Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Таш кыяларга язылган тормыш җыры

Татар тел белеменең күптөрле тармакларында, этнография, халык мәгарифе, педагогика һәм методика фәннәре өлкәләрендә бүген дә киң кырлы фәнни эшчәнлек алып баручы галим, дүрт йөздән артык фәнни хезмәт, балалар бакчалары, урта мәктәпләр өчен күпсанлы программалар, дәреслекләр, уку әсбаплары авторы, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыповның исеме тел белеме өлкәсендә эшләүче галимнәргә генә түгел, бәлки укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга да яхшы таныш.

Фәрит Йосыповка 80 яшь

Фәрит Йосыф улы Йосыпов кебек шәхесләр турында сөйләгәндә: «Алар туган халкы, милләте өчен яши һәм эшли», – дип әйтәләр.

Татар тел белеменең күптөрле тармакларында, этнография, халык мәгарифе, педагогика һәм методика фәннәре өлкәләрендә бүген дә киң кырлы фәнни эшчәнлек алып баручы галим, дүрт йөздән артык фәнни хезмәт, балалар бакчалары, урта мәктәпләр өчен күпсанлы программалар, дәреслекләр, уку әсбаплары авторы, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыповның исеме тел белеме өлкәсендә эшләүче галимнәргә генә түгел, бәлки укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга да яхшы таныш. Шулай да ул, иң беренче чиратта, тел белгече, әлеге өлкәнең гыйлемле профессоры, талантлы диалектолог, бу фәнне төрки телләр арасында беренчеләрдән булып яңа баскычка күтәрүче, шушы өлкәдә бөтенләй яңа бер юнәлеш ачып җибәргән галим санала.

Фәрит Йосыпов 1939 елның 15 маенда Казан артының бай тарихлы, елъязмаларда һәм халык санын алу кенәгәләрендә «Алат юлы», «Гәреч юлы» дип аталып йөртелгән төбәктә – хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Биектау районнары чигендә урнашкан Олы Карауҗа авылында туып үсә. Авыл халкы тарафыннан иң мәртәбәле һәм абруйлы кешеләрнең берсе буларак искә алынучы әтиләре Йосыф ага сугышта батырларча һәлак була. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары белән тол калган әниләре Асия апа аларны, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастыра.

Булачак галимнең язмышына Камали бабасы зур йогынты ясый. Чөнки әйләнә-тирә авылларда иң өлкән яшьтә булган бу ил агасы буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән тарихи вакыйгаларны яхшы хәтерли, еш искә ала һәм алар турында бәләкәй Фәриткә дә сөйли торган була. Өлкән буын тарихчы һәм этнографлар да Камали агай янында еш булганнар һәм аннан күпсанлы риваятьләр язып алганнар.

Туган төбәгенең үзенчәлекле тарихы белән кызыксыну Фәрит Йосыповны Казан дәүләт университетына алып килә. Биредә ул татар теле галимнәренең күбесе өчен остаз булган Латыйф Җәләйнең татар диалектологиясе, татар теленең тарихи грамматикасы буенча лекцияләрен йотлыгып тыңлый. Шул елларда ук яшь студент һәм атаклы галим арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнаша.

Икенче курста укыганда, Фәрит Йосыпов танылган галим Диләрә Тумашева җитәкчелегендә Себер татарларының телен өйрәнүгә багышланган фәнни экспедициядә катнаша. Утыз ел үткәннән соң, танылган галим буларак, ул бу юлларны кабат уза.

Диплом эшен яшь егеткә, үзе хыялланганча, диалектология буенча язарга насыйп булмый. Фәнни җитәкчесе Әнвәр Әфләтүнов аның алдына Сталин репрессиясенең аяусыз корбаны – күренекле тел белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Шәрәфнең фәнни мирасын барлау, аның архивын эзләп табып өйрәнү бурычын куя. Мәшһүр шәхеснең намуслы исеме, шул рәвешле, Казан университетының гади генә бер студенты тарафыннан татар халкына кире кайтарыла.

Университетны тәмамлагач, булачак галим берничә ел Кама Тамагында чыга торган «Кызыл байрак» газетасының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара, бер үк вакытта Татарстан радиосы һәм телевидениесе белән хезмәттәшлек итә. 1962 елда аны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтының фәнни хезмәткәре итеп кабул итәләр. Шул рәвешле, язмыш аны кабаттан остазы Латыйф Җәләй эшләгән җиргә кайтара. Биредә ул Мирфатыйх Зәкиев, Диләрә Тумашева, Ләйлә Мәхмүтова кебек атаклы галимнәр белән бергә 1969 елда Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән академик «Хәзерге татар әдәби теле» хезмәтен язуда катнаша.

1964 елның көзендә Фәрит Йосыповка Көньяк Урал һәм Урал арты территориясендә таралган татар сөйләшләрен фәнни яктан өйрәнү эше тапшырыла. Шушы мизгелдән башлап диалектологның бөтен тормышы халык арасында, җанлы сөйләш үрнәкләрен туплауга багышланган фәнни экспедицияләрдә үтә. Соңыннан тупланган тел материаллары җентекләп эшкәртелә һәм, нәтиҗә буларак, татар диалект теленең тулы бер системасы төзелә. Әлеге фәнни проблема татар һәм төрки телләр диалектологиясе өлкәсендә беренчеләрдән булып татар галиме Фәрит Йосыпов тарафыннан куела һәм уңышлы рәвештә хәл ителә. Аны хәл итүне галим Көньяк Урал һәм Урал артының урманлы-далалы киңлекләрендә чәчелеп урнашкан бихисап татар авылларының тел үзенчәлекләрен өйрәнүдән башлый һәм фәндә моңа кадәр билгеле булмаган эчкен, сафакүл, нагайбәк татарлары дип аталган этник төркемнәрне ача.

Дүрт ел дәвам иткән киеренке фәнни-тикшеренү эшләре кандидатлык диссертациясен яклау белән тәмамлана. Шул чорда иҗат иткән башка яшь диалектологлар белән бергәләп, Фәрит Йосыпов фәнгә зур яңалык алып килә – диалект һәм сөйләшләрне географик лингвистика (тел географиясе) алымы белән өйрәнүне башлап җибәрә. Бу ысул тел күренешләрен шартлы билгеләр белән картага төшереп, аның таралыш чикләрен төгәл билгеләргә ярдәм итә.

Алга таба галим теленең мөстәкыйль диалектлары, сөйләшләре формалашуның тарихи этапларын ачыклый һәм һәр сөйләшне аерым мөстәкыйль тел статусы югарылыгы дәрәҗәсендә тасвирлый.

Фәрит Йосыповның төрки телләр диалектологиясенә керткән яңалыгына килгәндә, ул барлык диалект-сөйләшләр өчен хас күптөрле вариантлылыкны, нинди генә кыйммәткә ия булуына карамастан, бер тәртип бөтенлеген (системаны) тәшкил итә торган вак системалар төзелеше буларак карарга тәкъдим итә. Галим кулланган әлеге методика иксез-чиксез киңлекләрдә таралган татар теленең территориаль үзенчәлекләрен гомум милли тел кысаларында карарга, аны барыбыз өчен дә уртак туган телнең бер варианты итеп санарга мөмкинлек бирә.

Студент вакытында остазы Диләрә Тумашева җитәкчелегендә себер татарларының телен өйрәнү максатында Себергә сәяхәте галим күңелендә гомер буе гүзәл бер хатирә булып саклана. Әлеге уңайдан аның тарафыннан төзелә башланган «Себер татарлары халык әдәбияты антологиясе»н телгә алып китми мөмкин түгел (бүгенге көндә инде дүрт томы дөнья күрде). Беренче томда тобол-иртыш татарлары халык әдәбияты жанрларыннан дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр урын ала. Икенче том элекке заманнарда халык арасында аеруча популяр булган йомак-масал жанрына багышлана. Өченче томда хикәят (халык хикәяләре) жанрына киң урын бирелә. Галим фикеренчә, килеп чыгышы буенча борынгы һинд, фарсы әдәбиятларына барып тоташкан әлеге жанр себер татарларына Ислам дине белән бергә килеп керә. Бу томда шулай ук күптөрле риваятьләр, борынгы мәҗүсилек чорында халыкның дөньяны танып белү барышында туган мифларга да зур урын бирелә. Дүртенче том музыкаль мирас әсәрләренә багышлана. Биредә себер татарларының музыкаль жанрларга караган 400 гә якын әсәре нота язмалары белән тәкъдим ителә.

Фәрит Йосыпов – милли мәгариф үсешенә дә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң, Алабуга педагогия институты ректоры Тәлгат Галиуллин яшь белгечне чит телләр факультетының деканы вазифасына чакыра. Биредә аның алдына фәнни дәрәҗәле бер генә хезмәткәре дә булмаган факультетны тиз арада шул ук институтны тәмамлап чыккан фәнни кадрлар белән тәэмин итү бурычы куела. 1970-1980 елларда факультет Россиядәге бу төр институтлар арасында иң абруйлыларның берсенә әверелә.

Галимнең әлеге өлкәдә туплаган тәҗрибәсе алга таба илләр арасындагы тимер пәрдәләр ачылгач кирәк була. Узган гасырның 90 нчы еллар башында Татарстан белән рәсми мөнәсәбәтләре булмаган Төркия үз югары уку йортларына татар егет һәм кызларын алырга теләк белдерә. Төркиянең элеккеге президенты Тургут Озал киңәшчесе Казанда милли мәктәпләр институтын җитәкли башлаган Фәрит Йосыпов белән бер әңгәмәсендә студентлар алмашу эшен башлап җибәрергә тәкъдим итә. Озак та үтми, галимнең Төркиягә сәфәре вакытында килешүгә кул куела һәм 1992 елның 29 августында сиксәннән артык татар баласы Казаннан Истанбулга юл тота.

Төркия җәмәгатьчелеге Фәрит Йосыповның тугандаш халыкларны бер-берсе белән якынайтудагы хезмәтен югары бәяли. Төркия зыялылар җәмгыятенең («Aydınlar Ocağı») элеккеге президенты, «Төркия» газетасы шурасының җитәкчесе, Истанбул университеты профессоры Нәүзәт Ялчынташ галимнең Төркиядә башкарган эшләрен хәтта Садри Максуди, Гаяз Исхакыйларның фидакарь эшчәнлеге белән бер дәрәҗәгә куя. Төркиянең төрле фондлары үзләренең утырышларында татар галименең катнашуын зур шәрәф итеп саный.

Фәрит Йосыповның тормышында Милли мәктәпләр институтында эшләү чоры аерым урын алып тора. 1984 елда аны Алабугадан РСФСР Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы директоры итеп күчерәләр. Шул вакыттан башлап 90 нчы еллар уртасына кадәр республиканың барлык методик мөмкинлекләрен үз тирәсенә туплаган әлеге оешма җитәкчелегендә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа эчтәлектәге программалар төзелә, күпсанлы дәреслекләр, хрестоматияләр, уку-укыту әсбаплары языла.

Шуның белән бергә бу чорда Фәрит Йосыпов күпсанлы җәмәгать эшләре дә башкара. Аерым алганда, «Мәгариф» журналының редколлегия, Мәгариф министрлыгы каршындагы укыту-методик советы әгъзасы булып тора. Ун елдан артык Казан шәһәре татар теле укытучылары семинарына фәнни яктан җитәкчелек итә.

80 нче еллар уртасында кырым татарларының проблемаларын өйрәнәчәк дәүләт комиссиясе төзелә. Аның күпсанлы комитетлары арасында халык мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнүче төркемнең җитәкчесе итеп татар галиме Фәрит Йосыпов билгеләнә. Ул, иң беренче эш итеп, кырым татарлары яши торган төбәкләрне ачыклый. Алар – Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан республикалары. Баштарак кырым татарлары Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Казан татары белән аралашудан катгый рәвештә баш тарталар. Әмма берникадәр вакыт үткәч, галимнең тирән эрудициясе, бу халыкның ачы язмышын үзенеке буларак кабул итүе гаделсезлектән таш булып каткан йөрәкләрне дә эретә. Озак та үтми, кырым-татар балалары мәктәпләрдә туган телләрен өйрәнә башлый. Ташкент педагогия институтында кайчандыр бу халык өчен эшләп килгән тел-әдәбият бүлеге яңадан аякка бастырыла, һәм ул кырым-татар яшьләрен кабул итү эшенә керешә.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен профессор Фәрит Йосыпов «Фидакарь хезмәт өчен» һәм Д.М.Ушинский исемендәге медальләр белән бүләкләнә. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Бөтенроссия укытучылар съезды делегаты, Россия тюркологлар комитеты, Шәрыкны өйрәнү ассоциациясе, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советлары әгъзасы булып тора. Төрки телләр, педагогика, методика өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул, Англиядәге автобиографик үзәкнең карары нигезендә, ХХ гасырның иң атаклы кешеләренең берсе итеп танылды.

80 яшен тутырып килүче остазыбыз Фәрит Йосыф улы Йосыпов бүгенге көндә дә актив иҗади һәм фәнни эзләнүләрен дәвам итә, яңа проектлар өстендә эш алып бара. Шуның белән ул үзенең хезмәттәшләренә һәм шәкертләренә үрнәк булып тора. Форсаттан файдаланып, без аны гомер бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа фәнни ачышлар телибез.

 

Олег Хисамов, Бәхтияр Миңнуллин, Рифат Мирхәев,

филология фәннәре кандидатлары

 

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: manymanyimages

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев