Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Сүзе хакның – йөзе ак

Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка 85 яшь

Хуҗиәхмәт аганың исемен беренче кат ишетүем мәктәптә укыган елларымда радио аша булды. Туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинә икәнлеген төшендерә торган «Тел күрке – сүз» тапшыруын гаять кызыксынып тыңлыйм. Ягымлы тавышлы диктор тапшыруны әзерләүченең галим Хуҗи Мәхмүтов булуын хәбәр итә. Әтием миңа бу кешенең безнең авылныкы икәнен әйтә. «Хәзер ул Казанда зур галим. Китаплар яза», – ди. Мин әлеге фактны искиткеч бер хәл буларак кабул итәм, Хуҗи Мәхмүтов дигәннәре минем өчен шундый якын да, уй җитмәслек ерак та зат булып тоела. Әйе, якын. Исеме бөтен татарлар да тыңлый торган радиодан еш яңгыраган бу шәхес син белем алган мәктәптә укыган, син узган сукмаклардан атлап йөргән, сиңа таныш булган кебек, авыл аша үтә торган, әле Әби патша заманында ук салынган ап-ак тарихи таш юл аңа да таныш, син су кергән Ушмы елгасында кайчандыр ул да коенган, Сабан, Шәрбән чишмәләренең суын эчкән, Уйгын әрәмәлекләрендә йөргән, син менгән Мадъяр тавына менгән, Янык, Туры юл, Каратөп урманнары, Айбулат аланы, Кадермәт чокыры, Балантау басуы хакында ишетеп түгел, боларның барысын да үз күзләре белән күреп белә! Туган авыл бер генә була бит ул, димәк, Түбән Ушмы күренекле якташым өчен дә, әлбәттә, газиз! Әлеге шәхес белән үзем арасында шушының кадәр уртаклыклар булуны аңлаудан миңа бу кеше туганым кебек якын тоела башлый. Шул ук вакытта аның зур галим булуы, мәркәзебез Казанда яшәп, китап кадәр китап белән эш итүе миндә горурлану катыш соклану тудыра, аңа карата зур хөрмәт хисләре уята һәм гади авыл баласы өчен әдипне югарыдагы Ай биеклегенә меңгереп куя. Нинди була икән ул фәнни китаплар авторы, исеме мәгълүм авылдаш-шәхес? Күңелдә һәрчак тартып тора, аның белән кызыксынырга мәҗбүр итә, хәтта үзенә чакыра торган ниндидер бер якты тойгы бөреләнә. Хуҗи Мәхмүтов атлы фольклорчы галимгә карата балачакта ук туган игътибар һәм ихтирам хисе, шул рәвешле, күңелемнең бер почмагына оялады да еллар узган саен кимемәде. Университетта укыган елларымда күренекле авылдашымның исемен күп ишеттем һәм, әлбәттә, аның хезмәтләрен укыдым, әмма галимнең шәхсән үзе белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына (ул вакыттагы исеме – Тел, әдәбият һәм тарих институты) аспирантурага укырга керү теләге тартып китергәч кенә таныштым. Халкыбызны теле, әдәбияты, фольклоры, тарихы, сәнгате җәһәтеннән башка халыкларга таныта торган, милләтебезнең йөзек кашы булган Институтта фән белән шөгыльләнү теләге тарткандырмы мине бирегә, әллә затлыдан-затлы авылдашыма мөнәсәбәттә балачактан күңелдә бөреләнгән тойгының өлеше зур булгандырмы – кыюлыкны җыеп, Институтның Хуҗиәхмәт ага эшли торган бүлегенә барып кергәнем хәтердә. Әлегәчә шушы өлкәдә ямь һәм тәм табып эшләвемнең сәбәбе – зирәк аксакалның яшь кешегә үз вакытында дөрес юнәлеш бирә алуында. Гомер юлымның иң башында ук бу кеше белән танышып, аның янәшәсендә фән белән шөгыльләнүем Аллаһы тарафыннан бирелгән хәерле бүләк булган. Хуҗиәхмәт агага быелның 15 февралендә сиксән биш яшь тула. Үзенең яше белән дә, башкарган эше белән дә олуг ихтирамга лаек гаҗәеп бер шәхес ул. Гомеренең алты дистә елдан артыграгы – фәнни эшчәнлектән гыйбарәт фидакарь хезмәт юлы. Аллаһы биргән чагыштырмача озын гомерең мул җимешле дә булса, күпкырлы һәм күләмле эшең аша исемеңне күпләр белеп, сиңа хөрмәт белән караса, яшәвең бушка китмәгән, узган юлыңда җуелмас эзең бар, димәк. Олпат ирләрчә бәхет-сәгадәткә ирешү юлы – нәкъ менә шулдыр ул. Филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы, Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Хуҗиәхмәт аганы татар милләтенә халкыбызның телен, моңын саклаган, гореф гадәтләргә бай, гүзәл табигатьле Мамадыш төбәге биргән. Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1933 елда Түбән Ушмы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән, шушында – җидееллык, ә район үзәге Мамадыш шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаган. Булачак галим үзенең хезмәт юлын да туган җирендә башлаган – Казан дәүләт университетына укырга кергәнче, ике ел Көек Ерыкса җидееллык мәктәбендә математика һәм физика укыткан. Хезмәт сөючәнлеге, белемгә омтылучанлыгы 1953 елда аны Казанга, университетның тарих-филология факультетына алып килә. Татар телен, әдәбиятын, тарихын максатчан өйрәнеп, яшьтән үк төп игътибарын халыкның рухи хәзинәләренә юнәлткән җитди холыклы акыллы егет 1958 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый. Озын хезмәт юлының 50 елга якыны гел бер урын – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйләнгән. Ул әле университетта укыган елларында ук Институт оештырган фольклор экспедицияләрендә катнаша, абруйлы галимнәр белән берлектә халык җәүһәрләрен җыю, туплау белән шөгыльләнә. Университетны тәмамлаганнан соң, берничә ел үзе белем алган уку йортының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант, соңрак Буа районының «Яңа юл» газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип, бүлек мөдире булып эшләп, иҗат тәҗрибәсе туплагач, әле студент сыйфатында ук юл сапкан Тел, әдәбият һәм тарих институтына 1966 елда Х.Мәхмүтов янә әйләнеп кайта. Халык иҗатына мәхәббәте, хикмәтле фольклор дөньясындагы бетмәс-төкәнмәс рухи байлык белән кызыксынуы аны XX йөзнең алтмышынчы елларыннан Институтның халык иҗаты бүлегенә бәйли. Биредә ул аспиранттан алып баш фәнни хезмәткәргә кадәр үсү юлы үтә, «Татар халык табышмаклары» дигән темага кандидатлык, халкыбызның афористик иҗатына багышланган докторлык диссертациясе яклый. 1970 елдан –Институтның Гыйльми советы, 1981 елдан – диссертацияләр яклау советы әгъзасы. Байтак еллар биредә профсоюз һәм партия оешмаларын җитәкләгән, Мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре профсоюзының VII съездына делегат итеп сайланган. Ярты гасырга якын Институтта эшләве дәверендә галим татарлар яшәгән төрле төбәкләргә оештырылган күпсанлы фольклор экспедицияләрендә катнашкан, үзе яшәгән чор халык авыз иҗатын бөртекләп җыйган, аларны тәртипкә китереп, академик җыентыкларга керткән. Х.Мәхмүтов үз гомерендә өч дистә китап, сигез йөзләп мәкалә язган. 1989 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган 12 томлык «Татар халык иҗаты» җыелмасын әзерләп бастыру эшендә Х.Мәхмүтовның өлеше зур. Бу фундаменталь басманың редколлегия әгъзасы, биш томының фәнни мөхәррире, «Табышмаклар», «Мәзәкләр», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» томнарын төзүче, аларга кереш мәкалә һәм фәнни искәрмәләр язучы да – Х.Мәхмүтов. Хуҗиәхмәт аганың фәнни иҗат юлы киң, якты, дәвамлы. Ул – фәннең халыкка аеруча якын өлкәсе фольклористикада уникаль шәхес, гомере буе фольклорның туган телебез өчен хәзинә тулы тирән кое булуы хакында армый-талмый сөйләгән Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт, Хәмит Ярми, Гомәр Бәшировлар кебек үк, сирәк, олуг зат. Халык иҗат иткән әсәрләрнең үзе кебек гади дә, шул ук вакытта гали дә ул. Хуҗиәхмәт аганың тормыш юлы башка берәүне дә кабатламавы белән матур.
Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 2нче санында (2018) укыгыз.

Фото "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев