Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Шигъри сүзнең сихри көче

Сөләйманова иҗаты – үткән гасырның 60-80нче еллар шигъриятендә иң гүзәл сәхифәләрдән берсе.

Күмелеп калган сүзләрем,

Бер чыгар ташны ярып.

С.Сөләйманова

Сөләйманова иҗаты – үткән гасырның 60-80нче еллар шигъриятендә иң гүзәл сәхифәләрдән берсе. Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова (1926-1980) – әдәбият мәйданына ХХ гасырның 60нчы еллары башында күтәрелеп чыккан шагыйрьләрдән, җитди поэзия мәйданына ул 35 яшьләрендә, җитлегеп, унбиш еллап мәктәптә тарих укытучысы булып эшләү тәҗрибәсе белән килеп керә. Үз вакытында ук күренекле замандашлары – Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арслановлар игътибарын казана, аларның уңай бәясен тою шагыйрәне актив иҗатка канатландыра. Иҗатының беренче адымнарыннан ук аның шигырьләре бер үк вакытта фәлсәфи тирәнлеге, ирләрчә саллы һәм хатын-кызларча нечкә тоемлы, кеше рухиятенең иң нечкә кылларын тибрәтә алуы белән характерлана. Бу җәһәттән караганда, шагыйрә хакында С.Хәким язмалары кызыклы. «Кызыл каурыйлар» (1976) китабына язган кереш сүзендә аксакал шагыйрь Сөләйманова иҗатына бәя бирү барышында бөтен татар поэзиясе үсешен күз алдыннан үткәрә, хатын-кыз шигъриятенә үз мөнәсәбәтен белдерә, бәя бирә. Татар хатын-кыз шигъриятенең Г.Сәмитова, М.Мозаффария, Х.Шаммасова, З.Бурнашевалардан соң көчле бер агым булып китүен С.Хәким С.Сөләймановадан башлый.

Поэзия өлкәсендәге эшчәнлеген уңышлы дәвам иттерү белән бергә, 70нче елларда ул проза әсәрләре яза башлый, һәм поэзиядә, һәм прозада үзенчәлекле, бай мирас калдыра. Аның шигъри әсәрләренә прозадагы киңлек, фикер эзлеклелеге, образ бөтенлеге хас булса, прозасы шигъри нәфислек, музыкаль яңгыраш, нечкә хислелек белән өретелгән.

С.Сөләйманованың «Әс-сәлами, Суфият» (1974) исемле юлъязмасы – Ливанга сәяхәтеннән соң иҗат ителә. Кызыксынучан, күзәтүчән автор каләме астында серле дә, кайсыдыр ягы белән күңелгә якын да булган үзенчәлекле тормыш тергезелә. Шагыйрәнең бер цикл хикәяләре 1971 елда «Казан утлары» битләрендә дөнья күрә. Әлеге кыска күләмле әсәрләр балачак хатирәләре, яшьлек романтикасы белән сугарылган. «Безнең апай королева», «Сагы барның сагы ятыр», «Шаһинә», «Йолдызларга йодрык» кебек хикәяләре тормыштагы кайбер четерекле хәлләргә кагыла, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә очрый торган ясалмалылыкка, гаделсезлеккә, ваемсызлыкка каршы чыга. Күңелен кузгаткан вакыйгаларны ул шигъри әсәрләрендәге кебек үк зур дулкынлану белән тасвирлый.

«Гөлбадран» (1980) повесте – язучының күләмле соңгы проза әсәре. Чагыштырмача зур булмаган әсәрендә С.Сөләйманова истә калырлык, яратырлык образлар тудыра алды. Проза осталарында гына була алырлык аерым детальләр, нечкәлекләр әсәрнең кыйммәтен күтәрә. С.Сөләйманова, вафатына биш еллап вакыт калганда, рәхимсез авыру белән аяусыз көрәшкә алына, соңгы сәгатенә кадәр рухын төшермәслек көч таба, теше-тырнагы белән тормышка, иҗат эшенә ябыша. Шушы соңгы елларда төрле хастаханәләрдә дәвалану барышында шагыйрә унлап китап чыгарырга өлгерде. «Гөлбадран» – шул елларда язылган әсәр, сюжет композициясе, геройларының язмышы чагылышы әсәрнең автобиографик повесть буларак кабул ителүен тәэмин итә. Әсәрнең үзәк герое Бибисаның рухи ныклыгы, киләчәккә өмете дә шагыйрәнең үз күңел халәтен чагылдыра, дисәк, ялгышмабыз. Гыйльфан белән Бибиса мөнәсәбәтләре автор тарафыннан романтик дастаннар, лирик поэмалар рухында сурәтләнгән. Әлеге повестен язып дөньяга чыгаруы ук шагыйрәнең рухи батырлык акты булып саналырга хаклы.

С.Сөләйманова публицистика өлкәсендә дә шактый нәтиҗәле эшли. Язганнары ихласлылык белән аерылып тора. Ул үзе якыннан белгән, хөрмәт иткән шәхесләр, аеруча сәнгать кешеләре хакында актив яза. Әлмәт драма теарты спектакльләренә рецензиябәяләмәләр, театр һәм сәхнә артистлары, каләмдәшләре иҗаты хакында теләп, яратып иҗат итә. Көндәлек вакыйгалар, гади генә кешеләр турында язмалары да шигъри нәфислеге белән үзенә тарта, хикәя һәм очеркларын шигырь юллары бизи. Вакыйгаларны читтән күзәтеп торучы битараф кеше буларак түгел, шул тормыш эчендә кайнап яшәүче, башкаларның язмышын күңел күзе аша кичерүче иҗатчы хатын-кыз буларак сурәтли. Шунысы хак: шагыйрә проза өлкәсендә дә, публицистикада да шагыйрь җанлы булып калды.

Шагыйрә иҗаты буенча фәнни хезмәт язу барышында (1995-1997 еллар) берничә тапкыр Әлмәт шәһәрендә Саҗидә апаның тормыш иптәше Әдип Маликов белән очрашу, аларның гаилә архивында кадерләп саклана торган материаллар белән танышу мөмкинлеге булды. Шагыйрәнең шәхси архивында көндәлекләре, байтак әсәрләренең караламалары саклана. Чит-читләренә Х.Туфанның яшел кара белән «чигеп» язылган, арасында С.Хәким, Ш.Маннур кулъязмалары да бар. Шагыйрәнең иҗат процессын күз алдына китерү, аңлау җәһәтеннән, бу язмаларның никадәр кыйммәтле булуына басым ясыйсы килә. Укучы шагыйрьнең иң соңгы иҗат җимешен генә күрә, әсәрләрнең туу, үсү процессы әнә шул каралама кәгазь битләрендә кала. Әлеге материаллар өстендә чагыштырма эш авторның сүзгә талымлы булуы, һәр сүзенең җегәре, мәгънәви һәм эмоциональ тәэсир көче турында уйланып язуы хакында нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

С.Сөләйманова иҗатка килгән 1960 еллар башы – әдәбиятыбыз тарихында бик үзенчәлекле, нәтиҗәле чор буларак билгеләнә. Бу буын әдипләр поэзиягә яхшы мәгънәсендә шаулап, бәхәс кузгатып, иҗат мәсьәләсендә үз карашларын, концепцияләрен кайнар яклап, әйтергә кирәк, шактый зур дәгъвалар белән килеп керде һәм тиз арада киң танылу алды. С.Сөләйманова исә әдәбият мәйданына бергә аяк баскан замандашлары арасында аерымрак урында тора. Язу манерасы – Тукай, Җәлил, Туфаннардан дәвам итеп килгән традицион стиль: ачык, гади, аңлаешлы. Шулай да шагыйрәнең бер дәгъвасы булды:

Үз энҗемне эзлим һаман,

Көн туса, йөрим йөдәп,

Ач, шигърият, серләреңне,

Тылсымлы сүзләр өйрәт.

(«Ач, шигърият, серләреңне», 1960)

Шагыйрә поэзиягә олы максат белән – үз сүзен әйтергә дип килә. Шагыйрәнең әлеге «Ач, шигърият, серләреңне» дигән шигырь юллары шигъриятнең серле ачкычы рәвешендә бүгенге көндә шигъри тапшырулар, әдәби кичәләр исеме булып, күпсанлы шигырь сөючеләр телендә яши.

Сөләйманованың һәр жанрдагы эшчәнлеген тәфсилләп өйрәнү – шушы хакыйкатьне расларга мөмкинлек бирде: әлбәттә, ул әдәбиятыбызда үз сүзен ишеттерерлек итеп әйтерлек шәхес иде һәм, иң әһәмиятлесе, ул аны үз вакытында әйтеп өлгерә алды.

С.Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл станцасында туа. «Чыгышым – Агыйделдән» дип яза ул бу турыда бер шигырендә. Шагыйрәнең әтисе – Гаделша Сөләйманов шул якларда артельләр оештыруда катнаша, авыл советы рәисе, район җитәкчесе булып эшли. Шул сәбәпле булачак шагыйрәнең балачагы Башкортстанның Урады, Аксәет, Саташлы, Тәтешле авылларында үтә. Әтисенең якты образы шагыйрә күңелендә туры сүзле, һәр эшне күңел биреп, җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак яши. Соңрак, инде шагыйрә булып танылгач та, Саҗидә әтисе истәлегенә еш мөрәҗәгать итә, күп шигырьләрендә аның кадерле образын тудыра. Сугыш елларында Гаделшага фронтны икмәк, кешеләр, техника белән тәэмин итү генә түгел, шәһәр-шәһәр күчеп килгән, йортсыз-киемсез, эвакуацияләнгән халыкны туендыру, киендерү, урнаштыру эше дә йөкләнә. 1943 елда – суд. Өч кешедән торган тикшерүчеләр Гаделшаны «халык дошманы» дип игълан итә: ул штраф батальонында ут эченә барып керә. Бер елдан әтисе аклана, сугыш тәмамлангач, «За отвагу» һәм башка медальләр белән бүләкләнеп, туган якларына кайта. Ләкин батыр йөрәкле, таза бәдәнле Сөләйманов урынына аның күләгәсе генә кайта: ап-ак чәчле, какшаган, бетеренгән. «Иң көчле теләгем – балаларымның киләчәгенә күләгә төшермәү иде», – дигән сүзләре Саҗидәнең күңелендә мәңгегә уелып кала. Әтисе озак авырып, 1958 елда дөнья куя...

С.Сөләйманованың биографиясе – яшьлекләре сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән бик күп хатын-кызларның язмышын чагылдыра, татар авылы җирлегендә туып-тәрбияләнгән гади крестьян кызларының интеллектуаль дөньяны үзләштерүгә юл алып, интеллигентка әверелү процессы кебек гыйбрәтле, олы социаль күренешне ача. 1942 елда – Саҗидә әле 8нче сыйныфны гына тәмамлаган була. Шул җәйдән аның хезмәт биографиясе башлана: ир-атларсыз калган авылдагы барлык авыр хезмәт, әниләре белән беррәттән, алар җилкәсенә дә төшә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, ике ел укытучы булып эшли һәм 1946 елда Уфа пединститутының тарих-филология факультетына укырга керә, 1950 елда аны уңышлы тәмамлый. Монда ул тарих-фәлсәфә фәннәрен кызыксынып өйрәнә. Институтны тәмамлагач, бер ел Башкортстанның Әбҗәлил районында балалар укыта. 1952 елда тормышын булачак язучы Әдип Маликов белән бәйләп, Татарстанга күчеп килә, Минзәләнең Вахитов исемендәге татар мәктәбендә дүрт ел тарих укыта, 1955 елдан яшь гаилә Әлмәткә күчеп килә. Шагыйрәнең алдагы тормышы нефть башкаласы белән бәйле: кичке нефть техникумында тарих укытучысы, Әлмәт шәһәр комитетында лектор, шәһәр радиосында редактор булып эшли. 1960 елларда иҗат эшен башлап, 1973 еллардан профессиональ шагыйрә булып җитлеккәнче, олылар өчен дә, балалар өчен дә дүртәр шигырь китабы басылып чыга. Башка бөтен эшләрен читкә куеп, язганнарын барлап чыгуы нәтиҗәсендә шагыйрәнең тагын ике яңа һәм бер сайланма әсәрләр җыентыгы дөнья күрә.

Гәрчә әдәбиятның төрле өлкәләрендә эш итсә дә, С.Сөләйманова үзенә төп жанр итеп поэзияне сайлады һәм шунда үз сүзен әйтте, аның иҗади шәхесе дә нәкъ шунда ныграк ачылды. Үз вакытында Сөләйманованы Анна Ахматова, Марина Цветаева, Зөлфия кебек мәшһүр шагыйрәләргә тиңләү очраклары булды. Бу чагыштырулар аның татар поэзиясендә абруйлы урын тотуын, зур фигура булуын, иҗатының югарылыгын тануны күрсәтә. Ләкин татар шагыйрәсе үзе әлеге фикерләргә төгәл җавабын бирде, әдәбиятта фәкать үзе булып калуын раслады:

Шул йөрәктә тагын ничә үкчә!

Үксеп чыга аннан җыр, ютәл...

Йөрәгемнән сикреп, җиргә чумдым,

Ахматова түгел мин – бүтән.

(«Шагыйрә», 1973)

Үзбәкстанның халык шагыйрәсе Зөлфия дә аңа язган хатында шул фикерне раслый: «...Сезнең шигырьләрегез оригиналь, һич беркем шигырьләренә охшамый. Аларда зур дөнья авазы. Табигать һәм җәмгыятьтәге һәммә вакыйгаларга, күренешләргә сизгер, үз күзе белән карап, үз йөрәге белән тойган нәфис, гаять тирән чынбарлык бар аларда...»

Шагыйрәнең әсәрләрен хронологик тәртиптә өйрәнгәндә, аның поэтик үсешендә берничә этапны билгеләргә мөмкин. Әлбәттә, башлангыч чор иҗатында 60нчы елларның катлаулы иҗтимагый-сәяси атмосферасы тирән эз калдырган, шуның белән бергә бу елларда поэзиягә моң, сызлану, шәрык әдәбиятының төп үзенчәлеге булган үзеңә, мәңгелеккә сорау бирү, уйлану кайта. Шагыйрәнең әлеге елларда иҗат ителгән әсәрләрендәге лирик герое, беренче чиратта, гомумиләштерелгән, милли, гомумкешелек, бер бөтен буын кешеләренә хас сыйфатлар белән билгеләнә. Шуның белән бергә Сөләйманова иҗатында темаларның күптөрлелеге, замананың актуаль мәсьәләләрен яктыртырга омтылу, эзләнүләр сизелеп тора. Яшәү мәгънәсенә төшенергә тырышу («Дөньяга килде бер кеше», 1957), кеше хис-кичерешләрен аңларга теләү («Сөюмени», 1958), гомумән, шигърият серләрен ачарга омтылу («Ач, шигърият, серләреңне», 1960) иҗатының тәүге адымнарыннан ук килә һәм төрле нюанслары белән алга таба да үстерелә. Замандашларының авыр яшьлеген сурәтләү («Дус кызларым ефәк җепләр белән / каемады кара бәрхетне. / Сабан тотып, кара җир өстеннән эзләп киттек авыр бәхетне» («Шуңа сөенәм», 1959)) янәшәсендә чит ил, чит халыклар язмышы белән кызыксыну да чагылыш таба аның иҗатында. «Бүгенгедә күрәм иртәгесен» (1961), «Куба, язмыш уртак» (1961) әсәрләре шагыйрәнең тарих укытучысы булуы белән дә, шул вакыттагы сәяси хәлләр белән дә аңлатыла.

Кешенең күңел халәте шагыйрәнең күп шигырьләрендә чагылыш таба. Аеруча әйләнә-тирә тере табигать күренешләре аша кеше психологиясен, катлаулы эчке кичерешләрен, яшәү мизгелләрен ачу хас. Кешелеклелек сыйфатлары, мәрхәмәтлелек тамырлары да шагыйрә өчен тере табигатькә мөнәсәбәттән, туган җир, туган туфрак төшенчәләреннән башлана. «Киек казлар китә» (1963), «Туган җирем, эчкән суым» (1967), «Көзләр якты быел» (1968), «Авыл урамы» (1968), «Сулар ага, күлләр күккә бага» (1973), «И туган авылым яңгыры» (1973) әсәрләре шундый...

Шагыйрәнең балачагы, яшьлек еллары хатирәсе дә туган якларына бәйле. Әлбәттә, сагынуларының да иң көчлесе туган туфракка кайтып тоташа:

Сабый чакның сукмаклары сыман

Тальян моңы Әрәмәгә кереп югала.

Уйларымның очы авылымның

Талларына кайтып урала.

Саумы, авыл! Исәнмесез, кырлар.

Урак урып йөргән җирләрем!

Ераклардан сагынып кайтыр өчен

Ташлап китәбезме илләрне?

(«Юллар, уйлар», 1966)

Соңрак язылган шигырендә бу сорауга җавап та таба шикелле автор. Һәрхәлдә, шулай уйларга урын бар. Күрәсең, иҗат эшендә тормыш тәҗрибәсе дә турыдан-туры йогынты ясый:

– Сау булыгыз! – диләр киткән чакта,

борынгылар сүзе – әманәт,

белгән алар, киткән чакта гына

нужа куып йөргән җир җәннәт.

(«Җиргә күчә», 1977)

С.Сөләйманованың «Без яшьлеккә кайттык» хатирә-мәкаләсендә шундый юллар бар: «Кеше мәхәббәте җиргә кояш кебек кирәк... Җир кояштан нур ала да күккә дым бирә. Дым шифалы яңгыр булып җиргә ява. Җирдә башаклар җитә, чәчәкләр ата. Җир күккә үзенең илчеләрен җибәрә, алар, дөньяның чиксезлеген раслап, хыялга баеп, җиргә кайталар. Игенче белән сәнгать кешесе дә берсен-берсе баетып яшиләр».

Шагыйрәнең туган ягы белән бәйләнеше иҗатының һәр чорында ачык чагылып тора. Җырларын туган халкы, газиз туган җиренең ишетүе дә бик мөһим аның өчен. Шагыйрәнең туган ягына мөнәсәбәтен чагылдыру ягыннан «Җир-су» поэмасы әһәмиятле. Әлеге поэманы Г.Афзал үз вакытында «...аның иҗатының таҗы булды», дип бәяләде:

Бик җирсегән чакта, җир-суларны

Бер күрмичә күңел түзәме?

Кендегеңнән анаң кая киссә,

Шунда була җирнең үзәге.

Гомумән, лирика белән беррәттән, С.Сөләйманова поэзиянең күләмле формаларына да мөрәҗәгать итте. «Фал китабы», «Җир-су», «Ак чәчәкле болын», «Сузган ике кулым», «Мәңгелек ут» әсәрләрендә лирика, эпик һәм драматик башлангыч еш кына бергә кушыла, синтезлаша. Кайбер очракта бу әсәрләрне «поэма» дип атау жанрының асылына туры да килми кебек. Мисал өчен, «Язылмаган җырлар» әсәренә карата – «лирик соната» яки «шигъри симфония» атамасын, «Мәңгелек ут» әсәренең асылын ачу өчен «реквием» төшенчәсен куллану дөресрәк булыр кебек.

Шагыйрәнең 1970 еллар иҗаты кеше шәхесенә игътибар белән аерыла. Лирик «мин»е индивидуаль сыйфатлары, кабатланмас биографиясе белән сурәтләнә. Шагыйрә бу теманың чиксез мөмкинлекләрен тоеп, аны чагылдыруда үзенә генә хас формаларны эзли. Шигырьләре күп очракта үзәгендә мәхәббәт тарихы торган лирик көндәлек формасын ала. Олы хисләр – күңел түрләрендә, Тел очында йөрсә, җил алыр. Яратуың артык тирән булса, «Яратам», дип әйтү бик авыр. («Туган җирем, эчкән суым», 1967) Шагыйрәнең мәхәббәт лирикасында кеше кичерешләренең чиксез байлыгы, кабатланмас төрлелеге чагылыш таба. «Ах, ник түгел җилдәй җиңел чагым?», (1965), «Йөрәк җыры» (1965), «Ел әйләнә» (1965), «Мәхәббәт фортаны» (1967), «Сине сагынып, төн узганын көтәм...» (1967), «Этюд», (1970), «Сөйләп сүзләр бетмәс кебек иде» (1973) шигырьләрендә автор лирик героеның күңел серләрен ача.

Мәхәббәт шигырьләре – шагыйрәнең укучысы белән ачыктан-ачык сөйләшүе кебек. Монда лирик шигырь психологик новеллага әверелә. Төгәл бирелгән бер деталь, бер штрих кайчакта бөтен шигырьнең рухын ача:

Бергә чакта каен утын яктык.

Син китәсең – калдым усакка.

Эх, бер балкып калсын әле яктым!

Балта сабын салдым учакка.

(*** 1969)

Эчке күңел тибрәнүләрен җырлаганда, С.Сөләйманованың бөтенләй үз стихиясендә булуын тоясың. Монда мәхәббәт кебек олы хис кешене яшәртә, тормыш ваклыкларыннан арындыра торган хис итеп сурәтләнә. Еллар үткән саен, шагыйрәнең мәхәббәт шигырьләрендәге үзгәрешне күз алдыннан кичерү лирик геройның рухи үсешен күзәтергә ярдәм итә:

Мәхәббәтне тирән яшерәләр,

сиздермәслек итеп беркемгә.

Тирәнәйгән саен аның нуры

керфек очларыннан сирпелә.

(*** 1968)

Сагыш коесыннан су эчим,

сөйгәнемнең юлларын үлчим.

Янадыр ул. Бәлки, туңадыр,

эчеп бетералмыйм шуңадыр.

(*** 1970)

Мин Зөһрәсе җырның, ә син – Таһир.

Бәет кайда өзелсә дә бәхил.

Сихерләндем күзләреңә багып,

Юк та инде шуннан олы бәхет.

(*** 1977)

Шигырьләрендә лирик геройның рухи халәте, тирән уйланулары чагылыш таба. Гүзәллек, гармония, гуманлылык тудырырга хыялланган шагыйрә тормышта бу гармонияне, җан тынычлыгын таба алмыйча изалана. Шулай да өметен югалтмый.

Ничә тапкыр күңел тәрәзәсен

танымыйча ачтым мәкергә.

– Ышанмагыз моңлы-зарлыга, – дип

телем бармый ләкин әйтергә.

Гөнаһсыз җан, бәлки, чын булыр да,

кабатланмас моңлы җыр булыр?

Инде чагылып беткән йөрәгемнең

югалтуы тагы да зур булыр.

(«Мәкер», 1968)

Шигырьләрендә вакыт-вакыт шәхси тормыш нәтиҗәсе өстенлек итсә дә, алар гыйбрәтле, чөнки бу нәтиҗә зур гомумиләштерү көченә дә ия.

Икенче кат килдем бу дөньяга...

көн утырды, буран басылды.

Дусның кадере артты. Дошманның да

асыл йөзе, шөкер, ачылды.

Ачыкланды төсләр! Хисләр кискен.

Әмма акыл инде өстенрәк.

Җиргә мәңгелеккә килгән кебек

яшәп калсын көнчел мескеннәр.

(«Сер алдым», 1976)

Шагыйрә иҗатының көчле ягы – фәлсәфи лирика. Кеше һәм җәмгыять, мизгел һәм мәңгелек, шагыйрь һәм шигърият мөнәсәбәтләре – шагыйрә иҗаты иңләгән темалар шулардан гыйбарәт. Үз вакытында ук әдәби тәнкыйть шагыйрә иҗатының нәкъ шул ягына игътибар итә: «Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул – ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә. Җиде-сигез ел эчендә шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште», – дип язды әдәбиятка соңрак килгән көчле шагыйрьләрнең берсе Мөдәррис Әгъләм.

Шагыйрәнең «Дан турында баллада» (1963), «Кеше» (1969), «Ирек» (1972) шигырьләре авторның дөнья турында саллы фикер йөртүен күрсәтә. Аның «Кызыл каурыйлар» шигыренә эпиграф итеп ХIХ гасыр рус шагыйре В.Кюхельбекер сүзләре алынган: «Я из той орлиной стаи...» Шагыйрә бу әсәрендә милли горурлык, идеалларга тугрылык, күңел азатлыгы, ышаныч турында уйлана. Хөррият – хис, фикер азатлыгы – шагыйрә өчен нәкъ менә поэзиядә мөмкин булган кыйммәтләр: «Әсир итте сихри ул хөррият – / Исеме аның – / Иҗат, Шигърият», – дип яза шагыйрә «Бүтән мәхәббәт» (1973) шигырендә.

Шагыйрьнең төп коралы – сүз, әлбәттә. Шигъри логикага нигезләнгән, эстетик ләззәт бирерлек сүз турында бу фикер. С.Сөләйманова да, күп шагыйрьләр кебек, поэзия, шигъри сүз көче, шагыйрь һәм аның җәмгыятьтәге урыны хакында фикер йөртә. «Дан турында баллада» (1963) поэмасы шундый характерда:

Данга төбәп чыккан юлда

азмы батыр кабер тапты.

Үз-үзенә һәйкәл куйса,

тарих аны бәреп ватты.

Халык өчен яуда янса,

Шагыйрь кайта җырларында... 

Бу җәһәттән караганда, шагыйрәнең «Сүз» (1976) дип аталган шигыре игътибарга лаек. «Сүз икмәк, Шагыйрь икмәге. Тәмледер – үреләләр», – дип яза ул әлеге шигырендә. Бу юллар укучыны борынгыдан килгән шигъри сүзнең кыйммәте, әһәмияте турында фикер йөртергә, шагыйрьләр иҗатында теркәлеп калган халык тарихы турында уйланырга этәреш ясый. Шагыйрә хаклы: татар әдәбиятының меңьеллык үсеш тарихы да әнә шул сакланып калган шигъри юллар белән дәлилләнә.

Сөләйманованың үз иманы, кыйбласы бар. Аның өчен тормышның мәгънәсе ачык һәм төгәл билгеләнгән: «сатылмаска һәм сатмаска!» Шагыйрә тарафыннан ачылган бөек фәлсәфә шуннан гыйбарәт. Әлеге исемдәге әсәр Тукай шигърияте аша, гомумән, әдәби мираска карашын, бөек талантны тудыра алган халкына мөнәсәбәтен чагылдыра, дисәк тә ялгышмабыз. Бу әсәрендә сабый Габдулланың үксез язмышы милләт фаҗигасе югарылыгына күтәрелә. Соңгысы турында уйлаганда, шагыйрә халыкның үткәне белән бергә бүгенгесе һәм киләчәгенә дә игътибар итә, милләткә мөнәсәбәтле ачы хакыйкатьне ачып сала:

...Яшь кызларны, намусларны...

Кайда да бер аңа ватан,

Иле ни дә, теле ни соң, –

Шул ук базар сүзе:

Сатам...

Сатылмаска һәм сатмаска –

Тукай анты, шагыйрь анты.

Ана каберендәге ташка

Тамган яше ачы, татлы.

Бөек поэзиягә, Тукайга мөнәсәбәт «Ә без» (1978) шигырендә дә бик үзенчәлекле чагылыш таба. Әлеге әсәр дә фәлсәфи лириканың көчле үрнәге буларак бәяләнә ала.

Безнең җанны кайгырткансың, Тукай,

атлы бүләк калдыргансың, юкка –

без, ахрысы, куркак.

Ә бүләгең, бәлки, түгел юкка –

сикереп менеп атланырга атка,

атылырга чорның күкрәгенә,

синең кебек, Тукай.

Ә без туклар.

«Киләчәгең килә үткәннәрдән», «Ирек», «Бозлар аккан, атлар чапкан чакта», «Казан, күңелем һәйкәлләре иле», «Сабыр канатларым», «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», «Ике улым, сузган ике кулым» әсәрләрендә дә җан иреге, мөстәкыйльлек, намуслы яшәү, өметле киләчәк кебек төшенчәләр хакында фикер йөртә. Бу очракта ул кискен, нык сүзле шәхес буларак күзаллана. Бер шигырендә «Мәхәббәттә йә нәфрәттә яныйк! / Кирәк түгел гади уртаклык», – дип язса, икенче әсәрендә исә: «Дүрт ягым кыйбла, димәгез, / Бер генә була кыйбла...» – дип алдагы фикеренә төгәллек кертә. Шагыйрә образы заманга яраклашмаучы, үз сүзен әйтерлек көчле шәхес буларак күзаллана. Шигырьләрендә авторның яшәү рәвеше, дөньяга карашы, кыйммәтләре системасы чагылыш тапкан:

Иркен суламагач газиз ватан,

иркенлекне ничек тойсын җан?

Җан –

кешедә бәһаләнмәс байлык.

Мал –

азмыдыр анда кан да кайгы...

 Дан –

янәшә күпме ялагайлык –

барысын кире какты горур вөҗдан.

(«Кызыл каурыйлар», 1972)

Ләкин шул ук вакытта шагыйрә нәзакәтле, хатын-кызларча романтик рухлы да булып кала алды. Мәсәлән, «Кар ява» (1975) шигырендәге:

Берәүләргә – салкын кар бөртеге,

Берәүләргә – йолдыз, энҗеләр!

Карны кар дип белгән син акыллы,

Ак чәчәкләр күрәм мин җүләр,

дигән юллар да нәкъ шул елларда язылган.

С.Сөләйманованың күп әсәрләрендә алгы планда сабырлык тоемланса, аның артында ниндидер бер динамизм, уй хәрәкәте, күңелгә тынычлык бирмәгән драматизм, ярсу уй барлыгы сиземләнә. Тормыш иптәше, язучы Әдип Маликов бер әңгәмә вакытында: «Язып калырга ашыкты ул, сан ягыннан куып түгел, ләкин. Шигырьләрен сызланып, газапланып язды Саҗидә», – дип искә алды.

Шулай да, Сөләйманованың «Язмышларын күңел күзе аша үткәрергә / Шигърияткә килә хатыннар», дигән юллары кергән әсәре «Ирек» дип аталуда тирән бер мәгънә бар дип уйлыйм.

 

"КУ" 10, 2016

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев