Мин белгән Туфан
«Туфан ага гади иде!» – дип искә алучылар бик күп тә бит... гадиләр белән гади, катлаулылар белән ул да беркатлы гына булмагандыр. Үзен хуп күргәннәргә хөрмәтле, үзенә аркылы килгәннәргә ул да гел уңай гына тормагандыр.
Таяну ноктасын эзли, тап дисәме,
Уеннан уймак чыгармакта исәбе.
Фатихасын Шекспирның алып ул,
Ат уйната түр сәхнәдә–Алып ул!
Ни әйтмә–татарТуфанлы халык шул!
М.Мирза
— Туфан турында син дә язарга тиеш, — диделәр дә, уйга калдым. «Тиеш» — өстән төшкән бурыч булып ишетелде. Үзеңнең күңелеңдә «Мин аның турында язарга тиеш!» — дигән уй, теләк булуы иң мөһиме, әлбәттә.
«Син тиеш!» диючегә мин бер җавап та бирмәдем. Үзләре дә кабат искә төшермәделәр. Шулай итеп, Туфан ага Миңнуллин истәлекләренә багышланган беренче китапка минем мәкаләм кермәде.
Күңелемдә «мин аның турында язарга тиеш!» дигән уй-теләгем өлгереп килә иде югыйсә.
...Олпат әдибебез бик тә катлаулы шәхес... олы талант ияләренә хас сыйфаттыр инде ул... алар беркатлы гына, гади генә булалмыйлардыр да...
«Туфан ага гади иде!» – дип искә алучылар бик күп тә бит... гадиләр белән гади, катлаулылар белән ул да беркатлы гына булмагандыр. Үзен хуп күргәннәргә хөрмәтле, үзенә аркылы килгәннәргә ул да гел уңай гына тормагандыр.
Бу — бар кешеләргә дә хас сыйфат... «Туфан ага гади иде», — диючеләр күп мәртәбәләр күбрәк икәне бәхәссез... Гади була алу, яхшы мәгънәдә гади булып таныла алу — үзе үк талантлылык сыйфатыдыр.
Туфан ага турында язарга үземне әзерләп бетерү өчен дә елдан артык вакыт кирәк булды... Ни-нәрсә язсам да, аның кешеләргә билгесез булган якларын күрсәтә алмам кебек тоелды гел... Алай дисәң, язып торуның кирәге дә калмый... Бу юлларны язганда шундый фикер йөгереп үтте. Баксаң, Туфан ага турында һәркем ни дә булса яза алыр иде... һәркемнең күңелендә үз Туфаны бар кебек тоелды. «Мин белгән Туфан» — язмамның исеме шулай булыр, дип тәгаенләп куйдым. Мин белгән Туфан сез белгән Туфаннан аерылмас та... Олуг замандашыбызның портреты һәркайсыбызның истәлекләре белән тулыланыр шәт!..
Туфан ага турында истәлекләр язу өчен аны көнкүрештә белү, күзәтү, бәяләү бер мәсьәлә. Аның шәхесенә иҗаты аша килеп, иҗатына бәйле аерым билгеләрен табу бөтенләй икенче мәсьәлә... Туфан ага белән әңгәмәдәш булу өчен хәтта аның иҗатыннан хәбәрдар булу гына җитми кебек... Ул әңгәмәдәше белән милли әдәбият, сәнгать турында һәрчак иң югары таләпләр куеп сөйләшергә әзер. Үз әңгәмәдәшенең дә шундый әзерлектә булуын тели иде ул.
2001 елның декабрь азаклары. Казанга күчеп килеп эшли башлаганыма бер айлап кына булыр. Арча районындагы авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, медпункт, балалар бакчасын бер түбә астына алып төзелгән бинаны ачуга чакырдылар. Казаннан бер көтү булып килгән «чакырылучылар» берничә авылда эш белән танышканнан соң, Ашытбаш авылына килеп әлеге бинаны ачтык. Авыл халкының куанычы эченә сыймый. Чыннан да, өр-яңа мәчет белән рәттән төзелгән өр-яңа бу үзәк Ашытбаш авылын инкыйраздан коткарып калырга мөмкинлекләр ача иде. Әлеге эшләрдә халык депутаты буларак Туфан аганың да саллы өлеше керүен кат-кат рәхмәтләр әйтеп искә алдылар.
Башкаладан чакырылган кунакларны озатуга районның хакимият башлыгы Алмас Нәзиров Туфан аганы, Разил Вәлиев һәм мине: «Тагын бер бинаны карыйсыбыз бар», — дип урманлыктагы кунак йортына алып китте... Сүзебез милли мәктәпләр, милли әдәбият, сәнгать турында булды, әлбәттә. Бөек Тукаебызның Ватаны буларак Кушлавыч, Кырлайны, Арчаның үзен милли әдәбиятыбызның башкаласы итеп күрәсе килде барыбызның да.
Г.Тукайның алдагы 120 еллык юбилее барлык эшләнәчәк эшләрнең сәбәпчесе булырга тиешлеген бердәй хупладык. Президент М.Ш.Шәймиевкә Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуны каршылау һәм үткәрү буенча бөтен фикерләрне туплап хат әзерләргә килешендек тә, матур гына сыйланып, Казаныбызга юл алдык. Шунда Туфан ага:
— Илфак, син минем машинага күчеп утыр, сөйләшеп кайтырбыз, — диде. Кузгалып китүгә:
— Менә Арча — Бөек Тукайның туган йорты. Әле күпме авылларда мәктәпләрне яңартасы, төзисе бар. Авылларны, районнарны карыйсы иде. Син район мәдәнияте өчен җаваплы министр урынбасары, әле кайларда булдың? — дип сорады.
— Рөстәм Миңнеханов та эшкә билгеләгәндә: «Син капитан дальнего плавания! Январьда чыгып кит тә республика авылларына — декабрьдә генә кайт!» — диде. Саба, Баулы, Кама Тамагы районнарында, авылларында булдым. Иң аянычлы хәлләр Кама Тамагында, Туфан ага, кышка керәләр, ярты районда клублар гел җылытылмый... хәтта клубларының тәрәзә пәрдәләре дә юк, — дидем. Туфан ага дәшмәде.
— Авылларның хәлләре шәптән түгел... Безнең Актанышта да җылытылмый торган клублар бар. Хәзер һәркайда газ кертәләр. Иң башта газны мәктәпләр, балалар бакчалары, больницаларга кертәчәкбез, — диләр. — Клуб, китапханәләр дә шул исемлектә булсын, — дип сөйләшәм районнарга баргач... Бик тыңлыйсылары гына килми, — дим.
— Разил да, мин дә беләбез бу хәлләрне. 1998 елда өч еллык программа кабул итте Кабмин. Икенче елга Кабминда яңа Программа төзиләр. Монысында район мәдәният бүлекләре турыдан-туры Мәдәният министрлыгы карамагына күчүне күздә тотып эшләнә. Бәлки файдасы да булыр әле... Иҗат яклары ничек, языламы? — дип сорап куйды ул кинәт кенә.
— Күп вакыт юлда үтә. Бик язылмый шул, эш күп икән монда, — дим.
— Ничек инде язылмый?.. Иҗат — синең төп эшең. Юлда барыбыз да йөри. Юл ул — эш урыны.
— Үзегез нәрсәләр язасыз? «Кызыл тышлы дәфтәр»ләрдән тыш? — дип сорап куям мин үз чиратымда.
— Дәфтәрләр алар — заготовка. Анда мин көн дә язам. Менә көнозын йөреп, бераз сыйланып алдык... ә мин өйгә кайтып керүгә үк өстәл артына утырам. Эшлисемне алдан ук белеп торам... Шуңа күрә мәҗлесләрдә рюмканы да гел күтәреп кире куям... Сессиядә утырганда да, бик җитди, үзебезгә кагылышлы мәсьәлә каралмаса, язып йә язарымны уйлап утырам. Эш-эш, дип кенә йөрсәң язып булмый. Ә язып эшкә килсәң, эш тә эшләнә...
— Мәскәүдә СССР Верховный Советында депутат булып алгач, сессияләрдә гел иҗат турында уйлап утырган кешегә охшамый идегез. Ул елларда көннәр буе Сессия барышын телевизордан турыдан-туры күрсәтеп баралар иде. Сез арттагы югары рәттә, аерым берүзегез утырасыз. Каршы як креслога ике кулыгызны да алга сузып салгансыз. Калын күзлегегез астында сынган кашларыгыз, үртәлү-борчылулы йөзегезне гел күрсәтеп-күрсәтеп алалар. Сезне күреп, танып белмәгәннәр: «Бу депутат бик борчулы, авырыйдыр ахры?» — дип тә уйлаганнардыр әле...
Менә бермәл Сез, җәһәт торып, микрофонга чират бастыгыз... Көн тәртибендә милек мәсьәләләре карала иде ахры... Сезнең микрофонга «сүз бирделәр». Сез: «Депутат Миннуллин — Татарстан», — дидегез дә: — А что, субъектам остаются только прачечные и бани? А недры, земля, леса, луга, нефть не являются что ли собственностью коренного народа? — дидегез. Тагын нидер әйттегез. Сезгә карата нәфрәтле, ачулы карашлы чырайларны күрсәтеп алдылар, — дип хәтерен яңарттым аның.
— СССРның череп таркаласына, бу дәүләтнең үз халкына, бөтен милләтләргә, шул исәптән урыс милләтенә дә дошман булуына бөтенләе белән ышанып кайттым мин... Минем хәзерге бу дәүләткә дә ышанычым юк. Халык өчен, милләтләр өчен берни эшләми бит ул... Шуңа үзебезнекен ныгытырга кирәк.
Туфан ага шактый кызып китте... СССР депутаты булып сайлангандагы, үзе әйткәнчә, «әкәмәт»ләрне сөйләп алды.
— Мин анда баргач ни-нәрсәләр эшләремне алдан белеп бардым... Нишләмәк кирәк, әйе, мин дә, әнә Фәндәс тә үзебезнекен раслау өчен шактый тартыштык, файдасы гына тимәде.
— Шулар хакында язарсыз бәлки?
— Аның нәрсәсен язасың, барысы да бөтен халык күз алдында бит...
— Чехов пьесаларын, хикәяләрен авыруларны кабул иткәндә язган, диләр.
— Алай ук түгел... Авыруларны кабул иткәндә дә язу турында онытмаган дисәң, дөресрәк булыр. Кешеләрне игътибар белән күзәтеп, холык-фигыленә игътибар итәсең — алар синең геройларыңа мач килеп утыра ул... Мин пьеса язганда бүленгәнне яратмыйм... Язарга бөтен материаллар җитәрлек тупланганын тойгач кына язарга керешәм. Шуңа күрә пьеса язарга авылдагы йортка йә берәр санаторийга барып бикләнәм. Үзем генә. Кеше комачауласа әйбәт түгел.
Без җимерек, салкын клубларны читкә куеп, иҗат турында гәпләшеп кайтабыз. Туфан аганың һәрбер әйткәнен үтәргә күнеккән карусыз шофёры тизлекне арттырмыйча юлын да күзәтеп, безне дә рәхәтләнеп тыңлап бара. Туфан аганың ара-тирә:
— Шулаймы, Ришат, син бик кума! — дигәненә елмаеп кына башын селки дә:
— Ярый, Туфан абый, — дип куя...
— Туфан ага, куелган, басылган пьесаларыңның барысын да укып, карап бардым бугай. Башыннан азагына кадәр туктаусыз елап утырганым, «Син бит минем бер генәм»...
— Китче, син шулай бик хисчәнмени?
— Ул пьеса минем әткәй турында бит. Аның яшь, егет чагы... Әткәйнең өйләнер алдыннан әнкәйгә үзенең мәхәббәтен аңлаткан кичерешләрен мин үземчә юрап утырдым. Әткәй 18 яше тулган көндә Днепр ярында ике аягын тездән югалта. Баку госпиталенда ике ел дәваланганнан соң, туган авылына кайтып төшә. Бер елдан күрше авыл кызы — булачак әнкәйне аңа димлиләр. Әнкәй артыннан йөрүчеләр дә була анысы. Әткәй бу авылның Сабан туена килә. Яңа Кормаш авылында әткәй ягыннан да туганнар күп безнең... Менә шул Сабантуйда әткәй мәйдан уртасына чыгып, таякларын читкә атып, биеп күрсәтә. Әнкәйнең һушын ала...
— Минем өчен дә бик кадерле бу пьеса.
— Аның прототиплары бардыр бит?
— Бар, бар! Ничек кенә бар. Синең әтиең батырлыгын минем героиням кабатлый. Булачак иренә: «Аяксыз хатынга ник өйләнәсең?» — дигән сүзләрне әйтүләрен ишетә бу. Ишетә дә тегеләр капкасы турыннан үтеп көн озыны чишмәдән көянтә белән су ташый. Протезлы кыз бала... Мин аларның тормышларын үз күзләрем белән күрдем... Алардагы чисталык!.. Бер-беренә хөрмәт!..
Туфан аганың тавышы калтыранып чыкты. Ни күрәм — аның да күзләре дымлы иде.
— Язганда да шулай чыланып язылды. Спектакль дә бик уңышлы чыкты... Кара, син бик хисчән икән, әйе...
— Рамил Төхвәтуллин көчле актёр. Ул төс-кыяфәте белән дә гел әткәйгә охшаган. Бу спектакльне үзе күрсә, нишләр иде икән, мәрхүм?
— Синең әнкәң дә чын герой шул. Яз шулар турында. Яздыңмы әле?
— Яздым. «Әнкәй» исемле поэмам алар турында.
— Укырмын әле...
— Минем әнкәй турында Сез дә яздыгыз. Сездән уздырып язып булмас.
«Әниләр һәм бәбиләр»дә Гөлфинә Ана — минем әнкәйнең күчермәсе. Анда да еларлык урыннар җитәрлек. Тик анда рәхәтләнеп елмаеп карап утырасың. Хәтта теге баласын имезмәгән хатын да әлләни нәфрәт уятмый. Алар Гөлфинә янында булгач, барыбер рәткә керерләр кебек... Хатын-кыз образлары Сезнең һәр пьесагызда бик көчле. «Ай булмаса, йолдыз бар» — дөнья новеллаларына торырлык. Мәдинәнең прототибы булмаса да ярар иде.
— Гөлфинә дә, Мәдинә дә алар инде җыелмарак образлар. Ләкин аларның да прототибы бар. Менә, мин белмәгән идем, әйе, син дә үз әниеңә охшаткансың бит. Мин бу пьесалар буенча бик күп хатлар да алдым, әйе... һәр пьесаның умырткасы драматик
ситуациядә... Тормыш дигәнең гел драмадан гына тора... Дамира Кузаева, җаным, җанын биреп уйнады шул... Яшәү өчен көчле ихтыяр кирәк... Ул пьесаны Тинчурин театры куймакчы иде... Нигәдер ашыкмыйлар... Артистлары да бар югыйсә...
***
...Юл — эш урыны дигәннән, Язучылар берлеге рәисе булып сайлангач та республика авыллары, район, шәһәрләренә бару һич кенә дә кимемәде. Юкса базар шартларында авылларга мал-туар җыючылар, контрафакт товарларын авыл кешесенә төртергә яраклашкан алыпсатарлар гына килә.
Авыл клублары, авыл мәктәпләрендә тере язучылар, тере сәнгать әһелләре белән очрашулар бик тансыклаган иде. Шәһәр авылдан читләште... Шуңадырмы, авылның үзенең шәһәргә бик исе китми башлады.
Китап укучылар, матбугат алдыручылар саны елдан-ел кими. Бу телевидение, Интернетка гына бәйле түгел... Адәм баласы, авылда яшәсенме, шәһәрдәме, аңа тере язучы белән очрашу, артистның тере тавышын ишетү, тыңлау ихтыяҗы бетмәде... Авыл кешесенә дә, шәһәр кешесенә дә арзанлы товар, азык-төлек, ялган дарулар тәкъдим иткән кебек компьютерда клонлаштырылган җыр-көйләр, сериаллардан сипләнгән тамашалар, роман-повестьлар тәкъдим итүләренә эчке протестларын белдерепме, күпләре шул эшкә үзләре алына башладылар. Һәр төбәкнең үз композиторы, үз шагыйрьләре барлыкка килде. Алар ук төрледән-төрле корпоратив сандугачлары, тамадалары булып алдылар. Бу — массовый үзешчән сәнгатьнең өр-яңадан калыккан буыны иде...
Һәркайда яңа йолдызлар пәйда булды. Яңа йолдызлар башта үз районнарында, аннары республика радиосын яулап алдылар... Тәүлегенә 24 сәгать «эшләп торучы» татар радиосында Бакырбаев, Юкәбаев, Фәләнбаевларның үзләре башкаруындагы «бүләкләре» яңгырап торды. Алар үзләренең иҗат кичәләрен, юбилейларын билгеләп үтәләр. Төрле юллар белән дәүләт бүләкләрен даулыйлар... алалар да... Интернетта үз порталларын ачып, «йолдызларның шәхси тормышларын» яраткан укучылары, тамашачыларына җиткереп торалар...
Менә шундый шартларда халыкны әлеге бәлаләрдән коткарып калуны күздә тотып та юлга чыгалар иде Туфан ага һәм аның юлдашлары... Туфан ага үзе авыллардагы очрашуларга бик теләп йөрде. Кайсыдыр авылда, ниндидер башлангыч мәктәптә очрашуга чакырсалар да бара иде ул үз укучысы, үз тамашачысы янына. Уртак сәфәрләребез, шөкер, күп булды.
***
Туфан аганың үз иҗатына нинди җаваплылыкта каравын аның 70 яшен үткәрүгә әзерләнгән көннәрдә күреп тагын бер гаҗәпләндем, аның шәхесенең яңа якларын ачтым...
— Илфак, идарәдә мине халык язучысы исеменә тәкъдим итәргә җыенасыз икән, ташла бу уеңны, мин каршы, — ди бу. — Сәбәбе бер генә: мин ул исемгә лаек түгел әлегә.
— Сез дә лаек булмагач, кем генә лаек соң аңа? — дип сорыйм аптырап.
— Бу олы, мактаулы исемне булдыру заманында минем үземнән дә чыккан иде, әйе, хәзер үкенәм, әйе!..
— Аңламадым, Туфан абый... Үткәнгә үкенеп яшәүдә мәгънә юк, бүгенге көнеңне, киләчәк көнеңне үкенүсез үткәрү турында уйла, — дип үзегез әйттегез түгелме соң?
— Мин халык язучысы, халык шагыйре исемен Әмирхан ага Еники, әйе, Хәсән Туфан, әйе, Илдар Юзеев кебек язучылар, шагыйрьләргә бирербез, дип уйлаган идем... Инде такмак язучылар да халыкныкы булып бетте. Вакламыйк әле бу олы исемне, әйе, — дип кызып китте бу.
— Андый югары исемне сорап та алмыйлар, ул исемнән баш та тартмыйлар... Идарә хөкеменә Сез берничек тә каршы килә алмыйсыз... Мактаулы исем Президент Указы белән бирелә, үзегез беләсез.
— Минем бүләкләрем җитәрлек. Кичәмә Президент килеп котласа, халык залны тутырып килсә — шул булыр бүләк. Әйт Зилә Вәлиевага да, мин үз сүземнән кайтмыйм, син мине үгетләп маташма, — ди бу.
Идарә утырышында исә тагын да үҗәтләнеп, бу мәсьәләне көн тәртибенә дә керттермәде:
— Идарәне ташлыйм да чыгып китәм, әйе, и бүтән кермим дә, әйе, — дип кызды.
Юбилей кичәсенә бер атна кала Зилә Вәлиева да телефоннан:
— Илфак, Туфан Абдуллович на самом деле «Халык язучысы» исеменнән баш тарта что ли? — дип сорады.
— Теше-тырнагы белән, — дим.
— Инде нишлибез, Сезнең представлениене көтеп тормадык. Президент Указына кул куелган. Кичәдә кыен хәлдә калмабызмы? — ди Зилә ханым чын-чынлап хафаланып.
— Президент үзе кичәдә катнашып, үзе тапшырса, тавышсыз гына үтәр, — дим, үзем дә ышанып бетмичә.
— Президент однозначно була. Йә, Аллага тапшырдык, үзе белмичә торсын иде...
Юбилей кичәсе зур тантана булып үтте. Минтимер Шәрипович Туфан аганың бөтен тормыш юлын, тормышына бәйләп иҗатын барлап чыкты... Хәзер, инде дистә ел вакыт узгач, уйлап куйдым: Президентыбыз Туфан Миңнуллин иҗаты буенча тамашачы алдында үзе дә имтихан тотты бугай. Ул, юбилярның дистәгә якын пьеса-спектакльләренә тукталып, геройларының исемнәрен, рольләрне башкарган артистларның исемнәрен атады... Геройларның сүзләрен, әйтем, афоризмнарын мисалга китерде. Соңыннан: «Шулай яшәгәндә генә, шулай иҗат иткәндә генә Халык мәхәббәтен яулап була. Син инде, Туфан, үзеңнеке, гаиләңнеке генә түгел, Син бөтен татар халкыныкы. Бу — синең тәкъдирең. Халкыбыз исеменнән Рәхмәт Сиңа, Халкыбызның шундый улы булган өчен! — диде дә аның түшенә Республиканың югары орденын һәм без теләгән «Халык язучысы» билгесен такты...
Кичәдән соң чәй эчкәндә Туфан ага:
— Илфак, үз сүземне сүз иттем дисеңме? — диде.
— Туфан абый, бөтен претензияләреңне — Президентка! — дидем мин.
— Ярар, хәерле булсын! — диде ул, инде булган хәлләр белән килешеп...
***
Туфан ага өчен алынмый торган крепостьлар юк иде. Ул теләсә нинди олы чиновникның күзенә карап үз фикерен, үз гозерен әйтә ала... Әйтә дә иде. Әмма соранырга яратмый иде.
Казаныбызның 1000 еллыгы бәйрәме көннәре. Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең Саммиты узгач, Пирамидада Россия Президентының кабул итү мәҗлесендә безнең өстәлебез Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов һәм башка субъект җитәкчеләре Р.Аушев, Э.Россель, В.Аяцков, В.Маркушиннар өстәле белән янәшә туры килде. Мәҗлестә протокол буенча бердәнбер сүзне В.В.Путин гына әйтте дә, соңыннан сыйлану башланды. Ринат Таҗетдинов, Абрек Абзгильдин, Рәшит Кәлимуллин, мин фәкыйрегез һәм Туфан ага олы кунакларны барлап утырабыз. Шунда кинәт кенә Туфаныбыз:
— Мин Рәхимовны «пешереп» киләм әле, нигә алар татар артистларын Башкортстанга кертмиләр, и нигә безнең пьесаларны башкорт театрлары куймый. Без бит аларныкын куябыз. Без бит бер халык, — дип сөйләнә-сөйләнә торып китмәсенме?..
Туфан ага Мортаза Рәхимовлар янына килеп җитүгә, алар кочаклашып күрештеләр дә, шунда ук тамашаны алып баручылар кунакларны, Пирамида балконына чыгып, Казан Кремле диварында күрсәтеләчәк пиротехника тамашасын, бәйрәм салютларын карарга чакырдылар. Туфан агаебыз белән Башкортстан Президенты кочаклашкан хәлдә балконга юнәлделәр.
Меңьеллык мәйданы йөзләрчә мең халык белән тулган. Казан Кремленә ут капкан диярсең. Салют артыннан салют... Кол Шәриф мәчете өстенә күктән йолдызлар яңгыры ява. Йөзләрчә мең халык «Ур-р-а-а» кычкырып бер-берсен котлый, тәбрикли. Салютлар балкышында Владимир Путин янәшәсендә Минтимер ага Шәймиев, Назарбаев, Примаковларның йөзләрен шәйләп алам... һәм Туфан ага белән Мортаза Рәхимовларның да йөзләре балкый: әллә һаман да кочаклашып торалар инде?!.
— Йә, Туфан, кирәген бирдеңме Мортазага? — дип бер дә шаяртмыйча сорады Ринат Таҗетдинов.
— Аның бар кирәге дә үзе белән, әйе, юкка гына Президентмени ул? — диде Туфан ага.
Алар ни-нәрсәләр сөйләшкәндер, гомумән, нәрсә дә булса сөйләштеләр микән әле ул шау-шуда.
Туфан аганың кәефе күтәренке иде:
— Әйдәгез әле, ике Республиканың президентлары исәнлеге өчен бер күтәрик, — диде ул. Туфан сүзе сүз, без аңа карусыз кушылдык.
Күрәсең, Мортаза Рәхимов белән дә сүзсез генә аңлашканнар болар.
Икенче көнне Владимир Путин катнашында узган киңәшмәдә Башкортстанда татар мәктәпләрен ябу, татарларга карата мөнәсәбәтләрдә шактый кискен тәнкыйть сүзләре ишетеп кайтып киткән Мортаза Рәхимов Туфан ага белән килешүләреннән чигенмәде. Ике-өч ай дигәндә Башкортстан театрларыннан Туфан ага Миңнуллинга хатлар ява башлаган, «илчеләр» килгән. Шуннан Башкортстанның барлык театрларында диярлек аның пьесалары сәхнәгә менде... Шулай ук башка драматургларга да Башкортстан театрларының ишекләре киереп ачылды... Туфан ага ел саен Уфага, Туймазыга премьераларга йөри башлады. Үзе генә түгел. «Әниләр һәм бәбиләр» М.Гафури театрында куелгач, башкортча Гөлфинә ролен башкарырга Нәҗибә апа да барды.
Туфан ага кайчагында: «Мин бухгалтер булып эшләгән кеше, саный беләм, исәп-хисапны беләм — язучы булмасам да ачтан үлмәс идем, берәр колхозда бухгалтер булып та эшләр идем», — дип әйтергә ярата иде.
Язучы булмаса, кем булыр иде — анысын бер Алла үзе генә белә. Ә менә, һичшиксез, әйбәт кенә дипломат буласы икән бит Туфан агабыз. Татарның үз Чечеринымы, Примаковымы, Громыкосымы? Мөгаен, Громыкосыдыр. Андрей Андреевич Громыкога чит ил коллегалары «господин нет» кушаматы такканнар, дип ишеткәнем бар иде. Туфанның исә «господин нет»лыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән Россия Язучылар оешмасы мөнәсәбәтләрендә бик ачык күренде.
Россия һәм Татарстан Язучылар берләшмәләренең оешу принциплары бер үк булса да, яшьләре төрлечә иде. Татарстан язучыларын 1934 елны берләштерәләр. РСФСР Язучылар берлеге 24 ел соңарып, 1958 елны гына оешты. Иҗат берләшмәләренең оешу тарихына тирәнтен кереп тормастан, шуны да әйтү җитә: алар Җир шарының алтыдан бер өлешен биләгән мәйданда өр-яңа җәмгыятьне төзүдә, аны саклап яшәтүдә, коммунистик тәгълиматны бар итүдә төп корал булдылар... «Урак белән чүкеч», «Штык белән каләм» массаларны берләштерүдә, аларның активлыгын уятуда чыннан да могҗизалар тудырды. Урак-чүкеч өчен Стахановчы, сугышчылар өчен төзатар-мәргән Ворошиловчы мактаулы исемнәре һәм билгеләре, ә каләм ияләре, галимнәр өчен милләтләр атасының үз исеме белән — Сталин премияләре билгеләнде... Әлеге абруйлы исемнәрне, биеклекләрне яулау өчен һәркайсының үз матбугат чаралары — «коллектив оештыручысы» — газета-журналлары гамәлгә куелды. Эшче, крестьян хәбәрчеләреннән алып, барлык каләм ияләре — зур әдипләр бердәнбер хак идеология өчен хезмәт итәргә тиешләр иде.
СССРдагы яңа җәмгыять «искене тулысынча җимереп» төзелгән «өр-яңа җәмгыять» булса да, аның төп асылы — империячел асылы искедән — Россиядән калган булып чыкты... СССР Язучылар союзы дәүләт эчендәге дәүләт, империя эчендәге империя иде...
«Дошман бирелми икән — аны юк итәләр!» дигән афоризм-лозунг СССР Язучылар берлеген төзүче баш архитектор, Казан пешекчесе, бөтен дөнья пролетариатының атаклы әдибе Максим Горький авызыннан әйтелде... Яңаны төзүчеләр дошманнарын читтән дә, үз иле халкыннан да эзләделәр, таптылар һәм юк иттеләр. Бигрәк тә милли республикаларның зыялылары арасыннан табылды дошманнар. Икенче бөтендөнья сугышы афәте кабынгач, СССР сугыш мәйданына әверелде.
Сугышның беренче елында ук Татарстанның бөтен каләм ияләре фронтка җибәрелде. Аларның 34е яу кырында, әсирлектә һәлак булса, калганнары сугыш яралары, имгәнүләреннән вакытсыз дөнья куйдылар... Сугышта Рәсәй язучылары да катнашты анысы. Әмма алар арасында Җәлилләре, Алишлары, Кәримнәре, Кутуйлары, Баяннары, Мөҗәйләре юк иде... Сугыш башлануга, СССР Язучылар союзы Татарстанга, Чистай шәһәренә күчерелде. Үзебезнекеләр исә, әйтелгәнчә, «үзләре теләп» фронтка киттеләр. Болар һәркем өчен мәгълүм... Алай дисәң, китаптан бизенеп Интернетка чумган яңа буын өчен билгелеме һәм әһәмиятлеме икән бу белешмәләр...
СССР, РСФСР Язучылар берлегенең милли республика иҗатчыларына булган мөнәсәбәте — дәүләтнең милли азчылыгына булган мөнәсәбәтләренең чагылышы иде, әлбәттә... Өлкән агайның күзе күп күрә, колагы күп ишетә. Шул шартларда да милли республикаларның иҗатчылары, шул исәптән татар язучылары мең еллык әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең йөзен, кыйбласын саклап калдылар...
Инде бүгенге вазгыятькә һәм мөнәсәбәтләргә әйләнеп кайтыйк. Узган гасырның азагында СССР дәүләте таркалуга, аның Язучылар берлеге дә яшәүдән туктый. Аның урынына бәйсез дәүләтләр Язучылар берлекләре һәм Татарстан Язучылар берлеге үзара килешенеп Язучылар оешмаларының Халыкара ассоциацияләрен төзиләр — урысчалап әйткәндә, Международное сообщество писательских союзов — МСПС төзелә. Аның рәисе итеп күп еллар Россия Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән, СССР һәм Россия дәүләтенә 3 гимн тексты язып биргән, «Дядя Стёпа» поэмасының авторы Сергей Владимирович Михалков сайлана. Россия Язучылар берлеге үзе дә дүрт оешмага бүленеп, һәркайсы мөстәкыйль рәвештә МСПС составына керә... Ә Россия составындагы барлык милли республикалар өлкә, край оешмалары элеккечә Россия Язучылар берлегендә кала.
Россия дәүләте белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешү төзегән, мөстәкыйльлеккә омтылган Татарстан Республикасының Язучылар берлеге дә Россия Язучылар берлеге белән шундый ук договорны төзи. Ул договор 1994 елда имзалана.
Илдәге вазгыять 2000 елдан соң элеккеге эзенә төшә башлый. Мөстәкыйль кануннар кабул иткән Татарстан бөтен кануннарын Россиянекенә яраклаштырып үзгәртүгә күчә. Россия Язучылар берлеге белән төзелгән килешү дә кәгазьдә генә калып, хезмәттәшлек бөтенләй туктала. Татарстан язучылары үз казанында кайный... Россия Язучылары оешмасы исә дәүләт структураларының читләшеп, Православие чиркәве белән якынаеп, аның белән хезмәттәшлеккә күчә. Менә шундый хәлләр.
Россия һәм Татарстан Язучылары берлеген берникадәр бәйләп торучы МСПС һәм Россия әдәби фондлары да таланып таралып бетү чигенә җитә. МСПС әдәби фондының Россия әдәби фонды белән кушылуы аркасында бу бәйләнеш тәмам туктала. Болай да исемдә генә булган Татарстан әдәби фонды бөтенләй эшләүдән туктый.
Без үз чиратыбызда бу бәйләнешләрне югалтмау өчен аерым тырышлыклар да куеп карадык. МСПС әдәби фонды Россиянеке белән берләштерелгәч, без дә ул фондка керергә ризалаштык. Безне фондка теркәделәр, әмма аның финанс чыгымнары исәбенә штатлар тоту, чаралар үткәрү, язучыларның социаль-көнкүреше өчен финанс ярдәме күрсәтүдән баш тарттылар... Моның өчен, яңа устав буенча, Татарстан Язучылар оешмасының Россия Язучылар оешмасында торуы шарт икән...
МСПС белән берникадәр элемтәләр калды әле. Безнең тәкъдим белән дисәк тә була, МСПС үзенең әдәби басмасын — «Литературная Россия» газетасын булдырды. Халыкара әдәби мохиткә керүнең бер юлы буларак, без ул газета белән эшлекле элемтәләр урнаштырдык. Татар язучыларының тәрҗемәдәге иҗат үрнәкләре бу басмада күренә башлады. МСПС шулай ук «Гасырдан гасырга» сериясе белән милли шигърият үрнәкләренең рус һәм милли телләрдәге антологияләрен чыгарырга алынды. Татарстан шагыйрьләренең антологиясе 117 шагыйрьнең иҗат үрнәкләре тупланган иң саллы басма булды.
Яшь иҗатчылар белән семинарлар үткәрүгә дә алынды МСПС. Әмма моңарчы бөтен эшчәнлеген МСПС әдәби фонды ярдәмендә алып барган халыкара оешманың эше алга таба бик сүлпәнләнде. Чөнки Россия әдәби фонды инде аңа үз өлешен тиешенчә бирми башлады, һәм, әйтергә кирәк, 70 ел буе СССРның барлык әдәбиятчылары хәерендә, химаячелегендә тупланган байлыкны талау, таркату өр-яңадан башланды; милли республикаларның язучылары тагы да ярык тагарак янында утырып калдылар.
Әлбәттә, талану-таркалуда каләм ияләренең үзләренең гаепләре, сүлпән эшчәнлеге, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә битарафлыгы, социаль-иҗтимагый активлыклары кимүе дә тискәре йогынтысын ясамый калмады. Мондый шартларда дәүләт эчендә дәүләт, империя эчендә империя булган язучылар оешмасы, әйткәнебезчә, үз-үзен саклап кала алмады. Үз-үзен саклап калу һәркемнең үз эше, суга батучыны суга батучы үзе генә коткара ала иде.
Бу турыда бертуктаусыз сәгатьләр буе сөйләп була, бу хакта томнар-томнар язып өяргә була. Озын сүзнең кыскасы, үзәк регион-төбәкләр өчен бернәрсә дә бирмәгәндә дә, аларны үз тирәсенә туплауны тели, таләп итә. Ә төбәкләр үзәктән әллә ни таммаса да, барыбер, дөнья үзгәрер, элеккечә үк булмаса да, тәртипләр кире кайтыр, дип өметләнә иделәр... «Өметсез шайтан гына», диләр. Әлегә Россия Язучылар оешмасы үзе өч оешмага бүленеп һәм Татарстан үзал булып көн итә бирә. Үзал булу өчен, әлбәттә, Республиканың дәүләти кайгыртуы кирәк шул. Татарстаныбыз, шөкер, төшеп калганнардан булмады... Язучыларның китапларын бастыру, милли әдәби басмаларны дәүләт исәбенә чыгару элеккечә үк калды. Республикабыз барлык иҗат оешмаларына Мәдәният министрлыгы аша субсидияләр, грантлар бирүен дәвам итә.
Менә шундый шартларда очны-очка ялгап, яшәп — көн итеп, иҗат итеп ятканда, Россия Язучылар берлеге үзенең оешуына 50 ел тулуын һәм чираттагы съездны үткәрүне игълан итте. Съездга һәр төбәктән 2-3 делегат сайланырга тиеш иде... Татарстан Язучылар берлеге идарәсе дә алды бу чакыруны. «Съездга делегатлар җибәрегез, без киләчәктә бер-бердәм оешма булабыз», дигән чакыру, таләп иде ул.
Әлеге мәсьәләне Республика Язучылар берлеге идарәсе махсус өч утырыш җыеп тикшерде. Ягъни, без нишлибез, Россия Язучылар берлегенә керәбезме, әллә үзал калабызмы? Мин Республика Язучылар берлеге рәисе буларак, Россия Язучылар берлеге белән бердәм кушылырга каршы түгеллегемне әйттем. Моның өчен үземнең дәлилләремне дә җиткердем.
Б е р е н ч е д ә н: Россия Язучылар берлегендә әүвәлге кебек кырыс вертикаль тәртипләр юк. Бүгенге көндә аларның мәҗбүр итә торган иҗат принциплары, ниндидер бердәнбер идеологиягә буйсындырылган карарлары юк һәм була да алмый.
И к е н ч е д ә н: Россия Язучылар берлеге һәм Россия әдәби фонды бердәм структурага әверелде. Хәзер Россия хөкүмәтенең максатчан Программаларга билгеләнгән финанс бүлүләре һәм грантлар шул оешма һәм фондлар аша алып барыла, һәм, әйтергә кирәк, соңгы елларда ул грантларның саны һәм күләме шактый зур. Ул грантлар Россия Язучылар оешмасы белән килештереп кенә бирелә. Россия Язучылар берлеге һәм әдәби премияләре дә фәкать Россия Язучылар берлеге составындагылар өчен генә. Мөмкинлектән Башкортстан, Якутия, Төньяк Кавказ республикаларының иҗат оешмалары файда
күрә башлады... Бу фондлар, грантлар салымны иң күп түләүче Татарстан Республикасы химаясеннән да тупланган бит... Нигә без үз әҗеребезне алмаска тиеш?
Ө ч е н ч е д ә н: Россия Язучылар берлеге халыкара аралашу, хезмәттәшлекне яңартып җибәрде. Европа, Азия, дөньякүләм әһәмияткә ия форумнарга Алтай, Адыгей, Якутия, Чувашия кебек кеп-кечкенә Язучылар берлекләре вәкилләре дә чакырыла башлады.
Д ү р т е н ч е д ә н: Бөтендөнья әдәби мохитенә керү өчен барыбер дә рус теленә тәрҗемәләр хәл иткеч урын алып тора. Әйткәнемчә, Россия Язучылар оешмасы аша билгеләнгән грантларның шактые тәрҗемә буенча да...
Бәхәсләр уятты бу чакыру дигәннәре. Идарә әгъзаләренең фикерләре капма-каршы һәм үзгәрүчән иде... Барыбызның да: «Юк!» — дип әйттерерлек сәбәпләр дә бар. Бигрәк тә дәүләтнең мәктәпләрдә белем бирү буенча яңа бердәм дәүләт стандартларын кабул итү һәм мәктәпләрдә милли компонентларны юкка чыгару иде. Россия Язучылар берлеге бу уңайдан бер сүз дә әйтмәде... Ана теле укытылмагач, әдәбиятка милли язучыларның яңа буыны килмәячәге көн кебек ачык бит инде. Гомумән, «Россия Язучылары оешмасы бу мәсьәләләрдә гел дә борчылмый!» — диючеләр — без — барыбыз да хаклы идек. Әмма без үз сүзебезне аларга ничек ирештерик? Хатлар, телеграммалар, белдерүләр җибәрикме? Бүрәнә аркылы бүре куыпмы?
Бу фикерләрне әйтүчеләр: «Россия Язучылары съездын трибуна буларак файдалану өчен булса да куллану кирәк», — диделәр.
Әлеге мәсьәлә, әлбәттә, Туфан аганы да борчый иде.
— Мин Россия Язучылар оешмасыннан бер генә өметле эш тә көтмим. Әмма аларның съездында катнашып, бер тузынып кайтсаң ярар иде, әйе. Ниләр сөйләрләр икән? Аларга милли әдәбиятлар элек тә кирәкмәде, әйе, хәзер тем паче кирәкми, әйе...
Бәхәсләр күп булды. Өчәр сәгатькә сузылган утырышта бер генә идарә әгъзасы да авызына су кабып утырмады... Ахырда: Россия Язучылар съездына «кунак булып» барырга дигән фикер хупланды. Анда «кунак булып» баручыларга «Милли мәктәпләр һәм милли мәдәниятләр» мәсьәләсен бөтен чынбарлыгын күтәреп чыгыш ясау шарт итеп куелды. «Кунаклар» өчәү идек: Туфан ага Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова һәм Берлек рәисе буларак мин үзем... Юлга чыгарга 2 көн кала Нәбирәбез «каты авырып» китү сәбәпле, Мәскәүгә без Туфан ага белән икәү генә кузгалдык...
***
Россия Язучылар оешмасының юбилейлы съезды Комсомольская урамы, 13 нче йорттагы бинасында үтәчәген чакыру кәгазеннән белә идек... Безне ишектән вахтёр азәрбайҗанлы ачып кертте... Аның урыс кешесе түгеллеге төс-кыяфәтеннән үк күренеп тора... Керә-керешкә Туфан ага үзебезчә аңа:
— Нихәл? — диде.
— Хуш киләсеңез! — дип җавапланды өммәттәшебез.
Икенче катка күтәреләбез. Текә баскычларның як-як диварлары зур булмаган иконалар белән чуарланган... Иртәнге поезддан туп-туры бирегә килүчеләр без генә түгел икән. Күпчелек төбәкләрдән кичтән үк килгәннәрне Переделкинога кунарга алып киткәннәр. Болары исә безнең хәлдәшләр иде.
Иртәнге чәйсез генә съезд башлануын көтәргә мәҗбүр идек... Менә бермәл шау-шу купты. Переделкинодан ике автобуска төялеп чын делегатлар килеп җиткән икән...
Күпчелеге өлкән яшьтәгеләр. Туфан ага:
— Иллә мәгәр урыс үзенә хас исем-атаманы таба белә инде. СССР Язучылар берлегенең дистәләгән иҗат йортларыннан бердәнбер «Переделкино» калды. Аны да переделить итеп бетерсәләр, бүләргә берниләре дә калмый, — дип каһкаһәләп көлеп алды.
— Аның каравы вахтада үзебезнекеләр. Матур итеп сорасак, бер чынаяк чәй дә биргән булыр иде... Без кунак кына булгач, тыйнаклык сакларга туры килер, — дим мин үз чиратымда. Шунда яныбызга Мөдәррис Әгъләмов кебек җыйнак кына гәүдәле бер урыс язучысы килеп басты:
— О Туфан, дорогой! Сколько зим! — дип, Туфан аганы кочаклап алды. — С приездом, дип тагын берсе килеп асылынды...
Баксаң, аны белмәгән делегатлар юк бугай. Кайсы кочаклап, кайсы кулга-кул бирешеп исәнләштеләр үзе белән.
— Вот, пригласили... Настоящий русский писатель Владимир Личутин, это — наш председатель Союза, — дип, аларны — минем белән, мине алар белән таныштыра башлады Туфан ага.
Шуннан китте, кочаклашулар, күрешүләр... Мин үз чиратымда яшьрәк дип саналганнар белән, милли республикалардан килгәннәре белән таныштырдым үзен...
Мине Россия Язучылар берлегенең секретариаты бүлмәсенә дәшеп алдылар. Рәиснең беренче урынбасары Геннадий Иванов:
— Илфак Мирзаевич, нужны паспортные данные Туфана Миннуллина и Ваши. Мы хотим избрать Миннуллина секретарём Союза писателей РФ, а Вас просим войти в состав исполкома, — диде. Мин үз чиратымда:
— Без, Татарстан язучылары, съездга делегатлар булып түгел, ә кунаклар буларак катнашабыз, — дидем.
— Как же так? Съезд собирается один раз в пять лет. Значит, мы опять раздельны что ли?
— Быть избранным — не сама цель... Пока нам не дали такое полномочие, — дим.
— Мы дадим, — ди Иванов һәм без залга узабыз.
***
Залга кереп утыргач та алдагы рәттән борылып күрешүчеләр, арттагы рәттән җилкәсенә кул куеп:
— Привет, Миннуллин, — диючеләр күп иде.
— Менә бит урыслар безне ничек яраталар, — дим аңа. — Сезне — Союзның секретариатына, мине башкарма комитетка тәкъдим итмәкчеләр. Без делегатлар түгел, — дидем.
— Урыс язучыларының хәле безнекеннән дә авыр. Мин бит урысны гаепләмим... Әнә, Владимир Карпов СССР Язучылар союзы рәисе булганда милли язучылар өчен, бигрәк тә безнең Татарстан өчен нидер эшләргә тырышты. Аңа да ирек бирмәделәр. Мин урыс дәүләтенең великороссларын гаеплим... Күрмисеңмени, Язучылар союзы бинасыннан чиркәү ясап бетергәннәр. Дин өчен чиркәү, мәчет бар, әйе. Тамаша өчен театр бар, белем алу өчен мәктәп, институтлар бар... Элек съездлар Колонналы залларда үтә иде. Болар тынчу залда, каты урындыкларга утырттылар безне.
Чыннан да, зал съезд кадәр съезд үткәрү өчен кысан иде. Президиум өчен куелган кызыл җәймә җәелгән озын өстәл артына бер рәт булып унбишләп кеше бер-берсенә тыгызланып утырганнар иде.
Ниһаять, башланды съезд эше. Докладчы — рәис Валерий Николаевич Ганичев... Докладчының кереш сүзе котлау телеграммаларын укудан башланды. Иң беренче котлау хаты, әлбәттә, бөтенроссия православие чиркәве архиепискобыныкы иде.
Котлаулардан соң докладчыбыз Россия Язучылар берлеге бинасының язучыларныкы булмавын, ә арендага алып файдалануларын әйтте. Шуңа ишек алдындагы мәйданнарны азәрбайҗан эшмәкәрләренә субарендага биреп торулары икән. Аннан кергән акчалар гына җитмәгәнлектән, коммуналь чыгымнар өчен 20 миллион әҗәткә баткан булганнар. Сергей Филатов җитәкләгән фонд съезд алдыннан бу бурычларны түләү өчен дә, съездны үткәрү өчен дә җитәрлек акча биргән икән... Делегатлар дәррәү кул чабып алдылар...
Докладчы сүзен дәвам итеп, мандат комиссиясе вазифаларына кереп, делегатлар турында белешмәләр җиткерде һәм:
— Мы рады, что с нами на съезде после пятнадцатилетнего перерыва присутствуют делегаты из Республики Татарстан, — диде. Аның бу хәбәренә дә кул чабып алдылар...
Без Туфан ага белән бер-беребезгә карашып алдык. «Бу кайсыбызның эше, янәсе?»
Валерий Николаевич үз докладында Язучылар берлегенең иҗат процессын оештыру, китаплар бастыру, каләм хакларын түләү, язучыларның көнкүрешен кайгырту турында сөйләүне кирәк тапмады... Шулай да ул регионнарда Язучылар оешмаларының эшләре өчен аларга рәхмәт сүзен әйтте. Башкортстан, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ республикалары Язучылар оешмаларының эшенә уңай бәя биреп, докладын тәмамлады.
— Син безнең съездда шундый доклад сөйләсәң, нишләтәләр инде сине? — дип, үртәлеп утыра башлады Туфан ага.
Ревкомиссия отчёты да бик кыска булды. Фикер алышулар башланды. Өченче булып Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев чыгыш ясады. Ул үз эшләре турында сөйләгәндә, әлбәттә, күпләр аңардан көнләшеп тә утыргандыр.
Равил Бикбаев сөйләгәндә, мин съезд президиумына «сүз сорап» хатымны язып җибәрдем. Бикбаевтан соң чыгыш ясаучыга сүз биргәндә, В.Ганичев: «Следующим готовиться председателю Союза писателей Татарстана Ибрагимову», — диде.
Мин трибунадан Татарстан язучыларының кайнар сәламнәрен җиткердем дә, үзебезнең делегат булып түгел, ә Украина, Белоруссия, Казакъстаннан килгән каләмдәшләребез кебек съездда кунак буларак катнашуыбызны искәрттем. Зал тынып калды. Татарстан Язучылар берлеге һәм, гомумән, республикабыздагы иҗат оешмаларын дәүләтнең кайгыртуын, әдәби журналларның, китап нәшриятенең тулысынча хөкүмәт тарафыннан финанслануын, әдәбиятка яшь иҗатчыларның килүен кыскача гына сөйләп биргәннән соң, Россия Язучылар берлеге һәм төбәкләрнең иҗат берлекләре белән хезмәттәшлеге турында үзебезнең карашларны аңлатуга күчтем.
— Россия Язучылар берлегенең эшчәнлегендә кырыс вертикаль идарә принциплары куелмавы безгә киләчәктә, һичшиксез, бергә булу өчен төп шарт булып тора. Әмма Россия язучылары бүген 3-4 оешмага бүленгән һәм аларның берсе дә милли әдәбиятларны саклап калу һәм үстерүне үзләренең төп эшләренә санамыйлар. Әгәр һәр милләт кешесе үз ана телендә белем ала алмый икән, бу милләтнең, әдәбиятның киләчәге юк. Хәтта бу милли әдәбиятның тарихы меңнәрчә еллар белән исәпләнсә дә, милли мәгарифе булмаса, бу милләтне фәкать инкыйраз гына көтә.
Безнең Татарстанда һәр милләт кешесенә үз ана телендә белем алу мөмкинлекләре тудырылган... Безнең республика Язучылар берлегендә рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемәләр секцияләре эшли... Бүген Россия берлеге иң әүвәл шуны үзенең төп эше дип игълан итәргә һәм милли әдәбиятларның иминлеген гарантияләргә тиеш. Татарстан Язучылар берлеге бүген МСПС составында... Без бүлгәләнгән бер оешманың бер бүлекчәсе булырга риза түгел, — дидем. Зал тыңлый иде. — Россия күләмендә әдәби багланышлар, әдәби тәрҗемәләрне оештыру ни өчен беркем вәкаләтендә дә түгел?.. Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге составында тормаганда да, без, Идел буе федераль округында андый хезмәттәшлекне оештырабыз. Иң тыгыз элемтәләр, әлбәттә, Башкортстан язучылары белән. Узган ел Казанда федераль округка кергән 6 республика язучылары катнашында әдәби тәрҗемәләр буенча зур конференция үткәрдек. Берләшү өчен шундый бердәм чараларны үткәрү зарур. Киләчәктә шундый чараларны үзәктән бүленгән финанслауга таянып үткәрәсебез килә... Бит барыбыз да салымнарны үзәккә түлибез...
Россия Язучылар берлеге, берләштерүче үзәк буларак, бөтен Ил күләмендә әдәбиятчыларның социаль статусын билгеләүне дә кайгыртырга тиеш. Моның өчен «Иҗат берлекләре» турында өр-яңа федераль закон кирәк.
Бүген Мәскәүдәге үзәк матбугат басмалары төбәк язучыларының әдәби әсәрләрен бастырырга бер дә атлыгып тормыйлар. Аның өчен түләү кирәк икән. Әйдәгез, Язучылар берлегенең үз әдәби басмасын булдырыйк. Дәүләт финанслары җитмәсә, регионнарның взносларын кертик, — дидем.
— Всё о чём вы говорите, это очень важно! — диде Валерий Ганичев, минем чыгышым тәмамлануга. Всё это хорошо, но всё это достигается общими усилиями. Со стороны регионов должны быть встречные действия... Мы надеялись, что Татарстан после длительного перерыва снова будет вместе с нами. Вот ведь как получается. Спасибо за выступление! — диде.
Шактый гына кул чабуларны кузгатып, урыныма килеп утыруга, Туфан агам:
— Син барыбер дә җебеттең әле, Илфак, — диде.
— Кире менеп, барысын да кыйнап төшимме, Туфан абый? — дим, бераз үпкәләп.
— Алар сугышырга синең белән миннән остарак, әйе. Алар сугышудан рәхәт таба торган халык, әйе. Аларның кайсы бәйрәме сугышсыз үтә...
Агаебыз куен кесәсеннән зур гына блокнотын тартып чыгарды да эре хәрефләр белән тиз-тиз яза башлады. Батырып ноктасын куеп, кәгазен икегә бөкләп, президиумга җибәрде. Хаты тиз барып җитте тагы... Ганичев аның хатын укуга аягүрә басты...
Трибунадагы чыгыш ясаучы рәис регламентны кисәтә дип кабул итте ахрысы:
— Заканчиваю, спасибо за внимание, — дип, трибунадан төшеп китте. Валерий Николаевич баскан килеш залны «актара» башлады. Туфан аганы эзли иде ул.
— Тут писатель из Татарстана Туфан Миннуллин направил записку и спрашивает: Как я отношусь к Федеральному Закону № 309 — это об образовательных стандартах... Как я могу относиться?.. Я так скажу... — Валерий Николаевичка бик үк уңайлы түгел иде бу сорау... — Я прямо скажу, это антинародный закон! — диде урыс агаебыз!
Ике йөз кешелек зал бертын гына тын торды да Ганичевның җавабын чын-чынлап алкышларга күмде.
— Как я могу хорошо относиться тому, что совсем исключает сдачи ЕГЭ по русской литературе, — дип йомгаклады сүзен рәис. Залдагылар аның җавабының икенче өлешен ишетмәделәр дә бугай. Шау-шу купты, үзара сөйләшүләр, бәхәсләшүләр китте. Ниһаять, Ганичев залны тынычландырып, сүзне Карачай-Черкес республикасыннан килгән профессор ханымга бирде. Апаебыз беренче сүзен:
— Да, это — антинародный закон, а Фурсенко — антинародный министр! — дип башлады. Ул да, башкалар да язучыларның социаль статусын билгеләүче яңа закон, милли мәктәпләрдә ана телендә укытуны гарантияләүче закон кирәк, дип, чыгыш ясадылар. Урыс язучылары да ЕГЭда, һичшиксез, урыс әдәбиятыннан имтихан булырга тиеш, диделәр. Ганичевның үзен дә тәнкыйтьләүчеләр табылды.
Ниһаять, төшке ашка тәнәфес игълан ителеп, безне ярым подвалдагы залга чакырдылар. Озын-озын өстәлләрдәге салкын кабымлыклар, бер кулланышка исәпләнгән полиэтилен стакан, кашык-чәнечкеләр күреп, Туфан ага:
— Әллә шушымы обедлары? Без иртәдән бер ризык капкан кеше түгел, — диде гаҗәпләнеп. — Әйдә, Илфак, берәр кафега барып кешечә ашап килик. Кара инде, син шулар белән бергә булырга каршы түгел, дисең. Син безнең съездда шундый әбәд әзерләсәң, нишләтәләр инде Сине? — дип, үртәлүен чыгарып, бер үк вакытта мине үчекләп алды...
— Обедларын ташка үлчим. Аның каравы без аларга съездда чәйнәргә азык бирдек... Кара әле, Кавказлар, Якутлар ничек бөтереп алды компонентлар мәсьәләсен?!
Без әйләнеп керүгә, съездның икенче утырышы башланган иде... Президиумнан төшеп, Геннадий Иванов безнең уртабызга килеп утырды да:
— Вот ведь, ваше присутствие, ваши выступления так не хватают здесь... Сейчас начнутся выборы председателя и исполкома Союза писателей России. Мы очень хотим, чтоб вы приняли участие в выборах и сами вошли в руководящие органы.
Туфан ага тыныч кына, әмма бик аңлаешлы итеп:
— Я пока воздержусь, Илфак Мирзаевич пусть сам решает за себя, — диде...
— Мы очень надеемся на тесное сотрудничество, — дидем мин үз чиратымда. — Войти в состав не обязательно именно на съезде. Мы у себя ещё раз посоветуемся... А главное — хотим видеть хоть маленькие результаты наших сегодняшних предложений, — дидем.
— Жаль, ой как жаль. Ведь нет больше такой сильной организации как Ваше... Мы бы горы свернули вместе, — дип сөйләнә-сөйләнә үз тарафына юнәлде Иванов...
— Кәнишне, җәлке урыслар. Әзергә-бәзер яшәделәр дә... Яһүдләр бөтенесен үз кулларына алып бетерделәр. Болар һаман да зарланудан узалмыйлар. Йә, кая боларның яшьләре? Ник кумыйлар бу карт коммунист-попларны? Теләсә нишләсеннәр, мин болар белән бер кашыктан ашамыйм, — диде Туфан ага. — Килдек, күрдек, үз сүзебезне әйттек! Син миңа ачуланма баягы сүз өчен. Син башта аларга отчёт биргән кебек тоелдың, әйе... Ә син аларга: «Без Сездән башка да әйбәт кенә яшәп, иҗат итеп ятабыз!» — дигән фикер җиткердең. Дөресе дә шулай бит!.. Чыгышың бик әйбәт булды, аңлаган кешегә, — дип йомгаклады сүзен.
***
Иҗат берлекләренең киләчәк язмышы әлегәчә билгесезлектә кала... Илдә вазгыять ничек кенә үзгәрсә дә, иҗатчыларның бер түбә астына җыелу ихтыяҗы калачак инде... Әнә, аерым төбәкләрдә, әйтик, Себер, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә, Төньяк Кавказ, Балтыйк буе язучыларының аерым ассоциацияләре төзелгәнен ишетеп беләбез. Идел буе — Урал регионы язучыларының аерым юнәлешләр буенча конгрессларын төзү фикерләрен әйтүчеләр булды... Хәтта бөтендөнья татар конгрессы үрнәгендә Бөтендөнья Татар Язучылары оешмасы төзергә теләүчеләр дә юк түгел.
Әдәби процесс аерым шәхеснең иҗади эше генә түгел күрәсең... Россия күләмендә тарихи темаларга язучыларның үз ассоциациясен Александр Сегин дигән әдип оештырды... Үзе — «Аксак тимер», «Куликово кыры» һ.б. романнар авторы. «Куликово кыры»н экранлаштырулары турында ишеткәч — бер очрашуыбызда мин аңардан:
— Александр Юрьевич, как можно снимать исторический фильм о том, в истории событий которого очень много белых пятен... Всё таки было ли сражение? — дигән сорау куйдым. Ул җавабында:
— Минем романымда Куликово сугышына кадәрге вакыйгалар сурәтләнә... Роман ике гаскәрнең капма-каршы тезелеп басулары, алгы планга Пересвет белән Челубейның чыгып барулары белән тәмамлана... Ә бу ике баһадир бер-берсен малай чакларыннан ук белеп, бергә уйнап үскәннәр икән... Җәмгыятьтәге хәлләр аларны капма-каршы бастырган...
— Бу хәлләр чыннан да тарихта булганмы соң, нинди документлар бар? — дигән соравыма Александр Юрьевич:
— Тарихта Мамай белән Дмитрий, Пересвет белән Челубей исемнәре бар... Ә нәфис роман өчен шулары җитә... Мин романымда аларны сугыштырмыйм. Капма-каршы бастырам... Капма-каршы басып тору — ул мәңгелек тема. Ул безнең чынбарлыгыбыз, — дигән иде.
Мин аңа:
— Әйдәгез, Сезнең оешмага Татарстаннан тарихи темага язучыларны да кертик, бу мәңгелек теманы үзара өйрәник! — дигән фикеремә ул:
— Мин риза... Сездә бармы тарихи темага язучылар? – дип сорады.
Мин аңа:
— Бездә тарих институты бар. Бездә һәр галим — язучы, — дидем... Ни кызганыч, сүзебез сүздән узмады... Уйлап карасаң, кирәк, бик кирәк бит бүген андый очрашулар, андый оешмалар, бүлекләр.
Төрки телле әдәбиятларны берләштерүче Ауразия Язучылар оешмасын Төркиядә Якуп Демироглы оештырды. Бу оешма, төрки телле мәдәниятләрне берләштерүче «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасы белән, димәк, турыдан-туры дәүләтләр төзегән оешма белән тыгыз бәйләнештә тора. Алар да «Кардәш әдәбиятлар» исемле әдәби журнал булдырды. Татарстан Язучылар берлеге белән бик теләп хезмәттәшлектә алар...
Туфан ага Миңнуллин Татарстанда «Халыкара Пен-клуб» дип аталган, Бөтендөньяда каләм ияләренең хокукларын яклый торган оешманың бүлекчәсен төзүдә башлап йөрде. Ул оешманың җитәкчесе булды. Дөнья күләмендә дәүләт структураларына оппозициядә торган бу оешмага Республикабызда бик лояль караш формалашты. Хәтта аларга матди ярдәм дә күрсәтелде һәм күрсәтелеп килә. Бу инде фәкать Туфан аганың шәхесенә булган мөнәсәбәттән шулай икәнен республика «Пен»чылары аңлыйлар...
Республикабыз «Пен»чылары бүген дә халыкара форумнарда катнашалар. Татар әдәбияты-мәдәниятен дөньяга танытуда үзләренең өлешләрен кертәләр.
Ачыктан-ачык әйтү зарур: Туфан ага «Пен-клуб»ның милли әдәбиятларның язмышын хәл итәрдәй оешма түгеллеген белде һәм үзе дә:
— Безгә ничек тә үзебезнең иҗат берлеген сакларга кирәк... Милли җанлы җитәкчеләребез барда аларның ярдәме белән ныгып, үз аягыбызда басып торырга кирәк, әйе, алда ни киләсен бер Алла белә... Дөнья ул бер алдын, бер артын күрсәтә. Яшьләрне балалыктан җәһәтрәк чыгарасы иде, — дия иде.
***
Туфан Ага турында сәгатьләр, көннәр буе сөйләп булыр иде... Үзенең соңгы иҗат кичәсендә:
— Инде күп яшәлде, күп эшләнде... Чемоданны җыя башларга да вакыт, — дип әйтүе барыбызны да сискәндереп җибәргәне бүгенгедәй хәтердә. Нишлисең, килү-китү дөньясы шуннан гыйбарәт бит. Язмамны олуг әдибебезне мәңгелеккә озатканда сөйләгән сүзләрем белән тәмамларга булдым...
Бүген бөтен татар халкы үзенең затлы улын, бөек язучысын соңгы юлга озата.
Бу кадәрле сагышлы матәм, мөгаен, моннан 99 ел элек Габдулла Тукайны озатканда гына булгандыр!
Туфанага Тукай һәм Туфан иҗатына мөкиббән иде. АңарТукай турылыгы, Тукай тапкырлыгы, Туфанүҗәтлеге, Туфан олпатлыгы хасиде!!!
Туфанага Халык язучысы исемен йөрткән әдипләр арасында Халыкка иң якын торган, Халык күңеленең түренә үк кергән әдип иде! Ул моны үзе дә тоя, үзе дә сиземли иде. Халык төшенчәсе аның өчен газизләрдән газиз - татар милләте иде. Ул һәрчакта: «Минем милләтем, минем халкым җир йөзендәге бер генә милләттәндә, бер генә халыктан да өстен түгел, әмма ул бер генә халыктан да түбән дә түгел», —дияр иде.
Ул тагыда: «Татар язучылары холыклары, сәләтләре белән төрледән-төрле, ә милләт ихтыяҗлары дигәндә, алар һәрчак бер уйда, бер теләктә, бердәм», —дияр иде.
Ул тагыда: «Халыкны толпа белән бутарга ярамый», —дияр иде. Баксаң, ул безгә, иң беренче чиратта язучыларга, үзенең иҗат итү мәсләген төшендергән, безне үз иҗаты үрнәгендә халыкның үзаңын үстерергә чакырган, өйрәткән икән бит!!!
Бүген Туфан Ага белән бөтен сәнгать дөньясы хушлаша. Туфан татар әдәбиятына, аның драматургиясенә хакыйкый чынбарлыкны, фәлсәфи чынбарлыкны алып кергән новатор булды. Ул милли драматургия бездә үз мәктәбен булдырды. Ул үзе ярты гасыр буена бөтен бер милләтне, аркадаш милләтләрне театрлы итте.
Ул үзе сәнгатьнең, әдәбиятның бер сурәте иде. Һәм ул үзе иҗат иткән йөзьяшәр Әлмәндәр булып та, самими Минһаҗ булып та, Каһарман Бәхтияр булып та, Тукай, Туфан, Җәлилләрнең образы булып та халык хәтерендә, халык күңелендә яшәячәк, халыкны искәртеп, уяу тотачак!!!
Туфан Ага соңгы елларда Милли әдәбиятыбызга өр-яңа яшь буын килүенә чиксез куанып яшәде. Аларның иҗатын күзәтә иде, аларны барлады, аларны нидәндер кисәтте, аларга үзенең киңәшләрен, фатихасын биреп калдырды.
Без бүген аның белән хушлашабыз.
Очрашканда кул биреп күрешсә дә, ул аерылышканда кулын биреп саубуллашмый иде. Кул биреп саубуллашсаң, озак күрешмисең дия иде...
Бүген олуг остазыбыз белән хушлашканда, барыбызда аның безнең белән мәңгегә каласын тоябыз ич!!! Б уышаныч безне, шөкер, кайгы-сагыштан да алып чыгар. Күңелебездә фәкать халкыбызның шундый бөек улы белән горурлану хисләре генә калыр!
Хушыгыз, Туфан ага!
Җаныгыз җәннәттә булсын!!!
Илфак ИБРАҺИМОВ
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев