Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Ничекләр генә сагындыра әле үткәннәр...

Әнгам Атнабаев – һичшиксез поэтик сүз остасы. Ул телнең шул кадәр кадерен белә, үзенең әсәрләрендә бер генә кирәкмәгән сүз дә ычкындырмас, кирәклесен әйтмичә калдырмас иде... Чөнки ул үзенең бөтен шигырьләрен дә ювелирлар кебек җентекле эшкәртә, халык әйтмешли, коеп куя торган иде. Нәҗип Асанбаев

Әнгам Атнабаев – һичшиксез поэтик сүз остасы. Ул телнең шул кадәр кадерен белә, үзенең әсәрләрендә бер генә кирәкмәгән сүз дә ычкындырмас, кирәклесен әйтмичә калдырмас иде... Чөнки ул үзенең бөтен шигырьләрен дә ювелирлар кебек җентекле эшкәртә, халык әйтмешли, коеп куя торган  иде.

Нәҗип Асанбаев

Туган-үскән йортымның моңсу тәрәзәләренә сабыр гына күз сирпим дә, каршыма килә кебек үткәннәр, югыйсә чәчләр дә бит агарып беткәннәр. Кыл кебек нечкә күңелемнең ак пәрдәсен сак кына ачам да, анда аксыл плащын кигән, олпат гәүдәле, кара мыекларына кырау төшкән, уйчан карашлы, әдәбият дөньясын шаулаткан әдипне – Әнгам Атнабайны шәйлим. Нишләптер, аны якын итеп, авылча гына Әнгам абый диясем килә. Ничектер, ул миңа күптән очрашмаган кардәшемне, нәкъ мәрхүм әткәм кебек 1928 елгы, туганнан да якынрак кешене хәтерләтә. Елар чакта сине елмайта, йөрәгеңә кереп, күңел яраңны ягымлы сүзләр белән дәвалый белә иде ул. Ә инде аерылышкач, аны оныта алмыйча изаланасың. Их, андый эчкерсез, саф күңелле кешеләр күбрәк булсын иде дә бит бу дөньяларда! Мондый изге җанны ничекләр инде онытасың?!.. Кайчандыр «үткәннәргә кайтыр юлым юк», дип язган иде Әнгам ага. Шулай да үткәннәргә бер кайтам әле синең хакка.

Шагыйрьнең эзләре калган авылым урамнарында 

«Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!» исемле автобиографик повестема керми калган, әмма минем өчен бик тә кадерле мизгелләр бар. Ул да булса, бөек шәхесләрнең туган авылым Кыңгыр-Мәнәвезгә (Бишбүләк районы) килүе.

1966 ел иде ул. Безгә – дүрт йөздән артык йортлы татар авылына Әнгам Атнабаев белән якташым Таһир Ахунҗановның (Таһировның) килеп төшүе (моңа кадәр тере әдип күрмәгән гади авыл халкына) берникадәр гаҗәп тә, шулай ук сөенечле, онытылмас вакыйга да булды. Дөрес, «Кызыл таң» гәзитенең мөхәррире Таһир Исмәгыйль улы моңа кадәр бездә булган икән. Башкортстан партия өлкә комитетының матбугат бүлегендә эшләгәндә, безгә килеп, «Каганович исемендәге колхозда» дигән зур репортаж да язган («Кызыл таң», 1953 ел, 4 июль,). Ул гәзитнең кисемтәсен үзе биреп калдырган иде. Аны бүген дә кадерләп саклыйм. Бу юлы Таһир ага Атнабайның үзе белән килгән. Булачак халык шагыйре Әнгам Атнабаевның ялкынлы чыгышы шыгрым тулы иске клуб стеналарына гына сыеша алмыйча яңгыраган иде. Бигрәк тә «Кара икмәк» шигыре авыл кешесен сискәндереп, уйлар диңгезенә чумдырды:
 

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп,

Имезлеккә салып биргән дә

Үзе киткән урак урырга...

Елаганмын, ләкин чыдаганмын—

Икмәк белән була торырга...

Хәзер ятимсерәп калган басу-кырларга бу шигырь мәдхия, гимн булып яңгырый сыман. Заманында безнең «Победа» колхозы КПСС Үзәк Комитетының Кызыл байрагына лаек булган миллионер хуҗалык иде. Кызганыч, бу хакта яшьләр дә, хәтта бүгенге укытучылар да белми. Таһир ага Ахунҗанов Әнгам Атнабаевны бу татар авылына очраклы гына алып килмәгән иде. Ул чакта клуб залында Бәләбәй төбәгенә караган хуҗалыклар арасында бердәнбер 3 тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, фронтовик, күренекле «Победа» колхозы рәисе, искиткеч тыйнак ил агасы Габдулла Кадыйр улы Фәритов та утыра иде... 

Залда урнашкан тынлыкны бозып, фронтовик Таһир ага үзе белән алып килгән тальянын кулына алып, авыл, урам көйләрен сыздырды. Ихлас йөрәктән чыккан көйләр гүя Кыңгыр-Мәнәвез авылына кире әйләнеп кайтмаган 455 яугирне искә алу аккорды булып яңгырады. Бу минутларда сугыштан кайтмаган әткәсен уйлап, бәгырьләре телгәләнеп утырган Әнгам ага да түзә алмады. Ул акрын гына галанка (калай белән тышланган) мич янына килде дә халыкка күренмәскә тырышып кына иелә биреп, «Беломорканал»ын пыскытты. Шагыйрь абый безгә – алдагы рәттәге малайларга нәрсәдер ымлады. Таһир ага халык белән аралашканда, ул классташым, уку отличнигы, яшь хәбәрче Хәниф Латыйпов (мәрхүм инде) белән минем янга килде дә: «Сез дә шигырь тыңларга килдегезмени?» – дип сорады. «Әйе, шагыйрь абый, без бит районның «Якты юл» гәзитенә бәләкәй генә мәкаләләр дә җибәреп торабыз», – дидек. «Үскәнсез инде, юлыгыз да якты булыр, пажалый», – диде Әнгам абый, аркабыздан сөеп. Аның көрәктәй кул җылысы бүген дә күңелләрне җылытып тора сыман... 

Әнгам Атнабаев кебек ятимлектә, «нужа калачын кимереп» үскән, тормыш төбеннән күтәрелгән гади авыл малайларына сугыштан соң туган буын өчен әти урынына калырга туры килде. Бу Атнабайның әсәрләрендә ачык чагыла. Шуңадыр да аның рифмага салынган, йөрәк каны, җан авазы белән язылган шигырьләре әлеге кичәгә килгән һәммә кешенең игътибарын җәлеп итте. Бигрәк тә «Без – егерме сигезенчеләр!»: 

...Сугыш безне колаклардан тартып,

Вакытыннан иртә өлгертте:

Кичтән егет итеп йоклатты да

Таң атуга инде ир итте.

Шагыйрь шигырен укып бетерүгә зал торып басып, гөр килеп кул чапты. Алкышларны туктатып булмый гына бит! Клуб тутырып килгән укытучыларга, савымчыларга, терлекчеләргә, механизаторларга карап, рәхмәтен белдереп, Әнгам ага болай диде: «Әллә бик ошап киттеме? Төн уртасы бит инде, кайберләрегезнең сәгать 5тән торып эшкә барасы бардыр». «Шагыйрьләр безгә көн саен килми, сыерларны без җырлап савабыз аны», – диде арадан берәү. Ә клубның тәрәзәләрен нәкышләнгән тылсымлы кышкы бизәкләр сарган иде... 

Күрдемне дә күрдек, «Кызыл таң»да күрештек без... 

Университетның беренче курсын тәмамлагач, төркемдәшләрем белән миңа 1976 елның җәендә гүзәл табигатьле Тәтешле якларында фольклор экспедициясендә булырга туры килде. Максатыбыз – фольклор галиме Риф Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә Сараштыбаш, Күрдем авылларындагы әби-бабайлардан татар халкының авыз иҗатын җыю иде. Шулай итеп, без булачак халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган якларында булдык, ул йөргән сукмаклардан үттек. Хәтта аның туган йортында куна да калдык. Әнисе Мәрзия ападан «интервью» алдык, Әнгам, Мәгъдән абыйлар, Зинира апалар һәм башка туганнары кайчандыр туган йорт тәрәзәләреннән шушы якты дөньяга бакканнар бит инде дип, шул рухны тоярга тырыштык. Әнгам абый йөргән урманнарда җиләк ашадык, ул эчкән җиде күзле изге «Хәзрәт» чишмәсенең шифалы суын авыз иттек, шагыйрь сулаган һаваны суладык, аның туган мәктәбендә булдык. Хәтта Казаннан килгән Татарстанның халык артисткасы Флүрә Сөләйманованың концертында булып, аңа ялан чәчәкләре бүләк итү бәхете дә елмайган иде миңа... 

Әнгам ага белән икенче тапкыр мин университетта укыганда, 1977 елның февралендә «Акчарлаклар» әдәби-иҗат түгәрәге оештырган шигърият кичәсендә очраштым. Безнең өчен күренекле шагыйрь белән күзгә-күз карап очрашу олы мәртәбә иде. Ул башта безнең «Акчарлаклар» стена гәзитендә чыккан иҗат җимешләре белән танышты. Аннан соң татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Габделхәй Әхәтов, түгәрәк җитәкчесе, профессор Әхәт Нигъмәтуллинның кыска чыгышларыннан соң төрле курс студентлары Люция Халикова, Фәнирә Исмәгыйлова, Рәзинә Мөхиярова, Юнир Бәширов, Рәфыйга-Рәиф Закировлар, Розалия Нәбиуллина һәм башкалар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Үз чиратында, олуг шагыйребез, остазыбыз үзенең фәһемле киңәшләрен бирде, кайбер шигырьләрне матбугатка да тәкъдим итте. 

Әлбәттә, яраткан әдибебез Әнгам Атнабаев «күчтәнәч»сез килмәгән иде. Аның «Без малайлар идек», «Кешегә ни җитми?», «Таңнарда гармун уйнадың», «Капка төбендә» һәм башка шигырьләрен кинәнеп, ораторларча укуы һәркемнең күңеленә хуш килде. Кичәнең ахырында шагыйрь студентларга автографлы җыентыкларын бүләк итте. «Еллардан җырлар кала» исемле китабына: «Әнвәр! Сөйгәнеңнән сөелеп һәм поэзияне сөендереп, озак яшә. Ә.Атнабай. 15.02.77», – дип язган иде. Моннан 45 ел элек бирелгән китапны бүген дә халык шагыйренең күңел һәм кул җылысы итеп саклыйм. 

Мин студент елларында да, аңа кадәр дә – җәмгысы 50 елдан артык «Кызыл таң» белән тыгыз иҗади элемтәдә тордым. Дистә елдан артык анда бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр җитәкчесе булып эшләдем. Стажёрлык практикасын да биредә үттем, «Кызыл таң» гәзитендә очерк жанры» дигән темага диплом эше якладым. Стажёр вакытта миңа мәдәният һәм сәнгать бүлегендә эшләргә туры килде. Бүлек мөдире, шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Габдерәхимов мине колактан тартып үстерде. Гадәттә, бу бүлекне каләм тибрәтүчеләр – шагыйрьләр, язучылар, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре үз итә. Берсендә эш сәгате тәмамланыр алдыннан: «Җитәр инде сезгә, егетләр, батырга да ял кирәк», – дип, мыек астыннан елмаеп кына, Әнгам Атнабай килеп керде. «Кызыл таң»ның соңгы санына күз йөгертеп чыккач, ул: «Әнвәр туган, син яшьрәк кеше, бар әле, юл аша чыгып кер», – дип, яшел кәгазь өчлек сузды. Мин инде тыңлаучан солдат кебек тиз генә кибеткә барып килгәч, илһамланып, янә үз эшемә керештем. Аның уңай энергетикасы тәэсир иткәндерме, эштән соң калып, шактый гына язып ташлаганмын.

...Әнгам абыйның икенче керүендә кабинетта үзем генә нәрсәдер сызгалап утыра идем, ул миңа сүз катты: «Син Бишбүләк егете бит әле. Дипломат Кәрим Хәкимов, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим төбәгеннән. Киләчәктә аларны да онытма, – диде өлкән каләмдәшем. – Заманында «Коммуна», «Кызыл таң»ның мөхәррирләре булган Мөхәммәт Бикбулатов белән Таһир Ахунҗанов та синең якташларың булып чыга бит әле. Каләмең шомара төшкәч, иҗатыңны аларга, гомумән, шәхесләр тормышына юнәлтергә тырыш. Алар синең күңел күзләреңне тагы да ныграк ачар», – дигән иде ул. Шул елларда «Һәнәк» журналында мөхәррир урынбасары булып эшләп йөргән Әнгам абыйның, шулай ук Таһир аганың да киңәшләрен колагыма киртләп куйдым. Гомер дәвамында шактый гына шәхесләр – әдәби геройларым китапларымда лаеклы урын алдылар, әдипләрнең традицияләрен кулымнан килгән кадәр дәвам иттердем... 

Атнабайны Ахунҗанов «Кызыл таң»га ничек «кодалаган»? 

36 ел буена Таһир Исмәгыйль улы белән аралашу дәверендә ул миңа күп кенә рухи кыйммәтләр хакында сөйләп калдырды. Хәтер сандыгымда хәйран гына җәүһәрләр саклана. Әлегә шуларның берсен генә тәкъдим итмәкчемен.

«1964 елның башында мине «Кызыл таң»ның баш мөхәррире итеп расладылар. Гәзитнең эчтәлеген баету, аның йөзен үзгәртү, халыкка якынайту изге максатларымның берсе булды. Иң зур өметем – язучыларда, өлкән журналистларда иде. Яңа вазифамның беренче көнендә кич белән Әнгам Атнабаевның фатирына киттем: ул күптән түгел «Кызыл таң»нан «хезмәт дисциплинасын бозган өчен» (эшкә соңлап йөргән өчен) чыгарылган иде. Әлеге дә баягы шул «законлы» булсын дип җибәргәннәр инде: хезмәткәрләр эшкә вакытында йөрсен. Минемчә, язучының редакциягә иртәнге тугызда килеп утыруының һич хаҗәте юк: ул өендә дә гәзиткә эшли ләса, аның эше дә, ашы да шул бит! Килдем, Сәвия ханым әзерләгән чәйне эчтек, мин аптырабрак калган хуҗага йомышымны әйттем: «Редакциягә кайт, гәзитне бергәләп күтәрик». Озак кына уйланып торганнан соң: «Кайтам, тик бер шарт белән, – диде Әнгам. – Үзеңне монда күп тотмаслар, киткәндә, мине «по собственному желанию» чыгарып китәсең. Мин башка кешегә буйсынып эшләргә теләмим... Соңыннан шулай иттек тә: кадрлар буенча минем беренче приказым Атнабаевны эшкә алу хакында, соңгысы аны үз теләге белән редакциядә эштән бушату турында булды. Дәвам итеп, тагын берничә сүз әйтим: мин командировкаларга күбрәк Атнабаев белән йөрдем. Баш мөхәррирнең аны үзенә артык якынайтуын хупламаучылар да булды, ләкин бергә йөрдек, аның белән эшләве күңелле, нәтиҗәле иде. Район-шәһәрләрдә «Кызыл таң» көннәре, халык белән очрашулар шулкадәр күңелле үтә иде ки, кешеләр соңыннан озак җибәрми торалар иде». 

Сөекле татар шагыйребез турында әйтер-язар фәһемле сүзләр биниһая, тик журнал бите генә гармун күрекләре кебек сузылмый. Шулай да тагын берничә детальгә генә тукталмыйча булмас. «Кызыл таң»да эшләгәндә, миңа Атнабайның 70 яшьлек юбилеенда катнашү бәхете тиде. Юбилярны котларга Башкортстанның ул вакыттагы Президенты Мортаза Рәхимов, Татарстанның күренекле шагыйрьләре, якташларыбыз Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин килгәннәр иде. Биредә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык шагыйренең әнисе – 94 яшьлек Мәрзия апаның, туганнары арасында РФнең халык артисты Зинира Атнабаеваның булуы үзе бер могҗиза иде. Танылган драматург Әнгам Атнабаевның «Шоңкар», «Игезәкләр», «Ана хөкеме», «Ул кайтты», «Хушыгыз, хыялларым!» һәм башка пьесаларыннан өзекләр күрсәтелде. Әлбәттә, шагыйрьнең «Җиз кыңгырау моңнары», «Әнкәй, синең куллар», «Дусларыңны онытма», «Галия белән Заһир» дуэты, «Яшьлегемә кайтып барам», «Танып буе» һәм башка җырлары яңгырады. Дистәләгән җыентыклар авторы буларак, Әнгам ага тәнәфестә үзенең китапларына автографлар язып, яраткан укучыларына бүләк итте. Билгеле, Атнабайны Татарстанда да бик хөрмәт итәләр. Аның 90 еллыгына багышланган искиткеч кичәнең филармониядә зур дәрәҗәдә оештырылуы һәм телевизион каналларда түкми-чәчми төрле төбәкләрдә күрсәтелүе олы мәртәбә иде. Анда танылган артистлар Рәшит Сабиров, Филүс Каһиров һәм башкаларның әдипнең онытылмас әсәрләрен сәхнәгә чыгарулары, кичәгә әдипнең уллары Салават белән Азаматның чакырылуы да бик сөенечле мизгел булды. 

«Тарихлардан укып ятларлар  әле...» 

Әнгам ага халыкчан итеп язды. Татар поэзиясенең алтын баганасы, әдәбиятыбызның йөзек кашы иде, дисәк тә, фәстерү булмастыр, мөгаен.«Түш кесәгә салып йөртәсе бар үзебезнең туган туфракны», «Кеше үзенең бөек икәнлеген каян белер иде, үлмәсә» – болар һәммәсе күптән канатлы сүзләргә әверелде инде.

Моңсу кара көзләрдә яраткан шагыйребез белән хушлашкан идек. Гомер кояшы сүнсә дә, аның якты эзләре туган туфрагын җылытып тора. Ә якташлары исә аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп яши. Иң мөһиме – бүгенге көндә дә күренекле шагыйрь һәм актриса туган йортның учагы сүнмәгән. Иске Күрдемдә аның бертуган энесе, районның танылган шәхесе, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты, хезмәт ветераны, мактаулы имам Мәгъдән Касыйм улы Атнабаев яши. 2022 елда юбилеен зурлап үткәрделәр. Атнабаевларның нәсел шәҗәрәсен төзегән кеше ул. Әнгам ага заманында аңа әтисен алыштырган. Туганлык җепләрен өзмичә, Мәгъдән ага, истәлекләрне яңартып, туганнарының исемнәрен мәңгеләштерү эшләрендә актив катнаша. Иске Күрдем авылындагы җиде күзле Хәзрәт чишмәсе янында күрше-тирә район һәм төбәкләрнең имам-хатыйбларын чакырып, җыен үткәрү, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү, мәктәптә очрашуларда булу – һәммәсе дә саваплы гамәл. 

Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән дә туган авылында шактый гына эшләр башкарылган: Иске Күрдем мәктәбе алдында Әнгам Атнабаевка бюст куелган, шунда ук музее бар, Иске Күрдем, Югары Тәтешле авылларында, Яңавыл шәһәрендә урамнар аның исемен йөртә. 2003 елда Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе булдыру да бик күркәм гамәл. Әйткәндәй, күренекле әдибебезнең исемен мәңгеләштерү максатында район, урындагы хакимиятләр шактый кадер-хөрмәт күрсәткән. Моңа һәркем сөенә генә. Танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Рәиф Кадыйм улы Әмиров «Безнең Атнабай» исемле китапның төзүчесе буларак, искиткеч зур эш алып барды. Әлеге көндә ул китапның икенче кисәген әзерләүдә актив эшли. Халык шагыйре үзенә күптән әдәби һәйкәл куйган иде, ә аның ихтирамлы, изге күңелле якташлары Әнгам Атнабаевка Югары Тәтешледә чын һәйкәл куярга җыена. Район халкы иганәче Камил Ибәтуллинга чиксез рәхмәтле. Менә шундый мәрхәмәтле, милли рухлы ир-егетләрнең күркәм гамәле шагыйрьнең «мин бу дөньяны матурларга тудым» дигән сүзләренә тәңгәл киләдер, мөгаен...


Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ, Фатих Кәрим,

Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты,

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев