Әти. Әни. (Көндәлекләрдән)

ӘТИ

Мин бик кызыклы гаиләдә үстем. Бер-берсе белән ни холык, ни белем мәсьәләсендә капма-каршы булган ир белән хатын минем әтием һәм әнием иделәр. Характерлары килешмәгән, шуңа аерылышканнар, дигән уйдырмага мин ышанмыйм. Әгәр алай булса, минем әти белән әни бер генә сәгать тә яши алмаган булырлар иде. Ә алар кырык биш ел бергә яшәделәр һәм...
Юк, мин аларның икесе турында да аерым-аерым языйм әле, шуннан барысы да аңлашылыр.
Әти Казанда туган. Бабай, үзебезнең яктан китеп, Ягодная бистәсендә яшәп, «пырхавай» заводта эшләгән. Документларда әтинең туган елы 1903 дип язылган. Әмма, әтинең туганнан-туганы мәрхүмә Зөләйха апаның әйтүенә караганда, ул 1901 елларда туган булырга тиеш. «Митрикәгә дөрес язылмаган», – дип әйтә иде Зөләйха апа.
Мин Гафур учительнең школасында укыдым, дип сөйли иде әти. Гафур учитель ул Гафур Коләхмәтев була инде, дип горурлана да иде. Хәтта школага Габдулла Тукай килгәнен, яхшы укучы бер балага читек бүләк иткәнен дә тәмләп сөйләргә ярата иде. Әйтерсең лә, ул читекне үзе алган. Алдаша белми иде әти. Алдаша белсә, читекне Габдулла Тукай миңа бүләк итте, дип тә әйтә ала иде югыйсә. Без карап тормаган.
Школада ничә ел укыгандыр, анысын белмим, һәрхәлдә, өч-дүрт елдан артмагандыр. Ләкин шул белем әтигә гомере буена җитте. Русча шәп белә иде. Гарәпчә язуны да су кебек эчә иде. (Анысын ничек өйрәнгәндер, сөйләгәнен хәтерләмим.) Авылда русча язылырга тиешле гариза, белешмәләрне – барысын да әти язып барган. Хәтта укымышлы, ягъни мәсәлән, унынчы классны тәмамлаган яшьләр күбәйгәч тә, өлкән агайлар, аларга ышанып бетмичә, «язу яздырырга» әти янына киләләр иде. «Габдулла өстәгеләр аңларлык итеп яза, аның кулы җиңел», – диләр иде. Илле ел туктаусыз хуҗалык көтүен көткән Җиһанша бабайга пенсия сорап язгач һәм сораган пенсиясе килгәч, Җиһанша бабайның безнең өстәл артында әтигә рәхмәтләр әйтә-әйтә елап утырганы хәтеремдә.

Әти янына гарәпчә язылган дини китаплар да тотып киләләр иде. Укып бирүен үтенәләр иде. Әти беркайчан да аларны укымады. Дин белән алыш-биреше юк иде аның. Денсезләр кебек, Алланы сүкмәде дә ул, аңа ялварып, дога да кылмады.
Без, әти, Алла бармы, дип сорасак, үскәч, үзегез эзләрсез, дип шаярта иде. Пәри бармы, дип сораганга, ишегалдында йөргән кәҗәгә күрсәтә иде, кәҗәне үлеп яратмый иде. Дога-фәлән укылган җирдә утырмады, җитмештән узгач, әни бик бәйләнгәч («Картайдың бит инде, картлар янына баргала»), Гарифулла абыйлар өенә картлар җыелып, намаз укыган җиргә киткән иде, көлеп кайтып керде. «Кирәген бирәләр гарәп сүзләренең, яшәсен, диясе урынга бетсен, дип укыйлар. Мөхәммәт пәйгамбәр тыңлап торса, андагыларның барысын да мәңге тәмуглы итәр иде», – дип көлә-көлә сөйләде миңа.
Иске китаплардан ул «Йосыф-Зөләйха»ны безгә кычкырып укый иде, Гали батыр, Салсаллар турында да укыганы хәтеремдә. Әмма ул аларны безгә әкият дип аңлата иде.
Унҗиденче елларда ятим калгач, әти дөнья гизәргә чыгып китә. Пароходта табак-савытлар юып та йөри, сал агызучылар тирәсендә дә бөтерелә. Гомумән, ул еллардагы биографиясе аның Идел белән бәйләнгән. Бик кәефе килгән чакларда ул үзен бурлак дип атый иде. Әни дә, ачуы чыкканда: «Гумерем үтте шушы бурлак белән», – дип зарлана иде. Әтигә мондый чакта рәхәт була, зәп- зәңгәр күзләренә елмаю тула, мин әле хәзер дә Иделне аркылы йөзеп чыгам дип, әнинең ачуын тагын да кабарта. Идел-су әтинең җырланып бетмәгән җыры булган, күрәсең, аны еш искә алды. Хәтта безнең беренче өйнең чоланы да иске баржаның агач кабыргаларыннан корыштырылган иде.
Әйе, әтинең характерында зимагурлык бар иде. Ул йорт-җир, мал-туар, байлык дип, алар артыннан кумады. Әни тыкырдатып торганга гына, иске өй урынына яңа өй салырга ризалашты ул.
24-25 нче елларда әти безнең авылга килеп юлыга. Кемгәдер ияреп кайтканмы шунда, әтисе шушы яктан булгангамы, безнең авылда төпләнеп кала. «Грамотный егет» икәнен белгәч, авыл советына секретарь итеп куялар үзен. Нинди секретарь булгандыр, билгесез (һәрхәлдә, яманлап сөйләгәннәрен хәтерләмим), әмма авылга бөтен яңалыкны ул беренче алып кайткан. Велосипедны авыл халкы беренче тапкыр әтидә күргән, детектор радиоалгыч чыккач, авылның күпне белергә омтылган кешеләре, әти янына килеп, детекторның колакчыннарын колакларына куеп, дөнья хәлләрен тыңлаганнар.
Чыгып ычкынмасын бу кирәкле егет, дип булса кирәк, өйләндергәннәр әтине. Өй дә әмәлләп биргәннәр. Ләкин күпмедер торгач, әти ул өйдән чыгып киткән һәм бүтән кайтмаган.
Әтинең бу чаклары минем өчен билгесез. Үзе, билгеле, сөйләми иде, әни дә, әлбәттә, дәшми иде. Үзенең балаларына әтиләренең беренче хатыны турында ничек сөйләсен инде! Миңа ул хакта авыл агайлары әйткәли иде. Әмма әтине хурлап, яманлап түгел, мактап. Чөнки әти, өйдән чыгып киткәндә, «шырпы да алмаган». Чыгып китүенең сәбәбе, имештер, теге апаның әтигә «хәерче» дип әйткән сүзе булган. Нигә алай дип әйткәндер, югыйсә авыл советы секретаре булу ул чакларда зур мәртәбә саналган.
Моннан бер-ике ел элек, көтмәгәндә, әтинең беренче хатынын күрше авылда очраттым. Шул авыл кешеләре әйттеләр. Картайган булуына карамастан, зифалыгын, чибәрлеген югалтмаган. Яшь чагында тагын да чибәр булгандыр. Менә шуны бер сүз өчен ташла инде!..
Юаш иде әти, ләкин үзсүзле, принципиаль кеше иде. Бер генә эшне дә 
намусына каршы барып эшләмәде, һәрхәлдә, мин үзем дә, авыл халкы да хәтерләми. Юашын юаш, ләкин юаштан юан чыга. Әти дә ычкынгалап алган. Үз гомерендә ике тапкыр. Ләкин аларның икесе дә әдәби әсәр итеп язарлык.
Берсендә бер апаның күрсәтүе – яла ягуы аркасында, 37 нче елны авылның уналты кешесен кулга алалар. Алар арасында «кулак тегермәненә су коючы» әти дә була. Ике көн тикшерәләр дә (бәхеткәйләре булгандыр инде), кулга алынганнарның гаебен тапмагач, кайтарып җибәрәләр. Әтиләрне милиция алып киткәч, теге апа «Күрсәттем күрмәгәннәрен, төрмәдә башлары чериячәк», дип кычкырып йөргән. Әтиләр кайткач, куркудандыр инде, мөгаен, әти янына – колхоз идарәсенә килеп (әти ул чакта колхозның хисапчысы), боргалана- сыргалана гаебен юарга маташа икән. Шуннан юашыбыз кызып китмәсенме! Канцеляриядә бер генә исән утыргыч калмаган, кәгазьләр очкан, өстәл чәлпәрәмә килгән, тәрәзәләр коелып төшкән, ишек күгәненнән чыгып атылган, хәтта колхоз идарәсенең тирәсен уратып алган рәшәткәләр дә тетелеп беткән. Дүрт ир кеше тыя алмаганнар үзен. Теге апага орынмаган орынуын. Әмма ул хатын шул көннән соң куркудан акылга җиңеләеп калган, имеш.
Икенче тапкыры мин олыгайгач, Мәскәүдә театр училищесында укыган чагымда булган. Кыш көне әти белән әни тәрәзә каршында чәй эчеп утыралар икән. Безнең өйнең каршында бәләкәй генә бакча бар иде, шунда өч төп алмагач үсә иде. Шул бакчага кар күмгән рәшәткә өстеннән күршеләрнең кәҗәсе кергән дә алмагач ботагына ябышкан. «Бар әле, куып чыгар шул мөртәтне», – дигән әни. Әти бер куып чыгарган, ике, өч, дүрт, тик кәҗә һаман кәҗәлеген иткән. Әни әтине ачулана башлаган, «рәтләп куа белмисең», дигән бугай. Шуннан әти чәй тулы чынаягын идәнгә атып бәргән дә атылып, ишектән чыгып киткән. Әтинең бу юлы хәерлегә чыкмаганын сизеп алган кәҗә урамнан элдертә икән, әти аның артыннан... Шактый чапкач, әти кәҗәне куып тоткан. (Бу вакытта аңа алтмыш сигез яшьләр иде инде.) Куып та тоткан, сыртыннан эләктереп, күтәреп тә алган. Күтәреп өйгә алып кайткан, өйгә кергән дә: «Мә, теләсәң нишләт!» – дип, кәҗәне әни алдына ыргыткан. (Яратмый иде шул әти кәҗәне. «Әгәр дә аңа өч класс образование бирсәң, адәм баласына чыдар хәл калмас иде», – дип сүгә иде үзен.)
Әти үзе әллә ни көчле дә кеше түгел иде. Уртача буйлы, какча гына гәүдәле иде. Күрәсең, сабырлыкның да бер чиге була. Сабырны шул чигеннән чыгарсаң, үзен-үзе белештермичә, әллә ниләр эшләп ташлавы ихтимал.
Сабыр иде әти. Әнигә, безгә, гомумән, берәүгә дә кулын күтәрмәде. Кызмача кайткан чакларында, әни пыр тузынганда да, гөнаһсыз зәп-зәңгәр күзләрен елтыратып:
«Не ругай меня, Фатима, что акча мало тащил», – дип җырлап тора иде. «Шушы бурлакка әйткән сүзем әрәм», – дип, әни дә тынычлана иде. Ә без, хатыннарыбызның юк-бар сүзләренә чәпчеп китеп, вакланып, хатын-кызлардан битәррәк талашырга тотынабыз. Безнең кул белән тел акылдан алда йөри, әтинең киресенчә булгандыр – башта уйлагандыр. Уйлагандыр да сабыр итәргә кирәк тапкандыр.
Сугышка хәтле булган хәл әле дә хәтеремдә. Миңа биш яшьләр булды микән? Әти белән берничә кеше безнең рәшәткә буендагы бүрәнәдә утыралар. Без, малайлар, ерак түгел су буенда пычранабыз. Бездән шактый олыраклар мине үртиләр, котырталар. Шушы мулатаны (юшкын, ләмне безнең авылда шулай диләр) әтиеңнең битенә сылый алмыйсың, диләр. Мин батыраеп китеп, кулыма уч тутырып ләм алдым да, йөгереп барып, әтинең битенә сыладым. Ычкынырга өлгермәдем, әти янындагы берәү эләктереп алды. Шәп кенә 
итеп арт якка сыламакчы иде абзый, әти: «Кирәкми, тимәгез балага!» – диде. «Олыраклары ахмак булгач, кечкенәләр нишләмәс», – диде. Ун, унбиш, егерме яшьтә күргән, ишеткән, үзем белән булган вакыйгаларның әллә ни чаклысы онытылган, ә менә әтинең шул сүзләре мәңгелеккә күңелдә уелып калган. Аннан әти белән су буена барып, аның битендәге пычракны икәү бергә юдык. Әниең ачуланмасын, юыйк, диде әти. Әтине җирләгәндә, гүргә иңдергәндә, шушы сүзләре искә төшеп, тыела алмыйча еладым...
Берәр ярамаган эш эшләсәк, әти безне, әниегезгә әйтәм, дип куркыта иде. Гадәттә, киресенчә була бит. Әнине өйнең хуҗасы итеп таный иде әти. Ләкин колларча буйсынып түгел, әнинең хуҗалыкны, өйне тәртиптә тота белүенә ышанып, аны яратып, хөрмәт итеп. Без, олыгая барып, әнигә берәр кыек сүз әйтсәк, әниегезгә каршы дәшмәгез, дип тора иде.
Әнигә әти утызынчы елда өйләнә. Әни яраткандыр әтине. Югыйсә үзеннән алты яшькә өлкән, хатын аерган кешегә чыкмаган булыр иде. Хәзер генә бит ул өч-дүрт хатын аерганнар да егет булып йөри. Ул чакта... Җитмәсә, әни – бабайның бердәнбер иркә кызы. Һәм бик чибәр. Таза хәлле авыл кешесенең практик кызына шигъри күңелле әти ошагандыр шул. Әни үзе чыкылдап торган җир кешесе булса да, күңеленең кайсыдыр бер почмагында сәнгать, әдәбиятка омтылыш бар иде.
Әти, олыгаеп, шигырьләр яза башлады, әни аның бу эшеннән ояла иде. Күрәсең, шигъриятне ул изге нәрсә, дип табынгандыр. Бер тапкыр әтинең шигырьләре район газетасында басыла башлады. Әни еларга җитешеп, мине үгетләде: «Әйт әле шул җүләргә, кеше көлдермәсен. Урамга чыгарлыгымны калдырмады, – диде. – Кибеткә кергән идем дә, Халисә апа, Габдулла абый язганны укыдыңмы әле дип, гәҗит селкеп көлделәр».
Әти язган шигырьләр, әлбәттә, чын әдәбияттан шактый ук ерак торалар иде. Хәер, андыйлар безнең зуррак газета-журналларда да күренгәли. Әтигә әнинең үтенечен җиткергәч (минем сүз белән бик исәпләшә иде ул), әтинең шигырьләре район газетасында күренми башлады. Ташлагандыр ул эшне, дигән идем, әти үлгәч, иске китапларны актарганда, шигырь язылган дәфтәр битләре килеп чыкты. Үлгәнче язган, мәрхүм. Качырып язган, әнидән, миннән яшереп язган.
Вакытында үз юлыннан киткән булса, кем белә, бәлки, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше булган булыр иде әти. Үз юлыннан диюем шуның өчен, авыл кешесе түгел иде ул. Ничә дистә ел яшәп, авылга ияләшә алмады. Ят иде авыл аның өчен. Хуҗалык эшен белмәде, аңламады. Юк, аңларга теләмәде түгел, булдыра алмаганнан, күңелендә булмаганнан. Югыйсә ат җигүнең ние бар инде? Ә менә әти, күпме генә өйрәтсәләр дә, өйрәнә алмады. Атка утырып, үзе генә каядыр барасы булса, әни җигеп бирә иде һәм, барасы җиренә барып җиткәч, ничек итеп атның алдына печән салырга, ничек тезгенен чишәргә, ничек аркалыгын төшерергә өйрәтә иде. Әти, ярар, ярар, дип тыңлап тора, арбага утырып чыгып китә, әмма кайтып кергәндә, ат ашатылмаган да, эчертелмәгән дә була. Аркалык, тезген әни ничек бәйләгән – шулай. Тик ни өчендер бавыргалыгы чишелгән, йә арба көпчәгенең чөе төшеп калып, тәҗ ычкынган була. Шуңа күрә әти күбрәк җәяү йөри иде. Үзе колхозның бухгалтеры, үзе, район үзәгенә отчёт белән барганда, җәяү бара. Аңлый торган председательләр ат белән илттереп куялар, барып алдыралар иде. Ләкин аңламаганнары да шактый булды шул председательләрнең.
Әтинең авыл кешесе түгеллеген исбатлый торган тагын бер деталь. Бервакыт әти кулына чыбык тоткан да капка төбендә пыр туздырып, бер сыерны куып йөри.
– Бар әле, чык әле, әтиең нишли анда? – ди әни. Чыктым.

– Әти, нишлисең, ә? – дип сорыйм.
– Менә, керми бит, – ди.
– Ә нишләп ул керсен?
– Әниең алып кайтырга кушты. Саварга вакыт, диде. – Безнең сыер түгел ич ул, – дим.
– Корсагында агы бар дип әйтте ич әниең.
Рәхәтләнеп көлдек әни белән. Авылда яшәп, үз сыерын танымаган крестьян гайре табигый хәл ич! Сарык, казларны әйткән дә юк. Әйе, авыл кешесе түгел иде әти.
Стихиясе кәгазь һәм каләм иде аның. Һәм счёт төймәсе. Счетта ул, оста гармунчы шикелле, төймәләргә карап тормыйча гына, куша, ала, тапкырлый, бүлә һәм процентлар чыгара иде. Төннәр буе санап утырган чаклары була иде. Отчетны бөтен колхозлардан алда тапшыра, үз отчётын тәмамлагач, башка колхозларга ярдәмгә җибәрәләр иде. «Мине Габдулла абый өйрәтте», – дигән бухгалтерларны шактый беләм мин.
Дөньяда намуслы кешеләр бик күп. Ләкин әти кебек чиста, намуслы кешене үз күзләрем белән күргәнем юк, дисәм, ялган булмастыр. Якты дөньяга туганчы ук, ана карынында чакта ук табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән намус булгандыр ул. Намус мәсьәләсендә бер генә карышка да читкә тайпылганын хәтерләмим. Тормышта эшләгән бердәнбер хилаф эше беренче хатынын ташлап чыгып китүе булгандыр, бәлки. Хәер, анысын да кем белә, «хәерче» дип юкка гына әйтмәгәндер теге апа – әтинең намусына каршы килә торган берәр эш эшләргә кушкандыр да, әти каршы килгәндер.
Коммунист нинди булырга тиеш, дигәндә, минем әти кебек, дип җавап бирәсем килә. Үзе ул партия члены түгел иде түгелен. Нигә партиягә кермәдең, дип сорагач, Лениннан оялам, ди иде, аның белән тиң булыр өчен, беләсеңме, кем булырга кирәк, ди иде. Мин партиягә кергәндә: «Кара аны, өстеңә зур йөк аласың, күтәрә алсаң гына кер», – диде.
Әти кебек булырга тырышам мин. Тик барыбер сизәм, алай булдырып булмый. Тормышның катлаулылыгына сылтап, акланмакчы булам, әмма...
Зур гөнаһ эшләгән юк югын, тик менә, вак булсалар да, кайвакыт ычкынгалый ялгышлар. Намус мәсьәләсендә әти ялгыша белми иде шул.
Мин кечкенә чакта ул миңа Ленинның газеталардагы фотоларын күрсәтә иде. «Син аның күзләренә кара», – ди иде. «Аның читкә карап ваемсыз гына төшкән бер рәсеме дә юк, ул һәрвакыт туп-туры күзгә карап тора», – дип әйтә иде.
Чынлап та, Ленинның фотоларына карыйм да хәзер әтинең ничаклы хаклы икәнен күрәм, һәр рәсемдә Ленин синең күңелең белән сөйләшеп тора. Читкә караган, адашкан, гамьсез карашлы яки үзеннән-үзе канәгать булып кәпрәеп төшкән бер генә рәсеме дә юк. Кайбер язучыларның Ленин турында әсәрләрен укыйм да, ничек оялмыйча алыналар шундый изге эшкә дип, алар өчен оялам. Ленин турында язар өчен, ай-яй, нинди булырга кирәк!
Сугышта әти элемтәче булган. «Батырлык өчен» медале бар иде. Кадерләп саклады ул медален. Тик ни өчен алганын сөйләмәде. Мин төпченә башласам: «Син аны барыбер аңламыйсың, үзе сугышып караган кеше генә аңлый аны», – ди иде. Сугыш бетәр алдыннан аны склад мөдире итеп куйганнар. Сугыштан кайтканда, әтинең солдат капчыгында ике кисәк шикәр, егермеләп сохари һәм бер кисәк шпиг бар иде. Хәтерлим, кайбер малайлар әтиләре алып кайткан әйберләр белән мактанышалар иде. Шул турыда ничектер бер тапкыр әни әтинең исенә төшергәч:

– Син беләсең ич, мин сугышта идем, базарда түгел идем, – дигәч, әни бүтән ул турыда сүз кузгатмады.
Кырык алтынчы елларда без ачыктык. Әти колхозда бухгалтер, ул вакытча итеп әйтсәк, читават, ягъни счетовод, ә без ачыктык. Әни нишләргә белми.
– Дүрт ел сакладым малайларыңны, инде үзең кара, – ди.– Булсаң да булырсың икән, кеше ышанмый, кычыткан җыйганны күргәч, юри генә кыланасыңдыр, диләр. Ирең читават килеш кычыткан ашыйсыз, дип әйтәләр.
Әти тыңлап-тыңлап тора да:
– Амбарда он юк бит, каян аласың, – ди. Әни тук яшәүче берәүне әтинең исенә төшергәч:
– Каян ала соң он? Бөтен документлар миндә, колхозда бер грамм да он күренми, – ди.
Ул тук кеше безгә кергәли, әтигә тормышның нәрсә икәнен аңлата.
– Син бер әйбер дә аңламыйсың, Гаптул, – ди.– Докуминнарда күренмәгән нәрсәләр күп ул, – ди. – Син мине урлый, дип уйлыйсыңдыр инде, – ди.– Мин урламыйм. Урлаган кеше кем ул? Эшләмичә ашаган кеше. Ә мин көне-төне чабам. Аксак аягым белән чабам. Мин бит колхоз өчен чабам. Чаба-чаба егылсам, колхоз нишләр? Барыбыз да егылсак, колхоз нишләр? Син укыган булсаң да, тукымаган, Гаптул...
Ләкин мондый дәлил белән генә әтине иманыннан яздырып булмый иде шул, без ачыктык.
Ниһаять, әни түзмәде – абый белән мине өлгерә башлаган арышның башагын уарга җибәрде. Башак уу өлкәсендә сугыш вакытында туплаган тәҗрибә зур иде инде, ярыйсы гына «эшләп» кайттык. Яшел арышны мич алдында – табада куырып маташканда, әти кайтып керде.
– Кайдан алдыгыз моны?– диде.
– Эшең булмасын, чут төймәсен тартуыңны бел, – диде әни.
Әти өйдән чыгып китте, без арышны ашап бетергәч кенә кайтты.
– Хәзердән үк урлаша башлагач, үсә төшкәч, нишләрләр? – дип рәнҗеп сөйләгәне хәтеремдә.
Беркөнне өйгә районнан килгән уполномоченный белән колхоз председателе килеп керде. Председатель бер шешә аракы чыгарып, өстәл өстенә куйды.
– Кайда, сеңел, кабарга берәр нәрсә куй әле, – дип, почмак якта кайнашкан әнигә дәште.
– Нәрсә куйыйм, каян алып куйыйм, балалар ач утыра, – диде әни.
– Ничек инде – ач утыра?
Әти өйдә юк иде, рәхәтләнде генә әни. Әллә ниләр әйтеп бетерде. Әни тузынганда, уполномоченный:
– Әйдәле минем белән, – дип, шул тирәдә болганучы мине чоланга алып чыкты. Бөтен җирне тикшерде. Аннан өйгә кереп, кирәген бирде председательнең: – Син, пнимаешь, бер счетоводыңны да ашата алмагач, нинди председатель?! – диде шикелле.– Хәзер үк, мин монда утырганда ук он китерт! Амбарда булмаса, өеңнән китерт, чоланыңда ике капчык он торганын күрдем, – диде.
Он китерделәр. Без куандык. Әти генә күңелсез – оялган сымаграк йөрде. Районнан кушканга каршы килә алмагандыр, күрәсең, тик ул кушуның гадел түгеллеген белгәндер. Чөнки әти дә, бүтән колхозчылар кебек, хезмәт көненә эшли иде, ә хезмәт көненә күпме, нәрсә бирелгәнен аңардан да яхшырак кем белсен?!
Кырык сигезенче елларда әтиле гаиләләрнең малайлары сигезенче класста 
150 сум түләп укыйлар иде. Минем (безнең инде) шуны түләрлек акча булмагач, чак кына мәктәптән борып кайтармадылар. Көч-хәл белән генә юнәттеләр.
Табигате белән актив кеше түгел иде әти. Үз хакын ул беркайчан да дауламады. Ни дә булса таләп итеп, беркая бармады. Ялынырга, соранырга аңа горурлыгы кушмагандыр. Намуслы кеше буларак, авыр булса да, түзә иде. Беркем өстеннән бернинди сүз әйтмәде, кырын-мырын яшәргә яратучыларга да, йөзләренә бәреп, син шундый, дип әйтми иде. Андыйлар белән аралашмый, сөйләшми генә иде.
Соңгы елларда шигырь яза башлавы да шул үзе белән сөйләшүе булгандыр. Шигырьләре үгет-нәсихәттән генә тора. Матур яшәргә кирәк, тату яшәргә кирәк, кеше хакына кермәскә кирәк... – гел шундыйлар.
Соңгы елларда ул, гомумән, сәерләнде. Кеше белән аралашмый башлады. Күбрәк өй тирәсендә йөри иде. Мин язганнарның кайберләрен укып бара иде, ләкин фикерен әйтми иде. Кем белә, бәлки, ошамагандыр да. Миңа әйтергә яхшысынмагандыр. Ләкин миңа хөрмәте зур иде. Әни кызып киткән чакларда да:
– Әниеңә әйт әле, бик тавышланмасын, – ди иде.
Хәзер уйлап-уйлап утырам да: «Кем булган соң безнең әтиебез, аның төп асылы нидә, әгәр аның образын тудырырга кирәк булса, тулаем ул ничек күз алдына килергә тиеш?» – дим. Һәм әти – тормышта үз-үзен таба алмаган, саф күңелле олы шәхес булырга тиеш кеше, дигән фикергә киләм. Хәер, шәхеснең олылыгы аның тормышта ниндидер чинга ия булуында гына түгел. Әти болай да шәхес иде. Ләкин ул тормышта үзенең эзен генә түгел, юлын калдырырга сәләтле кеше иде. Табигать биргән кешелек сәләтенең күбесен файдалана алмады әти. Күрәсең, ул кайвакыт шуны сизгәндер дә. Мин яшүсмер чакта миңа биргән бер тәрбиясе бик гыйбрәтле. Белмим нинди уңай беләндер инде, мине каршына утыртты да:
– Син карак булсаң да, кесә карагы булма, карак булсаң да, зуррагы бул – банк бас, – диде.
Мин аның бу киңәшен еш искә төшерәм, вакланмаска тырышам. Чөнки кешене ваклык бетерә.
Менә, эскиз формасында гына булса да, әти турында уйлануларым. Әле алар болар белән генә төгәлләнмәс, теге яки бу уңай белән әти һәрвакыт мин язганнарда төрле яклары белән күренми калмас.

 

ӘНИ


Кайчандыр әни миңа бары тик әни генә иде. Иң элек мине ашатырга тиешле әни, аннан соңрак матур итеп киендерергә мәҗбүр әни, аннан да соңрак, мин теләсә нишләп йөрсәм дә, кисәтеп, миңа сүз әйтергә хакы юк әни. Әни һәрвакыт миңа тиешле булды. Картайгач, эшкә ярамый башлагач та тиеш иде әле ул миңа – дәшми-тынмый, сукранмый-зарланмый гына үз өендә көн итәргә һәм мине мәшәкатьләмичә генә үлеп китәргә тиеш иде.
Мин, дип язгач, мин генә шундый начар, әнинең бүтән балалары, башка әниләрнең үз балалары бик әйбәт, дип әйтергә җыенмыйм. Балалар, күрәсең, әти-әниләренә мөнәсәбәттә эгоист булалардыр. Ихтимал, монда без белеп, аңлап җиткермәгән ниндидер рәхимсез закончалык та бардыр. Ни генә булмасын, без исән әниләребезнең кадерләрен белеп бетермибез – монысы аяныч факт.

Әниләр бары тик тиеш кенә. Дөрес, гомеребезнең башлангыч өлешендә, чыннан да, алар безгә тиештер. Дөньяга китергән икән, ул үз баласын дөньяда, кешеләр арасында йөрерлек, яшәрлек итеп тәрбияләргә бурычлы. Аннан соң инде – ике аякка нык басып йөри башлагач, бары тик без генә тиешледер. Әгәр шушы мораль кагыйдәне йә ана, йә бала боза икән, фаҗига туадыр.
Башкаларны хөкем итәргә алынмыйм, үзем һәм әнием мөнәсәбәтләре турында уйланганда, әни үзенә тиешлесен артыгы белән үтәде, мин аңа мәңгелек бурычлы булып калдым, дип саныйм. Бүтәннәр минем хакта алай ук уйламыйлардыр, әнине кулымнан килгәнчә тәрбияләвем, кадерләп җирләвем өчен кайберәүләр рәхмәт тә әйтәләр. Ләкин мин үземне үзем күбрәк беләм. Минем әнием, бик күп әниләр кебек үк, зуррак хөрмәткә лаеклы әни иде.
Бу сүзләрне мин кыланып та, акланыр өчен дә язмыйм. Нигә кирәк? Башны ташка орсаң да, әни юк инде. Ни язсам да, ни сөйләсәм дә, ул инде ишетми. Күңелне шул гына юата – ул, бу дөньядан киткәндә, риза-бәхиллеген әйтеп китте. Әниләр киң күңелле шул алар.
Әни турында язарга утыруым шуның өчен: беренчедән, каләм кыштырдатырга күпмедер сәләтем бар икән, бурычымның бик азын гына булса да түләү йөзеннән, әниемнең үзенә лаеклы яхшы сүз язып калдырырга тиешмен дип саныйм; икенчедән, әни мине дөньяга китергән әни буларак кына түгел, хатын-кыз образы буларак та миңа кызык. Үткәннәргә борылып карап, әнине искә төшерәм дә, аның турында бүтәннәргә дә сөйлисем килә.
Әни яшәгән ара илебезнең шактый ук катмарлы чорына, тормышыбызның бик киеренке чагына туры килгән заман. 1909 елда туып, 1976 елда вафат булды әни. Шул еллар арасында Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы, 21 нче елгы ачлык, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы илнең яраларын төзәтү вакыты үтеп, авыл әкренләп тарала башлады. Болар барысы да безнең әниләр язмышы аша узды. Элекке заманның оеткысында өлгергән килеш яңа заманда яшәргә, бала үстерергә туры килде аларга.
Минем әнинең характер буларак формалашуына аның җиде ир бала уртасында бер кыз бала булып үсүе дә күпмедер роль уйнагандыр. Ир балалар белән уйнап үскәнгә, ирләр холкы, ирләр тәвәккәллеге бар иде аңарда. Өстәвенә, бабай да үзенең бердәнбер иркә кызын үзенчә иркәләгән – аны өйдәге хатын-кыз эшеннән аерып, үзе белән бергә йөрткән, ирләр эшенә өйрәткән. Әни картайганчы, өй арасындагы хатын-кыз эшенә караганда, ирләр эшен ошатыбрак эшләде. Печәнне ул оста парикмахерлар сокланырлык итеп чаба иде, ат җиксә, иң йолкыш ат та тәртә арасында көяз булып күренә иде, утын ярырга тотынса, иң ботаклы түмәр дә өлгерүе килгән карбыз шикелле шартлап ярыла иде... Гомумән, эшләгән эшен коеп куя иде әни. Безне дә ул эшләмәгән өчен түгел, ә рәтсез итеп, әштер-өштер генә эшләгән өчен ачуланды.
Хатын-кыз эшенә килгәндә, әнинең үзенә дә «бәйләнеп» була иде. Сугыш чорында оекка, күлмәк-ыштанга, бишмәт-бүреккә салган ямаулары шактый ук тупас булып, кеше күзенә төртелебрәк торалар иде. Ничә бала үстереп, аларның өс-башын ничә еллар карап та өйрәнә алмады әни ямау осталыгына. Яшьлегендә ямаулы кием кимәгәнгә, ямаулы киемгә эчке бер нәфрәте дә бар иде аның. Безгә дә, «ямаулы күлмәк кияргә язмасын» дип, теләк тели иде.
Ашарга пешергәндә, әнинең кулы ирләр кулы кебек мул иде. Шуңа күрә пешергән ашы ашап туймаслык тәмле була иде.
Әнидә ирләр характеры булу безне сугыш вакытында ачлык-ялангачлыктан саклап калды. Ачыксак та, шешенмәдек, капчык тотып соранырга чыкмадык, ямаулары матур ук булмаса да, өстебездә бишмәт, башыбызда бүрек булды. Сугыш башланганда, сыерсыз калган булганбыз, бозаудан алып үстереп, бер- ике елдан соң әни безгә үз сыерыбызның сөтен эчертте.
Кайчакларда ялкауланып китеп, эшләргә тиешле эшем эшләнми торса, әнине искә төшерәм дә оялып, эшкә тотынам. Эшкә уңганлык мәсьәләсендә әнинең иң борчылган баласы мин идем. «Йокыны бигрәкләр дә яратасың, үзең генә калгач, ачка үләрсең инде, хәерсез», – дип ачулана иде мине. Иртән йокыдан уятканда: «Тор, оятсыз, өстеңә кояш төшкән бит. Кешедән оялмасаң, кояштан оял», – дип уята иде.
Без хәзер бала тәрбияләүдәге бөтен кимчелекләребезне мәктәпкә сылтыйбыз, еш кына үзебезне оста итеп аклыйбыз. Безнең әни, безнең белән ни генә булмасын, үзен йә гаепле итеп, йә бәхетле итеп тоя иде. Үзенчәлекле итеп ярата иде ул безне. Аның балаларына булган мәхәббәтендә аз гына да ясалмалык юк иде, хәтта аның яратуы кыргыйларча иде бугай. Ул беркайчан да, беребезнең дә башыннан сыйпап, и тәтием, и бердәнберем, улым, кызым, дип әйтмәде шикелле, безгә исемнәребез белән генә эндәшә иде. Кыек эш эшләсәк, шактый ук саллы итеп арт якка сыларга һәрвакыт әзер иде. Ләкин ул суккан саен, үкереп җылап, аның итәгенә ныграк ябыша идек. Бераз тынычлангач: «Яле, ни булган икән?» – дип, күлмәк итәгебезне күтәреп карый иде дә: «Берни дә булмаган, икенче тапкыр сүземне тыңларсыз, кушканны эшләрсез», – дип, суккан җиренә тфү, тфү әйтеп, елмаеп куя иде.
Бала чакта, әни мине яратмый, дип уйлый идем. Чөнки тал чыбыгы күбрәк миңа эләгә иде сыман. Хәзер уйлап-уйлап торам да, тал чыбыгы әзрәк эләккән, дигән фикергә киләм. Бигрәк тиктормас идем шул. Әле дә хәтеремдә, кая да булса киткәндә, мине абый кулына тапшырып, «бу тәре кисәвен карап тор, берәр нәрсә эшләмәсен», дип борчылып китә иде. Әмма мин барыбер «берәр нәрсә эшләргә» җай таба идем шикелле. Шундый «егетлекләр»емнең берсе өчен әнидән миңа шактый ук нык эләкте. Хәтта ничаклы гына түземле булсам да, җыладым. Һәм кыйналган гарьлектән, әнигә үч итеп, өйгә кайтмаска тәүбә итеп, чормага тутырылган печән астына кереп качтым. Башта мине эзләгәннәрен көтеп яттым. Эзләүче булмагач, кире чыкмакчы идем дә, йокыга кителгән. Озак йоклаганмын, ахрысы, әни тавышына уянып киткәндә, караңгы капкан иде инде. Әни мине эзли иде. «Кайларга гына китте соң, Ходаем? Эзләмәгән җир калмады бит.» Озак эзләде әни, миңа күз-колак булмаганы өчен абыйны да ачуланып ташлады. Ә мин, явыз, шуннан тәм табып, печән астында ятам. Чормага да менеп төште әни, тынымны да чыгармадым. Төн буе абый белән эзләде мине әни, барыбер чыкмадым. Шуннан әни: «Нигә генә тидем икән, ниләр генә булды икән?» – дип җыларга тотынды. Аннары да чыкмадым. Әнине кызгандым шикелле кызгануын, тик рәнҗүем басылмаган иде әле...

Язманың дәвамын "Казан утлары" журналының 8 нче санында (2020 ел) укырга мөмкин.

 

"КУ" 8, 2020

Фото: архив, Миңнуллиннар гаиләсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: