Мөхәммәт Әблиев тууына – 120 ел!
Мөхәммәт Әблиев татар әдәбияты тарихына иң беренче чиратта “Шәмсекамәр”(1929) драмасы белән керә. Пьеса өстендә эшләгәндә, яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә һәм бу иҗади дуслыкның нәтиҗәләре бик уңышлы булып чыга.
Иҗат җимешләре ярдәмендә ул күңелләрдә күптән сүрелергә омтылган ялкыннарны яңа көч, куят белән кабызып җибәрергә сәләтле. Әсәрләре аның тарих битләрендә аерылмас урынны алып тора, онытылмаслык хәтирә булып буыннан-буынга тапшырыла. Бу барысы да әдип кешегә хас булган билгеләрдер. Араларында тыныч вакытта яңадан-яңа әсәрләре белән укучыларны куандыра торган, авыр сугыш афәтендә халкының иминлеге өчен көрәшкәннәре дә бихисап. Шуларның берсе күренекле татар драматургы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев.
Ул 1900 нчы елның 15 июлендә Татарстанның Кама Тамагы районы Даныш авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләсенә ярдәм күрсәтү максатыннан, мәдрәсәдә укуны бик яшьли, тамак туйдырыр өчен, байларга хезмәт итү белән чиратлаштыра. 1915 елда исә ул Казанга килә һәм көнен төрле эшләрдә ялланып хезмәт итүдә күрә башлый. 1918 елда азык-төлек отрядына языла. Шулай ук соңрак туку фабрикасында көне-төне тир түгәргә мәҗбүр була. 1920-1921 еларда партия мәктәбендә уку теләге белән яна, аны тәмамлагач исә, эшчеләр арасында тәрбияче вазифасын үти башлый. 1921 елда яшь егет үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә һәм 1922 елда Урта Азиядә басмачылар дип яманаты таралган хәрәкәтне юк итүдә катнаша. Нәкъ шул көрәшләрдән соң аның бөтен тормышы армия хезмәте белән тыгыз бәйләнештә үрелеп барачак. Ләкин яхшы урынга эләгер өчен, гомумән, үз хезмәтеңнең асылын, нечкәлекләрен таныр өчен төпле белем кирәк була. Шуңа күрә 1923-1926 елларда Мөхәммәт Әблиев Казандагы берләштерелгән татар-башкорт мәктәбен, 1927-1928 елларда Мәскәүдә хәрби-сәяси курсларны тәмамлый. Аннары ул Төркестан укчы полкына рота политругы итеп җибәрелә. Соңга таба ул анда рота командиры булып хезмәт итә. Мөхәммәт Әблиев бер урында утырмый, бертуктаусыз белемен яңарта, укымышлы кеше булырга омтыла. Шуңадыр да 1932-1936 елларда Ленинградтагы хәрби-сәяси академиядә белем ала ул. Финнар белән сугыш башлангач, хәрби комиссар Мөхәммәт Әблиев көрәшнең алгы сызыгында була.
Булачак әдип 20нче елларда яза башлый. Башта ул проза жанрында үзен сынап карый, каләмен чарлый – “Минем дустым сугышта” исемле хикәя, “Ком улы”, “Итекче кызы” повестьларын иҗат итә. Соңга таба игътибарын драматургия төренә юнәлтә. 1923-1925 елларда ул “Ике туй” исемле пьеса яза.
Мөхәммәт Әблиев татар әдәбияты тарихына иң беренче чиратта “Шәмсекамәр”(1929) драмасы белән керә. Пьеса өстендә эшләгәндә, яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә һәм бу иҗади дуслыкның нәтиҗәләре бик уңышлы булып чыга. Драмада Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылында барган вакыйгалар оста итеп, җанлы картиналарда тасвирлана. Бу чордагы татар хатынының авыр язмышы тарихы укучыны, тамашачыны битараф калдырмый.
Татар театрының режиссеры, Татарстанның һәм Русиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаковка нәкъ “Шәмсекамәр” спектакле казаныш һәм дан бүләк итә. Беренче каршака яшь драматургның, үзенең төп һөнәре буенча сәнгатьтән ерак, революциягә кадәр Россиядә татар хатын-кызының авыр һәм хокуксыз тормышы, башлангыч вариантта крестьянлыкның класслы үзаңы уянуы турында пьесасын камил дип атап булмый. Тик драма әсәре режиссерны үзенең үткен драмматик сюжеты, көтелмәгән алымнары, төгәл һәм ачык характерлы геройлары белән мавыктыра. Авторының яшь язучы, шул ук вакытта Кызыл Армиясенең лейтенанты булуы да Сарымсаковны кызыксындыра. Әсәрнең уңай яклары тулаем аның кимчелекләрен качыра дисәң дә хата булмастыр. Вакыйгалар барышының берникадәр акрынаюы, буталчылыгы, композициянең артыгын озынаюы – боларның барысы да сюжетның үзенчәлеге арасында югалып кала. Спектакльнең премьерасы 1938 елның 26 февралендә була һәм триумфаль уңышка ирешә. Тамашачылар актерларны сәхнәдән озак җибәрми, кабат режиссерны, авторны һәм башка спектакльне иҗат итүчеләрне чакыра, алкошлар тынмый, “браво!” дип кычкыручылар артканнан арта бара. Бу кичәдән соң аның бәхетле озын гомерле сәхнә тормышы башланып китә. “Шәмсекамәр” спектакле 1937-1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театрында зур уңыш казана, озак еллар буе репертуардан төшми уйнала. Пьеса күп кенә татар, башкорт һәм сугыштан соңгы елларда Үзбәк академия театры сәхнәсендә куела.
“Шәмсекамәр” спектакле Мөхәммәт Әблиевны яңа баскычка, яңа үрләргә илтүче булып чыга. Ул 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы була. Әмма тормышы хәрби эш белән бәйле булгангамы, сугыштан арына алмый әдип. Фашист гаскәрләре илебезгә варварлар сыман басып керә, ир-атлар Бөек Ватан сугышына ургылы. Мөхәммәт Әблиев сугышның беренче көннәреннән үк ул укчы дивизиянең сәяси бүлек җитәкчесе вазиыасын үти. 1941 елда драматург геройларча утка керә һәм авыр бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак була.
“Шәмсекамәр” спектакле бүгенге театрларыбызның репертуарында урын таба алмаган. Кызганыч, чөнки бик үзенчәлекле, татар драматургиясендә яңалык булып триумфаль рәвештә татар әдәбиятының тарихыа кергән иҗат җимеше югала. Мөхәммәт Әблиев кыска тормышында күп әсәрләр язырга өлгерми. Ләкин бер әсәре белән генә дә нинди казанышларга ирешә. Һичшиксез, бу олы хөрмәткә ия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев