Мәҗит Гафури тууына – 140 ел!
Күренекле прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури 1880 елның 20 июлендә Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (бүгенге көндә шагыйрьгә багышлап Гафури районы) Җилем-Каран авылында хәлфә, ягъни мәдрәсә укытучысы гаиләсендә дөньяга килә.
Күренекле прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури 1880 елның 20 июлендә Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (бүгенге көндә шагыйрьгә багышлап Гафури районы) Җилем-Каран авылында хәлфә, ягъни мәдрәсә укытучысы гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшендә аны авыл мәктәбенә укырга бирәләр, аннары ул Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Унбер яшендә кечкенә Мәҗит ятимлек ачысын үзендә таный – бер-бер артлы әтисе белән әнисе дөньядан китеп бара. Уку, белем алу, гомумән, көнкүреш авырлыклары кечкенә шәкерт иңенә йөк булып килә дә төшә.
1896 елның көзендә 16 яшьлек Мәҗит җәяүләп Уфага таба юнәлә. Ләкин зуррак мәдрәсәгә укырга керү урынына, ике ел дәвамында ул төрле урыннарда көнлекче, авыл мәктәпләрендә мөгаллим, тиргә батып кара эшче хезмәтен намус белән башкара. Барысына да ярлылык сәбәпче була, чөнки егетне бер мәдрәсәгә дә укырга алмыйлар. Ниһаять, кыенлыклар артта кала һәм 1898 елда М.Гафури Троицк шәһәрендәге “Рәсүлия” мәдрәсәсенә кабул ителә. Монда ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә, чөнки иске схоластик укыту программасы аңа артык зур белемнәр бирми. Китап киштәләрендә акрынлап Ф.Кәрими һәм башка мәгърифәтчеләрнең әсәрләре барлыкка килә башлый. Җәй көннәрендә егет акча җыю максатыннан, яллы эшкә урнаша: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның – торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казакълар арасына китеп балалар укыта. Шулай ул эшчеләр тормышы белән таныша.
Яшь М. Гафури күңелендә бунтарьлек көчләре шактый була. 1902 елның язында ул, Троицк һәм башка мәдрәсә тәртипләреннән көлеп, “Ишан шәкертләренә” дигән сатирик шигырен язып шәкертләр арасында актив тарата. Әсәре аркасында ул хәтта шул җирлектә хәлфәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук елны җәен М.Гафури үзенең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче проза әсәрен, аннары, 1902–1904 еллар арасында, «Вә иннә мин әш-шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гыйлем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» исемле дидактик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, унтугызынчы йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны мәгърифәтле, аң-белемле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Оренбургта дан казана. Шуңа беренче шигъри җыентыклар үзләрен озак көттерми.
Казан – язучы-шагыйрьләрне, мәгърифәтчеләрне һәм галимнәрне магнит сыман тартып торучы. М. Гафурины да үзенә җәлеп итә һәм шуңа күрә 1905 елның августында яшь шагыйрь “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый башлый. Беренче инкыйлабны ул шунда каршы ала һәм халык кузгалышы белән илһамланып, “Милләтемә шатлык шигыре”н яза һәм ул вакытта яңа гына чыга башлаган “Казан мөхбире” газетасында бастыра. Инкыйлаб елларында шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешендә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсихәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позицияләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта («Бай кеше», «1906 елдан 1907 елга васыять», «Базарга чыктым» шигырьләре, «Ярлылар, яки өйдәш хатын» хикәясе һ.б.)
М. Гафури белем алуны туктата алмый, әйтерсең ул мөхит ныклап аның тормышының аерылгысыз бер өлешенә үтеп кергән. 1906 елда ул яңадан Уфага кайта һәи “Галия” мәдрәсәсенә башта бер ел рәсми шәкерт, ике ел – ирекле тыңлаучы булып укырга килә. 1909-1912 еллар дәвамында ул фәкать язу эше белән шөгыльләнә. Бу чорда аның иҗаты чәчәк ата, күпчелек шигырьләр, хикәяләр саны көннән көн арта бара. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәләгән шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләр даими басыла. 1912-1917 елларда ул Уфада Кәримевларның “Шәрекъ” матбагасында корректор булып эшли.
1914 елның июлендә зур тетрәнгеч көчкә ия булган Беренче бөтендөнья сугышы афәте илләрне, шәһәрләрне, авылларны, гомумән, һәркемне ачы нәфрәткә, кайгыга чумдыра, күңелләрдә пессимистик уйлар тудыра. Шагыйрь, язучы үз халкының аңын әсәрләрендә көзге сыман чагылдыра. М. Гафури да шундыйлардан була. Ул авыр чорда аның иҗаты үзгәрә – әсәрләрендә пессимистик авазлар, кайгы-хәсрәт мотивлары яңгырый башлый. Ләкин моңсу уйларга дучар булмый әдип, ә киресенчә, рухы, күңеле, тәҗрибәсе буенча гади эшче халык көнкүрешен, мәнфәгатьләрен яклаган шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да читкә тапылмый. Реакция елларында да вакыйгаларга битараф калмый. Ул елларда күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә мәссәләрендә, социаль гаделсезлек фаш ителә, кыю иҗтимагый фикерләр әйтелә. Күпчелек шагыйрьләр, язучылар, әдипләр белән берлектә ул февраль инкыйлабын югары тон, зур ышаныч белән каршы ала. “Хөррият иртәсе”, “Азатлык хөрмәтенә”, “Курыкмагыз!”, “Кызыл байрак” кебек азатлык каһарманнары – эшчеләрне данлаган шигырьләре белән ул мондый грандиоз вакыйганы хуплый. Октябрьгә инде ул турыдан-туры пролетариат теләкләрен җырлаучы зур хәрефләр белән шагыйрь-гражданин булып керә.
Совет чорында М.Гафури иҗаты яңа темалар белән байый. Совет патриотизмы, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт аның иҗатында үзәк урыннарны ала. Шул ук вакыт та ул хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышын яңа, социалистик реализм позицияләреннән торып сурәтләгән әсәрләр, башлыча проза әсәрләреязуга да күпкөч сала. «Эшче» (1920) исемле поэма, балалар өчен язылган «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре, атаклы «Кара йөзләр» повесте (1926), «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителәләр.
М.Гафури драматургиядә дә каләм көчен сынап карый. Аның социалистик тормыш шартларында аталар һәм балалар проблемасын яктырткан, егерменче еллардагы авылхуҗалыгы коммуналары тормышын сурәтләгән «Кызыл йолдыз» пьесасы үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты оештырган конкурста беренче дәрәҗә премия белән бүләкләнә. Октябрь революциясеннән соң М.Гафури 1928 елга кадәр типографиядә, Уфада чыккан газета-журнал редакцияләрендә эшли, аннары профессионал язучылык хезмәтенә күчә.
1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. М.Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Совет чорында М.Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басыла. 1954–1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алтытомлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980–1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрә.
фото: https://ruzalia.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев