Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Рифә Рахман прозасының иҗади үзенчәлекләре

Р.Рахман – бүгенге көндә әдәбиятның төрле жанрларында иркен эшләүче, бер үк дәрәҗәдә камил әсәрләр иҗат итүче, иҗади таланты ташып торган әдибә.

Талант – кешегә Ходай тарафыннан иңдерелгән бөек бүләк ул. Кемдер – оста аш пешерүче, пешергән ризыкларыннан телеңне йотардай буласың, кемгәдер техникага сәләтне кызганмаган, берәүләр – бер дигән ташчы, мичче... Җәмгыятьтә бөтенләй үк талантсыз кеше, мөгаен, юктыр да. Шул ук вакытта бигрәк тә иҗатта – гуманитар яисә төгәл фәннәрдә, сәнгатьтә – талант һәркемдә бер үк дәрәҗәдә түгел. Ходай Рифә Рахманга талантны кызганмаган, әмма Аллаһыдан бирелгән бүләк өчен маңгай тирен түгеп хезмәт итәргә дә кирәктер. Тырыш, эрудицияле Рифә ханым – әдәбиятта үзенең урынын, үз сүзен әйтә алган, шәхси стилен барлыкка китергән әдәбиятчы галимә, әдибә, журналист һәм педагогның берничә еллык иҗаты хакында нинди дә булса фикер белдерергә вакыт җиткәндер, мөгаен.

Рифә ханымның университет тәмамлаганнан соңгы гомеренең күп өлеше иҗат һәм гыйльми эшчәнлектән тора дип әйтерлек. Үзгәртеп кору җилләре, кемнең кем булуына карамастан, башыннан сыйпамаган туксанынчы елларда Рифә дә, Казан дәүләт университетында педагогик-гыйльми эшчәнлек янәшәсендә, журналистикага да хезмәт итәргә мәҗбүр иде. Ул яңа гына оешкан «Мәгърифәт» газетасында көн кадагына суккан кискен һәм актуаль темаларга мәкаләләр язды. Газетада эшләү дәверендә фәнни эшчәнлеккә вакыты азрак калса да, бу елларда иҗади потенциалы тагын да ныграк үсте, киңәйде – публицистик мәкаләләр белән беррәттән, әдәби иҗаты да югары дәрәҗәгә күтәрелде. Шигърият аша әдәбиятка килгән Рифә нәкъ менә шушы чордан чәчмә төрдә активлашты, бигрәк тә хикәя жанрын үз итте. Әдибәнең бу елларда иҗат ителгән прозасы тематик актуальлек, заман проблемаларын чагылдыру, юмористик һәм сатирик формаларга да урын бирү белән истә кала. Рифә Рахманның үзәк матбугатта дөнья күргән тәүге әсәрләре дә каләм сынавының уңышлы икәнлеген раслады. «Судан тапкан йөземнәр», «Сары шарф», «Бер микъдар былбыл» әсәрләре, әдәби конкурсларда җиңеп, авторга Ф.Хөсни, Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләргә юл ярды. Әлеге әсәрләр Рифә Рахманның тәүге проза китабы – «Айлы күлдәвекләр»гә (2006) дә кертелгән. Әлеге җыентык бик бәрәкәтле туфрактан булып чыкты, соңрак аның янәшәсенә «Онытырмын, димә» (Казан, 2010), «Йолдызлар төстән язганда» (Казан, 2013) һәм «Таулар һаман ерак» (Казан, 2016) җыентыклары да өстәлде. Аларында да ярышларда җиңгән әсәрләр юк түгел. Араларында иң уңышлысы – берничә йөз хикәя эчендә лаеклы рәвештә беренче урынны яулаган «Сөннәтче әби»дер, мөгаен.

Рифә ханымның беренче проза җыентыгы – «Айлы күлдәвекләр» хакында әдәбият галиме Илһам Гомәревнең фикерләре кызыклы: «... күбесенчә мәхәббәт тарихларын яктырткан «Айлы күлдәвекләр» җыентыгы матур һәм якты мөнәсәбәтләргә омтылган яшьләре, сайлау-сайлануда абынулар, күңел төпләрендә яшәгән тирән үкенечләр һәм иң кадерле кешеләрне югалту сагышлары белән истә калган иде. Тупланмага кергән хикәяләрдә чынлап ярата белгән, эчке дөньясы бай кызга ихтыярсыздан бөтен тирә-як ир-егетнең карашы текәлгәндер кебек. Алар шигъри күңелле, бер үк вакытта уйчан да, шаян да гүзәлкәйгә тиңнәрне тапмыйлар, укучыга сөйләгән тарихлар тәмамлангач, калган гомерләрендә шул образ тудырган идеалга омтылып яшиләрдер шикелле».

Гомумән, Рифә ханым иҗатында тема-проблемалар, форма төрлелеге күзәтелә. Әдәби стиле үзенчә булуга һәм аерым бер алым-чараларга иялеккә карамастан, ул хәтта үзен дә кабатламаска тырыша. Бигрәк тә әсәрләрнең көтелмәгән рәвештә тудырылган башламы, әсәрне үтә бөтен итә торган бетемнәр, композицион төзелеш мөмкинлекләрен киң файдалану Рифә ханымның язу манерасын үз чоры әдип һәм әдибәләренекеннән, киң таралыш тапкан иҗади алымнар белән язучыларныкыннан кискен аерып куя, шунлыктан аның иҗаты да бөтенләй башка, тәэсирле, истә кала торган һәм укучыны уйга салучан. Рифә Рахман прозасын уку массакүләм прозага бөтенләй башка караш ташлата. Әдибә кулланган тел-сурәтләү чаралары, көтелмәгән драматик вә интрига алымнары, аларның киң кулланылышы әсәрләрнең эчтәлеген баета, укучының күңелен үзенә тарта һәм игътибарын сюжетка теркәп куя, йотылып укырга мәҗбүр итә.

Р.Рахман иҗатында күпчелек әсәрләр татар авылының үткән тарихын, аның кешеләрен сурәтләүгә багышланган. Тарих – киң мәгънәле төшенчә. Күпләр, гадәттә, тарих дигәндә, борынгылык, җәмгыятьнең үсеше һәм бүгенге буынны тәрбияләгән дөньяны вә халыкларны яулап алу сугышлары булган чорларны күз алдына китерә, югыйсә тарихи пластта инде бүгенге вакыйга иртәгә тарихка әверелә. Узган гасыр азагыннан хәтердә нык кына уелып калган һәр иҗтимагый күренеш, җәмгыятьтә барган кискен борылышларга да инде тарих мөһере сугарга кирәктер дип беләм. Ә ХХ гасыр андый сәяси-иҗтимагый борылышларга, дәһшәтле вакыйгаларга хәтта ки кирәгеннән артык бай булды, һәм бу төр барыш Р.Рахман иҗатында да киң чагылыш тапты.

Әдибәнең повесть һәм хикәяләрендә тарихи тема зур тарихның бер өлешен – кечкенә авыл вә аның кешеләре язмышын тәшкил итә. Нигездә, бу тема 1917 елгы түнтәрелешкә кадәрге, 20-40нчы елларның кан-яшь түктергән сәяси һәм икътисади вакыйгалары, дәһшәтле вә гарасатлы сугыш еллары авылы, аннан соңгы авыл кешесенең канына тоз салган социаль үзгәрешләр, «Хрущёв җепшеклеге», тарихка «торгынлык чоры» дип кереп калган дәвердә кешеләрнең яшәү рәвешләре, ХХ гасырның 80нче еллар уртасында башланган «үзгәртеп кору» тәэсирендә совет идеологиясе корган икътисади нигезенең таркалуы нәтиҗәсендә, авылның яшәешен җитмеш-сиксән ел дәвамында саклап килгән системаның җимерелүе, 90нчы еллардан Россия сәясәтчеләренең милли сәясәтне җимерергә омтылган «Чечен сугышы» тасвирлануы («Таныды» хикәясе), иҗтимагый тормышта барган кискен үзгәрешләр белән янәшәдә, кешеләрнең психологиясе үзгәрү, милли һәм дини әхлакый тәрбия принципларының акрынлап юкка чыга баруы сурәтләнүе күзәтелә. Бүген тарих итеп каралырга тиешле әлеге темаларны чордаш әдибәләре арасында барлык нечкәлекләрен аңлап вә белеп яза алган шәхес ул Р.Рахман. Әдибә, теге яки бу вакыйга-күренешләргә үз мөнәсәбәтен белдереп, укучының тарихи вакыйгаларга карашын киңәйтә, конкрет персонажлар, аларның гыйбрәтле язмышлары аша нәтиҗә чыгарырга өнди кебек. Шуны да искәртим: Рифәнең хикәяләре, кыйссабәяннары динамик хәрәкәткә, тормыш вакыйгаларын бергә туплаган тематик төрлелеккә, әдәбият өчен өр-яңа сюжетлар аша проблемаларның отышлы куелышына, милләткә файдалы чишелешкә ия. Ул – типиклаштыру остасы. Образлары уңаймы, тискәреме – үзенчәлек холык сыйфатларына ия булу янәшәсендә, типиклык белән дә истә кала. Әдибәнең язмыш кочагына ташланган, тормыш сынаулары каршында сынмагансыгылмаган геройлары, ил тарихында барган вакыйгалар эчендә кайнап, заман, дәвер аның эчке һәм тышкы проблемалары белән яши. 1917 елгы Октябрь түнтәрелешенә кадәрге татар авылы, аның яшәеше, түнтәрелештән соң совет идеологиясе басымы астында колхозлашу, кулакларны сөрү, сугыш һәм сугыштан соңгы авылларның авыр хәлен чагылдырган «Алмашыну» (2010), «Батар күлең булмагач» (2012), «Дошман» (2011), «Чаршау кызы Дәмига», «Мөнәвәрә, балалар, бәрәңге» (2013), «Разведка» (2013), «Тоз» (2015) кебек хикәяләре, «Йолдызлар төстән язганда» (2012), «Таулар һаман ерак...» (2013), «Көтәрсең бит?!» (2014) повестьлары һәм «Сөннәтче әби» (2006) кыйссасы шул чорның тормышын, аның кешеләренең бөтен нечкәлеген, психологик кичерешләрен югары кимәлдә ачып бирә белүе, тарихи вакыйгаларны мөмкин кадәр төгәл тасвирлый алуы белән игътибарны җәлеп итә.

Р.Рахманның ХХ гасырның сәяси һәм иҗтимагый темасын яктырткан егермедән артык хикәя һәм повесть язуы мәгълүм. Әдибә әсәрләрендә тарихи тематика, язмышлар, кечкенә кеше образы проблемасы турында сүз алып барганда, иң беренче чиратта күләмле әсәрләреннән «Сөннәтче әби» кыйссасын, «Йолдызлар төстән язганда», «Таулар һаман ерак...», «Көтәрсең бит?!», «Атка печән кем сала яки Моңсу Күз сагышы» повестьларын искә алып үтү кирәктер. Бу әсәрләр ХХ гасырның мөһим вакыйгаларын эченә алу белән янәшәдә, алардагы кеше язмышларының тасвирланышын галим И.Гомәрев: «Р.Рахман әсәрләрендә кешене гомере буенча югалту арты югалту көтә, сынаулар сагалый, дип искәртә. Әлеге дә баягы югалтулар яшәешнең даими агышта икәнлеген сөйлиләр, рухыбызга якын кыйммәтләрнең кадерен белергә чакыралар», – дип язды. Язмыш кочагына ташланган Кечкенә кеше образының типик әдәби персонажга әверелүенә игътибар итмичә булмый. Әдибәнең тарихи теманы яктырткан кайсы гына әсәрен алсаң да, аларда сурәтләнгән әдәби персонажлар һәркайсы типик образ буларак каралырга лаек. Р.Рахманның тарихи темаларны эченә алган әсәрләре турында әдәбият галиме Әлфия Мотыйгуллина, «Мәхәббәт шагыйрәсе данын йөрткән Рифә Рахманның иҗтимагыйсәяси проблемаларны тирәнтен ачуы һәм темаларны үтә дә гыйбрәтле язмышлар, башка прозаикларыбыз иҗатында чагылмаган сюжетлар ярдәмендә тасвирлавы язучы буларак осталыгын, талантының киңкырлылыгын күрсәтә», – дип белдерде һәм Р.Рахманның чордаш әдибәләргә караганда өстенлеге дә шул икәнлекне раслады.

Р.Рахманның хикәяләрендә аеруча 20-50нче еллар, сугыш чоры, сугыштан соңгы татар авылы, аның яшәеше, шул дәвернең вакыйгаларында үзенә бер җылылык сиземләнә. Әдәби геройларының җаннарына сеңеп калган дәһшәтле еллар авазы, авылның гади кешеләре язмышы һәр шәхеснең үзенә генә хас интонациясендә ишетелә сыман. «Мөнәвәрә, балалар, бәрәңге» хикәясендә шул заманның ачлыгы, яшәү һәм тамак өчен көрәше – Мөнәвәрә, «Чаршау кызы Дәмига»да – Дәмига, «Батар күлең булмагач»та – Нәвадир байның хатыннары Сара һәм Сафура, «Разведка»да Әсхадуллалар авазында укучыны тетрәндерерлек, гыйбрәт алырлык вакыйгалар тасвирланган. Мондый тормыш сынауларын, аның каршылыкларын җиңеп, сынмаган-сыгылмаган геройларга кем генә сокланмас икән?! Боларны укыганда, инде тарих тузанында югалып калган тарихи вакыйгалары эчендә шул дәвернең җан авазы да ишетелә, һәрбер детале күз алдына килеп баса, хәтер аша уза. Әдибәнең әсәрләрендә төп геройлар – хатын-кызга игътибар бирелсә дә, ул бары хатын-кызларны гәүдәләндереп кенә калмый, күрсәтеп үткән хикәяләре раслаганча, ул бер үк дәрәҗәдә ир-атларның эчке психологик кичерешләрен, характер үзенчәлекләрен аңлап, аларның дөньяга, кешеләргә карашлары аркылы яктыртуга ирешә. Ил һәм авыл тарихы, аның үткәне, бүгенгесе – хатын-кызмы, ир-атмы – һәр ике җенеснең уртак хәсрәте, уртак шатлыклары. Әдәби әсәрләрдә моны һич кенә аерып куеп булмый, Рифә ханым әлеге проблеманы дөрес күзаллаган, пропорциональ рәвештә сурәтләп барган.

Р.Рахманның тарихи темага язылган, ХХ гасырның дәһшәтле вә гарасатлы елларын тирәнрәк эченә алган повестьлары – «Йолдызлар төстән язганда» «Таулар һаман ерак...», «Көтәрсең бит?!» әсәрләренә кыскача гына булса да фикер белдерүне кирәк саныйм. Әсәрләр идея-эстетик яктан, сюжет-композиция эшләнеше ягыннан гына түгел, драматик вакыйгаларның югары кимәлдә гәүдәләнеше, интригаларның камил бирелеше, әсәрнең үзәген тәшкил иткән конфликтлы халәтнең кискенлеге белән дә үзенә тарта. Рифә ханымның башка әсәрләрендәге кебек мәхәббәт өчпочмагына корылган ике гаиләнең фаҗигале язмышлары тасвирлануы төп конфликтның нигезе салынуга бәйле рәвештә вакыйгалар эзлекле үсә, Кечкенә кешенең әсәр барышында эчке кичерешләре, дөньяга, якын-тирәгә, кешеләргә теге яки бу мөнәсәбәте төрле халәткә куела вә драматик төенләнеш зур сынаулар аша, җиңелү-җиңүләр белән туган туфрагына кайта алу бәхете, нәсел-нәсәп нигезенә тугрылык саклап яшәү үрнәге сыйфатында тәмамлана. Нигездә, әсәрләрнең төп геройлары – илаһи ана образында сурәтләнгән Җанбикә, Хөршидәләр һәм мәхәббәт символына әйләнгән Сания-Зәйнулла язмышына бәйле вакыйгалар нигезендә үстерелә.

«Йолдызлар төстән язганда» повестеның төп герое – авылның чибәр, уңган, булган кызы Җанбикәгә ярлылар комитеты рәисе Шәйдәүләт Тәкәрлекевнең гашыйк булуы, үзенеке итә алмау көнчелегеннән, хәләл көчләре белән ныклы тормыш кора алган, бервакытта да хезмәтче тотмаган Ходайбирдиевләр гаиләсен кулаклар рәтенә кертеп, контрреволюционер ясавы, Җанбикәнең ире Солтанморат һәм каенатасы Хәмидулланың төнлә авылдан качып китүләре, Шәйдәүләтнең моңа үч итеп Җанбикәне, алты яшьлек улы Хуҗиәхмәтне сөргенгә җибәрүе, әлеге үзгәрешләрдән соң Җанбикәнең ачы язмышы тасвирлана. Сюжет сызыгына Солтанморатның беренче мәхәббәте, ачы телле Нәфисә, аның улы Нурәхмәт, Солтанморатларның ерак кардәше Галиәхмәт тә килеп кушыла. Повестьның эчке мәгънәсе Җанбикә образы, аның психологик кичерешләре, атабабадан килгән традицияләргә нигезләнгән фәлсәфи уйлары аша тормышка ашырыла. Укучының күңеле автордан Җанбикәнең төрмә һәм сөрген чорын, улы Хуҗиәхмәт белән күрештерүне дә сорый кебек. Әдибә, ачыктан-ачык сиздерми генә, укучының үзендә эзләнүләрне сораган интриганы оста оештыра белүе белән дә аерылып тора. Шунысы ачык: Рифә ханым ХХ гасырның 30-50нче еллар фаҗигале көннәрен әсәрнең икенче бүлегендә – Җанбикәне этап белән авыллары аша озатканда, биш айлык кызы Гөлхәбирәне соңгы тапкыр имезү күренеше, өченче бүлектә егерме биш елдан соң зур газаплар күреп, туган авылына кайтуы, Хуҗиәхмәтнең анасын кан-яшь түктереп сөргенгә сөргән Шәйдәүләтнең төпчек кызы Рәхилә белән тормыш корып яшәвен күргән укучы үз алдына куйган сорауларга җавап таба шикелле.

Әсәрнең кульминацион чишелеше – сөргеннән кайтып килгән, ризыгы киселмәгән, кырыс Себер туфрагында исән кала алган Җанбикәнең уйларында повестьның фәлсәфәсе ачык гәүдәләнгән. Авылы, туганнары, аның кешеләре хакында бер хәбәре булмаган Җанбикә үзенең үткәне, авылы, кешеләре турында фикерләре, хис-кичерешләрендә тасвирланып бара да инде. Үзен исән калдырган Себер хакында: «Себер ачлыкларын, Себер михнәтләрен Җанбикә белмиме соң?! Авылда калганнарга аннан да авыррак булды микән? Шулайдыр, шулайдыр... Үзенең дә монда калган гаиләсе тулысы белән еллар хәсрәтеннән искергән зират коймасы эчендә ята...» Улы анасы кайтасының алдагы кичтә күктәге йолдызларның төстән язганын күрә. Килене беренче тапкыр «әнкәй» сүзен әйтә. Повестьның исемен, эчке фәлсәфи мәгънәсен эченә сыйдырган әлеге сүзләр хакында Җанбикә: «Кара син аны, йолдызлар төстән язган, дигән була икән. Әтисе Солтанморат та вакыт-вакыт әллә йолдызлар төстән язган, әллә мин акылдан язганмын, дип уфтанып куя торган иде», – дип искә ала. Җанбикәнең яратуга да үз мөнәсәбәте бар: «Яраткандыр инде Хуҗиәхмәт, яраткандыр... Яратсаң, күзеңә бернәрсә дә чалынмый бит ул. Солтанморатның ничәнче күрүе булгандыр, ата-анасының да кемлеген белешмәстән, сиңа гына өйләнәм, дип әйтте дә салды. Шәйдәүләтнең күзе дә ерткычларча яратудан томаланган иде. Боларның яратулары башкача булсачы...» Рифә ханымның Җанбикәсе «ярату» төшенчәсен шулай аңлый, яратуны илаһи көч итеп таный һәм ул бары тик җан белән чын яратуга корылган булырга, ниндидер әшәке максатлар яшеренгән булырга тиеш түгеллеген искәртә. Әдибә әсәрендә «чибәрлек» һәм «исәнлек-саулыкның» тәңгәл килмәвен дә берничә урында ассызыклап уза. Җанбикәнең, чибәрлеге булып та, исәнлекиминлек теләмәве ялгышлык итеп кабул ителә. Автор повестеның ахырында да бу төшенчәләрне искә төшерергә онытмый. Ул: «Сорар әле, сорар, кыз булса, әнкәм-балам кебек чибәрме, дип сорар. Тфү! Тагын шул чибәрлек! Башы исән-имин булсын, дип телә». Гомумән, чибәрлек әсәрнең үзәгендә бәхет төшенчәсенә туры килмәве, аның тормыш кору, гаилә тотрыклылыгын саклауда, көтелмәгән каршылыклар китереп чыгаруда сәбәп бирүе ассызыклана. «Йолдызлар төстән язганда» повестеның төп героинясы Җанбикә, чыннан да, олы җанлы мәрхәмәтле Бикә булуына ышанасың. ХХ гасырның 30-50нче еллар гарасатларын үз җилкәсендә татыган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ачы язмыш сынауларын узып, сынмаган-сыгылмаган, кемнең кем булуына карамастан кичерә алырлык дәрәҗәгә күтәрелә алган, гомер бакый кешеләргә бары мәрхәмәтле, изгелек эшләгән Җанбикә шуның якты символы буларак кабул ителергә лаек сыман. Р.Рахман, күргән газапларны, мәрхәмәтсез дөньяны, үзенә һәм тирә-якка әшәкелек эшләүче, зарар китерүчеләрне җаны белән кичерә белгән Җанбикәгә мәдхия җырлап, әсәрен түбәндәгечә тәмамлый: «Инде исән-имин генә шушында яшәргә язсын. Нәзер үк итеп әйтмим, булдыра алсам, әткә-әнкәмне, иремне, баламны гына түгел, дошманнарымны да догамнан калдырмам. Исәннәренә, Себер җибәреп исән калдырганнары өчен, гомернең озынын теләрмен. Һич югы, мин чынлап торып кичерә алганчы яшәрлек гомер».Туган авылында яшәп тә, якын туганнары, чордашларының инде күбесе якты дөнья белән саубуллашуларына, үзенең исәнлегенә Ходай бүләге итеп каравын да ачык сиземләргә мөмкин.

Р.Рахманның «Таулар һаман ерак...», «Көтәрсең бит?!» повестьларында тарихилык темасы ХХ гасырның 30нчы еллар сәяси һәм иҗтимагый вакыйгалары белән генә чикләнми, гади авыл кешеләренең ачы язмышы берничә дистә елларны иңли, сюжет сызыгы һәм персонажларның язмышлары шул чордагы тормыш каршылыклары белән катлаулана, әсәр дәвамында буыннар алмашынуы белән үсеп, үзгәреп бара. Атап үткән повестьлар үзләренең башламнары белән дә кызыклы. «Таулар һаман ерак...» әсәре Габәшир авылының бүгенге хәл-әхвәлләре, бабалары нигезенә Үзбәкстаннан күчеп кайткан һәм яңа тормыш кору нияте белән яшәгән Зиннурның вафаты һәм сюжет корылыш вә үстерелеше тумачие Әлфиянең нәсел тарихын яза башлауга бәйле рәвештә дәвам итә. «Көтәрсең бит?!» повесте исә гаиләнең бер гасырга якын узган тарихы Ярулла мулланың оныкчыгы Зөлфирәнең гаилә альбомындагы фотосурәтләр белән сөйләшүдән башлана. Ике әсәрдә дә милли һәм дини традицияләре, гореф-гадәтләре, ил тарихының барлык үсеш-үзгәрешләрен саклап яшәгән гади генә татар авылының үткән тарихында күргән вакыйгалар гәүдәләнеп, аларның уй-кичерешләрен, шул заманның яшәү рәвешләрен, аның идеяләре белән тәрбияләнгән персонажларның характер үзенчәлекләрен, аларның дөньяга карашларын, психологиясен күрергә мөмкин. Әлеге әсәрләр, нигездә, бүгенге татар авылы, аның проблемаларыннан башлана. «Таулар һаман ерак» әсәренең төп герое Хөршидәнең һәм аның ире Сары Салинең (чын исеме – Сәлигулла) оныкчыгы Зиннурның Габәширгә кайтуы, авылның бүгенге хәле бәян ителә. Нәсел башы Сары Сәлинең язмышы, баладан хатыны үлеп, алты бала белән тол калуы, аның карта уйнарга яратуы, күпмедер уңышларга ирешүе, суык куллылыгы да, бу гадәтен колхоз рәисе, Хөршидәнең беренче мәхәббәте Лотфулла «кеше үрдәген ашаганда, үз казыңны ныклап тот», – дип тешләп алуы, Кизләү авылының чибәр кызы Хөршидәне, шул авыл бае Миңлекәйнең хатыны булуга карамастан, очраклы гына карта уенында отып алуы, Хөршидәнең Сары Сәли белән тагы биш бала үстерүе һәм аларның балалары, оныкларына бәйле рәвештә вакыйгалар үсә, авыл, гаиләнең генә түгел, Ватан һәм Кече Ватанның тоташ бер гасырны иңләп, кырык битлек повестьта шуларны гәүдәләндерә алган. Әдибә Кече Ватанны, аның табигатен, кешеләрен яратырга өнди, горурлана. Алар – кечкенә кешеләр булсалар да, ил тарихы, аның язмышы белән яшәгән, дәһшәтле, гарасатлы елларны үз җилкәләрендә кичергән шәхесләр.

«Көтәрсең бит?!» белән «Таулар һаман ерак» повестьлары арасында охшашлыклар чагылып үтсә дә, икенчесе Сания-Зәйнулла мәхәббәте тарихы сурәтләнүгә, алар яшәгән заманны, кешеләрен тасвирлауга багышланган. Саф сөю, эчкерсез мәхәббәт үрнәге Сания-Зәйнулла мәхәббәтен җимергән сугыш китергән газаплар, каршылыклар Сания һәм Зәйнулланың кешелек һәм әхлак сыйфатларын, мәхәббәтләрен кат-кат сыный, әмма җимерә алмый. Ни чарадан – бичара дигәндәй, Фәһимгә кияүгә чыккан Саниянең бәргәләнүләре, кызның гаилә коруын ишеткән Зәйнулланың сугыш кырында ут яңгырына ташланып исән калуы һәм, исән-имин авылына кайтып, мәхәббәт газапларына дучар булуы, шул шартларда Фәһим һәм Саниянең гаиләне җимерелүдән саклап калырга тырышулары, Фәһимнең гаепсезгә төрмәгә җибәрелүе, Фәһимне төрмәгә утырткан Зариф белән Каюмның кулга алынулары һәм башка күп кенә берберсен алыштыра барган драматик вакыйгалар укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, кызыксынуны арттыра.

Р.Рахман иҗаты темалар, проблемаларга бай. «Кем күтәреп караган» (2009), «Санзат тыйз-зи» (2012), «Юрась һәм Петруся» (2012), «Күкыҗда – күк Алласы» (2012), «Раббың кем?» (2013), «Нигез туфрагы» (2006) һәм башка хикәяләрендә, «Сөннәтче әби» (2006) кыйссасында, «Йолдызлар төстән язганда» (2012), «Көтәрсең бит?!» (2014) кебек повестьларында язмыш һәм дин, милли әхлак тәрбиясе, әби-бабай, гореф-гадәтләргә ихтирам белән карауга игътибарны юнәлтә. Әдибәнең әби-бабалары руханилар нәселеннән булуы да, аның образлары үзе дөньяга килгән Кукмара төбәгенә һәм татар халкының шул тирәдә яшәгән мари-удмуртның милли-дини традицияләре белән уртаклашып яшәве эзсез калмаган, Рифә ханым аларны повесть вә хикәяләрендә чагылдыруга ирешкән. Галимә Ә.Мотыйгуллина искәрткәнчә, «Рифә Рахман хикәяләреннән аның башка халыкларның да традицияләрен, бигрәк тә мәҗүсилектән үк килгән йолаларны яхшы белгәнлеге күренә. «Күкыҗда – Күк Алласы», «Юрась һәм Петруся» хикәяләре бу хакта ачык сөйли. Димәк, әдибә һәр халыкның мәдәни мирасына игътибар булуын тели». Аеруча, ул җитмеш-сиксән ел дәвамында милли һәм дини әхлак принципларын, гореф-гадәтләр, йолаларның җимерелүенә битараф түгел, повесть һәм хикәяләрендә бу темага кат-кат әйләнеп кайта, аларга ихтирам белән карарга өнди. 

«Җиңелләрдән генә булсачы» (2012), «Сездә нинди хәлләр бар?» (2012), «Кәбестә шулпасы» (2014), «Кемнеке син, Хәмәтҗан» (2014), «Әйләнгеч юллар» (2005), «Нигез туфрагы» (2006), «Бәхет шарты» (2008) «Исемгә исең киткән» (2006), «Нәсиб-Нәсибә» (2006) хикәяләре, «Казан утлары» журналының 2017 елгы 4 нче санында басылган «Бәйрәм» хикәясе һәм «Таулар һаман ерак...» (2013) повестенда милли мәсьәләләр, туган якны сагыну, аңа кайту фикере өстен чыгарыла.

Казан – халыкара студентлар шәһәре. Әдибә – шул студентлар, яшь егетләр-кызлар белән аралашып яшәгән шәхесләрнең берсе. «Сездә нинди хәлләр бар?» хикәясенең үзәгенә татар кызы Алинә һәм кампучияле Прак Тьей алынып, бүгенге бәхетле яшьлек, студентлар тормышы сурәтләнә. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Һәр ике дәүләт һәм анда яшәгән халыкларның тарихи язмышлары бер үк төрле. Алинәнең анасы үзенең узган гомере, язмышы, ә Тьей Компучиядәге көрәшне сөйләгәндә, ике халыкның язмышында охшашлыклар шактый булуы ачыклана. Алинәнең бары Кампучияне «бананнар оҗмахы» дип уйлап йөрүе бу сөйләшү вакытында җимерелә, кешеләр язмышы кайда да бертөрле булуы ачыклана. Аның әсәрләрендә мөселман һәм христиан диненә мөнәсәбәт тә гәүдәләнеш алган. «Җиңелләрдән генә булсачы» хикәясендә ире Булатнур рус хатынына өйләнүе, хатыны Лилиянең чиркәүгә йөри башлавы, аның христанлык кабул итүе һәм каенанасы Алтынходаны христиан йоласы буенча җирләп, гаилә фаҗигасенә китерүе, Лилия һәм Булатнурның психологик кичерешләренең никадәр киеренке халәткә җиткерә алуын раслый. Бу күренешне «Таулар һаман ерак...» повестенда да күзәтергә мөмкин. Туган авылы Габәширгә төпләнеп калу уе белән кайткан Зиннурның хатыны да христиан, милләте билгесез Коровинаның татар авылы, мөселман традицияләре нигезендә гомер сөргән авылда яши дә, эшли дә алмый, Зиннурга хыянәт итеп, икенче кешегә кияү чыга. Гаилә таркала, үз-үзен кая куярга белмәгән Зиннур Мәскәүгә китеп вафат була. Гасырлар дәвамында дини идеология, аның фәлсәфи карашлары кешелекнең канына гына түгел, җанына, психологиясенә дә сеңгән. Кешенең яшәү рәвеше җәмгыять һәм аның әхлакый принципларына нигезләнеп корылган вә аның дөньяга карашы шул күзлек аша гына карый, адәми затның эчке психологик халәте, фәкать гуманлылыкка өстенлек биргән дини тәрбияне сикереп чыга алмавы, язмышларны катлауландыра, гаилә фаҗигаләренә китерә. Р.Рахман әсәрләрендә алар аеруча калку күрсәтелгән дә инде. Совет җәмгыяте, коммунистик идеологиянең милләтләрне таркатуга шактый көч куюы мәгълүм инде. Рифә ханымның бу фаҗигагә дә мөнәсәбәте ачык. Ул, мәсәлән, «Әйләнгеч юллар», «Кәбестә шулпасы», «Бәхет шарты», «Бәйрәм» кебек хикәяләре, шулай ук «Таулар һаман ерак...» повестенда татар баласының чит халыкларның милли гореф-гадәт, йолалар белән тәрбияләнгән Урта Азия вә Кавказ мәмләкәтләрендә яшәп, инде сагынуга түзә алмыйча, туган төбәкләренә кайткан геройларның эчке психологик халәтен, аларның шәхси фаҗигаләрен, мөселман булсалар да, милли гореф-гадәтләрнең татар халкыннан күпкә аерылуын ассызыклап, бәхет ул синең туган туфрагыңда, туганнарың, авылдашларың белән янәшәдә дип әйтергә тели.

Р.Рахманның һәрбер татар баласыныкы кебек яшьлек еллары, гомеренең күпчелек өлеше шәһәр белән бәйле. Университетта уку һәм эшләү, студентлар белән аралашу, аларның эчкерсез дуслары булган әдибә иҗатында шәһәр, яшьлек, студентлар тормышына караган хикәяләр белән очрашмасак, күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килер иде. Ул хикәяләрнең нигезенә күбрәк юмор хисе салынган, әлбәттә. Бу аңлашыла да кебек. Яшьлек дәрте кайнап торган студенттан юмор, шаянлык көтмичә, тагын ни көтәсең инде. «Кеше булу» (2009), «Телефон» (2006), «Куык» (2007), «Төкергән мин сезгә...» (2005), «Әдәбиятта яңа күренешләр» (2008), «Көянтә» (2011), «Әҗер» (2013), «Яшибез икән» (1998), «Әйтер сүзем бар» (2013), «Таныш тавыш» (2006) «Депутат иптәш» (1999) кебек әсәрләрендә шәһәр тормышы, яшьлекнең матур яклары да, үкенечләре дә, дөньяга яшьлек күзе белән карау да бар. Рифә ханым бу темада бигрәк тә үзе яшәгән заманның геройларын типик образлар дәрәҗәсенә күтәрә. Аларны һич кенә әдәби персонажлар итеп карау мөмкин түгел, һәрдаим, һәр адымда алар белән очрашабыз, гәпләшәбез. Алар, нигездә, студентларның укулары, укытучыларның төрле ният, принциплар белән укытулары, шул ук вакытта педагогларның, кемнең кем булуына карамастан, тәнкыйтьләп алудан гыйбарәт. Авылларыннан бәхет эзләп шәһәргә киткән яшьләргә дә Рифә ханым битараф түгел, авыл кызлары, егетләре дә аның әсәрләрендә типик образ дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Моның мисалы «Төкерәм мин сезгә...» хикәясендә чыгылыш тапкан. «Куык» хикәясендә, ничәдер ел узганнан соң, инде элекке студентларның яшьлек еллары белән очрашулары, тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөнья күргән сабакташларның «куык» темасына сөйләшер сүзләре шактый була. Аңа бәйле кызык хәлләр белән һәркем очрашкан, вакытында гаиләдә күңелсезлекләр тудыруга сәбәпче булса да, куык темасы яшьлекләре белән күрешкән кызларның күңелләрен күтәрә. Әдибә искәрткәнчә, ул заманда аның барлыгын да белмәгәннәр, сабакташ кызларның күпчелеге начальникка кияүгә чыккач кына актуаль мәсьәләгә әйләнгән. Гомумән, гомерләрен шәһәр, аның ыгы-зыгысы, мохитенә килеп капкан яшьлек, авыл, милли тәрбия күргән яшьләрнең дөньяга карашын, психологиясен, кешеләргә карата ышанычын җимерә. Шулар яшьлекнең үкенечләренә, газаплы кичерешләренә сәбәп бирә. Рифә ханым, бу күренешләрне «Әйтер сүзем бар!» хикәясендә ачык рәвештә сурәтләгән.

Яшьлек темасына кагылганбыз икән, әдибә авылда туган, балалык һәм яшүсмер чаклары авыл тормышы белән бәйләнгән, яшьлек дәрте кайнап торган, яшьлектәге мәхәббәт хисләре бөреләнә башлаган еллар хатирәсе аның әсәрләрендә чагылыш тапмаса, Р.Рахманның иҗатының бер өлеше китек чыгар иде. «Каеш кыены» (2006), «Көянтә» (2011), «Баланлы йортта бал яхшы» (2012), «Толым» (2013), «Дуңгыз исе» (2013), «Тиң түгел» (2013), «Кармак Шәфикъ» (2014), «Бәхетле йолдыз астында» (2015), «Фәхретдин карчыгы» (2013), «Тик сине алып кына» (2007), «Сары тавык дәвасы» (1998), «Исемгә исең киткән» (2006) кебек хикәяләрендә авылга, аның табигатенә, яшьлекнең шуклык, шаянлыкларына, мәхәббәткә дан җырлау, аны сагыну һәм үкенү хисләре урын алган.

Әдибәнең әсәрләре лирик хисләргә бай, тормышның төрле катламнарына, тормыш чынбарлыгы аша бәя биргәндә, ул еш кына көлеп, елмаеп та карый. Рифә ханымның иҗатында юмористик хикәяләрнең урын алуы очраклы түгел. Югарыда искә алынганча, Р.Рахман ХХ гасырның 90нчы елларында «Мәгърифәт» газетасында хезмәт куйганда, публицистик мәкаләләре белән бергә газета битләрендә укучының күңеленә һуш килердәй юморга бай хикәяләре дә дөнья күрә. Гомумән, ул – дөньяга юмор аша карый торган шәхес, яшәве дә елмаеп яшәүгә корылган. Бу деталь әдибә иҗатында урын алмаса, ул тудырган энҗе бөртекләренә нидер җитмәс иде шикелле. 90нчы елларда язылган «Төртелде» (1997), «Нәселле кәләш» (1997), «Милиция кызлар сөя» (1997), «Поп – пумала, мулла – чүмәлә» (1997), «Эт тормышы яки сәрхушнең эчке зары» (1997), «Хатын белән очрашсак» (1997), «Шашлык, шәраб һәм кызлар» (1999) кебек хикәяләрен искә алырга мөмкин. Дөрес, юмористик һәм сатирик әсәрләре ХХI гасыр башында да шактый язылган. «Төкердем мин сезгә» (2005), «Фантанчик» (2000), «Телефон галәмәтләре» (2000) кебек хикәяләрен дә атап үтү җитәдер. Әдибәнең башка хикәяләрендә дә, мәсәлән, «Исемгә исең киткән» (2000) әсәрендә кайбер урыннарда шаян, юморга бай эпизодларның очрап куюы әдибә иҗатының күпкырлы булуын, төрле әдәби алымлардан оста файдалануын раслый шикелле.

Р.Рахман иҗатында ата-анадан килгән традицияләр дә роль уйнамыйча калмый. Ул бик теләп балалык чорларына әйләнеп кайта, мәктәп тормышын, яшь баланың эчке кичерешләрен, дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәтен яратып, нечкәләп тасвирлый. Гомумән, ул теманы, иҗатының кайсы гына чорында булуга карамастан, кат-кат искә төшерә, көтелмәгән әдәби алымнар белән баета, камилләштерә. Балаларга махсус атап язылган вә үзенең балалык дәверен гәүдәләндергән «Кибән башы» (2006), «Кесәл» (1993), «Таң чыпчыгы» (1993), «Кызыл башмаклар» (1993), «Гает коймагы» (1993), кечкенә баланың кичерешләрен, мәктәп тормышы, балаларның шуклык вә шаянлыкларын мактаган «Әни, кайт» (1999), «Тылсымчы» (1993), «Сыбызгы» (1994), «Вафасыз» (2013), «Сары тавык дәвасы» (1998), «Зәңгәр алма димәскә» (2000), «Киндерче малай турында хикәят» (2013) – бала психологиясен барлык нечкәлекләре белән ача алган хикәяләр итеп каралырга лаек.

Авыл баласы, бигрәк тә иҗаты табигатьне, экологик мәсьәләләрне яктыртмаса, кешеләрнең, җитәкчелекнең табигатьне мәсхәрәләүләре күңелен борчымаса, шуларны гәүдәләндермәсә, ул тудырган иҗатта нидер җитмәс кебек. Аның кайсы гына әсәрен алып карасаң да, экология, туган җирнең һәлакәтенә борчылу хисләрен белдергән мотивларны күрми үтеп булмый. Бу теманы чагылдырган әсәрнең тематик төре, куелган проблеманың, фикернең тирәнлеге ягыннан «Атка печән кем сала яки Моңсу Күз сагышы» повесте аерылып тора, минемчә. Әдибә заман, авыл, аның тормышы, традицияләре җимерелә баруны Моңсу Күзнең уйланулары, сагышы аша сурәтли, аларга үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Гаять тә үзенчәлекле, хыялга бай әлеге әсәр Р.Рахман иҗатын яңа баскычка күтәрә. Гомумән, «Атка печән кем сала...» әсәрендә тасвирланган Ат образы әдибәнең башка әсәрләрендә дә очрый. Ат авылның яшәү өчен терәге генә түгел, ә, бәлки, табигать, адәми затның, күңел сызлауларын, халәтен сурәтләгән арадашчы да булуы раслана.

Р.Рахман хикәяләренең тематикасы болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең балалык елларында «к» хәрефенә башланган хикәяләр язу традициясе хәтергә кереп калган. Әдибә – бу теманы дәвам итеп, «б» хәрефен алып, «Бибисараның Бәдригә бәйрәм бүләге» хикәясен яза һәм ул шактый үзенчәлекле, кабатланмас әсәр буларак күз алдына килеп баса.

Р.Рахманның «Онытырмын, димә...», «Йолдызлар төстән язганда» һәм «Таулар һаман ерак...» тупланмаларында йөздән артык хикәя, дүрт повесть вә өч кыйсса урнаштырылган. Бу җыентыклардан күренгәчә, әдибә, нигездә, татар әдәбиятында хикәяләр остасы буларак күз алдына килеп баса. Мәгълүм ки, хикәя жанрында иҗат итү яисә итә алу җиңелләрдән саналмый. Хикәядә автор тоташ бер эпоханы, геройның язмышын, аның характер үзенчәлекләрен ачып бирергә тиеш. Рифә ханымның таланты, озынмы яки кыска хикәяме, нәсер, фельетонмы, бәлки, жанрның башка формасымы, хикәянең күп төрле алымнарыннан файдаланып, кешенең язмышын, психологиясен, характерын укучының күңеленә һуш килерлек югарылыкта тасвирлауга ирешә. Әдибә, бүгенге әдәбиятта хикәя жанрының традицияләрен саклаган хәлдә, төрле формаларга мөрәҗәгать итә, үзенә генә хас стиль, сюжет корылышларын яисә башламнарны эшкә җигеп, бертөрлелектән кача. Мондый иҗади эзләнүләр, беренчедән, татар прозасында кабатланмас жанр үзенчәлекләре тудыруга ярдәм итсә, икенчедән, үзенә кадәрге иҗат әһелләреннән аермалы буларак, хикәя жанрына яңалык, яңа алымнар алып килүе белән дә игътибарны үзенә тарта. Гомумән, Р.Рахман – бүгенге татар әдәбиятының проза жанрында тормыш таләбенә әйләнгән актуаль проблемаларны, проза жанрында үтемле чаралардан файдаланып, иң уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче прозаикларның берсе. Моны өч җыентыкка урнаштырылган проза әсәрләренең саннары да раслый шикелле.

Р.Рахманның иҗатына кыска гына күзәтү ясаган мәкаләдә, нигездә, проза әсәрләре турында гына сүз барды. Әдибә әдәбиятта, башлап, нечкә күңелле, лирик-фәлсәфи, мәхәббәт шагыйрәсе буларак танылды. Аның 1995 елда дөнья күргән «Шук алма, моңсу алма» һәм 2002 елда нәшер ителгән «Керфекле тәрәзәләр» исемле шигъри әсрләрен туплаган җыентыклары да бар. Болар хакында киләчәктә әле сүз булыр дип уйлыйм.

Кыскасы, татар прозасында хатын-кыз әдибәләр арасында үз стилен, сүзен әйтә алган Р. Рахманның дөнья күргән иҗади мирасына сәяхәт кылдык. Хезмәтебездә талантлы әдибә әсәрләренең кайберләрен, алардагы гомуми форма һәм алымнар, темалар, проблемаларга гына тукталып үттек. Авторның фикри тирәнлеге, катлаулы язмыш, характерлар бирелеше ягыннан әһәмиятле әсәрләре аерым анализ, күзәтүләрне, мәхәббәт шагыйрәсенең поэзиясе турында аналитик материал язуны сорый. Гомумән, аның бары кыйммәтле энҗе бөртекләреннән генә торган иҗат җимешләре – укучы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, үзенә генә хас җылылыкка төрелгән, авторның гына түгел, һәрбер персонажның җан авазы сеңдерелгән югары кимәлдәге чәчмә әсәрләр. Р.Рахман – бүгенге көндә әдәбиятның төрле жанрларында иркен эшләүче, бер үк дәрәҗәдә камил әсәрләр иҗат итүче, иҗади таланты ташып торган әдибә.

Зөфәр МӨХӘММӘТШИН,

филология фәннәре кандидаты

 

"КУ" 09, 2017

Фото: архив

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев