Тишек таш
Дулкын тынмый – һаман ярны ялый. Еллар туймый – ялый гомерне; Их, син, язмыш! – Бер ягыннан корсам, Ул икенче баштан җимерде.
Диңгез ярында йөрүчеләр тишек таш эзлиләр.
Тапкан кеше – бәхетле, имеш.
Эзли торгач, мин дә таптым аны,
Миннән соң да күпләр таптылар;
Биш кат бәхетлеләр «бәхетләрен»
Дулкын кочагына аттылар.
Бер уйласаң, бу тормышта безнең
Иң зур байлык – өмет, ышаныч.
Кайгы-сагыш – чакырганны көтми
Килә торган әрсез бер таныш.
Карадым да ташка, узган гомер
Әллә ничек моңсу күренде:
Бәхетем дә минем үзем тапкан
Чуерташтай тишек түгелме?
Үткәннәрдән урап кайткан күңел
Кабат-кабат шуны тукыды:
Дулкыннар бит, әнә, ташны тишә,
Ниләр тишмәс еллар дулкыны!
Дулкын тынмый – һаман ярны ялый.
Еллар туймый – ялый гомерне;
Их, син, язмыш! – Бер ягыннан корсам,
Ул икенче баштан җимерде.
Ә шулай да тормыш гаҗәп матур,
Барысын да барлап карасаң;
Диңгезнең дә менә биткә бәргән
Салкын тамчысын да яратам.
Ялтыр ташны, тере тавышларны,
Кул җылысын тойган чагында
Кем санасын үзен бәхетсезгә!
– Кит син, сагыш, – якын йогынма!
"КУ" 02, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев