Ни хәлең бар, Вакыйф абый?..

ВАКЫЙФ НУРИЕВКӘ 60 ЯШЬ

Әдәбиятыбызда шундый чорлар булып ала: әле проза көчәеп китә, әле шигърият. Нигәдер драматургия һәм балалар әдәбияты һаман бу зур ярышка ышанычлы адымнар белән кушыла алмый кебек.

Шулай да, безнең 90 нчы еллар буыны үскәндә, балалар һәм яшүсмерләр әдәби прозасы үзен раслар өчен көчле бер сикереш алгандай булды. Замана вазгыятен аңлап, әйдәп баручы авторлар да күп түгел иде. Ни өчендер һаман сталинчыл-ленинчыл әдәбиятны укып, үзебезне «алласызлык идеологиясе»ннән яралган буын дип хис иттек.

Берзаман, 1992 ел иде бугай, мәктәп китапханәсенә «Бүре кадәр бүрек» кайтып төште. Аны иң беренче булып эләктерү миңа тәтеде. Җыентыкта – 71 хикәя. Караңгы төшкәч кенә кабызылган ике каналлы телевизорда кичке тугызлар тирәсендә күреп туйган «Яңалыклар», «Тыныч йокы, нәниләр!» тапшырулары тәмам үзәккә үткәч, көтүдән үзләре генә кайтмас сарык-сыерларны эзләп табып ихатага япкач, «Бүре...»гә ябыштым.

Язучы абый: «Ашыкма», дигән. Кыяр утыртырга да, бакча китмәнләргә дә, көтүдән терлек каршыларга да, печән чабып куярга да «ашыкма», дигән. Ә соң, мин әйтәм, нәрсә дип ашыгам соң әле? Үскәч өлгерермен, юкса чаба-чаба барына да өлгерергә тырышам... 

Ашыкмау бәласеннән котылу, соңгы поездга өлгермичә, 1 сентябрьгә бармый калган ялкау малай – ул төп герой иде. Үземне Белем бәйрәменә соңга калган ялкау укучы урынына куеп карагач, фикер бераз үзгәрә төште.

 Шул рәвешле, күп әдипләр турында мәкалә язганда, аларның тәүге китапларын эзләп йөргәндә, бу автор мине бала вакытта ук үзе эзләп тапкан булып чыкты.

Вакыйф Нуриевнең сатирик хикәя-фельетоннарын шуннан соң бик ашыгып, «ашыгуда файда бар!» тизлеге белән укый башладым.

Әдипнең «Әкрәм законы» да, «Бер җәйдә... алтмыш рәхмәт» тә, «Төп башына утыртты», «Бүген котылсам», «Югалган галстук», «Инша», «Бүре кадәр бүрек», «Шпион» һәм башка хикәяләренең дә төп герое үзем «булдым». Бүрек бүре кадәрле идеме-юкмы, белмим, тик 71 хикәяне эченә алган җыентык миңа хәтта аю хәтле тоелды. Авылдан беркая да чыкмаган гади бер малайга күпме вакыйга! Заман яшүсмере әсәрләрнең һәр вакыйгасында үзен тапкач, бу инде язучының алыштырып бетергесез табышы дигән сүз. Менә шулай тәрбияләде мине моннан 25 еллар элек Вакыйф Нуриев прозасы. «Бүрек...» безне таныштырган булып чыкты.

«Бала чагыннан якты хатирәләр саклаган әдип кенә укучы күңелен яктырта торган әсәр яза аладыр, ә Вакыйф дусның хатирәләре дә чиста-пакь, ...җаннарны сафландыра...

Ул һаман да үсмер күк, аның укучылары да, ничә дистә ел яшәүләренә карамастан, һаман яшьтәшләредер. Бала чагыннан, яшьлегеннән киткәннәр әллә кайчангы вакыйгаларны болай тәэсирле итеп сөйли дә, күңелләре аша үткәреп укый да алмаслар, мөгаен» (Казан утлары, 2008, №12), – дип яза Рәфыйк Шәрәфиев бер мәкаләсендә.

Шулай итеп, балалар әдәбиятына чын фельетоннар остасы килә.

Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин «Шагыйрь генә булып калалмадым» дигән китабында болай яза: «Яшь ленинчы» белән «Ялкын»да соңгы вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда, нигездә, өч автор – Вакыйф Нуриев, Ләбиб Леронов һәм Ркаил Зәйдуллин эшли. Өчесендә өч төрле алым. Һәркайсының үз темасы, үз сүзе. Аеруча В.Нуриевнең фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр йомгаклау рәвеше, мавыктыргыч сюжетлары белән җәлеп итеп тора».  

Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туган. Кечкенәдән журналистиканың төрле тармаклары белән кызыксынучан егетне мәктәптән соң (1975) хыялы Казан университетының журналистика бүлегенә укырга алып килә. «...бу вакытта инде берничә редакциянең, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының уңай характеристикасы, төрле матбугат органнарында басылып чыккан «бер кочак» материалы бар иде аның, – дип яза ул вакыттагы журналистика кафедрасы мөдире, танылган галимебез, Вакыйф абый гомере буе хөрмәт итеп яшәячәк шәхес – Флорид Әгъзамов. – Беренче танышканда ук әйбәт тәэсир калдырды бу егет. Яшенә хас булмаганча җитди, сайлап алган профессиясенә мөнәсәбәте анык, эшкә карашы җаваплы кебек тоелды. Чыннан да шулай булып чыкты. Бүлектә тырышып укыды, теорияне төптән үзләштерде, матбугат белән элемтәсен янә дә ныгытты, теоретик белемнәрен практикада сынап карарга омтылды, гыйльми эш белән мавыгып шөгыльләнде, берничә ел буе матбугатта социалистик ярышны яктырту мәсьәләсен өйрәнде. ...Кирәк-кирәкмәгәндә чәчрәп чыкмады, редакцияләрдә «ишектән кусаң, тишектән бәреп кермәде», һәрчак үтә тыйнак, сабыр булды, үзен журналист профессиясенә әзерләде» («Социалистик Татарстан», 1981 ел, 19 ноябрь).

Әнә шулай яшь журналист V курста укыганда, «Яшь ленинчы» (хәзер – «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлагач, әлеге газета редакциясенә корреспондент итеп чакыралар аны. Аннары – җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары. 1987-1990 елларда В.Нуриев – Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

1990 елда Вакыйф абыйдан яңа оешып килгән «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә эшкә килүен үтенәләр. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. «Шәһри Казан»ны аякка бастыруга, дөньяга танытуга зур өлеш кертә, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасары булып эшли, шактый еллар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифаларын үти.

80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф Нуриев балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугрылык саклый. Шулай да соңгы елларда күләмле әсәрләргә өстенлек бирә. 2005 елда «Ана догасы» дигән документаль повесте китап булып басылып чыкты. 2006 елда исә аның бер-бер артлы өч повесте («Җиденче палата», «Карга карагы», «Әбиемә – әфлисун») әйдәп баручы матбугат битләрендә дөнья күрде. Алар барысы да укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Ә 2007 елда исә «Җиденче палата» дип аталган повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы басылды. Әлеге китап Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек дип табылды.  

Тәнкыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы «Җиденче палата» повестена, тирән тукталып, аны рус классигы А.П.Чеховның «Палата №6»сы белән янәшә куя («Шәһри Казан», 2006, 26 декабрь), тик шунда ук ике әсәр арасындагы зур аерманы кискен билгели: Чеховның геройлары аталар һәм инде өлгереп җиткән, балигълык яшенә кергән балалар булса, Нуриевтә – әле кеше буларак формалашып кына килә торган малайлар һәм аларның әти-әниләре.

Машина бәрдергән Ардуан (язучының үз улының исеме) атлы улын хастаханәгә алып килә яшь әти, табиблар аны җиденче палатага салалар һәм ата кеше коточкыч күренешләргә тап була. Шифа, ярдәм эзләп килгән малайларга биредәге табиблардан түгел, ә үз әниләреннән игътибар, наз сорала икән бит! Гадел дә, Нияз да – иҗади, табигать уллары. Алар язгы карны тишеп чыккан тәүге яшел чирәмне дә, шәһәр өсте манзарасын да шигъри бер хиссилек күзлеге аша күзәтә белә, үзләре дә шигырьләр яза.

Вакыйф Нуриев 90 нчы еллар башында оешкан яңа җәмгыятьнең нигезенә ятачак яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен әсәренең үзәгенә сала. Кроссворд чишеп, балаларына бер минут вакытларын жәлләгән милләт аналарын кискен тәнкыйть утына тота, әлеге ата-аналар бүген төзегән «рухи кроссвордны» берничә елдан кем чишәр? Туң йөрәкле буын, үсеп җиткәч, нинди үсентеләр бирер? Милләтебезнең гасырдан-гасырга күчеп килгән традицияләре сагында кем торырга тиеш? Әнә бит ата кешенең аз гына күз уңыннан ычкындыруы була, нинди олы фаҗига, улына сәламәтлек ягыннан зур зыян салган вакыйга килеп чыга.

Шул рәвешле, Вакыйф Нуриевнең без алдарак телгә алган геройлары – үсмер малайлар белән әлеге повестьтагылар артык аерылмый да кебек, тик аларны уратып алган мохит гел үзгә.

Казанда укып, эшли башлаган елларымда юлым һәрчак аның белән кисешә иде. Яшьләр иҗатын күрү, аңлау, төрле конкурсларда аларга киңәш-табыш бирү, «Иделем акчарлагы», «Илһам», «Илһамлы каләм», «Ак җилкән» һәм башка балалар-яшүсмерләр әдәби билалышы аннан башка узмады. Без әүвәл аның текә чит ил машиналарында килеп төшүен капка төбендә көтсәк, ул һәрвакыт үзе безне, инде җәяүләп килеп җитеп, уку йортыбыз фойесында каршылады. Бүген дә Вакыйф абый тормышның күпләргә шул дәрәҗәдә дә тәҗел тимер атыннан башка гына, чираттагы әсәрләренең фабулаларын оештыра-оештыра, үз юлыннан атлый.

Шуңа күрәдер (безгә әле ул кадәр мәртәбәле кешеләр белән очрашу насыйп буламы), аның быел гына нәшер ителгән «Ни хәлең бар, балам?..» җыентыгына да «Шәхесләр турында хикәяләр» дигән бүлек урнаштырылып, үзенең матур йөзен тапкан.

Япь-яшь журналистны Евгений Евтушенко белән очрашуга җибәрүләр; СССРның оборона министры, Советлар Союзы маршалы Устинов мәрәсимендә катнашулары; Обкомның беренче секретаре Рәшит Мусин белән Чистай шәһәрендә очрашу вакыйгалары; Германия Демократик Республикасы социаль-бердәм партиясе Үзәк Комитеты генераль секретаре Эрих Хонеккер җитәкчелегендәге делегация вәкилләрен каршылау да; татар халкының легендар улы, мәшһүр полководец, генерал-лейтенант Якуб Чанышев янында булу да; «Мостаев җыры»н тыңлау да – һәммәсе, һәммәсе дә таң калырга мәҗбүр итә.

Әдип әлеге хикәяләрен шул дәрәҗәдә җанлы сюжетка кора – алардагы төп геройларның һәрберсе белән очрашкандай буласың. Ул, гүя, рәсем ясый: үсмерлек, яшьлек һәм ата булгач иҗат ителәсе, алар күзе күрердәй картиналар туа.

Әлбәттә, болар һәммәсе дә тикмәгә түгел. Вакыйф Нуриевнең рәссамлык сәләте инде мәктәп елларында ук ачыла. Ул, кулына кара-каләм алып, сурәтләр төшерә башлый. Алар еш кына «Яшь ленинчы» газетасында дөнья күрә (бүген журналда тәкъдим ителгән рәсемнәр – шул елларның тансык, самими хатирәсе). Әлеге рәсемнәрдә Туган илгә мәхәббәт, мул уңыш җыючы игенчеләргә мәдхия; авылда юклы-барлы корылмаларда үзеңне чын спортчы буларак хис итү дә чагыла; тәрәзәләре кадакланган йорт авторның үзе туып-үскән нигездер инде хәзер... Бала вакытта рәсемгә төшергән әлеге ызба Нәкыя апаның, үзе улына күченгәч, бушап калган өен хәтерләтә... (Аны Вакыйф абыйның улы Ардуан Нуриев ясаган).

Вакыйф Нуриев – гомере буе әнисен хөрмәт итеп, чын бала булып, йөрәген биреп яшәүче шәхес. Эштә төшке аш вакытларында аның әнисенең хәлен белергә кайтып килүен һәм һәр көненең шулай кабатлануын күреп торабыз. Аллага шөкер, инде туксанынчы яшендә дә Нәкыя апа – Мөхәммәт Мәһдиевнең сабакташы, кырык биш ел дәвамында балаларга белем биргән, кызы (Вакыйф абыйның апасы), килене (Вакыйф абыйның хәләле) вафатыннан соң да бәрәкәтле тәрбиядә яшәгән Ана, улы Вакыйф абыйны гына түгел, безне дә: «Балалар, Аллага шөкер, бар да яхшы», – дип үсендереп торган зур куанычыбыз, Ак әбиебез ул.

Мөхәммәт Мәһдиев Вакыйф абыйга, журналистика юнәлешенә фатиха биргәндә, белде микән – җәяүле Нуриевнең көн дә, әнисенә, тәмленең дә тәмлесен генә пешерә торган урыннардан сый-нигъмәтләр табып алып килүче угыл булачагын?! Без әнкәйләрне алай хөрмәтли алабызмы? Ә алсак иде... Вакыйф абыйның хәләлен кисәк югалтуы безне, аеруча мине (әле бергә эшли генә башлаган идек) сискәндерде. Әнисе дә шул ук көнне авылда аяктан егылган булып чыкты. Шушы авырлыкларны кичергән кешегә озакламый тагын бер сынау килде – юл һәлакәте – бу юлы үзе...

Безнең сораулы карашка ул:

– Сабырлык кирәк, яну-көюдән инде ни файда? – дип кенә куйды.

Икәү генә сөйләшкән-киңәшкән вакытларда Вакыйф абый миңа гыйбрәтле «тормыш язган хикәяләр»енең шактыен бәян итте. Икебез бер көнне тугангамы, берберебезгә эш вакытларында әйтешкән «тәнкыйть серкәсе» дә су күтәрә.

Чыннан да, Вакыйф Нуриевнең тормыш язган хикәяләре бик күп икән... Әлеге санда әдипнең алдагырак битләрдә тәкъдим ителгән «Сары сумкалы сукбай»ы да тормыштан алып язылган чын әдәби әсәр бит. Кибет төбендә һәркемгә ишек ачып, «хәерле иртә», «хәерле көн», «хәерле кич» теләп торган сукбай язмышы, аның җәмгыятьтә үз-үзен табарга тырышып тырнашуы шактый тетрәндерә. Сары сумка символикасының да әһәмияте көчле.

Илдар абый Юзеев: «Син, Вакыйф, балалар темасыннан китмә. Балалар өчен яза белү таланты һәркемгә дә бирелми. Ялгыз каз бәбкәсе турындагы «Матуркай» дигән хикәяңне укыгач еладым», – дип әйтсә дә, Вакыйф Нуриев соңгы елларда зур прозада үзен шактый сынады. Күптән түгел генә аның берничә повесте дөнья күрде.

«Кышның озын бер төне» сатирик повесте нигезенә ул бөтен авылны гаҗәпкә калдырган вакыйганы сала. Кырык елдан артык элек сугышта һәлак булган фронтовик кайтып төшә. Сугыш ялгышкан, дип әйтер идең, авылдашын үз куллары белән гүргә иңдергән-җирләгән икенче бер фронтовик шушы авылда яшәп ята. Сатирик повестьта шушы сәер вакыйга белән бәйле хәлләр авыл проблемалары, геройларның характерлары, психологик кичерешләре, милли хисләр – барысы да мәхәббәт яссылыгында зур әдәби осталык белән сурәтләнә. Автор вакыт мәсьәләсендә бер төн белән чикләнә. Нәтиҗәдә, вакыйгалар, куерганнан-куера барып, тыгыз, мавыктыргыч сюжетка корылган әсәр туган.

«Мәһдиев һәм...» дигән повесть-хатирә оригинальлеге белән көчле. Инде алда әйтелгәнчә, Вакыйф абыйның әнисе Нәкыя апа – Мөхәммәт Мәһдиев белән сабакташ. Әсәр әлеге ике шәхес арасында «Мөхәммәт Мәһдиев яза», «Әни сөйли» һәм «Хәтерем дәфтәреннән» формасында бара. Әдипнең безгә нәмәгълүм тормыш эпизодларын Вакыйф абыйның әнисе – сабакташы хатирәләре аша белү аеруча да зур кызыксыну уятты.

Әле быел Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Ни хәлең бар, балам?..» китабына, шул рәвешле, биш повесть тупланган.

...Вакыйф абый бу көннәрдә чираттагы әсәрен ашыкмый гына язып утыра... Прозаның кече һәм урта жанрларында үзен сынаган әдипнең чираттагысы роман ук булып куймагае. Ашыкмыйк әле...

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: