Тантанадан хәтер яңара

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИНГА 70 ЯШЬ

Бүген җитмеш яшен каршылаган Роберт Миңнуллинның иҗат юлы минем күз алдында үтте дияргә мөмкин. Аны яшь чагыннан ук беләм, иҗади аралашып яшибез. Әле дә исемдә: 1976 елда каләмдәшемнең «Бәхетле булыгыз» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күргән иде. Китапка исем биргән шигырь шушылай башланып китә:

Сез ир-егет икән әгәр,

Эш тотсын кулыгыз!

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Кешеләргә шагыйрь шушындый изге теләк белән ихлас эндәшә. Һәм әсәр «Бәхетле булыгыз!» дигән сүзләр белән тәмамлана. Ә бит, чынлап та, шагыйрь, гомере буе иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән тормышка яктылык өстәп, кешеләрнең бәхетле булуларына куанып яши.

Роберт Миңнуллинның җитмеш яшькәчә яулаган уңышлары, арта торган биеклекләре сокландыра. Бүген ул – югары хөрмәт казанган иҗатчы, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш премияләре лауреаты. Балалар өчен язган әсәрләре халыкара кимәлдә Андерсен бүләге белән билгеләнде. Аның басылып чыккан дистәләрчә китапларын төрле тарафларда төрле буын укучылары яратып укый, шигырьләренә язылган бик күп җырларын яратып җырлыйлар, кинәнеп тыңлыйлар. Байтак китаплары минем шәхси китапханәмдә бик хөрмәтле урында тора. Шул басмалар арасыннан иң элек Роберт Миңнуллин әсәрләренең җиде томлыгын атар идем. Ул томнарның җидесе – һәрберсе кимендә 500 бит – бервакытта, 2007 елда басылып чыккан. Хәйран калырлык казаныш! Җиде томлыгына тиклем Роберт Миңнуллин миңа балалар өчен язылган «Балачакка ешрак кайтыгыз» һәм «Сөенсеннәр әле сабыйлар» дигән зур күләмле ике томлыгын (икесе дә 2002 елда дөнья күргән) бүләк иткән иде.

Роберт Миңнуллинның өемдәге киштәләрдә торган китаплары арасында минем өчен аеруча үзенчәлекле бер җыентыгы бар. 2008 елда Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында Роберт каләмдәшемнең «Мин һине яратам» дигән сувенир басмасы – бик матур җыентыгы басылып чыккан иде. Мәхәббәт шигырьләре генә кергән бу китапны әзерләүдә миңа да катнашырга, аңа кереш сүз язарга насыйп булды. Шушы ук 2008 елда тик мәхәббәт шигырьләреннән тупланган, шул ук форматта әзерләнгән һәм Роберт Миңнуллинның «И бәхетле Бикбай!» дигән мәкаләсе белән минем «Онытырлык булдымыни?» дигән җыентыгым Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән иде. Бер үк принциплардан чыгып төзелгән, бизәлеше белән бер-берсенә нык охшаган басмалар моңа тиклем берьюлы татар әдәбиятында да, бездә дә булганы юк иде. Роберт Миңнуллинның «Мин һине яратам» (Өфө, 2008) дигән китабына язган «Тугры мәхәббәт кыйссасы» дигән бәләкәй генә мәкаләмне монда тулысынча китерү урынлы булыр дип уйлыйм.

«Мәхәббәт ялкыннарында янмаган, сөю турында язмаган шагыйрь юктыр ул. Ләкин тик мәхәббәт шигырьләреннән торган китабын кулына алып куану бәхете һәр шагыйрьгә дә насыйп булмый. Берсенең сөю хакындагы сүзләре җыентык күләмендә тупланырлык түгел, икенчесенең моңа ничектер игътибары җитми кала яки форсаты табылмый.

Күренекле татар шагыйре, дәүләт эшлеклесе, хөрмәтле исем-дәрәҗәләргә ирешкән Роберт Миңнуллинның бу китабына тик мәхәббәт шигырьләре генә кергән.

Шигърият сөючеләр, аның халык яратып җырлаган күп җырларын күңелләрендә йөртүчеләр Роберт Миңнуллинның безнең Илеш якларында, Сөн буйларында туып үскәнен яхшы белә. Башкорт туфрагында ул егет булып үсеп җиткән, шушында янып-көеп тәүге тапкыр гашыйк булган, шушы газиз төягендә әле канатланып, әле боегып тәүге сөю сүзләрен шигъри юлларга салган.

Шагыйрь өчен олы шатлык: беренче кат гашыйк булган туган җирендә – Башкортстанда Роберт Миңнуллинның тик сөю сүзләреннән торган китабы – мәхәббәт кыйссасы дөнья күрә.

Шау мәхәббәт лирикасыннан тукылган мондый җыентыкларның төрле телдә, төрле вакытта, төрле җирдә чыкканнарын укыган бар: күпме кичерешләр, нинди язмышлар, бәхетле очышлар һәм фаҗигале кыйралышлар, тугрылык белән хыянәт, дөньяның илаһи балкышлары һәм күңел төшенкелекләре.

Роберт Миңнуллинның китабында мин мәхәббәт шигъриятендә бик сирәк очрый торган хәлне күрдем. Мондагы шигырьләр барысы да ярату хакында гына түгел, алар тугры сөю турында. Мондагы бөтен шигырьдә дә сүз башыннан азагына тиклем бер мәхәббәтнең язмышы, шул бер сөюгә генә табыну, шуны данлау, шәхеснең гомерлек яратуы турында бара.

«Мәхәббәт» дигән дүртьюллыгында Роберт болай ди:

Әрнеттең дә ничә кабат,

Юаттың үзең азак.

Газаптан торган шатлык син,

Шатлыктан торган газап.

Ярату нинди генә кичерешләргә, күпме газапларга дучар итмәсен, шагыйрь яшьлек юлларында йөрәгендә балкып кабынган, еллар сынауларын үтеп, хәзергә тиклем сүрелмәгән сөюен тугры саклап, шуңа табынып, инанып яши. Гомере буена тугры мәхәббәт кыйссасын яза».

Әле менә татар каләмдәшемнең бик зур хезмәтләр белән яуланган зур уңышлары хакында уйланып утырам да «Тугры мәхәббәт кыйссасы» дигән сүзләр аның барлык иҗат юлына, күпьяклы тынгысыз эшчәнлегенә хас дигән нәтиҗәгә киләм. Минем китапханәмдә Роберт Миңнуллинның «Шагыйрь генә булып калалмадым» (Казан, 1988) дигән калын җыентыгы да саклана. Әлбәттә, авторның ихлас автографы белән. Монда тупланган мәкаләләр – Роберт Миңнуллинның барлык иҗат эшчәнлегенең бик мөһим бер өлеше. Шагыйрьнең язмаларын әлеге тугры мәхәббәт кыйссасының бик кадерле битләре дияргә мөмкин. Бу хезмәтләрдән тыш, шушы иҗтимагый хәлләр хакындагы публицистикадан һәм әдәби тәнкыйть дигән сәхифәләрдән башка Роберт Миңнуллинның күпьяклы иҗатын күз алдына да китереп булмый.

Мин бу сүзләрне Татарстанда бөек Габдулла Тукай көннәрендәге очрашуларда булып кайтканнан соң язам. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры белән янәшә урнашкан Тукай һәйкәле янындагы шигырь бәйрәменнән, Кырлайдагы, Кушлавычтагы музейларда булганнан соң туган тәэссоратлар әле дә күңелемдә эссе көе саклана. Шуңа да узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында татар әдәбиятына килгән каләмдәшләрем турында уйланганда, Габдулла Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә язган хатындагы шушы борчулы сүзләре хәтергә килә: «Бөтен китапханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...»

Тукайның иҗтимагый эшчәнлек традицияләре яңа чорда яңача дәвам итте. Узган гасырның туксанынчы елларында, кызу бәхәсләрдә яңа Татарстан язмышы хәл ителгәндә, яңа буын каләм осталарының байтагы җиң сызганып депутатлык эшенә тотынды, язмышларын Татарстан Дәүләт Советы белән бәйләде. Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Ринат Мөхәммәдиев, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим шундыйлардан. Роберт Миңнуллин да шушы фидакарь шәхесләр белән бер сафта булды, 1990 елдан Татарстан Югары Советы депутаты буларак, шигъри иҗатны бик җаваплы иҗтимагый вазифалар белән бергә алып барды. Шунысы куандыра: андый шәхесләр безнең Башкортстанда да булды һәм бар. Гөлфия Юнысова, Гүзәл Ситдыйкова, Йомабикә Ильясова нәкъ шундыйлардан. Саный башласаң, кызганычка каршы, бер кулның бармаклары да бөгелеп бетми кала шул.

Заманында Василий Белов, Валентин Распутин сыман атаклы рус әдипләре дә илнең югары парламентында үзләренең карашларын кыю белдереп эшләп алган иде. Ләкин бу күренеш рус әдипләре арасында традициягә әйләнә алмады. Ә Яңа Татарстан Республикасында исә ныклы традиция булып сакланды, озак еллар дәвам итте. Язучыларына халык монда ышанды, эшчәнлекләренең файда китерүенә өметләнеп кат-кат сайлады һәм бу өметләр күп очракта акланды да.

Әйе, Роберт Миңнуллин шагыйрь булып кына кала алмады. Тугры мәхәббәт кыйссасы турында сөйләгәндә, шагыйрьнең туган Башкортстаны белән тыгыз бәйләнеше, аның язмышы, сулышы белән яшәве хакында да кабат-кабат әйтергә кирәк. Шагыйрь безнең республикада еш була, туган ягының йөрәк тибешен тоеп, рухи тормышындагы һәр яңалыкны белеп-кичереп яши. Аның төрле иҗади чаралары Казанда башланып, Башкортстанда тәмамлана яки Сөн буйларында башлана да шәһри Казанда йомгаклана. «Сәлам, Башкортстан!» дигән мәкаләсендә Роберт Миңнуллин бу хакта шушыларны әйтә: «Дөньяда Сөн исемле кечкенә бер гүзәл елга агып ята. Мин – Сөн кошы. Ә кошка талпына-талпына очарга ике канат кирәк. Ә минем бер канатым – Татарстан, икенче канатым – Башкортстан. Тамырларым – Илеш районында. Шунда туганмын, тәпи атлап киткәнмен, үскәнмен, чыныкканмын. Авылым да Сөн буенда гына». Борынгы тамырлар белән тыгыз бәйләнеш – кешене киләчәккә канатландыручы төп көчләрнең берсе. Башкортстан язмышы Роберт Миңнуллин өчен Сөн буйлары белән генә чикләнми, ул тоташ республика язмышы хакында һәрчак борчыла. Матбугатыбызны, китапларыбызны укып барырга тырыша. Күренекле шәхесләрне биргән Башкортстан авыллары буйлап Роберт Миңнуллин сыман гаиләсе белән сәяхәт итүчеләрне үзебезнең әдипләр арасында бик үк ишеткәнем юк. Каләмдәшем Башкортстандагы төрле чараларга чит кеше булып килми, газиз төбәгенә канатланып кайтып төшә, күрше өенә түгел, туган йортына сагынып килә...

Ул бигрәк тә мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларда еш була, балалар белән аралашырга ярата. Хәзерге татар балалар әдәбиятын үстерүдә Роберт Миңнуллинның хезмәтләре югары бәяләнде. Республикадагы премияләргә генә түгел, Андерсен исемендәге халыкара бүләккә лаек булды. Безнең башкорт балалар әдәбиятында бу югары бәя белән Робертның дусты Сафуан Әлибайның «Тылсымлы шар» исемле китабы билгеләнгән иде. Сафуанның шигъри шары, чынлап та, тылсымлы булды, әллә кайдагы илләргә барып җитеп, зур бүләк яулап кайтты. Ике шагыйрьнең дуслыгы хакында сүз чыккач, Робертның каләмдәшенә язган шигырен китерәсе килә.

Шагыйрь Сафуан Әлибайга

(«Дөньядагы иң зур алма» китабына)

Күчтәнәчкә «алма» салам –

Тәмле микән алмам?

Синең белән бүлешмәсәм,

Тәмен белә алмам.

Дөньядагы иң зур алма...

Авыз итеп кара!

Хәер, кышын алмаларның

Ниндие дә бара...

Шушындый шигъри күчтәнәчләр бер-беребезгә ешрак барып җитсен иде. Ихлас теләгем шул.

Әгәр берәр шигырен халык яратып җырлап йөри икән, аны иҗат итүче, чынлап та, бик бәхетле шагыйрь. Роберт Миңнуллинга мондый бәхетне бер кат кына түгел, йөзәр тапкырлар татырга, күрергә язган.

Берәмләп санап тормыйм, аның сәхнәләрдән җыр булып яңгыраган, мәҗлесләрнең, төрле тантаналарның яме, күңелләрдән күңелләргә моң булып очкан шигырьләре бихисап. Бик күп шигырьләренең җырга әйләнүе – Роберт Миңнуллин иҗатының матур сыйфатларыннан. Алар дөнья буйлап тарала, буыннан-буынга күчә, кешеләрне бер-берсенә якынайта, милләтләрне берләштерә. Әйбәт җырга әйләнгән шигырь күңел ачу чарасы гына түгел, ул – халыкны рухи тәрбияләүче илаһи көч тә. Ил күңеленә моң булып ныклап кергән икән, димәк, шагыйрь сүзе яшәячәк. Роберт Миңнуллинның күп шигырьләренә менә шундый бәхетле язмыш насыйп булды.

Әдәбият дөньясында шагыйрьнең үз-үзен раславы – бик катмарлы күренеш. Үз-үзеңне ныклап раслар өчен, әлбәттә, иң элек максатларыңа тугрылык, фидакарь хезмәт кирәк. Роберт Миңнуллинда бу сыйфатлар – ягъни тугрылык та, уңганлык та җитәрлек. Шуңа аның хакында күренекле шәхесләр олы хөрмәт белән сүз әйтә. «Ул – нечкә күңелле, хисле, ихлас кеше. Аның кебек шагыйрьләрнең кадерен белергә кирәк». Минтимер Шәймиевнең бу югары бәясе белән Мортаза Рәхимовның фикере бик аваздаш: «Сөнне ул ике республиканы тоташтырып торучы дуслык-туганлык символына әйләндерде. Аның җырларын башкорт та, татар да яратып җырлый. Робертның иҗаты халыкларыбыз арасында дуслык күперләре сала». Әсәрләре турында Мостай Кәрим, Сергей Михалков, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми һәм башка мәшһүр замандашларыбыз әйткән иң югары бәяләргә Роберт Миңнуллин күпьяклы һәм җимешле эшчәнлеге, иҗади каһарманлыгы белән иреште.

Шагыйрьнең язмышын, илһамланып, нинди әсәрләр язуын аның нинди мохиттә иҗат итүе, укучыларының һәм укытучыларының мөнәсәбәте, нинди остазлар мәктәбендә тәрбияләнүе дә билгели. Болары – бик принципиаль мәсьәләләр.

Роберт Миңнуллин әдәбиятка иҗади күтәрелеш дәверендә, яңа рухи һәм эстетик таләпләре ачыкланган, образлы сүзне, әдип фикерен көтеп алган яңа укучылар чорында килде. Бу – укучылар белән тиңнәр дәрәҗәсендә аңлашу өчен, һәр иҗатчыдан ныклы уйлану, сүзләрне, фикерне югары таләпләрдән чыгып әйтү сорала иде. Сугыштан соңгы еллар шигъриятендәге риторика, декларативлык яңа укучыларның рухи һәм эстетик таләпләренә җавап бирми, аларның кимәленә туры килми иде. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Зөлфәтләрнең эзләнүләре һәм ачышлары яңа буын укучыларның күңел ихтыяҗлары белән аваздаш булып кына калмады, шул эстетик ихтыяҗларны булдыруга һәм үстерүгә дә көчле йогынты ясады. Роберт Миңнуллин менә шушындый иҗтимагый һәм рухи мохиттә әдәбият дөньясына килде һәм әсәрләре белән әлеге үсештәге төп көчләрнең берсенә әйләнде.

Укучылар, остазлар, иҗади мәктәп мәсьәләсенә килгәндә, Роберт Миңнуллин аларны бик зирәк сайлады. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев сыман талантларның иҗаты аңа аеруча якын булды. Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Әмирхан Еники әйткән бу сүзләрне онытырлык түгел: «Мин – XX гасыр кешесе, син, Роберт, XXI гасырда яшәячәксең – мин сиңа кул болгап калам… Шагыйрьлегең – гомерлек, депутатлыгың – вакытлы, дип язган идем мин, сине Тукай бүләгенә тәкъдим иткәндә… Ләкин, миңа калса, синең акылың һәрвакытта алдан йөри. Дәүләт эшлеклесе өчен бу бик кирәкле сыйфаттыр, мөгаен. Бәлки, син киләчәктә дә шигърият белән дәүләт эшен бергә килештереп алып бара белерсең… Әмма шагыйрь үзенең дәүләт эшчәнлеге өчен дә җаваплы – шуны истә тотсаң иде. Шагыйрьгә без күбрәк ышанабыз».

Аксакал ил агасының киңәшләре бүген үзе ил агасы булып хөрмәт казанган Роберт Миңнуллинның булмышына бик туры килә.

Әлеге мәкаләмә Татарстанда Тукай бәйрәмендә булып кайтканнан соң тотындым дип әйткән идем. Якутия, Чувашстан, Азәрбайҗаннан, хәтта Палестинадан килгән шагыйрьләр белән Казанның үзәгендәге «Татарстан» кунакханәсендә яшәдек. Якында гына Тукай һәйкәле. Шагыйрь янында еш булдым. Бер килгәнемдә, һәйкәлне юалар иде, бу күренешкә тәүге тапкыр шаһит идем. Туган тел көне дип билгеләнгән көнне Казанда йөзләгән һәйкәлне юганнар иде. Әйе, бөек шәхесләр истәлегенә багышланган бу бәйрәмнәр даими игътибарга, хәстәргә мохтаҗ икән. Капыл Мостай Кәримнең 1991 елда язылган «Өч толпар» дигән шигыре хәтергә килде. Әсәренең исеме янына шагыйрь шушындый мәгълүмат биргән иде: «Соңгы вакытта Казан матбугатында Тукай, Такташ, Туфанга карата кадерсез сүзләр күренгәли башлады». Шигырьнең тәүге юллары болай:

Татар Тукай, татар Такташ,

Татар Туфан. Тамаша!

Шушы затлар телемә килсә,

Җаным күкләргә аша.

Бу өч толпар тартып килә

Татар рухы арбасын.

Сикереп төшмәс шул арбадан

Татар, кайда бармасын.

Әмма әлеге өч шәхескә алар арабыздан киткәч тә тынгылык юк, яннарында яман хәбәр-хәтер урала. Шигырьнең азагында ачуланып әйтелгән бу сүзләр, әлбәттә, бик урынлы:

Бу – халыкның күңеленә

Балта чабу түгелме?!

Шундый хәлләргә шаккатып

Рәнҗи башкорт күңеле.

1995 елның июнь башында Уфада җыелган Бөтендөнья башкортлары корылтаенда ясаган чыгышында Мостай Кәримнең әйткәннәре «Өч толпар» шигырендәге уйланулар белән аваздаш иде:

Йөдәтмәсен әҗәл юраучылар,

Без булганбыз, барбыз, булачакбыз.

Үзебезнең җырыбызны җырлап,

Тарих арбасында барачакбыз.

Мостай агайдан соң чыгыш ясаган Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин – Татарстан Республикасының ул чактагы Премьер-министры болай дигән иде:

Җанга шифа, тәнгә шифа

Уфа-Казан дуслыгы,

Казан-Өфө дуслыгы.

Аның «Татарга тылмач кирәкми» дигән сүзләре дә хәтердә. Шуңа өстисе килә: «Татар белән аралашканда, башкортка да тылмач кирәкми».

Бөтендөнья башкортларының әлеге беренче корылтаеның әүвәлге эш көнендә, тәүге тәнәфестән соң, беренче итеп миңа сүз биргән иделәр. Шунда укыган шигыремнең дүрт юлын китерәм:

Юлларыбыз, беләм, җиңел булмас,

Юлны буар ташкын, булыр боз.

Юлыбыздан барыбер тайпылмабыз,

Без булганбыз, барбыз, булырбыз.

Мостай агай Кәрим белән алдан сөйләшмәгән идек, әлбәттә. Ләкин әйткән фикеребез бер диярлек: «Без булганбыз, барбыз, булачакбыз» һәм «Бер булганбыз, барбыз, булырбыз». Димәк, уртак хәстәр, уртак уй-омтылышлар белән яшәгәнбез.

Юбилей тантаналары бәйрәмсез булмый. Роберт Миңнуллинның җитмеш яшьлеге дә шулай үтәр. Ләкин әлеге дата шатлыклы вакыйга гына түгел. Бу тарихи көн хәтеребезне яңартыр, максатларыбызны ачыклар, иҗади бурычларыбыз турында ныграк уйландырыр. Каләмдәшем Роберт Миңнуллин бу көнне дә әйтер сүзләре хакында хәстәрләр белән яшәр, уйланыр, борчылыр. Һәрвакыттагыча шагыйрь һәм шәхес булып калыр!

Равил БИКБАЕВ,

Башкортстанның халык шагыйре

 

"КУ" 08, 2018

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: