Мин аларга мең-мең рәхмәтле!

1974 елда университетны тәмамлагач, ирем Наисны (Наис Гамбәр. – ред.) китап нәшриятына эшкә алдылар. Мин V курста укый идем әле. Бер үк вакытта кафедрада да эшлим. 1973 елның мартында кызыбыз Гөлназ туды. Өч айлык булгач, кинәт кенә температурасы 39 градуска күтәрелеп, хастаханәгә алып киттеләр. Бер төн эчендә дүрт балалар хастаханәсенә алып барып, бөтен җирен тикшереп, казып бетерделәр – бернинди диагноз куя алмадылар. Таң алдыннан үз кулымда вафат булды. Моннан да зуррак кайгы була микән ана өчен?! Көтеп алган беренче бала! Үлгәч кенә, үпкә авыруы булган, дип яздылар.

Тугыз айдан соң Ләйсән кызыбыз туды. Яшәргә фатирыбыз юк. Ул чакта Наис нәшриятта Рәис абый Даутов белән бер бүлмәдә утырып эшли иде. Аптырагач, Рәис абый үзләренең дачасында яшәргә рөхсәт итте. Шуннан кышка да калдык. Ә кызыбызны әти белән әни янына Яуширмәгә кайтарып куярга туры килде. Бакча өе салкын, ягылмый, шуңа күрә электр плитәсен яныбызга куеп йоклыйбыз.

Беркөн шулай төн уртасында баш авыртуына чыдый алмыйча уянып киттем. Карасам, Наис һушсыз ята. Сикереп тордым да плитәне сүндердем. Ишекне ачып җибәрдем. Наисны, караваттан сөйрәп төшереп, һавага чыгарып утырттым. Мендәрләр белән терәп. Ничек көчем җиткәндер, бүген дә шаккатам. Ул көнне эшкә бара алмадык. Икебез дә эштә булмагач, килеп хәлне белделәр. Иртәгесен Рәис абый булышлыгы белән каравылчы өенә күчерделәр. Ул буш иде. Миче дә бар. Утын ягып җылытырга була. Урман – янәшәдә генә. Ремонт ясадык та шунда тора башладык. Язга чыккач, каравылчы килде, тагын түбәсез калдык. Инде нишләргә? Рәис абый белән Диләрә апа үзләренә алып кайтып киттеләр. Воровский урамындагы фатирларына. Рәис абыйның Диләрә апага булган мөнәсәбәтен шунда күреп, хәйран калып сокландым: «тәтием», дип кенә йөртте ул аны. Диләрә апа да аңа һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булды. Диләрә апаның пешергән ашлары, өчпочмаклары, бәлешләре телеңне йотарлык иде. Мин дә аңа булышырга тырыштым. Анда күпме яшәгәнбездер – хәтерләмим. Рәис абый безне кыйгыртып йөри-йөри, Париж Коммунасындагы бер иске йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Иске йорттан фатир бирергә ярамый иде, тиздән сүтеләчек йорт иде. Хәзер ул урында КФУның бер бинасы, элекке педагогика университеты. Шулай итеп, Рәис абый тырышлыгы белән без фатирлы булдык. Аннары кызыбыз Ләйсәнне дә алып килдек.

Рәис абый Наиска тәҗрибәле, белемле редактор булырга ярдәм итсә, мине тәрҗемәгә өйрәтте. Кыям абый Миңлебаев белән. Университетта укыганда, Кыям абый безгә тәрҗемә теориясе буенча махсус курс укыган иде. Шулай итеп, 1971 елдан мин тәрҗемә эшенә кереп киттем. Украин язучысы Иван Франконың «Бытбылдык» («Перепел») дигән хикәясе минем тәрҗемәдә беренче булып «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыкты. Аннан китте «Азәрбайҗан хикәяләре», «Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» һ.б. әсәрләрнең тәрҗемәләре. Кыям абый белән Рәис абый мине тәрҗемә юлына кертеп җибәрделәр. Бу – бүгенге көндә минем иҗатымның бер сукмагы. Алар биргән белем ярдәмендә әле тәрҗемә буенча филология фәннәре кандидаты да булдым. Мең-мең рәхмәт аларга, урыннары җәннәттә булсын!

ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР БЕЗДӘН...

(ОСТАЗЫМ РӘИС ДАУТОВКА ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН)

Моннан сиксән еллар элек

Нәүширван мулладан туып,

«Мин – голям»1 дип аваз салган

Гаҗәеп зирәк бала.

Бүген дә ул, һичбер шиксез,

Дөньясында үтә назыйм2

Һәм газыйм3 булып кала.

Гомерләрен үтеп бара,

Җыеп бәгъренә мең яра,

Эш өчен яна-көя.

Балаларын күккә чөя,

Диләрәсен өзелеп сөя,

«Тәтием», дия-дия.

Ял дигәнне белми эшли:

Хәтта өенә китешли

Ала кәгазь, каләмен.

Әйттең ни дә, әйтмәдең ни

Соң ноктаны куймый торып,

Һич туктатмый гамәлен.

Мөхәррирлеккә – тәрҗемә,

Тәрҗемәгә гыйльми җөмлә

Ялганадыр берочтан.

Аның тәнкыйди сүзләре,

Чарланып бетеп үзләре,

Оста кисә кылычтан.

Хәләле һич тә сүндерми,

Салкын көлгә дә күмдерми

Йөрәгендәге утны.

Шуңа да ялкаулык тотмый,

Хәтта кырык эш куркытмый

Рәис абый Даутны.

Кайберәүләр көтсәләр дә,

Кайчакларда этсәләр дә,

Буйсынмый явыз котка.

Торсын дип бар да җаеннан,

Зур бәйрәме уңаеннан

Иң изге теләкләр бездән –

Наис белән икебездән –

Рәис абый Даутка!

15.03.2003

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: