Прәникле төшләрем...(дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Минем дә, идәнгә төшеп, шул шкаф янына барасым, гармуннарны тотып-тотып карыйсым килә иде. Җиз бакаларына, елкылдап торган көмеш телләренә басып карыйсым килде. Мин басканда да чыгар идеме икән алардан шундый ук матур тавыш?! Ләкин кыймадым, мин бит монда кунак кына. Аннары бит әле чакыручы да юк.

Шул рәвешле, теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда, шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде. Өс-башларын чишенгән арада миңа дәште әти:

– Төш, улым, күпме йокларга була, – дип, күтәреп идәнгә төшереп бастырды. – Сыерны саттык, буран да басылырга охшаган. Юллар уңды болай булгач, – дип, уч төпләрен бер-беренә сыпырып куйды.

– Мөхәмәтсафа, – дип, әтине өстәл янына дәштеләр шунда. – Сыер сату, сыер алу көн дә булмый. Авыл кешесе өчен ул бик зур эш. Бераз гына чеметеп алыйк булмаса...

Бу – Заһидулла абый тавышы. Аның ипле, моңлы тавышын мин инде таный башлаган идем. Газизҗан абый дигәннәре дә алыш-бирештән канәгать иде, күрәсең. – Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, – дип әйтеп куйды ул көр тавышы белән. – Киләсе базарга барырга дип тора идем әле. Әйбәт булды бу сыер, әйбәт... Балалар ишле, бәрәңге белән генә торып булмый шул.

– Йә, Мөхәмәтсафа, чәкинең хуҗасы син. Үзең үк ачып та җибәрәсеңме әллә, – диде хуҗа кеше. Өйгә яңа пешкән итле аш исе таралды. Әтиләр теге чәкүшкәне өстәл уртасына утыртып, өч ир-ат кич буе, шау-гөр килеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар.

Ак алъяпкычлы Кәнифә апа безгә аш-суны мич каршысындагы сәкегә әзерләде. Мирсәет белән Фазылҗан ике яклап сәкедән аякларын асылындырып утырдылар, ә мин, аякларымны матур гына бөкләп, түргә менеп кунакладым. Тамак та ачкан, аш та тәмле иде. Ә иң мөһиме, мин бит, аларга тиң булып, ике олы малай белән бер табын артында утырам. Алар мине үртәмиләр дә инде хәзер.

– Мирсәет, улым, әллә «бер матурның балдагын йә калфагын» тартып җибәрәсеңме соң? Күңелле булып китте бит әле. Буран булса да – бәйрәм булсын инде, – дип, Заһидулла абый улына эндәште шунда. Минем дә күңелгә шатлык тулды. Баядан бирле шул гармуннар турында хыялланып, сүз катарга кыймый утыра идем.

Мирсәет абый ялындырып тормады, кулына туры килгән беренче гармунны алды да, йоласын килештереп, иң элек бер-ике теленә, бакаларына баскалап алды. Аннан сыздырып уйнап җибәрде. «Шахта» көе булды бугай. Ул уйнап җибәргәч тә, җанга шундый рәхәт булып китте. Әтиләр дә онытылып тыңлый иде үзен. Фазылҗан булып, ул да, ачыла төшкән авызын йомарга онытып, бер почмакка текәлгән, әнә. Күзләрен челт-мелт йомып ала, аңа да бик моңсу иде, ахры.

– Инде хәзер, Фазылҗан, син уйна, улым, – диде Газизҗан абый, Мирсәет уйнап туктагач. Аның да үз малаеның гармунчы икәнлеген күрсәтеп, ул уйнаганда бер горурлык кичереп утырасы килгәндер... Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармунның да, әнә, кыңгыраулысын, яшелен сайлап алды. Ишеткәнем бар, кыңгыраулы гармунда уйнау бермә-бер катлаулырак, диләр. Безнең авылда бит кыңгыраулы гармунда бер шәһәр Рәфәгате генә уйный белә. Ул да шул бию көе – «Чабата»ны гына оста чыгара.

Фазылҗан, икеләнеп тә тормады әнә, шул гармунны алып тез өстенә куйды да, башын кыңгыр салып, «Баламишкин»ны сайратырга кереште.

«Баламишкин»ны ишеткәч, йөрәк җилкенеп куйды. Безнең авылда да җәйге кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй. Гармунга кушылып, бер-ике егет кычкырып җырлап җибәрсә, яткан җиреңнән ничек сикереп торганыңны да сизми каласың. Фазылҗан да, әнә, шул безнең авыл яшьләре кебек, юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне. Үз улының уенына сокланып утырган Газизҗан абый да түзмәде, ирексездән, кушылып җырлап җибәрде. Тора-бара, Заһидулла абый белән минем әти дә кушылып киттеләр үзенә.

Сыздырыпмы-сыздыра Фазылҗан, гармунының кыңгыравы, тарткан саен аваз биреп, йөрәккә кагыла – йөрәкне җилкендерә. Фазылҗан абый уйный, әтиләр җырлый.Мирсәет абый да, әнә, авызын бөреп кенә утырса да, җыр белән бергә талпына, онытылып, җыр дулкынында тибрәнә. Ә аның әнисе, башындагы яулык чите белән авызын каплап, чаршау артыннан исе китеп карап тора.

Мин җырга кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым. Берни булмагандай, тик тыңлап кына утыра идем бит, югыйсә. Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары килеп буылган. Җырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм. Җырлыйм дип авызым ачсам, хәтта кымшансам да, күзләремә тулган шул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак...

– Мөхәмәтсафа, синең малай да уйнамый торгандыр ич? – дип сорап куйды шунда Заһидулла абый. Миңа читен һәм уңайсыз булып китте. Үзем түзәр идем әле, әтием өчен уңайсыз иде. Ул ничек дип җавап бирер?.. Уйнау түгел, минем бит кулыма гармун да тотып караганым юк.

– Минем улым уйный белми әлегә, – диде әти, һич кенә дә уңайсызлану кичермичә. – Менә, Заһидулла абый, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип уйлап утыра идем әле. «Ай әти, шул мизгелдә минем ни турында хыялланганымны кайдан белдең син!..» Кеше янында булмасак, үзеңне йөгереп барып кочып алган булыр идем. Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый, өстәл артыннан торып, минем янга килде шунда. Һәм кулын биреп, сәке өстеннән төшерде. Үзенә әллә кайчан тартып, яктылыгы белән күзләремне, күзләремне генә түгел, бар җанымны җәлеп итеп торган шкаф янына җитәкләп алып килде. Аның урта шүрлегенә берсеннән-берсе матуррак булып бизәлгән өр-яңа өч гармун тезеп куйды.

– Ал, кайсын ошатасың – шунысы синеке! – диде. Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Сыер саткан акчага ни алырга җыенганнарын белә идем чөнки. Җиде балалы йортта гармун кайгысы түгел иде әле.

– Кыюрак бул, улым, тартынма, ошаганын сайлап ал. Акча бар бит менә, – диде әти, сер бирмәде. – Акча малы түгел, үзем ясаган гармуннар, – диде Заһидулла абый. Барысы да матур, кайсын алырга белмәссең. Уртадагысына кулымны сузганмын.

– Ал, – диде Заһидулла абый, шул гармунны минем кулыма тоттырып. – Миннән бүләк булыр үзеңә. Зур булып үсәрсең һәм шул чакны, яхшылык белән, мине дә искә төшерерсең, ал. Әтинең «юк-юк, сатып алабыз...» дигән ай-вайларына колак та салмады Заһидулла абый. – Үзем ясаган гармун, малаеңа миннән бүләк булсын, – дип, бәхәсләргә урын калдырмаслык итеп бастырып куйды сүзен.

***

Шул еллардан соң күпме гомер узып, күпме сулар аккандыр. Үсеп буйга җиткәнче, Кече Сонда башкача булырга туры килмәде миңа. Заһидулла абый дигәнебез – мәшһүр композитор Заһид Яруллин булганлыгын мин ул чакта белмәгәнмен. Хәзер беләм. Әмма Заһидулла абый инде күптән башка дөньяда. Газизҗан абыйны да шул көннән соң күрергә язмаган булып чыкты. Әтине югалтканыма да байтак гомер. Заһидулла абый да юк, Газизҗан абый да... Минем әтием дә... Хәтта гармун да юк.

Ул гармунны тыңлата алмадым мин үземә. Әллә гармун миңа буйсынмады, әллә мин гармунга – әйтә алмыйм. Гармунчы чыкмады үземнән.

Әмма еллар үткән саен кайтып-кайтып, гомеремнең иң истәлекле бер көне сыман хәтергә уелып калган, Өчиле базарына чыккан җирдән юл таба алмый адашып йөргән буранлы иртәне сагынам. Шул чакта күпме хыялланып һәм омтылып та барып җитә алмаган, гомеремдә бер күрергә насыйп булмаган Өчиле базарын сагынам. Прәникле төшләремне... Кече Сон авылындагы җылы мич башын. Әтине... Заһидулла абыйны... Газизҗан абыйны... Һәм, ни өчендер, күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә буйсынырга теләмәгән, киребеткән шул гармунны сагынам.

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: