Татар әдәбиятында реализм: Рәфкать Кәрами прозасы

РӘФКАТЬ КӘРАМИГӘ 75 ЯШЬ

ХХ гасырның урталарында татар әдәбияты социалистик реализм чикләүләрен үтеп чыгу мөмкинлекләре таба, классик реализм һәм романтизм, модернизм сыйфатларын кабат әдәбиятка кайтара. Әлеге үзгәрешләр әдәби әсәрләрнең һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтендә чагылыш таба. Хәтта иҗатлары белән реализмга йөз тоткан, кискен идея-эстетик яңарыш-борылыш юлын түгел, бәлки дәвамлы традицияләрне үстерү юлын сайлаган язучылар иҗатына да чор шаукымы йогынты ясый.

Шундыйлар арасында 1960 еллар ахырында татар әдәбиятына килеп, бүгенге көнгә кадәр реалистик язу рәвешенә тугры калган Рәфкать Кәрами – Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы да бар.

1960 еллар – илне индустриальләштерү хәрәкәтенең колач җәйгән вакыты, хезмәт романтикасы әдәби барышның да үзәгенә куелган заман. Удар төзелешләрдә эшләүче сәләтле яшьләрнең каләм тибрәтүе совет әдәбиятында «производство романы» дигән жанр төрен китереп чыгара. Социалистик реализмның шушы чордагы үзәк жанр төренә әйләнеп, ул илдәге данлыклы төзелешләр, алардагы тормыш хакында сөйли. Авторлары да – башлыча, мәктәпне тәмамлагач ук шул төзелешләргә эшкә киткән, читтән торып югары белем алган яшьләр. Рәфкать Кәрами дә – шуларның берсе, аның әсәрләре татар әдәбиятында, гомумән совет әдәбиятында барган процессларга аваздаш иҗат ителә. Бу урында Г.Ахуновның «Хәзинә» (1963), «Хуҗалар» (1968), «Хыялый Хәйрүш егетләре» (1965), Ш.Бикчуринның «Каты токым» (1973), А.Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре» (1965), Р.Төхфәтуллинның «Агымсу» (1968), Э.Касыймовның «Томан аша» (1968), «Һаваларда тургай» (1973) роман-повестьларын искә төшереп, телгә алып китү урынлы булыр. Нефть чыгаруны, яңа шәһәрләр, заводлар төзү барышын тормыш материалы итеп сайлаган мондый әсәрләрдә төп конфликтны хезмәткә караш хасил итә. Идеологик яктан, тормышны үзгәртеп төзүдә партиянең роле ассызыкланса да, социалистик реализм таләпләренең бераз йомшаруы әсәрләрдә автор фикер-карашларының, позициясенең әхлакый мотивлаштырылган булуында күренә. Әхлакый мотивлаштыру исә хезмәткә, матди байлыкларга мөнәсәбәттә, шәхси кешелеклелек сыйфатларында аермачык, акка-карага аерып шәрехләнә.

Язучының беренче әсәре – «Дүрт кешелек каюта» (1967) повесте турыдан-туры хезмәт темасына багышланмаган. Автор геройларын теплоходта Идел буйлап сәяхәт иткәндә очраштыра. Каютага урнашып, беренче танышу вакытында ук геройлар хезмәт урыны ягыннан аерып куела. «Хәят апа каучук заводында аппаратчы булып эшләгән, менә ун ел инде пенсиядә икән, бу сәяхәткә ул, ял итүдән бигрәк, ире сугышта һәлак булган урыннарны, изге Сталинград җирләрен күрү өчен бара икән.

Ә Луиза кием тегү ательесында эшли. Клара да үзенең балалар йортында үсүен, хәзер заводта эшләвен әйтте». Алга таба төп геройларның тагын берсе – Җәүдәт исемле егетнең дә «эшләп укый торган» яшьләрдән булуы ачыклана. Тырыш, акыллы, хезмәт сөючән, спортсмен егет образы беркадәр идеаллаштырылып, социалистик реализм таләпләренә туры китереп иҗат ителгән. Аның каютадашлары да – хезмәттә дә, спортта да алдынгы булганнары өчен шушы сәяхәткә юллама белән бүләкләнгән егетләр.

Повестьта каршылык Кларага бәйле килеп туа һәм асылда эшләп яшәү (советча яшәү рәвеше) белән урлап (яки үзең өчен генә) яшәү рәвеше арасында булып чыга. Ятим үскән кыз караклар бандасына эләгә, ләкин алар белән араны өзәргә көч таба. Теплоходта йөзгәндә әлеге каракларның берсе «Граф» Клараны таный, үзләре белән алып китәргә тели. Әмма Җәүдәт һәм башка егетләр кызны аралап калалар. Кыска гына вакытта хасил булган һәм чишелгән әлеге каршылык мәхәббәт сызыгында кабатлана. Бер якта – эшләп яшәү юлын сайлаган Клара, икенче якта – үзе өчен генә яшәүче Луиза арасыннан Җәүдәт Клараны сайлый. Авторның әхлакый мотивлаштырылган фикере вакыйгалар барышында ныгытыла.

Сайланган тормыш материалы үзгә булса да, Р.Кәраминең икенче повесте – «Кичке уйлар» (1968) шундый ук каршылыкка корылган. Язучы бу очракта авыл яшьләре тормышын сурәтли. Шакир, шахтада эшләүче егет, авылына кайтып, яшь кыз Галиягә өйләнә. Дүрт балалары туа. Әмма акча артыннан куып, Шакир ярату хисен дә, хатынын кадерләүне дә оныта. Өй сала, һәм иң зур теләге – «Волга» машинасы сатып алу аның барлык тормышын биләп ала. Шакир теләгенә ирешә, әмма хатынын югалта. Шул вакытта ул үзенә машина түгел, бәлки өйләнешкәндә хыялланган матур тигез тормыш кирәген аңлый. Шулай язучы укучысына матди байлык артыннан кууның мәхәббәтне дә, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне дә юкка чыгаруын күрсәтә. Әлеге фикер повестьтагы уңай герой амплуасында бирелгән Фалих образы мисалында ныгытыла.

«Капитан Хәкимов» (1972) повестенда тормыш материалы башка өлкәдән сайланса да, яшьләр, аларның гаилә кору, хезмәт итү тарихы укучыга үрнәк рәвешендә сурәтләнә. Вакыйгалар барышында хәрби хезмәттәге Самат Мисбахович Хәкимов, аның өйләнүе, хатыны Гөлсемнең дә үзенә тиң хезмәт сөючән булуы, балалары туу, илнең ерак чикләрендә хезмәт иткәндә очраган кыенлыклар, аларны җиңеп чыгу укучы күз алдыннан бер-бер артлы уза бара. Үз хезмәтенең чын патриотлары, ил өчен яшәүчеләр тормышын аерып алып, автор аларны әхлакый идеал пьедесталына куя.

Повестьларның өчесенә дә хас уртак уңай сыйфатлардан, язучының тормыш детальләрен белеп, аңлап, матур тел белән, укучының күз алдына килеп басарлык сурәтләү осталыгын күрсәтергә кирәк. Язучы тормышны, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, ситуацияләрне тирәнтен белеп, үз күңеле аша уздырып яза. Әйтик, Шакирның, күбрәк акча эшләргә теләп, төзүчеләр бригадасыннан хәйлә белән каравыл торырга эшкә күчүе, бүре килгән төнне Галиянең каравылга чыгуы, яки Гөлсемнең сөт кабул итү пунктында әшнәлеккә каршы көрәшүе кебек эпизодлар тормышчан, ышандырырлык итеп тасвирланган. Төп геройлар янәшәсендә шундый ук матур омтылышлар белән, башкалар тормышын бизәп яшәүче геройлар ярдәмче рольләргә куела. Әдәби эшләнеш ягыннан яңалыгы белән шаккатырмасалар да, әсәрләр укыла.

Үзәк кимчелек буларак, хикәяләүнең шактый көпшәк баруы күзгә ташлана, моның сәбәбе исә шушы чор социалистик реализм юнәлешендә язылган әсәрләргә хас конфликтсызлык сыйфатына барып тоташа. Укучы игътибарын «тотып торырлык» сюжет хасил итүче, әсәрне башыннан ахырына кадәр бер тарихка җыярлык каршылык табылмау әсәрләрне таркауландыра. Совет идеологиясе исә яңа социалистик җәмгыятьтә мондый кискен каршылыкларның инде калмаганлыгы турында сөйләп тора. Нәтиҗәдә 1960-1970 еллар совет әдәбиятында әлеге тенденция әдәби барышны тоткарлаучы төп сәбәпләрдән берсенә әверелә. «Конфликтсызлык» теориясе, «лакланган» чынбарлыкны сурәтләүче әсәрләр мәсьәләсе әдәби тәнкыйтьнең көнүзәгенә куела. Р.Кәраминең социалистик реализм юнәлешендә иҗат ителгән повестьлары турында да шуны әйтергә мөмкин. Аерым бер күренешләр шулкадәр җентекле, гаҗәпләндерерлек сурәтләнә һәм сокландыра, әмма ул төгәлләнүгә, хикәяләү башка сукмакка борыла. Төп геройларның бары тик уңай яктан гына сурәтләнүе, тискәре геройларга мөнәсәбәтнең алдан ук мотивлаштырыла башлавы бүген инде, әдәбият нык үзгәргән бер чорда, аеруча күзгә ташлана. Без алдарак билгеләп үткән уңай сыйфатлардан, автор фикеренең әхлакый нигезле булуын, язучының тормыш ситуацияләрен яхшы белеп иҗат итүен тагын бер кат искәртсәк тә, болар гына әсәрләрнең иҗат юнәлешен үзгәртә алмый.

Һәр иҗатчы бу торгынлыктан чыгу юлын үзенчә эзли. Р.Кәраминең соңрак язылган «Сагышлы кояш» (1979), «Йөрәгемне ут алган» (1981), «Мәхәббәт бураннары» (1985) кебек повестьларында киңәйтеп тәкъдим ителгән мәхәббәт маҗаралары күпмедер күләмдә укучы игътибарын җәлеп итү һәм “тотып тору» вазифасын башкара да. Бәхетсез мәхәббәт тарихлары үкенеч ноктасында төгәлләнә, язучы моның сәбәбен кешеләрдәге төрлелектә таба. Моңа бәйле, язучы Б.Камалов аны язучылар арасында «мәхәббәт профессоры»2 дип тә атый. Әйтик, «Сагышлы кояш»та ул бер-берсенә тиң булмаган Сәлим белән Фирдиянең очрашу, гаилә кору, аерылышу тарихы төсен ала, «Йөрәгемне ут алган» повестенда буйдак Флүр Сәхбиевичның, Гөлмирәгә гашыйк булып та, аңа өйләнергә көче җитмичә, югалткач кире кайтарырга омтылышы шулай ук тискәре ноктада төгәлләнә.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы

*****************************************************

Дәвамын "Казан утлары" журналының 2нче (февраль, 2017) санында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: