Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Милләт Газизәсе

Газизә Сәмитованың тууына 155 ел

Әгәр укучысы булмаса, шагыйрьләр дә онытыла. Җисеме исән булып, исеме хәтердән җуелган каләм әһелләре күпме! Милли мәгарифе юкка чыгып, халкы телдән язса, шагыйрьне шулай ук билгесезлектә гаип булу көтә. Ярый ла борынгы юнан, рум шагыйрьләрен бүген тәрҗемәдә укып рәхәтлек кичерәбез. Ләкин аларның да безгә килеп җитмәгәннәре бихисап. Татар халкы, башка төркиләр кебек үк, борын-борыннан шагыйрьләргә бай булган. Безнең гаҗәп мәгънәле халык җырларын ниндидер бер төркем, махсус җыелып, чыгармаган лабаса, алар – исемнәре халык хәтереннән җуелган аерым шагыйрьләрнең иҗаты. «Чын шигырьгә әверелә шагыйрь, / Онытылу дигән үзәндә...» Ләкин иҗатлары тарих төпкелләрендә югалып, безнең көннәргә бары тик исемнәре килеп җиткән шагыйрьләр дә бар. Мисыр мәмлүкләреннән Ибне Тәңребирденең 1343 елда вафат булган Галәветдин Таңбага турында язып калдырган сүзләре мәгълүм: «Ул – төрки шагыйрьләрнең иң бөекләреннән берсе. Кыпчак ирләреннән ялкынлы шигырьләр иҗат итүдә аның белән чагыштыра алырлык кешене мин белмим». Таңбаганы төрки шагыйрьләрдән иң бәхетсезләрнең берсе, дип тә өстәр идем. Ләкин өмет тә бар: Мисырның искиткеч бай архивларының берсендә, бәлки, аның шигырьләре дә сакланадыр? М.Булгаковның җиңел кулы белән телгә кергән «Кулъязмалар утта янмый» дигән тәгъбир, әлбәттә, чынбарлыкка туры килми. Үз тарихыбызга гына күз салыйк! Янгыннарда янган, илбасарларның табаны астында вәйран булган кулъязмаларны, безгә килеп җитмәгән рухи мирасыбызны искә төшерсәң, имәнеп китәсең. Әле бит исән калганнары да ХХ гасырның имансыз фиргавеннәре кулында һәлак булды, кайсыларын, кяфер кулына эләкмәсен, дип, әби-бабаларыбыз үз каберләренә күмдерде. Меңьеллык татар әдәбияты, дип мактанырга яратабыз да, ләкин, уйлап баксаң, безгә бөртекләр генә килеп ирешкән ләбаса! Аларның да кадерен беләбезме әле? Без бит Хәтер белән бик үк дус халык түгел. Хәтеребез сай булганга, шушы көнгә калдык та инде. Әстерхан якларында туып-үсеп, шунда гомер кичергән шагыйрәбез Газизә Сәмитованы (1862-1929) бөтенләй үк онытылган шәхес дип әйтеп булмыйдыр. Соңгы тапкыр 1992 елда нәшер ителгән «Татар поэзиясе антологиясе»нә аның әсәрләре дә кергән (үлгән елы гына ялгыш «1894 ел» дип күрсәтелгән). Аның әсәрләрен әдәбият тарихы турындагы хезмәтләрдә дә телгә алалар. Бердәнбер шигырьләр җыентыгы «Сайланма әсәрләр» исеме белән Татарстан китап нәшриятында 1965 елда дөнья күргән икән. Ә инде мең елга якын дәвердә иҗат иткән йөзләрчә шагыйрь-шогараны, язучыны, галим-голамәне бергә туплаган ике томлык «Әдипләребез» (2009) дигән саллы хезмәттә ул юк. Идел буе яшел таш; – Ник елыйсың, яшь туташ? – Мин еламый, кем еласын – Үзем ятим, үзем яшь. Әлеге юллар татар шигъриятеннән азмы-күпме хәбәрдар кешегә таныштыр. Күзгә бер чалынса, колакка бер керсә, һич тә хәтердән җуелмый торган шигырь ул! Үзе гади, үзендә чыдап булмаслык моң. Андый шигырьләрне бөек шагыйрьләр генә яза ала. Юкка гына ул күп төбәкләрдә халык авыз иҗатына әверелмәгән. Идел буе яшел таш; – Син елама, яшь туташ. Еласаң, күзләрең бетәр, Җырлап күңелең күтәр. Газизә Сәмитова кулъязмаларының безнең көннәргә килеп җитүе - бәхетле очраклылык, төптәнрәк уйласаң, үзе бер могҗиза ул. Узган гасырның утызынчы елларында СССР Фәннәр академиясенең Ленинградтагы Шәркыять институты хезмәткәрләре Әстерхан якларына экспедициягә чыга. Хәзерге Чернояр районына кергән Ташлыяр (урысча – Каменный Яр) авылында Газизә Сәмитованың туганнары аларга гарәп хәрефләре белән язылган егермедән артык (800 бит тирәсе) дәфтәр тапшыра. Шагыйрә гомере дәвамында көндәлекләр яза, юл хатирәләрен терки, төрле риваятьләр, мәкальләр, халык җырлары да читтә калмый. Ләкин иң кыйммәтлесе – аның шигырьләре. Әгәр дә Шәркыять институты хезмәткәрләренең юлы бу тарафларга төшмәсә, иске язуны контрреволюциягә тиңләгән иң әшәке репрессия елларында, җан асрау белән мәшгуль сугыш чорларында әлеге дәфтәрләр исән калыр идеме икән?! Меңләгән татар кулъязмаларының язмышын искә алсак, моңа төгәл җавап бирүе артык кыен булмас. Газизәнең туганнарына сокланмый мөмкин түгел, зирәклек күрсәтеп, дәфтәрләрне галимнәр кулына тапшырганнар бит! Милли мирасыбыз өчен искиткеч байлык булса да, әлеге кулъязмалар озак еллар дәвамында беркем тарафыннан да җентекләп өйрәнелмәгән, һәмишә хәзерге хәрефләргә күчерелеп, бүгенге укучыларга тапшырылмаган. Заманында аны шагыйрәнең җияне (энесенең улы) Шамил Сәмитов укып чыккан, шигырьләрне, сайлап, җыентыкка туплаган. «Сайланма әсәрләр»нең дөнья күрүенә, Газизә шигырьләренең әдәби мирасыбызга әверелүенә без әнә шул туган җанлы, фидакяр Шамил кардәшкә бурычлыбыз. Казан Газизә Сәмитовага шактый битараф булса да, якташлары аны һич тә онытмый. Аларның тырышлыгы белән кулъязмаларның күчерелмәсе Әстерханга кайтарылган, кирилл хәрефләренә күчерергә исә алар Казан галимнәреннән ярдәм көтә. 1992 елда, шагыйрәнең тууына 130 ел тулган вакытка тәңгәл китереп, Әстерхан өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Бәйрәм Ташлыярда да гөрләп уза, шагыйрәнең туып-үскән, яшәгән йортына истәлек тактасы кагыла, бераздан әлеге бинада музей оештыру эше дә башлана. Хәзер ул – Әстерхан дәүләт музей-тыюлыгының филиалы. Шигырьләрен укып, Газизәнең тормышын азмы-күпме чамалап була. Аның гомер юлын тулырак ачыклар өчен, якташлары, туган-тумачалары да шактый эш башкарган. Газизә 2нче гильдия сәүдәгәр Баһаветдин Сәмитов белән Шәһимә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Баһаветдин мануфактура белән сәүдә итә: тауар әйләнеше ун мең сум, саф табышы мең сум булган. Әйткәнемчә, аның кызыл кирпечтән салынган ике катлы йорты әле дә исән. Кибете, ул вакыттагы татар байларының гадәтенчә, беренче катта урнашкан. Архив документларыннан күренгәнчә, Баһаветдин анда үзе сәүдә иткән. Тора-бара, әлбәттә, балалары да булышкандыр, алар аның сигезәү: Шәһидә, Шәрифә, Гөлзифа, Асылбикә, Газизә, Сираҗетдин, Камалетдин, Насыйретдин. Газизә, ул вакыттагы татар балаларының күпчелеге кебек, кече яшьтән укырга-язарга өйрәнә. Башлангыч белемне авылдагы кызлар мәдрәсәсендә ала, аннары гомере дәвамында үзлегеннән укый. Көндәлек дәфтәрләреннән күренгәнчә, ул гарәп, фарсы, урыс, калмык телләрен белгән. Урыс телен яхшы белүе табигый, Ташлыяр, нигезе салынганда ук, катнаш халыклы авыл була. ХVIII гасыр ахырында бирегә урнашырга дип татарлар, урыслар, мукшылар, чувашлар төрле төбәкләрдән күчеп килә. Татарлар, асылда, Казан тирәсеннән күченә. Газизәнең дә нәсел җепләре Тәтеш якларына тоташа, дип фараз итәләр. Музей хезмәткәре Е.Герасимиди мәкаләсеннән күренгәнчә, ХIХ гасыр тикшеренүчесе Н.Ровинский болай язып калдырган: «Әлеге дүрт милләт (чуваш, мордва, урыс һәм татарлар) килешеп яши, иҗтимагый эшләрдә үзара урыс сүзләре белән аңлаша, ә гаиләләрендә һәр милләт милли телендә аралаша». Ул татарларның үз милли киемнәрендә йөрүен, ә чувашлар белән мордваларның урысча киенүен дә теркәп калдырган. «Җир эшкәртүдә, мал асрауда бернинди аерма юк, ләкин татарлар атка мәхәббәтләре белән аерылып тора», – дип яза ул. Газизә балачактан ук җырга-моңга һәвәслеге белән башкалардан үзгә була. Аның кече яшьтән үк гармун уйнавы турында да истәлекләр калган. Бераздан ул башына килгән шигъри юлларны дәфтәргә теркәп куя башлый. Иҗаты турыдан-туры халык җырларыннан, бәетләрдән, әкиятләрдән үсеп чыга. Алар саф татар телендә, гарәп-фарсы алынмалары гаять аз. Ул әлеге өслүпне үз заманындагы әдәбияттан хәбәрсез булганга түгел, ә махсус рәвештә, ана теленә ихлас мәхәббәттән, иҗатында мәсләк иткән. Без бүген Тукайны яңа татар әдәби теленә нигез салучы буларак хөрмәтлибез. Бу, бер яктан, дөрес, нәкъ менә Тукай шигърияттәге халыкчанлыкны (тәүге шигырьләрен госманлыча язганын да онытмыйк!) газета-журналлар, мәҗмугалар аша бөтен татар дөньясында байрак итеп күтәргән. Ләкин көндәлек матбугат оештырырга мөмкинлек юк заманнарда Идел-Уралда яшәгән халкыбызның саф ана телендә иҗат иткән Габделҗаббарларны, Газизәләрне дә онытмыйк. Әлеге ике шагыйребез арасындагы аваздашлыкны да күрми мөмкин түгел. «Якутны күпме сарф итсәң, / Табып булмас бу вакытны», – дип теркәп куйган Газизә дә. <...>  
Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 2нче санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев