«МИН – МӘҢГЕ ТУТЫКМАС АЛТЫН ТӨРӘН!» (Ренат Хариска 75 яшь)

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис дигәндә, күз алдына халыктан чыккан, рус һәм европа культурасын үзенә сеңдергән, шигърияттә ялкынлы хис белән зирәк акылны берләштергән, әдәби символлар һәм кодлар белән эш итеп, поэтик фикерне фәлсәфи яссылыкта чишүче, туктаусыз эзләнүче, яңа формаларда даими рәвештә үзен сынаучы һәм табучы, башкалар арасында әллә каян аерылып торучы, киңкырлы зыялы шәхес күз алдына килеп баса. Әйе, аның һәр шигыре, шигыренең һәр юлы үзенчә, Ренат Харисча. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким дә аның «Кайтаваз» җыентыгына сүз башы итеп куелган фатихасында болай дип яза: «Шагыйрьнең көче фикердә, хистә, яза торган предметның эченә, үзәгенә үтеп керә алуында. Шигырь тыгызлап тутырылган хисләр хисабына карап зурая, масштаб – уйлауның киңлегендә» . Ренат Харис дигән шагыйрьнең әсәрләре белән беренче танышуым урта сыйныфларда укыган чагымда булды. Җәйге каникул чорында, вакытны бушка аударып йөргән бер мәлдә, әтием аның «Алтын төрән» дигән җыентыгын кулыма тоттырды да: «Менә, улым, сиңа бер китап, укы!» – диде. Мин, сары битләрне әкрен генә ача-ача, тышлыгына сары кояш һәм аклы-каралы ялкын сурәтләнгән серле мәҗмуганы укый башладым:

Җир сөрәм… Гасырлар катламнарына үтеп керәм… Туфракта Киек Каз Юлының тузанын күрәм…

…Мин җир сөрәм – кеше язмышын буразнага һәм кояшка кушып үрәм. Мин – мәңге тутыкмас алтын төрән! («Алтын төрән»)

Менә кайда ул Сибгат Хәким әйткән үзәккә үтеп керү, яңалык эзләү, халыклар арасына дуслык буразнасы сызу!

Карга бассам, кыш булам мин, җәй булам, чәчәк тотсам. Чор-дәверләр тамырына әйләнәм, юлга чыксам.

…Чыкка кагылсам – Идел мин, Иделгә тисәм – диңгез. Бер карасаң – миллиардтан бер, бер карасаң – һич тиңсез! («Бар тырышканым»)

Менә шагыйрь нинди булырга тиеш икән! Бер формадан икенчесенә кереп, төрле илаһи әверелешләр кичереп кенә языла икән шигырь дигән тылсымлы сүрә! Имән турында үзеңне йөзьяшәр агач итеп тоймыйча; уй белән галәм караңгылыгына чуммыйча, космик киңлекләр хакында язып буламы? Һич юк! Ә Р.Харис җәлилченең һәрберсе булып шигырь яза, батырларның һәрберсе кичергән тән газабын үз тәнендә тоеп, аларның еллар аша вакыт чоңгылына уралып калган рухи ныклыгын күңеле белән сиземли («Җәлилчеләр»).

Ренат Харисның «акыллы» шигырьләрен укып, әсәрләнеп, ул әйткән фикерне үземчә шәрехләп, шактый уй өермәсендә йөрдем ул чакта. Өлкән сыйныфларда укыганда, «Өянке» шигыре бәгыремә уелды:

Өскә үсмәсен әле дип, Баш ботагымны киссәң, Мин бит як-якка үсәм!..

Киңлеккә китмәсен диеп, Ян-якларымны киссәң, Мин куелыкка үсәм!..

Куелыкка үсмәсен дип, Ябалдашымны киссәң, Мин тамыр якка үсәм!..

Бәгыренә чабыймчы диеп, Казып тамырыма төшсәң, Кабрең өстендә үсәм!

Укытучыбызның: «Шагыйрь, бәлкем, өянке белән татар язмышын тиңлидер», – дигән сүзләре миңа җитә калды. Әлбәттә, бу без – татарлар, гасырлар дәвамында киселеп, туралып исән калган, Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыкларын тоткан әби-бабаларыбызның дәвамчылары! Менә шагыйрь киләчәк буынга ничек үтемле, кыска һәм тирән итеп милли тәрбия бирә! Без һич кенә дә кем икәнлегебезне, тарих юлында нәрсәләр кичергәнебезне онытырга тиеш түгелбез дигән милли идея үтә әлеге шигырьдә. Төрле яклап кыркылган өянке хәлендә дә без булганбыз, бар һәм булачакбыз! Милли тематиканы, халкыбызның йөз аклыгын, кунакчыллыгын «Ак сөлге», «Сусап кил!» шигырьләре дәвам итә:

Кайсына биек, кайсына Бик җайлы бусагасы… Ул ярата кунакларның Дуслыкка сусаганын.

Татар халкы – дуслык тарафдары, кояшны кара корым белән каплаучы тиранлык илчесе түгел. Миллилек «Сабантуй», «Ат иярләү», «Ант суы», «Татарлар» һ.б.лар кебек зуррак күләмле әсәрләрендә – поэмаларында тагын да тирәнәя, дөньякүләм дәрәҗәгә, халыкара мөнәсәбәтләр кимәленә күтәрелә.

Ренат Харис – кырыктан артык поэма авторы. Һәммәсе дә бер очтан язылган әсәрләр түгел, арада төрлелек аеруча күп: поэма, драматик поэма, поэма-фантазия, хикәят, поэма-монолог, фронтовик монологы, эротик поэма… Еллар узгач, шагыйрь уртача күләмле шигъри әсәрләре белән зур күләмлесенә килә. Нәтиҗәдә, «Исемсезләр» шигырь-романы ярала. Әдәбият галиме Фәридә Хәсәнова: «Ренат Харис бу әсәре белән татар әдәбиятында яңа сүз әйтте, яңа заман һәм аның геройларын тудырды…» – дип яза . Күренә ки, автор туктаусыз яңалык эзли, гадидән катлаулыга кызу темплар белән бара, чын мәгънәсендә җиң сызганып, җиде кат тирен чыгарып иҗат итә. Минемчә, чын халык шагыйре шундый булырга – фикер белән дә, тырышлык белән дә алдырырга тиеш. Мәхәббәт лирикасында автор эротик поэма жанрына алынырга үзендә көч таба («Өч үбешү»). Дөрес, бу – татар халкы өчен ят, шул ук вакытта башка сыймастай оят күренеш кебек, ләкин табигыйлектән качып булмый. Әдәби югарылык турыдан-туры ялангач натурализм итеп кабул ителә алмый, ә күңелдә фәкать матур хисләр генә калдыра. Өстәвенә, А.Пушкин, Г.Кандалый, Г.Тукайларның әлеге юнәлештә язылган әсәрләре безгә яхшы мәгълүм. Шуңа да Ф.Хәсәнова шагыйрьне Г.Кандалый традицияләрен үстерүчеләр сафына кертә, Р.Харисның мәхәббәт лирикасын хисләр энциклопедиясе дип атый. Шагыйрь либретто, сонет, лирик пейзаж кебек жанрларда да каләмен сыный, үз сүзен әйтә; татар балалар әдәбиятын да матур шигырьләр, поэмалар белән баета:

Төсле рәсем ясарга Мәдинә бик ярата: ясый гөлгә карап та, ясый күлгә карап та, чуерташка карап та, һәм кояшка карап та… Һич уйламастан, ялгыш килеп чыга көнбагыш! («Төсле рәсем»)

Хыялый, беркатлы, иҗади, табигатькә якын чып-чын бала күңеле әлеге кыска гына шигырьгә сыйган да беткән. Артык сүз кирәк түгел. Гомумән, Р.Харис сүзләргә бик талымлы, игътибарлы, аның әсәрләрендә һәр сүз үз урынында, артыгы юк, шуңа ул ясаган сурәт, ул тудырган һәр образ ачык, якты, конкрет һәм матур килеп чыга. Р.Харис танылган җырлар авторы буларак та, дөнья әдәбиятының күренекле шагыйрьләренең әсәрләрен (Г.Державин, А.Пушкин, А.Ахматова, У.Шекспир, Г.Лорка, О.Сөләйманов, Н.Хикмәт һ.б.) татар телендә яңгыратуы белән дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Гавриил Державинны тәрҗемә итү өчен генә дә аз тырышлык соралмый:

Океаннар тирәнлеген үлчи алган, Барлый алган комнар санын, нурлар көчен Олуг акыл табылса да бу дөньяда, Сан табылмас, Аллаһ, Сине үлчәр өчен. Яктылыгың нурларыннан Синең туган, Синең рухың белән мәгърифәтле булган Син язганны беркем дә үзгәрталмас. Уй-хыяллар гына, ашып Синең катка, Бөеклегең тирәнлекләренә бата, Мәңгелектә мизгел эрегәндәй, Аллаһ! (Г.Державин. «Аллаһ»)

Р.Харис – акыллы публицист та, рәссам да. Язган мәкаләләре төплелеге һәм фәннилеге белән аерылып тора. Рәсемнәре исә, үзе әйткәнчә, бармакларындагы рәссамлык хәтере белән бәйле. Ясаган сурәтләре шигырь юллары белән кушылып китә, бер-берсен тулыландыра, баета. Аның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган эшләре дә бихисап. Дәүләт Советында эшләгәндә, ул Татарстан Республикасының Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли, шуның нәтиҗәсе буларак, 2005 елда татар, рус һәм инглиз телләрендә «Татарстан символлары» дигән китабы дөнья күрә. Күп каләм әһелләре иҗат итүне газаплану, интегү, иза чигү белән тиңли. Мин гел уйлый идем: иҗат газап китерә икән, нигә язып торырга, башка һөнәр тап та рәхәтләнеп, кинәнеп яшә! Бернинди кыенлыгы юк бит. Бу яктан Р.Харис белән фикерләребез тәңгәл килде. Ул: «Иҗат итү газап булса, мин бер юл шигырь дә язмас идем, бер генә рәсем дә ясамас идем… Алдыма ак кәгазь салсам, кулыма каләм алсам, мин иҗат ләззәте татыйм. Аһ! Тик гомерләр генә бер, дусларым, һәм кыска…» – дип яза . Чыннан да, иҗат процессы каләм әһеленә ләззәт, рухи канәгатьләнү китерергә, яңа башлангычларга нигез булырга, биек үрләргә этәрергә, аны илһамландырырга, рухландырырга тиеш. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан якты дөньяга аваз салган халык шагыйре бүген 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Узган гасырның 60нчы елларында үзенчәлекле сурәтләү алымнары, үзгә язу өслүбе белән татар әдәбиятына килеп кергән әдип «Поэзия» шигырендә:

Никахлаштык яшерен генә… Беркемнең фатихасын сорамадым һәм алмадым… Гомер буе туй ясыйм.

…Сер идең син, чыктың тышка йөрәккә капкан уттай… Безне мәңгелек яр итеп никах укыды Тукай,

– дип яза. Барысы да анык әйтелгән, Ренат Харис – үзен тулаем шигърият, әдәбият, сәнгать белән бәйләгән якты шәхес. Аның «мәңге тутыкмас алтын төрәне» озак еллар, бер дә туктамыйча, буразна салуын дәвам итсен, шул буразналардагы орлыклар шытым биреп, яңа әсәрләр тусын!

Ленар ШӘЕХ, филология фәннәре кандидаты Редакциядән: Бу айда 1982-1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булган Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Ренат Хариска 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Каләмдәшебезгә саулык- сәламәтлек, иминлек-тынычлык, иҗат уңышлары, сәгадәтле гомер телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: