Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Әнвәр әзи (дәвамы)

Үз гомерендә 800гә якын мәкалә язган, туксанга якын китап бастырып чыгарган могтәбәр шәхесебезнең тормышы вә фәнни иҗаты кичекмәстән тирәнтен өйрәнелер һәм аның турында да җитди хезмәтләр язылыр әле дигән изге өметтә калам.

Әмма, шундый авырлыкларга карамастан, әти-әнисен тынычландырып, «минем өчен борчылмагыз, барысы да яхшы», дип, авылга хат арты хат яудыра Әнвәр...

Башка бер кунар урыны да калмагач, үҗәт егет Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына – Тукайлар, Әмирханнар, Мәрҗаниләр... «янына» юл тота. Шул чакта күргән-кичкәннәрен исенә төшереп, Әнвәр әзи болай дип сөйләгән иде: «Чардуганнар эчендәге куе ябалдашлы агачларга аркамны терәп, кабер ташларына утырып төн чыгам. Туңудан, зиратны яңгыратып ютәллим, үзем бертуктаусыз селкенәм. Торып, бер урында сикергәләп алам да янә ташка утырам. Кайвакыт озаграк утырсам,чалбарым һәм костюм чабуым бозланып ташка ябышып каткан була иде. Иртә белән, кеше-кара күргәләгәнче, зираттан чыгып китәм. Өч тиен дә акчам булмаганлыктан, ун тукталыш арасын йөгереп үтеп, тәмам җылынып, тирләп-пешеп, дәрескә барып керәм. Шулай өч ай Казанның михнәт-газап казанында кайнагач кына, кечкенә бер фатирга урнашу насыйп булды...»

...Фатирга урнашкач, аның тормышында яңа этап башлана: һәр атна саен, ял көннәрендә, өч кеше берләшеп, вагоннардан алтмышар тонна (һәр тонна өчен Әнвәргә бер сум акча түлиләр) күмер яисә цемент бушата ул, кичләрен исә театрларыбызда куелган спектакльләрдә «халык массасы» булып катнаша. Ул вакытта театр училищесында татар теле һәм әдәбиятын Вахит ага Хаков Казан дәүләт университетыннан килеп укытып йөри. Мөгаллим-остаз, дәресен тәмамлаган саен: «Энем, башың эшли, син фән кешесе булырга тиеш, әйдә, университетка укырга күч!» – дип әйтә торгач, Әнвәр, документларын алып, әлеге уку йортына китә һәм, имтиханнарын уңышлы тапшырып, тарих-филология факультетына укырга керә. Аны 1973 елда тәмамлаган егет чын-чынлап фән дөньясына чума.

Хезмәт юлын 1969 елда Казан шәһәрендәге 80 нче мәктәптә гарәп теле укытучысы ул анда 1974 елның маена кадәр эшли һәм Татарстан дәүләт музеенда борынгы кулъязмалар буенча фәнни хезмәткәр булып башлаган Әнвәрнең шул ук ел ахырында матбугатта тәүге язмасы дөнья күрә.

Төрки телдә (гарәп, фарсы, төрек һ.б.) теләсә кайсы гасырда язылган һәм басылган китапларны укый белүче һәм тәрҗемә итүче яшь белгечнең исеме фән даирәсендә бик тиз таралып өлгерә...

Озын сүзнең кыскасы, фәнни иҗат эшчәнлегенә кадәр төрле кыенлыклар күргән, аннан соң да тормышның төрле сынауларын кичкән, төрле елларда, әйтик, 1991-1995 елларда – «Мирас» журналы редакциясендә, 1996 елдан башлап Татарстан Милли китапханәсендә эшләгән, бер үк вакытта Казанның дистәгә якын югары уку йортында гарәп һәм иске татар теле, татар рухи мәдәнияте, ислам дине, халык педагогикасы һәм медицинасы тарихын укыткан Әнвәр Нәҗибулла улы Хәйруллинның олуг галим, текстолог, исламият белгече һәм тәрҗемәче булып танылуында, әлбәттә, аның түбәндәге саллы хезмәтләренең өлеше биниһая зур: болар – Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»ы (1989), Ризаэддин Фәхреддиннең «Болгар вә Казан төрекләре» (1993), шул ук мәшһүрләребезнең хәзерге телгә күчерелгән башка әсәрләреннән «Ислам дине нинди дин?», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Нәсыйхәт-1», «Нәсыйхәт-2», «Нәсыйхәт-3», «Тәрбияле бала», «Әһле гыяль», «Шәкертлек әдәпләре», «Укыту кагыйдәләре», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Гаилә» һәм шулай ук Г.Курсави, К.Насыйри, М.Бигиев, З.Камали, Г.Ибраһимов, М.Йортыши, Г.Сөләйман, Г.Акыш кебек фикер ияләренең аерым әсәрләре, авторның үз хезмәтләре – «Шәһри Бану – Шәрбән кыйссасы» (1996), «Ислам дине бәйрәмнәре» (1996), «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» (2004), «Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» (татар һәм рус телләрендә, 2013).

Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1991, 2008), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), К.Насыйри, Җ.Вәлиди һәм Р.Фәхреддин исемендәге премияләр лауреаты (2004, 2008, 2011), 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (тәкъдимнамә бирүчеләр – М.Госманов, Р.Вәлиев, Ф.Баттал). Әнвәр Нәҗибулла улы Хәйри 2014 елның 20 июлендә кинәт вафат булды.

Үз гомерендә 800гә якын мәкалә язган, туксанга якын китап бастырып чыгарган могтәбәр шәхесебезнең тормышы вә фәнни иҗаты кичекмәстән тирәнтен өйрәнелер һәм аның турында да җитди хезмәтләр язылыр әле дигән изге өметтә калам.

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев