Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Милләттәшкә

Шул халыктан Бер адымга калып кара – Милләтсезлек... арбасына салып бара... Ышанмасаң – Маңкортларны алып кара...

Аршын-аршын атлап Алып бара,

Юл-тузанда эзе калып бара.

Алып дигәннәре – Халык бара,

Җир-Китапка сүзен салып бара.

Йә бер сүзен тартып алып кара!

Йә ул сүздән читтә калып кара –

«Син-мин»нәрдән торган Халык бара:

Сине миннән йолкып алып кара,

Мине синнән тартып алып кара –

Тик бергәлек киләчәккә алып бара!

Бара Халык ара-ара,

Халык бара!

Шул халыктан

Бер адымга калып кара –

Милләтсезлек... арбасына салып бара...

Ышанмасаң –

Маңкортларны алып кара...

 

Рафаэль Сибат.

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев