Прәникле төшләрем... (дәвамы)

Хәер, безнең әти алай җиңел генә бирешә торган кеше түгел. Гомумән, борын

салындырган чагын хәтерләмим мин аның.

– Адашуын адашмадык, улым. Әмма юлны табарга кирәк, – диде ул. – Юкса, ат бара алмый. Кар тирән. Күрәсеңме, әнә, билдән көрткә чумган.

Шунда гына абайладым, атның, чынлап та, ботлары күренми иде диярлек, ул

минем биеклектә генә калган, бил тиңентен карга чумган. Сыер да шундый ук хәлдә.

– Өчиле базарына еракмы икән соң әле, без кай тирәдәрәк икән, әти?

– Яке урманын чыгып, бер чакрымнар киткәнбездер. Өчилегә ерак әле, улым. Иң элек Кече Сонга барып җитәргә кирәк.

Аннан тагы бер урман кичеп барасыбыз бар.

– Базарга соңга калмабызмы соң, әти?

– Белеп булмый, улым.

Мондый буран чыгар дип кем уйлаган бит аны.

– Буран узар әле, кичегә төшсәк тә барыйк инде,

ярыймы, әти. Прәник сатучы апалар кичкә тикле эшлиләрме икән, белмисеңме, әти?

– Улым, әйдә, иң элек

юлны табыйк әле...

Килешми хәл юк, килештем. Юлны тапмый торып,

Өчиле дә юк, базар да юк – аны гына аңлыйм.

– Ә ничек табарга соң ул юлны? – дип, әти ни кушса, шуңа әзер булуымны белгертеп, чанадан ук сикереп төштем һәм тез тиңентен көрткә кереп чумдым.

– Юлның маяклары да булырга тиеш иде, улым. Ат юлының уң ягына һәр кырыкилле метр саен, кышкы бураннарда юлчы адашмасын өчен, маяк итеп таяклар кадап чыгалар. Ләкин без ул юлдан тайпылдык. Бураны да басылырга уйламый, котырганнан котыра бит, әнә. Маяк түгел, каршыңда үсеп утырган агачны күрерлек түгел.

Чанадан төшкәч кенә хәлебезнең шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин. Аяк карга чуммаган булса, билләһи дим, җил, кар өермәсе белән бергә, мине дә очыртып китәсе икән. Йолкып ыргытырдай булып исә, башны күтәрерлек түгел. Ат һәм сыер, бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә, хәвеф сизепме, еш-еш сулыш ала, авыз-борын тишекләре ап-ак бәскә баткан.

– Йә, әти, куш бер йомыш, ни эшлим? Ничек ярдәм итим? – дидем шунда,

төшенкелеккә бирелергә теләмичә.

– Син, улым, колагыңа киртләп куй, чанадан бер адым да читкә китәсе булма,

яме, – диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. – Синең өчен иң җитди эш шул әлегә. Ә мин тагы бер кат, уңга-сулга йөреп, юлны эзләп килим. Ул еракта түгел, монда, якында гына булырга тиеш.

Ике-өч адым ара китәргә өлгердеме-юкмы, аның шәүләсе күздән үк югалды. Әти югалды, һәм мин аны шундук көтә дә башладым. Ул китеп югалган тарафка карап,

унга тикле санадым башта. Аннан бераз туктап тордым һәм тагы унга кадәр санадым.

Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк... Читен булып китте... Елар идең, еларга да оят. Әнә ич, ат белән сыерның хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә.

Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулыш алганын ишеттем иң элек, олтанлы дәү итекләрен кар көртеннән авырлык белән генә йолкып ала иде. Каеры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән.

– Тапмадыңмы, әти? – дидем, аны күрү шатлыгын яшерә алмый.

– Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше узарлык түгел шул бу кар өстеннән, тирән салган.

– Әти дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны?

– Белмим шул, – диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде инде.

Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда чакта да юлдан түгел, көрт ерып кына йөрергә күнеккән ич без.

– Тукта, – дигән тавыш кына тыеп калды үземне. – Тукта, кая ашыгасың? Кереп киткән җиреңнән бар дип көтәргәме сине, юк дипме... Ашыкма, сабыр ит бераз.

Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул ипле генә ат янына барып, дилбегәнең бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау өстәде.

Төенен кат-кат тартып тикшереп карагачтын бауны минем билгә кысып бәйләп куйды.

– Мине тыңла, улым, – диде, ниһаять. – Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы?!

Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек, туп-туры менә бу тарафка – җилгә аркаң белән барырсың. Бау тартылгач, көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласың булма. Шул тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсың. Катырак юлга килеп чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың. Җилгә каршы барып, кычкырганыңны ишетмәсәм, бауны бушата төшәрсең бераз. Мин үзем аңлап, бау буйлап яныңа килермен. Инде аңладыңмы?

– Аңладым, – дидем. – Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам.

– Бар, улым, – диде әти, аркамнан кагып. – Тапсаң син генә табасың инде ул юлны.

Эчкә җылы кереп китте. Мактау – кайда да рәхәт икән ул. Борынны бер-ике

тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны башыма тагы да тарта төшеп, туп-туры әти күрсәткән якка кереп ыргылдым.

– Ашыкма, кая ашыгасың алай, ипләбрәк йөр, – дип, артымнан кычкырып калды әти. Ипле генә барам югыйсә, ә җил, аркадан этеп, үзе йөгертә. Җилнең көченә түзәрлек түгел. Ярый әле аяклар бил тиңентен карга чума, юкса гел очыртып алып китәр иде. Бераз баргач, артыма борылып караган идем, ат та юк, сыер да, берни күренми. Кая ул, күзне ачарлык түгел. Әти дә мине күздән югалткандыр инде. Әмма тизрәк барып җитәсе, бауның тартылганын аңарга да хәбәр итәсе иде бит. Туктап хәл алу кая инде ул. Егылып, йөзтүбән карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм-үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды. Ә мин югалып калмадым, кулларым белән казып чыгарып, итегемне алып кидем дә яңадан алга омтылдым. Бау тартылды, ниһаять. Шунда гына карга арка белән сузылып ятып бераз хәл алдым, аякларымны югары күтәреп, итек кунычларыма шыплап тулган карны төшердем.

Ниһаять, эшнең иң җаваплы өлеше башланды. Бауны җиңелчә генә тарттыра төшеп, зур әйләнә ясарга керештем. Җил аркадан искәндәге бару түгел инде бу, һәр адым, һәр сулыш өчен көрәшергә туры килә. Барам да барам, кар һаман да йомшак, атлаган саен бот тиңентен көрткә чумам. Көрткә чумган аякны тартып алу бер авыр булса, шул аякка торып басарга тырышу тагы да авыррак. Гәүдәне турайтырга өлгермисең, тагы бил тиңентен карга төшеп чумасың.

Туктап ял итәсе, хәл аласы килә һаман. Әмма анда әти бар. Ул миннән хәбәр көтә. Юлны таптым, дигән хәбәр... Юлны табу гына түгел, базарга да кичекмичә барып җитәргә кирәк бит әле. Юкса, якын-тирәдәге авыллардан килгән малайлар прәникне алып бетерергә мөмкин. Болар нинди ерак юл узып, буранлы юллар аша күпме газаплар чигеп килгәннәр, аларга да калсын инде бераз прәник, дип тормаслар. Аякларыма әллә каян көч һәм гайрәт килеп тулды шунда. Мин тагы да ашкыныбрак алга ыргылдым.

Атлап түгел, йөгереп китәсем килә. Йөгереп булмый, бата-чума гына кар көртләре өстеннән йөзеп бара башлыйм. Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Бер-ике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй, тикшереп тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса, чираттагы адымым каты карга китереп чыгарыр кебек тоела иде.

Чү, рәттән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме соң?! Кире борылдым.

Яңадан арлы-бирле үтеп карадым – юл ич, юл иде бу. Ат юлы! Әнә, ике-өч адым ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы атынып тора. Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген белсәгез икән. Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез.


Дәвамы бар.


Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: