Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

ШИГЪРИ ДОГА ОСТАСЫ ИДЕ УЛ...

Харрас Әюпның тууына 70 ел

Ул коеп куйган шагыйрь иде.

Роберт Миңнуллин

Харрас Әюп (1946-2008) татар шигъриятенә романтик һәм үтә милли шагыйрь булып кереп калыр. Аның «Ничә гасыр елый Йагъкуб халыкның йөрәгендә» исемле шигырь юлы үзе бер милли тарих. Шигырь китапларының исеменә күз салсаң да, аларның йә моңлы, йә җырлы, йә сабыр, йә якты, йә кояшлы булуын күрәсең. Символик мәгънә салынган калган китапларының да исемнәре хикмәтле: берсе «Җәяүле буран» булса, икенчесе – «Каен балкышы», аннан – «Таң суы». Ә менә күләмле лирик шигырьләрен ул «Ут аркылы сикерү» исеменә туплаган. Инде беренче китабының «Ышаныч» булуын да искәртик. Х.Әюпның рус телендә чыккан китаплары да бар. Чирек гасырдан бераз гына узып киткән иҗат гомере өчен күләм артык зур түгел. Шагыйрь өчен сан түгел, ә сыйфатның беренче урында торганлыгы бәхәссез. Бу иҗатка бәя бирүчеләр арасында М.Бакиров, Ф.Галимуллин, Р.Миңнуллин, Р.Гаташ, Зөлфәт, Р.Сибат, Р.Вәли, М.Әхмәтҗанов, Р.Кутуйлар күренә. Шулай да фәнни бәяләмәләрнең азрак булуы сизелә.

Һәр шагыйрьнең башкалардан аерылып торган бер сыйфаты була. Х.Әюпта ул дини тематикага барып тоташа. 90нчы еллар әдәбиятында ул «иманлы шигырьләр»не иң күп язучы булгандыр. «Биш вакыт намаз» исемле китап та чыгарды ул.

Шагыйрьнең намазлыгы – язылмаган кәгазь. Иртәнге намаз вакытында шул кәгазьдә ул чын ихластан шигырь яза. Өйлә намазында ул адәм баласының Җирдә яшәвен акларлык гамәл турында уйлана. Икенде намазында лирик герой, дөнья карасына мана-мана җанын агартса, ахшамда төрле сәяси чорларда югалган мәңгелек рухи кыйммәтләрне исенә төшерә, ястүдә исә табына торган кыйбланың бер генә булуына инана. Әлеге шигырьдә дини эчтәлек бик тирәнгә яшеренгән, төп фикер тормыш фәлсәфәсендә чагыла. Күренекле галим М.Бакиров Х.Әюпның бу шигырен «дога-монолог» дип карый һәм, әсәрне атаклы грузин кинорежиссёры Тенгиз Абуладзеның «Покаяние» («Тәүбә итү») исемле фильмы белән чагыштырып, күп кенә уртак яклар таба. Алар совет тәрбиясе алган кешенең дин храмына килү юлын тасвирлауда күренә.

Шагыйрь иҗатының бер тармагы иман булса, икенчесе – тарихи хәтер. «Капка баганасы турында баллада» – Х.Әюпның иң уңышлы әсәрләренең берсе. Дин әһеле нәселенең унбер мизгелен тасвирлауга юнәлтелә бу баллада. Капка баганасының куышына язын сыерчыклар оя кора. Кешеләр күпне күргән имән баганалардан серләр сөйләтмәкче була. ...Хәзрәтнең хуҗалыгы яна. Янгыннан бары тик ике багана гына исән кала. Тырыш мулла яңа йорт җиткезә. Күмерләнгән ике багана да эшкә ярап куя. Төзелеп беткәч, бу нигезгә дә хуҗа табыла. Хәзрәт «кулак» дип куыла, өйгә бер ялкау күчә. Мулла балалары күптөрле кимсетелү күреп үсә. Яклаучы юк, сөйләшергә ярамый, капка баганалары гына күз яшенә чылана. Сугыш вакытында баганага атлар бәйлиләр. Алар чайкала, әмма аумый. Биш балалы мулла кызы үзе ахирәткә күчкәч, балалары шәһәргә китеп беткәч, йорт бушагач та баганалар басып тора әле. Ә сыерчыклар һаман кайта, оя кора. Менә берзаман баганалар ава. Кешеләр моңа ияләшә, ә кошлар юк. 30нчы еллар фаҗигасен менә шулай сурәтли шагыйрь. Билгеле, 1990 елда язылган бу әсәрдә Гариф Ахуновның «Идел кызы»ндагы Габбас мулла белән параллельләр сизелә, Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган»ы белән кисешкән урыннар да бар. Әмма бу баллада – камил тезмә формада, кызыксынып укырлык, бик тәэсирле мөстәкыйль әсәр.

«Базарлар» публицистик поэмасы да – Х.Әюп иҗатының бер уңышы. 1989 елда язылган поэма үз вакытында бик актуаль иде, хәзер дә кыйммәтен югалтмаган.

Әсәрдә лирик персонаж базарга болай гына, бабайлардан калган бер гадәт буенча, бер йомышсыз, ил хәлен белер өчен генә чыга. Күренеп тора, шагыйрь биредә традицион башлам куллана:

Базар карап йөрү – борынгыдан,

Бабайлардан калган бер гадәт.

Илнең хәлен базарлардан белеш –

Йомышсыз да йөрим кергәләп.

Белешкәлим әйбер бәяләрен,

Булмасам да болай сәүдәгәр...

Сөйли базар, бөтенесен сөйли,

Колак салсаң бераз син әгәр.

Базар турында татар шагыйрьләре аз язмады. Ренат Харисның «Чехов базары» поэмасын искә алу да җитә. Разил Вәлиевнең «Чират» шигыре дә укучыны татар тарихына, әдәбиятына алып керде, Газинур Морат «Талчук» шигырендә Дөнья базарына ук барып чыкты. Әмма Х.Әюп «базары» – бөтенләй башка базар. Аның үзгәлеге – поэманың композициясендә. Ул, дөрестән дә, базарны хәтерләтә. Аның беренче һәм соңгы бүлекләре бару-кайту булса, төп өлеш, төрле базар исемнәре белән аталып, сату урыннарын хәтерләтә. Мәсәлән, «Колхоз базары», «Печән базары», «Әмәкәй базары», «Болгар базары», «Сорочи базары», «Дөнья базары».

Поэмада күп кенә проблемалар күтәрелә. Биредә әхлак та, сәясәт тә, икътисад та, фәлсәфә дә җитәрлек. Лирик персонаж тормышта таяныр кыйбла эзли.

Кая таба карап табыныйм соң,

Дүрт ягым да минем кыйбла, – ди ул.

Поэмада сорауга җавап бар. Кыйбланың да кыйбласы булырлык як – ул кеше, шәхес булырдай кеше, беренче чиратта шагыйрь үзе. Ә «Өч кенә сүз» дип исемләнгән шигырендә заман китереп чыгарган проблемаларны чишә ала торган шәхес үзе үк күрсәтелә.

Бер ишеләр яратылган базар өчен,

Икенчеләр яратылган азар өчен,

Өченчеләр яратылган илдәгенең

Бөтенесен бәйнә-бәйнә язар өчен.

Харрас Әюпның бик матур пейзаж лирикасы турында әйтми үтеп булмый. Аның «Әбиләр чуагы» шигыреннән бер мисал:

Табигатьнең Вакыт каршысында,

Тып-тын калып, башын игән мәле.

Тезелешеп, җәйне озатырга

Чыгып баскан печән кибәннәре.

Шагыйрьнең бу шигыре әдәбият теориясенең бар таләпләренә җавап бирә. Моннан тыш Х.Әюпта шигъри гармония тулысынча саклана. Сурәтләү чаралары артык кычкырып, күзгә бәрелеп тормый, әмма һәр лирик шигыре үзе бер җанлы картина булып чыга. Анда табигатьне җанландыру бик көчле бирелә. Шагыйрь кешедә булмаган өр-яңа троплар эзләү белән дә мавыкмый. Шул ук вакытта беркемне кабатламый да. Ә менә «Су буенда казлар төзәтенә...» дип башланып киткән шигыре тагын да тәэсирлерәк килеп чыккан.

Су буенда казлар төзәтенә,

Уйнап туйганнар да инештә.

Ап-ак булып әзерләнә алар,

Әзерләнә туйлар килешкә.

 

Агымсуда таллар чәч юалар...

Усакларда – алсу намазлык:

Гамәл-гыйбадәткә талганнардыр,

Илгә-көнгә теләп тазалык.

Тагын бер тармакны халык педагогикасы, йолалар, татар халкының матур гадәтләре турында язылган шигырьләр тәшкил итә. Менә «Татар җыры» исемле шигырьдән бер өзек:

Шушындадыр бу дөньяның

Бәрәкәтләр ятар җире:

Уятадыр, уйлатадыр,

Юатадыр татар җыры...

Ә «Өй салу» шигыре үзе бер педагогика.

Васыять итеп калдыргандыр безгә,

Юкка әйтмәгәндер бу халык:

Үз гомереңдә бары бер булса да

Син керергә тиеш өй салып.

«Бусага» шигыренә дә битараф калып булмый. Х.Әюпның һәр шигыренә якташлары, авылдашлары, нигезе, табигате килеп керә. Ул аларга үзенчә дәшә белә. «Урамдашлар, чирәмдәшләр, шатлыкташлар, кайгыдашлар, җырдашлар» үзләрен «Чакыру» шигыреннән таба алгандыр. Шагыйрь, гәрчә исемнәрен әйтмәсә дә, Мөхәммәт Мәһдиев кебек, авылдашларын әдәбиятка кертеп калдырган. «Авылымда шундый шагыйрьләр бар» шигырендә аның авылдашлары тапкыр, җор сүзле булып күз алдына килеп баса.

Беркайчан да алар тапкыр сүзгә

Кермәгәннәр кеше кесәсенә,

Онытылмаслык итеп әйтә белгән,

Исәп тотмый телгә күчәсенә.

Х.Әюпның «Шигырьнең өч халәте» триптихы форма һәм интонациясе белән Һади Такташны да хәтерләтеп куя. Биредә шагыйрь сыйфатлы шигырь өчен көрәшә. Ул рифма-ритм тезмәләренең генә шигырь булмавын күрсәтә. «Буш шигырь»дән сакланырга чакыра.

Язылмый кал лутчы, Ил телендә

Яманат алганчы: «Буш шигырь...»

Яхшы чакта аерыла белик

Бер-беребездән – ярый, хуш, шигырь!

Х.Әюпның һәр шигыреннән моң сизелеп тора. Бу моңның сәбәбе сагыну сагышы, юксыну, әрнү, үпкәләүдәдер дип фаразлап була. «Йөрәк атым» поэмасының үзәгенә татар халкы тарихы салынган. Атларның хуҗалыктагы вазифасыннан башлап, «ирләр йөрәгендә иярләнгән ат ятар» мәкале аша сугыш чорларында үзләре җигү атына әйләнгән хатын-кыз, бала-чаганы кертеп:

Илдән язуың да ерак йөрмәс,

Башың иеп һаман тик торсаң –

Ат күрмәгән адәм актыгының

Кулларына тезген тоттырсаң...

– кебек сәяси хатага ук барып чыга. Поэмада татар халык мәкальләре белән сүз уйнату еш кабатлана. Шуларның берсе болай яңгырый:

Ир-ат исмен йөртеп,

Йөрәгенә

Атлар сыйдыралыр ир сирәк...

«Дүрт аяклы ат та абына» дисә дә, шагыйрь илдәге эчүчелек проблемасын да читләтеп үтми. Ат тарталмас кайгы килгәндә, халыкны җыр-атлар юатуын да күрсәтә. «Карурман» җыры аша исереклектән адашкан кешеләргә чыгу юлын табып бирә. Иярләнгән атның кайвакыт хатын-кыз йөрәгендә дә ятуын тасвирлый. Социаль юнәлешкә дә игътибар итә шагыйрь. Поэмада мәхәббәт тә бар. «Йөрәк атым» чакыру белән тәмамлана.

Ирләр арасында йөрим бүген,

Ирләр табалмыйча аптырап,

Яман икән атсыз яшәүләре –

Ирләр йөрәгенә ат кирәк!

Мәктәп программаларында да урын алырга хаклы әсәр бу. Тәэсир итү көче бик зур. Димәк, безнең арадан бик вакытсыз киткән үзенчәлекле, моңлы шагыйрь Харрас Әюп иҗатына кабат-кабат әйләнеп кайтасылар бар әле...

Фәридә ХӘСӘНОВА,

филология фәннәре кандидаты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев