Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Татар сәхнәсендә – Аяз Гыйләҗев прозасы

Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел

Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) таланты (сәләте) татар әдәбиятының бөтен жанрларында да киң ачыла: ул күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург, оста публицист, очеркист һәм, әлбәттә, үткен тәнкыйтьче буларак таныла. Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе А.Гыйләҗевнең ижади мирасы хаклы рәвештә XX-XXI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе, әдәби-мәдәни байлыгы булып санала, чөнки ул – әдәби дәверне яңарыш чорына алып кергән, милли үзаңны, фикер күтәрелешен әзерләгән, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән әдип. Аның дистә еллар дәвамында тудырылган гаҗәеп киңкырлы, күп катламлы, жанр төрлелеге һәм тема ягыннан гаять бай әдәби иҗаты XX гасыр татар тормышының иҗади елъязмасы булып укыла, милли әдәбиятның гына түгел, дөнья әдәбиятының да бер өлеше булып тора. Соңгы биш ел эчендә Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә бөек язучының исемен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылды: 6 томда «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде, бу исә язучының хатларын, көндәлекләрен, публицистикасын, әлегәчә дөнья күрмәгән әсәрләрен һәм әсәрләрнең вариантларын фәнни әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирде; «Йәгез бер дога!» әсәре бер ел эчендә өч телдә: татар, рус һәм мадъяр телләрендә басылып чыкты. Әлеге басмаларны тәкъдим итү кичәләре Татарстанда да, Венгриядә дә үткәрелде; «Әтәч менгән читәнгә» повестьлар җыентыгы «Татар прозасы» сериясендә нәшер ителде; рус телендә «При свете зарниц» повестьлар җыентыгы яңадан басылды (бу җыентык өчен әдип 1987 елда Россиянең Югары әдәби премиясенә лаек булган иде); «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән» повестьлары, төрек теленә тәрҗемә ителеп, Төркиядә дөнья күрде; «Яра», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәя», «Язгы кәрваннар» әсәрләре исә, төрек теленә тәрҗемә ителеп, үз чиратларын көтә; «Яра» повесте да, рус теленә тәрҗемә ителеп, басмага әзер; әдипнең күренекле әсәре – «Өч аршын җир» повесте хакас теленә тәрҗемә ителде; Татарстан һәм Россия театрлары репертуарына язучының «Өч аршын җир» (Чаллы дәүләт татар драма театры, А.М.Топанов исемендәге хакас милли драма театры), «Кар астында кайнар чишмә» (А.Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры), «Ефәк баулы былбыл кош» (К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры), «Югалган көн» (Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры) пьесалары кире кайтты; татар театрларында А.Гыйләҗевнең прозасы: «Оҗмах капкасы» («Җомга көн, кич белән» әсәре буенча, Әлмәт татар дәүләт драма театры), «Яра» (шул ук исемдәге повесть буенча Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры), «Әтәч менгән читәнгә» (шул ук исемдәге повесть буенча Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры) әсәрләре сәхнәләштерелде; «Балта кем кулында?» романын рус теленә тәрҗемә итү буенча эш башланды. Язучы прозасын сәхнәви интерпретацияләү (ягъни сәхнәгә яраклаштырып интерпретацияләү) проблемасы игътибар үзәгенә куелды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әдип үзе әсәрләренең жанрын үзгәртү мәсьәләсенә һәрвакыт бик сак карашта тора. Язучы прозасын татар театры сәхнәсендә 1970 еллар башында, илебез театрының «сәхнәләштерү шау-шуы» («инсценировочный бум») дип аталган дәверендә (1960-1970 еллар), «Өч аршын җир» повесте (1962) Мәскәүдә дан казанганнан соң куярга омтылалар. Марсель Сәлимҗанов инициативасы белән, А.Гыйләҗев үзенең күренекле «Өч аршын җир» повестен (1962) оригиналь пьеса (1972) итеп үзгәртә. Ләкин цензурага бәйле рәвештә, аларның ниятләре бары тик унбиш елдан соң гына тормышка аша. Репетицияләр Камал театрында гына түгел, Мәскәүдәге Станиславский исемендәге театр сәхнәсендә дә үткәрелә (реж. В.Космачевский), тик ТАССР Обкомыннан шалтырату сәбәпле, спектакльнең премьерасы булмый кала. Әлеге спектакльне 1980 елда Ф.Ибраһимов Актаныш халык театры сәхнәсенә чыгара. Тамашачылар режиссёрның спектакльне үзенчә күзаллавын бик югары бәяли («неординарное образное решение»). М.Сәлимҗанов исә әсәрне сәхнәгә куюга бары 1986 елда гына әйләнеп кайта. Бу театр тарихында бик мөһим вакыйга була. 1987 елда Ф.Ибраһимов спектакльне Минзәлә театры сәхнәсендә дә куя. Г.Камал исемендәге театрның актёрлар ансамбле сәхнәдә мәсәл, гыйбрәтле хикәя күрсәтсә, Ф.Ибраһимов трагедияне драмага әйләндерә. Өч дистә елдан соң, Мирвәли карт яшенә җиткәч, Ф.Ибраһимов яңадан А.Гыйләҗев пьесасына әйләнеп кайта һәм Чаллы сәхнәсендә тамашачыларга «тулысынча хатын-кыз тормышы тарихы»н күрсәтә. А.Гыйләҗевнең юраганы юш килә: «Бу пьеса татар драматургиясенең иң атаклы пьесаларыннан берсе булачак һәм берчакта да сәхнәдән төшмәячәк дип өметләнәм, шарты: әгәр татар калса? Аны шундый олы язмыш көткәнен мин бик яхшы беләм!» – ди ул. Чыннан да, татар театры әлеге гениаль әсәргә, яшәешкә булган карашка, дөньяны кабул итүгә бәйле сорауларга җавап табу өчен, милли традицияләр чишмәсе һәм дөньяның милли образлары чыганагы рәвешендә кат-кат мөрәҗәгать итә. Әсәргә интерпретация ясау диапазоны чиксез: мелодрамадан мәсәлгә кадәр. Җепшеклек дулкынында язылган бу әсәр күпмәдәниятле дөньяда яшәүче замандашларыбыз ихтыярын канәгатьләндерә. Әлеге әсәрнең Ф.Ибраһимов тарафыннан сәхнәләштерелүе режиссёр Юрий Майнагашевны хакас телендә «Кичер мине, җир!» спектаклен тудыруга этәрә (Татьяна Майнагашева тәрҗемәсе). А.Гыйләҗев әсәрендә күтәрелгән проблемадан этәрелеп, ул үз геройлары Андрус белән Алтынах язмышын Хакасия Республикасында коллективизация һәм сәяси репрессияләр чорында сурәтли. Топанов исемендәге хакас театры спектакле документальлеге, фактларга нигезләнүе белән аерылып тора. Сюжет үсешендә спектакль трагедия төсмерен ала. 1984 елда ТАССР телевидение һәм радиотапшыру комитеты заказы белән, «Җомга көн, кич белән» (1972-1979) повесте буенча телеспектакль төшерелә (режиссёры – Әхтәм Зарипов). Премьерадан соң матбугатта кайнар дискуссияләр башлана, аларга җавап итеп, махсус телетапшыру төшерелә, анда автор бу дискуссиягә йомгак ясый. А.Гыйләҗев укучылардан һәм тамашачылардан ике йөзгә якын хат ала. Язучы Бибинур язмышының укучыларда һәм тамашачыларда шулкадәр зур кызыксыну уятуы һәм алар күңелендә кайтаваз табуына бик шатлана, шул ук вакытта әйтергә теләгән төп фикеренең күпләр өчен табышмак рәвешен алуына борчыла да. Хатларда повестьның әхлакый потенциалы – ялгыз картлык тарихы гына фикер алышу предметы булып кала. «Җомга көн, кич белән» повесте тексты белән шул ук исемдәге сценарийга анализ ясау прозаны сәхнәләштерүнең иҗади акт булуын күрсәтә. Ә.Зарипов телеспектакленең сценарие оригиналь әсәрнең сюжетына һәм конфликт төзелешенә булган бәйлелеген саклый. Үзенчәлеге исә автор идеясен телеспектакль шартларында тәкъдим итәргә мөмкинлек биргән яңа структур берәмлекләрдә чагыла. Бибинур мәхәббәте темасы телеспектакльдә үзенчәлекле чишелеш таба. Аның Мирзаһиткә, Габдуллаҗанга, Җиһангирга булган мәхәббәте, бер яктан, авыл гайбәтләре көзгесендә чагылса, икенче яктан, мөнәсәбәтләренең характерын ачарга мөмкинлек биргән аерым драматик күренешләрдә ачыла. Карчыкның соңлаган мәхәббәте С.Садыйкованың «Көтәм сине» патефон язмасын тыңлау эпизоды аша күрсәтелә. Бу эпизод Ә.Зариповка телеспектакльдә вакыт чикләрен киңәйтергә ярдәм итә. Бибинурның ялгыз биюе әкренләп парлы биюгә әверелә. Шулай итеп, режиссёр иртә тол калган хатынның йөрәк серен, сарыф ителмәгән мәхәббәтенең тирәнлеген, яшьлеге сугыш елларына туры килгән Бибинурның тормыш драмасын ачып бирә. Ә.Зарипов, авторның оригиналь әсәрдә күрсәтелгән фикеренә каршы килеп, Бибинур һәм балалар арасындагы конфликтның үз версиясен тәкъдим итә. Туган йортларын бөлгенлеккә төшергәннән соң, алар үги әниләрен әтиләре белән никахларын рәсми рәвештә теркәмәгәнлектә һәм моның тиешле ташламаларны алу өчен каршылык булуында гаепли. Хәтимә фикеренчә, бу фронтовик гаиләсен ярлы тормышка дучар итә. Нәкыя Гыйләҗева әйтүе буенча, язучы телеспектакльдән бик үк канәгать калмый. Күрәсең, автор Ә.Зариповның режиссёрлык концепциясе белән риза булмый. Авторның телеспектакльне ошатмавының сәбәбе тагын да тирәндәрәк ята, дип әйтергә батырчылык итәбез: ул драматургия һәм хикәяләү текстларының тел төзелеше арасындагы аерманы кабул итә алмый. Мондый нәтиҗәгә без телеспектакль сценариена анализ ясаганнан соң килдек. Бәлки, язучы актёрлар уеныннан да канәгать калмагандыр. Татар театры артистлары, телеспектакльне төшергәндә, үзләрен кыюсыз тота. Аларга телестудия шартларында уйнавы кыен икәнлеге күренеп тора. Тамашачылар үз бәяләмәләрендә Бибинур ролен артистка Ф.Хәйруллинаның иҗади уңышларының берсе дип атый. Шулай ук тамашачылар Галикәйне димләү күренешенә соклануларын белдерә. Бу күренештә Р.Шәрәфиев, Р.Мотыйгуллина һәм Ф.Хәйруллина вакыйганың бөтен нәзакәтлелеген чагылдыра ала. Язучы үлеменнән соң, легендар повесть Мансур Гыйләҗев тарафыннан трагикомедия итеп үзгәртелә һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә режиссёр Р.Әюпов тарафыннан куела. Тәнкыйтьчеләр бертавыштан «Оҗмах капкасы»ның оригиналь «мөстәкыйль әсәр» булуын билгеләп үтә. М.Гыйләҗев бу спектакльдә А.Гыйләҗев повестьларында билгеләнгән («Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән...») төп мотивларны куллана. Тамашачы кеше тормышының мәгънәсе, туган җир кыйммәте, ана табигате, мәхәббәт һәм нәфрәт хакындагы уйлануларга күмелә. Спектакльнең фабуласын хыянәтсез Бибинурның тууыннан үлеменә кадәрге тормыш-яшәеше тәшкил итә. А.Гыйләҗев повестеның сюжет нигезе генә түгел, Бибинурдан (ул, Н.Игъламов фикеренчә, «милли характер чагылышы» булып тора) кала, персонажлар системасы да кискен үзгәрешкә дучар ителә. Театр белгече аның образын Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» легендар пьесасындагы Әлмәндәр карт образы белән бер рәткә куя. «Оҗмах капкасы» трагикомедиясенең әйдәп баручы алымы булып гротеск тора, ул чорның үзгәрешләргә бай икәнлеген күрсәтә. Спектакльнең зур уңышка ирешүе Бибинур ролен уйнаган Наилә Нәҗипованың сәләтенә бәйле. Ул Бибинур образының сәхнәдә «җемелдәве»н осталарча чагылдыра ала: Бибинур һәрвакыт битлеген алыштыра. Тамашачы алдына әле мәхәббәт турында хыялланучы яшь кыз, әле көндәлек мәшәкатьләргә күмелгән төпле фикерле урта яшьләрдәге хатын, әле тормыш йомгагын сүтүче меланхолик карчык рәвешендә чыга. Н.Игъламов бик дөрес билгеләп үткәнчә, бөтен сер – актрисаның гротескка якын торган, героинясының эчке дөньясын чагылдырганда, тирән психологизм белән сугарылган уйнау манерасында. Председатель Җиһангир трагикомедиядә, М.Гыйләҗев ниятенә бәйле, уңышлы колхоз җитәкчесеннән криминаль дөнья белән бәйле эшкуарга (Р.Минханов) әйләнә. Аксыргакка да ул, уен бизнесы объекты төзү өчен, җир участоклары сатып алырга дип килә. Ләкин үз йортын сатарга теләмәгән ялгыз карчык аның инде күптән төзелгән планнарын чәлпәрәмә китерә. Шундый авыр сайлау алдында («бусага ситуациясендә») калган Җиһангир бизнес-проектын тормышка ашырудан баш тарта. Н.Игъламов билгеләп үткәнчә, «Оҗмах капкасы»ндагы Җиһангир (Р.Минханов) һәм Зөһрәбану (Г.Вәлиева) рольләре актёрларның иҗади биографиясендә иң мөһим рольләрнең берсе булып калачак. Сатучы (Л.Солтанова), почта хезмәткәре (З.Халикова), Галикәй (Р.Вәлиев) эпизодик персонажларның барысын характерларның психологик тирәнлеген ачып бирә алулары берләштерә (Р.Вәлиев). «Яра» повесте буенча куелган спектакль ике театр – Камал театры (режиссёр – Р.Фазлыев) һәм Түбән Кама театры (режиссёр – Р.Галиев) сәхнәсендә куела (2000). Театр белгечләре Д.Гыймранова һәм Р.Солтанова фикере буенча, Казан тамашачыларына мифопоэтик рухтагы спектакль күрсәтелсә, Түбән Кама сәхнәсендә кырыс тормыш прозасы хөкем сөрә. Үзеннән алган интервьюда М.Гыйләҗев сценариенең танылган повесть буенча гына язылуын, шуңа күрә оригиналдан бик аерылып торуын билгели. Бу Камал артистларында канәгатьсезлек уята, һәм алар башка юлдан китәргә була. Камал театрында А.Гыйләҗев әсәрендәге милли образларның потенциалын (йомры таш, капка, үсеп утыручы каеннар белән чагыштырыгыз), татар кешесенең тормыш тәртибен, характер үзенчәлеген төгәл күрсәтергә телиләр. Гаилә бәхетенең сере повестьта татар язучысы тарафыннан бер фразага сыйдырыла: «Сиңа әйтәм!» Бу идиллик контекст Түбән Кама театры спектаклендә югала, һәм сәхнәдә сугыш турында бизәксез, батырлык романтизмыннан азат, еш кына гротеск буяулары белән сугарылган кырыс хакыйкать тудырыла. Әсәрнең дини дискурсы да үсеш алмый. Р.Галиев спектакльнең концепциясен шулай аңлата: «Безнең максат тамашачының күңелен төшерү түгел. Дәһшәтле сугыш еллары, шул дәһшәтне үткән әти-әниләребез, бабайларыбыз халыкның күңелендә саклансын дип тырышабыз». 2017 елның 1 декабрендә Камал театры сәхнәсендә А.Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» повесте буенча куелган спектакльнең (режиссёр – Ф.Бикчәнтәев) премьерасы булды. Язучы үзе телеинтервьюларның берсендә (17.06.1982) әсәрнең төп идеясен шулай аңлаткан иде: «Муллык белән комсызлык килә икән, бу – хәвефле хәл. Тормыш бөтенлеге һәм күңел саранлыгы, күңел тарлыгы туа икән, бу – бик куркыныч хәл. Эчүчелек, ялкаулык, халык, ил ихтыяҗларына битараф карау, тәртипсезлек, вак һәм эре караклык, хезмәт куймыйча гына «җиңел яшәргә» омтылу – менә бүгенге көннең безне сагайта, хәвефләндерә торган ямьсез күренешләр. Җир хуҗасының күңеле гомер-гомергә матур булган!.. Авыл үзгәрә... Йортлар, урам-тыкрыклар, урман-болыннар гына түгел, кешеләрнең кием-салымы, яшәү рәвеше, характерлары заманча яңа төсләр ала. Сөенечләр белән безне көендергән хәлләр дә янәшә, һәм кайчагында алар бердәй тулы хокуклар белән яши. «Әтәч менгән читәнгә» повесте минем соңгы еллардагы борчылулы уйлар нәтиҗәсе буларак туды. Моңарчы байтак әсәрләремдә мин, авыл кешесенең сафлыгына, туганлык хисләрен олылый алуына куанып, байтак мәдхия җырладым. Бу әсәремдә исә сагаю, хәвефборчылулар күбрәк урын алды». Повесть язучы замандашларын авторлык концепциясе һәм үзенчәлекле стиле белән гаҗәпләнергә мәҗбүр итә. Ф.Бикчәнтәев һәм И.Мөхәммәтгалиев, әсәрне сәхнәләштергәндә, повестьны татар әдәбияты классигының рухи васыяте дип кабул итә. Камал театры спектакле тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Прозаны драма әсәренә әйләндергәндә, сценарий авторлары текст, А.Гыйләҗев теле белән бик сак эш итә, сөйләк хикәяләү (сказ) манерасын саклап калырга тырыша. Автор сүзе геройларның репликаларыннан ишетелгәндәй була. Спектакль «матур истәлек» (А.Кисилёв) кебек карала. Ләкин тамашачыга, күптән түгел генә булган хәлләргә күз салып, гүя үзенең хәзергесен күргәндәй тоела. Сәхнәләштерүдә урын белән вакыт аерыла һәм тамашачы, гомумән, яшәеш (бытие) дәрәҗәсенә чыгарыла. А.Гыйләҗев һәрвакыт татар дөньясы элементларын системалаштырырга тырыша, моның өчен үзәк һәм аннан ерагайганда барлыкка килгән үзәктәш әйләнәләрне аерып чыгара. Моңа 1963 елда, күренекле «Өч аршын җир» повестен бәяләгәндә, В.А.Чалмаев игътибар итә. А.Гыйләҗев повестенда СССРның татарлар өчен чит илгә, ә татар авылының туган җиргә әйләнүенә тәнкыйтьченең ачуы чыга. Татар әдәбиятчылары исә язучының иҗатын «авыл прозасы» кысаларына кертергә тырыша. «Әтәч менгән читәнгә» инсценировкасы авторлары А.Гыйләҗев әсәренә якын бердәм хәрәкәт итүнең төгәл үзәктәш үз юлын төзи: СССР (Чиләбе) – Идел-йорт – Язкилде авылы – йорт. Татар авылының исеме тирән символик мәгънәгә ия: ул үзендә мәңгелек яңару, яңарыш мәгънәсен туплый, татарларның дөньяны кабул итүләренә, милли календарь йолаларына туры килә. Әлеге тәртипкә салынган Галәмнең төп ноктасы булып йорт – гаилә тора. Ф.Бикчәнтәев гаилә портреты потенциалын уңышлы куллана, бу бер төркем сценографик этюдларда яхшы күренә. А.Гыйләҗевтәге кебек, монда да аерым гаилә портреты татар халкы портретына һәм, гомумән, кешелек портретына әверелә. Гаилә портретын сәхнәгә кую исә символик мәгънәне аңлата, ата-аналарның балалар үсешендәге ролен күрсәтә. Татар халкының язмышы хакында уйланып, язучы укучыларын кеше табигате турында сөйләшергә чакыра. Әлеге сөйләшүдән «дөньяда бары бер ир кеше бар, аның исеме – Бар Ир-атлар. Дөньяда бер хатын-кыз бар, аның исеме – Барлык Хатын-кызлар. Дөньяда бары бер генә бала бар, аның исеме – Барлык Балалар» (Карл Сэндберг) дигән нәтиҗә чыга. Дөнья үзәге А.Гыйләҗев аңында дөньяви тәртип белән бер рәткә куела, һәм бу идеаль дөнья төзелешенең башлангыч ноктасы булып тора. Башлангыч күренештә үк тамашачыларга җемелдәүче образ – үрмә кәнәфи тәкъдим ителә. Ул – гаиләдә генә була торган рәхәтлек, шулай ук хәллелек, җайлашу символы (кәнәфи үзенә утыручының зурлыгына, авырлыгына җайлаша – йә кысыла, йә җәелә: балалар әтиләре биргән сабакны үзләренчә кабул итеп тормышка ашыра). Эңгер-меңгердә йомры контурлар үрмә кәнәфиләрне әле йомыркага (гомер бирү, яңадан туу идеясе), әле каберташларга (фани дөньяның бетүе символы) әйләндерә. А.Гыйләҗевтә гаилә ул – йомырка – беренчел нигез, аннан, борынгы мифтагыча, дөнья барлыкка килгән, һәм ул дөньяда безнең тормышыбыз үтәчәк тә. Йомырка образы, Язкилде авылы атамасы сыман, тормыш башлануын, бар иҗатның башлангычын, беренчел хаотик дөньяны, Галәмне үз эченә туплаган Мәңгелек Әйләнешне символлаштыра. Иҗат итү мәгънәсе киртә (көнкүреш дәрәҗәсендә) һәм каланча (яшәеш дәрәҗәсендә) образларында да чагыла. Нәсел-ыру тормышындагы низагларны сурәтләп, Ф.Бикчәнтәев, А.Гыйләҗев кебек, тамашачыларга «киртә куярга / салырга» – «киртәдән чыгарга» фразеологизмнарының потенциалын ача. Шул ук вакытта үреп ясау безне Шәрык сәнгатенә юллый, үзендә тормышның кабатлану, цикллылык потенциалын туплый. А.Гыйләҗев туган йортларына, ыруг башлангычларына хыянәт иткән замандашлары хакында гына түгел, гомумән, кеше турында уйлана. Янгын каланчасы – Язкилденең күренекле урыны – спектакльдә, повестьтагыча, сценографиянең үзәк образына әверелә. А.Гыйләҗевтә каланча – мәчет инварианты. Бу – татар милли дөнья образы («каланча» – төрки сүз, «кирмән» мәгънәсен аңлата торган «kale» сүзеннән алынган). Ул үзендә каравылчы каланчасы (Хәйретдин агай (Равил Шәрәфиев) татар халкының яшәү рәвешен саклаучы) һәм сигнал бирә торган каланча (моннан куркыныч хәлләр турында сигнал бирәләр) потенциалын туплый. Режиссёр Ф.Бикчәнтәев һәм рәссам С.Скоморохов бу образны төзеп бетерәләр. Бер яктан, әлеге каланча – манара (кешенең амбицияләре, дан яратуы символы). Икенче яктан, бу агач конструкциядә күпләр Татлин манарасын (авангардистлар нияте буенча, ул Вавилон манарасын төзегәндә аерылган кешелекнең берләшү символына әйләнергә тиеш була) күрә. Каланчаны киртә артына урнаштырып, спектакль авторлары геройларның хәрәкәт итү траекториясен (көнкүрештән – яшәешкә) төгәл билгели. Компьютер инсталяцияләре ярдәмендә каланча буага әверелә, бу исә тамашачыларга Язкилдедәге елганың амбивалент потенциалын күрергә ярдәм итә: бу – табигый, беренчел, тудыру һәм вату-җимерү потенциалын үзендә туплаган стихия; бу – тормыш башлангычын аңлаткан тере организм. Су ташу вакытында елга апокалипсис мәгънәсе, эсхатологик мәгънә белән дә баетыла. М.Е.Салтыков-Щедрин кебек, А.Гыйләҗев тә җәмгыятьне ялгыш язмыш сукмагыннан саклап калырга тырыша. Әкренләп, су белән тулыландырылган каланча-манара вакыт-вакыт аракы шешәсен – замана чирен, җәмгыятьтә чәчәк аткан алкоголизм символын хәтерләтә башлый. <...>


Дәвамы бар. Мәкаләне тулаем "Казан утлары" журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

фото: kalebtatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев