләм, стиль үзенчәлеге хакында да берничә сүз әйтик. Аның лирикасын күтәрә торган төп чара, һичшиксез, капма-каршы кую, ягъни антитеза алымы. Ул фәлсәфи фикерләүне алга сөргән шагыйрьләр өчен хас һәм мондый омтылыш Рәзинә иҗаты өчен дә ят түгел: «Сабырлыклар сары алтын», диләр, Сары алтын никтер күренми. Гомер буйларына сабыр итәм, Кулым алтыннарга күмелми. («Сабырмы соң йөрәк») «Моңым белән бәхетлемен» шигырендә дә халыктагы әйтем белән килешмәү бар. Моңлы бала бәхетсез була дигәннәр. Ә шагыйрә үзенекен раслый: «Ник бәхетсез булсын моңлы бала? / Аның моңы бәхет түгелме?» Һәм ул үз-үзенә тирән ышанып түбәндәге нәтиҗәне чыгара: Моңым белән бәхетлемен Җирдә, Сагыш тулы җанда, моң тулы. Җырларымны тезәм ап-ак җепкә, Сандугачлар табар бу юлы. Шагыйрә күз үткерлегенә таянып, «Кешене белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк», дигән әйтемне дә шиккә ала: Кешеләрне аңлау өчен Күпме тоз ашалып бетә. Кайчагында... читтән генә Күреп калу – шул да җитә. Күпләр өчен чәчәкнең иң гүзәл, хозур чагы – сабактан өзелгән мәл. Әмма «Кипкән букет» әсәрендә кулланылган антитеза чарасы сулып корыган гөлләмәне дә җанга якын, тансык итә: Чәнечкеле булсын, кипкән булсын, Матурлыгы инде киткән булсын, Җан өшеткеч кышкы бураннарда Җылы җәйне сагындырып торсын. Сурәт янәшәсендә торып кына түгел, хәрәкәтне тасвирлаганда да уңышлы антитеза корып була икән: Алларыңнан үтеп киттем, Танымадың син мине. Танып үзең килсәң әгәр, Танымамын мин сине. Килешегез, уйландыра, хисләндерә торган тасвирлар ясауга маһир бит Рәзинә! Каурый каләмен тиз арада танытып, үз сүзен кыю әйтеп, бүгенге татар поэзиясенең килешле бер бизәге булып тора безнең Башкортстан кызы. Үтә нечкә хисле, мәхәббәтле, гамьле җан, ә учларында куз-утлы күмер аның. Борынгы гадәт-йола буенча ут күршесенә учак дөрләтергә китергән: Уч төбемдә утлы күмер йөртәм, Дөрләп тора, сүнми, сүрелми... Сәгыйдулла ХАФИЗОВ, филология фәннәре кандидаты, Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: