Прәникле төшләрем...

Ул чакта мин үземне инде үсеп җиткән малай итеп хис итә идем. Алтыдамы, әллә җидеяшьтә булдыммы икән, тәгаен хәтерләмим. Әмма әтиемнең ике сүзнең берендә: «Әнә,нинди зур үскән минем улым» яисә «Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыныәйбәт тарта. Кар көрәсә – буран уйната», – дип, җай чыккан саен үземне мактап, туганнарымалдында салпы якка салам кыстырып, очындырып торганнарын һич онытасым юк.

Табигый инде, мактагач, бермә-бер тырышыбрак эшлисең. Тырышкач – тагы мактау эләгә. Шулай очынып йөргән көннәрнең берендә, ишле гаилә кичке чәй табыны әйләнәсенә җыелгачтын, әти җитди сүз башлап җибәрде.

– Сыерны сатарга туры килер инде, әнисе, – диде, тирән көрсенеп.

Әти ни дисә, шулай була иде безнең өйдә. Аның белән бәхәскә керүче булмады.

Хәер, бәхәскә керердәй сүз сөйләми торган иде ул.

– Берни эшләр хәл юк, тагы кысыр калган шул, балаларга сөт кирәк. Гомер иткәнсыердан аерылу авыр булса да, нишлисең, әтисе, – дип, килешүен белдерде әни.

– Бүген төнлә Өчиле базарына юлга чыгам. Малайларның кайсын алырга икән,әнисе, син ничек уйлыйсың, – дип, тагын әнигә мөрәҗәгать итте ул.

Йөрәк җилкенеп куйды, «мине ал, әти, мине», дип кычкырудан чак тыеп калдым үземне. Абыйлар бар, энеләрем... Алар да, әнә, әтинең күзенә текәлгәннәр. Өчилебазарына кемнең барасы килми инде. Анда ак икмәк саталар ди, келиндер, прәник…

Базарның бай чагына туры килсәң, хәтта шакмаклы шикәр дә китерәләр икән...

Шикәрен дә ашамый түзәр идең әле, шул базар дигәннәрен бер барып күрәсе килә иде бит. Сыер саткан чакта да эләкмәсә, тагы кайчан тәтер соң ул.

– Олыларын алырсың инде, йә Рәшитне, йә Рифатны, – дип әйтеп куймасынмы шунда әни. Һәм өстәп тә җибәрде әле. – Шултикле ерак юлга бала-чага ияртеп йөрмәссең лә...

«Ах, әни! Ни әйтеп ташладың син, әни... Нигә инде миңа җиткәч туктап калдың!» Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем камашып куйды, бугазыма каты төер килеп тыгылды. Борынны еш-еш тартып кына күз яшьләремне тыеп кала алдым.

Соңгы сүзне әти әйтә иде бит әле.

– Рәшит белән Рифатның өйгә бирелгән эшләре бардыр, дәресләрен әзерләсеннәр.

Юл да озын, себереп тә тора, әнә, буран чыгуы ихтимал. Көнен барып кайта алмасак, дәрестән калырлар. Яхшы булмас... – дип фикер йөртте ул. Гел шулай алдын-артын уйлап, үлчәп сөйләшә торган иде шул безнең әти.

Сүзләрең сүз генә түгел, алтын бәясенә тиң бит, әти. Әйткән һәр сүзең йөрәгемә сары май булып ягыла бара. Дөрес хәл итәсең, дөрес, карарыңны гына чыгар, сузма, зинһар, дип, зарыгып көттем аның соңгы сүзләрен.

– Ринатны гына алырмын, – диде, ниһаять, шактый көттерә төшеп. – Мәктәпкә дә барасы юк. Үзе үсеп тә җиткән, ни йомыш кушсаң – шуңа ярый инде ул хәзер.

Абыйларның, энекәшләрнең кәефе кырылгандыр инде, ансыз гына булмас. Әмма әти үзе хәл итте бит, минем гаебем юк, мин катышмадым. Барыбер әти әйткәнчә булачак, елашучы яисә каршы килүче булмады. – Бар, улым, итекләреңне мич башына җылыга куй да йокларга ят, – дип, башымнан

сыйпап куйды әни. – Юлга бик иртә чыгачаксыз.

Мин нәкъ әни кушканча эшләдем. Ишегалдына җәһәт кенә чыгып кердем дә,

итекләремне мич башына куеп, түр яктагы идәнгә җәелгән зур түшәкнең бер почмагына кереп чумдым. Алты малай, алты туганга җитәрлек түшәк иде ул. Юрганны башыма ук тартып куйдым. Тавыш-фәлән ишетелмәсен, янәсе, йокларга кирәк. Ә үзем алгы якта пышылдап әйтелгән һәр сүзне эләктереп кенә алам. Кызык ич... Аннан, мин юлга чыгасы кеше – белеп тә торырга тиеш.

– Иртәнге өчтән дә калу ярамас, әнисе...

– Юл ерак, иртәрәк чыгу хәерле булыр, дөрес әйтәсең, әтисе. – Кызык, әйтерсең, исемнәре юк, безнең әти белән әни гел шулай эндәшә торганнар иде бер-берсенә.

– Улым, Рифат, атка солы салырга онытма, яме. Сыерга да печәннең яхшырагын өстә.

– Ярый, әти.

– Чанага да бер-ике кочак салам салырга онытма.

– Салырмын, әти...

Ул арада Рифат абый ишегалдына, мал-туар янына чыгып китте. Каралты-кура тирәсендәге эшкә аңа җиткән кеше юк инде ул.

– Рәшит, улым, безнең теге бастырык тарттыра торган әйбәт бау кайда икән?

Хәстәрләп куй әле шуны, сыерны бәйләргә кирәк булыр, дим.

– Ярый, әти, бауны чана түренә чыгарып куярмын. Бераздан тагы шапылдап ишек ябылды. Димәк, дәү абый да чыгып китте.

– Малайлар – Роберт, Рафаил, Рамил, барыгыз-бар, аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка чыгып, карны чылатып керегез дә түшәккә... Иртәгә иртән торып кар көрисегез булыр.

Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде. Әмма әти кушкач буйсынмыйча

булмый, энекәшләр дә, уйный-көлешә, аякларына ни эләксә, шуны киеп, шәрә көе генә ишегалдын урап керделәр.

– Ашарыгызга ни тыгыйм икән, – дип, пышылдап кына сорады әни. – Пешкән ит белән ипекәй булыр инде?

– Ит белән ипи булгач, тагы ни кирәк, бик җиткән,– дип куйды әти.

Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма – Рамил, икенче ягыма

Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларның. Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.

Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнемне хәтерләмим. Мин ишегалдына чыкканда, ат җигелгән, сыерның мөгезеннән эләктерелгән бауны чана артына бәйләп куйганнар, олы капка киереп ачылган иде. Чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка

төреп утырттылар үземне. Күзләрем генә ачык калды. Әни аркамнан сөеп куйды шунда.

– Кара аны, әтиеңне тыңла, улым, бик ерак юлга чыгасың, – диде.

– Әйдә, – дип, дилбегәне тартты әти.

Без кузгалдык. Авылны чыкканчы толып тишегеннән ике як урамны күзәтеп

бардым. Төн караңгы булса да, кар көртләренә чумып утырган өйләр аермачык күренеп тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын, тәрәзәләр дөм караңгы.

Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып кул болгап озатып калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар.

Авыл капкасын чыккач та, сыер тагылган булгангадыр инде, атны атлатып кына барды әти. Сыер ат түгел, ул юырта белми шул. Юырту кая, атлар-атламас кына бара иде ул. Әллә авылдан бөтенләйгә китеп баруын аңлый иде, теләр-теләмәс кенә өстерәлеп бара шунда.

Әледән-әле башын болгый, ераклаша барган авылга таба борылып, бер мөгрәп тә алды әле хәтта. Хушлашуы булдымы икән... Мин үземә калса, сыерны бер дә сатмас идем. Әтигә дә сыерны сатарга ярамаганлыкны аңлатып караган булыр идем. Кыймадым, базарга барасы килүем бик көчле иде шул. Сыер сатасы булмаса, базарга да барып булмый. Дәшмәдем,

түздем... Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен.

Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше прәник сата икән. Әти белән прәник сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак – шундыен алдырасым килә әтигә. Прәник сатучы апалар: «Монысын ал», – да, «Монысын ал», – дип, кулларын сузып торалар икән без килүгә. Әти көлә, миңа ишарәли: «Әнә, улым сайласын, ул бик ярата прәникне», – ди. Прәник сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять:

«Менә монысын авыз итеп кара әле, кара малай. Менә монысын», – ди-ди кыстыйлар. Кыстагач каршы килә алмыйм, үземә сузылган прәникләрен бер генә кабып карыйм да ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела.

Әти дә бит, әнә, ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, сайлап алырга кирәк әйберне. Өйгә кайткач кызарырга туры килмәслек булсын. «Кара инде, безнең абый прәник тә сайлый белми икән...» дип әйтерлек булмасын», – дип, акыл биреп йөри. Ашыктырмый, кәефе әйбәт, күңеле көр.

Һәр сатучыдан берәр прәник авыз итеп йөри-йөри, инде аяклар арыды, әмма тамак туймый икән һаман. Прәник сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле тезелгәннәр.

Барысы да минем исемне белә, барысы да прәник яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал...» – дип, һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы

прәник сатучы янында тукталдык. Прәникләре чәчкә сыман алсу, әллә нинди тәмле хуш ис аңкып

тора үзләреннән. Авызга капкан идем – эредекитте, телемне йотканмын дип торам.

– Әти, дим, әти, алыйк шунысын.

– Күпме алыйк икән соң? – ди әти.

– Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп... Бөтен туганнарыма җитәрлек булсын. Күрше малайларына да берәрне бирербез, ярыймы, әти... Әти елмая, аның кәефе яхшы. Минем сүзләремне хуплап, ярар да ярар гына дип тора... Ах ул прәник! Мин андыйны күпме дөнья гизеп тә очратмадым. Әле дә эзлим, әле дә таба алганым юк андый прәникне.

– Улым, тор әле, тор, – дигән тавыш ишетелде шунда.

Аягүрә базар буйлап йөри идек бит, югыйсә.

Ә монда «тор», дип дәшәләр. Кайсы чын иде дә, кайсы түгел, озак кына аңыша алмый тордым.

– Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле.

Бусы әти тавышы иде инде. Күзләремне ачып җибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле

базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый...

Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат туктаган. Чана да тик тора. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аяк очымда гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп, моңсу гына миңа карап тора. «Нинди ният белән йөрисез, кая алып киттегез инде сез мине...» – дип әйтүе идеме икән?!

– Әти... Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз? – дип тавыш

бирдем, саташу катыш курку белән. Җавап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым.

Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч, мин шундук аны танып алдым, әти булып чыкты.

– Тордыңмы, улым? – диде ул, күз керфекләре һәм битенә сыланган ак карны

күшеккән куллары белән сыпырып төшереп. – Күзачкысыз буран чыкты бит әле менә. Ат юлны югалтты.

«Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма моның тәгаен ни аңлатканлыгын белеп бетерми идем.

– Нәрсә, без әллә адаштыкмы? – дип сорадым хәвефләнеп. Адашуның ни икәнлеген беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле була. Әле бер, әле икенче авылдан килеп тора иде андый хәбәрләр. Шул кышны гына да, Яңа елга каршы кичне, Урта Кирмән белән Норма авыллары арасында ике кыз адашып, суыктан катып үлгәннәр иде. Бөтен тирә-як кызганып сөйләде үзләрен.


Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: