Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Сөенче

Җиткерсәң гел сөенче, Булыр күпләр илдә сине Сагыныплар сөйләүче.

Котла кояшлы көн белән,

Булса да күршең көнче;

Ат бирмәсә дә шат калыр,

Алсаң иртүк сөенче.

Кайгы кичкәннәрдән мин дә,

Син дә түгел беренче;

Ташса йөрәк, ак каенны

Коч та, көйлә сөенче!

Парлы гомер – җырлы гомер,

Гөрлик гүргә кергәнче.

«Сүнсен шәмнәр бер көндә», – дип,

Әйтсен тиңең сөенче!

Якты күздә кешеләргә

Җиткерсәң гел сөенче,

Булыр күпләр илдә сине

Сагыныплар сөйләүче.

 

"КУ" 02, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев