Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Саумысыз, арышларым!

Саумысыз, арышларым; Бөтенләйгә булсын иде Бу кайтып барышларым!

Исәнме, иркен кырларым,

Саумысыз, арышларым;

Сез минем сабый чагымнан

Иң якын танышларым.

Еракларда, чит җирләрдә

Нихәтле торып та мин,

Исләремнән чыгармадым,

Сагындым, онытмадым.

Агайлар килсә авылдан,

Сүзне гел сезгә бордым,

– «Игеннәр ничек быел?» дип,

Хәлегезне белеп тордым.

Сезнең өчен сусадым мин,

Яңгырлар яумаса да,

Сызландым, өзелгән башак

Тузанда аунаса да.

Сөенәм мин, бүген сезнең

Шаулап үскәнне күреп.

Башыгыздан сыйпыймчы бер,

Юлымнан читкә кереп.

Ятсынмагансыз лабаса,

Куенга үреләсез;

Сез миңа, ничә кайтсам да,

Яшәреп күренәсез.

Исәнме, иркен кырларым,

Саумысыз, арышларым;

Бөтенләйгә булсын иде

Бу кайтып барышларым!

1 Мәсгудә Шәмсетдинова көе.

 

"КУ" 11,2018

Фото: unsplash

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев