Хакыйкать эзләү юлында

ЗӨФӘР РӘМИЕВКӘ 80 ЯШЬ

Хәзерге татар әдәбият фәнендәге эзләнүләрнең, табышказанышларның фәнни-нәзари нигезен, мөһим тенденцияләрен билгеләүче галимнәрнең берсе – филология фәннәре докторы, танылган текстолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зөфәр Рәмиев. 50 елдан артык гомерен татар әдәбияты фәненә, аның зур хезмәт һәм тырышлык, тирән белем сорый торган текстология өлкәсенә багышлаган шәхес ул. Аның киңкырлы галим булуы, әдәбият фәненең текстология, библиография, шулай ук тарих, культурология кебек өлкәләрен яхшы белүе, шуларга нисбәтле мәдәни мирасын өйрәнүе, аны халыкка кайтаруы белән чын мәгънәсендә тирән хөрмәт уята.

Әдәбиятчы һәм текстолог буларак танылу алганчы, аңа шактый урау юллар үтәргә туры килә. Зөфәр Зәйни улы Рәмиев 1938 елның 24 июнендә Кама Тамагы районының Уразлы авылында (Иске Каратайда) туып үсә. Әтисе Зәйнелгабидин төрле һөнәр иясе булып, колхозда хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында өч тапкыр яраланып, 1945 елны хәрби госпитальдә үлә. Әнисе Фәхрелбәнат, колхоздагы хезмәттән тыш, тегү белән шөгыльләнгән, гармунда уйный белгән. Үзенең тел-әдәбият белән кызыксынып китүендә гарәп, латин, кирилл графикаларында иркен укый-яза белгән әнисенең йогынтысы зур булган дип саный Зөфәр ага. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда өч улын һәм каенанасын тәрбияләүгә бөтен көчен биргән, кыен вакытларда да якты йөзе, ярдәмчел булып кала алган әнисенә гомере буе рәхмәтле ул. Үз авылында башлангыч, күршедәге Олы Карамалыда урта мәктәпне тәмамлагач, яшь егет Казандагы техник училищега укырга керә. Шуннан соң аның «тормыш университетлары» башлана: заводта фрезерчы, Казан университетының читтән торып уку бүлеге студенты, өч ел да ике айга сузылган хәрби хезмәт, Кама Тамагы районында чыгып килгән «Кызыл байрак» газетасы хезмәткәре, туган авылында укытучы, Олы Бортас сигезьеллык мәктәбендә директор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр. Зөфәр агага тормышта үз урынын, күңеле яткан хезмәтне табу шактыйга сузыла. Әмма бу еллар аның өчен белем алу, тәҗрибә туплау, тормышны өйрәнү еллары була. 1970 елда ТӘһТИның әдәбият бүлегендә кече фәнни хезмәткәр булып эшли башлаган З.Рәмиев алдагы елларда кандидатлык (1973) һәм докторлык (2002) диссертацияләре яклый, текстология бүлеге мөдире, Институтның фәнни эшләр буенча директор урынбасары вазифаларын башкара, диссертацияләр яклау советы әгъзасы, байтак еллар аның гыйльми сәркатибе булып эшли.

З.Рәмиев, аспирантурада укыганда, Сибгат Хәким поэзиясен өйрәнә һәм шул чор әдәбиятын өйрәнүдә яңа эзләнүләргә нигез сала. Бу өлкәдәге тикшеренүләрен үстерә барып, З.Рәмиев әдәби процесстагы яңа сыйфат-билгеләрне ачыклауга килә, аерым әдипләрнең (Шәйхи Маннур, Әнвәр Давыдов) иҗат портретларын тудыра.

Үз чоры шигърияте З.Рәмиевнең игътибарыннан читтә калмаса да, яшь галим бераздан фәнни тикшеренүләренең үзәген тәшкил итәчәк чорга – ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүгә килә. Ул серле дә, мавыктыргыч та текстология дигән фән дөньясына атлый. Атамасында текст белән эшләүгә ишарә булган әлеге фән әдәбият белеме буенча тикшеренүләрне исәпкә алучы библиография, текстлар язылган материалны һәм язу почеркын ачыклаучы палеография, аноним әсәрләрнең яисә тәхәллүсләрнең авторын билгеләү белән шөгыльләнүче атрибуция, шулай ук историография, китапханә белеме һ.б. тармаклары белән тыгыз бәйле булып, алардагы табышларны да файдалана. Әдәбият тарихының аерылгысыз юлдашы – текстология әдәби текстларның тарихын һәм чыганакларын өйрәнә, төрле вариантларны чагыштыра, аларның үзенчәлекләрен искәрмә-аңлатмаларда чагылдыра.

ХХ гасырның 70-80 нче еллары ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнүдә үзгә бер дәвер булып тора. Бу елларда «алтын чор»ның сан һәм сыйфат үзгәрешләрен өйрәнү, әдәбият тарихындагы урынын билгеләүгә нисбәтле алып барылган тикшеренүләр белән бергә, классикларыбызның күптомлык сайланма әсәрләрен җыю, туплау һәм бастырып чыгару буенча гаять җитди һәм күләмле эш башкарыла. З.Рәмиев җитәкчелегендә яисә аның актив катнашында М.Гафуриның 4 томлыгы (1980-1984), Г.Камалның 3 томлыгы (1979-1981), Ф.Әмирханның 4 томлыгы (1984-1989) дөнья күрә. Ә инде җәмгыятьтә үзгәртеп корулар башланып, милли тарихка, әдәбият-сәнгатькә игътибар арту белән, якындагы һәм ерактагы тарихи-мәдәни ядкәрләрне торгызу, өйрәнү, бәяләү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эше тагы да колачлырак төс ала. З.Рәмиев тарафыннан Н.Думавиның «Тормыш сәхифәләре» (1985; Р.Ганиева белән берлектә), «Татар шигърияте: ХХ йөз башы. Лирика» антологиясе (2004), С.Сүнчәләйнең «Әсәрләр һәм хатлар»ы (2005), Г.Сөнгатинең «Шигырьләр һәм проза»сы (2007), коллегалары белән берлектә Г.Тукайның 2 томлыгы (2006), М.Җәлилнең 5 томлыгы (2006), «Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы)» (2006), «Татар әдәбияты текстологиясе мәсьәләләре (Урта гасырлар – ХХ йөз башы)» (2006) һ.б. җыентыклар, китаплар дөнья күрә. Әдипләрнең тормыш юлы турында материал туплау, әсәрләренең язылу һәм басылу вакыты, автор кулъязмасы белән басылган хезмәтнең тәңгәллеге, авторлар текстларында телгә алынган шәхесләр, атамалар, шәһәр-авыл исемнәре, тарихи вакыйгалар – болар барысы да җентекле шәрехләүне, объектив тикшерүбәяләүне сорый. Шуңа да З.Рәмиевнең әлеге хезмәтләре – айлар-еллар дәвамында гарәби язулы газета-журналларны өйрәнү, архивларда эзләнү, төрле чорларда басылып чыккан китап-җыентыкларны чагыштырып бәяләү нәтиҗәсе ул.

Әдәбият тарихының мөһим тармагы булган текстология фәне үз эчендә күпсанлы теоретик, аннан да бигрәк гамәли-фактик сораулар тудыра. Галим аларны фәнни яктан тикшерүгә алына һәм дистәләрчә мәкалә яза, фәнни конференцияләрдә, семинарларда, очрашуларда чыгышлар ясый, «ХХ йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре» (2000), «Текстология татарской литературы начала ХХ века» (2008), «Әдәбиятчы-текстолог язмалары» (2014) дигән монография һәм җыентыклары басылып чыга. Үзенең күпьеллык тәҗрибәсенә һәм бөртекләп диярлек җыйган фактик материалларга нигезләнеп, З.Рәмиев фәнни-теоретик һәм гамәли яссылыкта әдәби текстларның авторлыгын ачыклау мәсьәләсен өйрәнә. Үзеннән элгәре хезмәт куйган галимнәр тәҗрибәсенә таянып, беренче чыганакларга мөрәҗәгать итә, имзаларга бәйле һәр детальне җентекләп тикшерә, чагыштыра һәм бары тик дәлилле булганда гына нәтиҗәләр ясый. Нәкъ менә яшерен имзаларга бәйле эзләнүләре Тукайның 5 томлыгына кермәгән әсәрләрен ачыклау мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта истәлекләрдә чагылыш тапкан фактларны, хәбәрләрне тикшермичә генә кабул итүнең ялгыш нәтиҗәләргә китерүен дә күрсәтә. Күпләргә яхшы таныш «Сөй гомерне...» дип башланган бер шигырь, истәлеккә таянып, Г.Тукайныкы буларак бәяләнә, күп томлыкларына урнаштырыла иде. Галим исә әсәрнең 1912 елда (Тукай исән вакытта ук) «Йолдыз» газетасында С.Сүнчәләй имзасы белән басылуын ачыклый.

Үзенең тикшеренүләрендә З.Рәмиев әсәрләрнең төп текстын билгеләү мәсьәләсенә дә туктала. Моның өчен текст үзгәрешләрен үзендә чагылдырган барлык кулъязмаларны һәм басма материалларны үзара мөнәсәбәттә өйрәнү кирәклеген ассызыклый ул. Мисал өчен, күпсанлы кулъязмаларны тикшерү аша Г.Тукайның «Яшен яшьнәгәндә», «Кечкенә музыкантлар», «Золым» шигырьләрендәге хаталарны таба, Г.Коләхмәтовның «Яшь гомер», М.Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» әсәрләренең цензура тарафыннан кыскартылуын дәлилли.

З.Рәмиев үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән әдәбият тарихының аерым сәхифәләрен ачыклауга, тулыландыруга да зур өлеш кертә. Аның М.Гафури, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, З.Ярмәки, З.Бәшири, Н.Думави, С.Сүнчәләй, М.Укмасый, Ә.Сәгыйди, З.Сәгыйдә, Гыйффәт туташ, Г.Монасыйпов, Р.Ибраһимова, Г.Сөнгати, К.Тинчурин, Ф.С.-Казанлы, М.Җәлил, Г.Исхакый турында төрле газета-журналларда, җыентыкларда, шулай ук алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның 4 нче һәм 5 нче томнарында урын алган мәкаләләре фактик байлыгы, теге яисә бу әдип иҗатын чор әдәби процессы белән тыгыз бәйләнештә тикшерүе, фикер-карашларының ачыклыгы, төгәллеге, фәнни нәтиҗәләре, гомумиләштерүләре белән зур кызыксыну уята, еш кына фәнни бәхәсләргә, яңа эзләнүләргә юл ача.

З.Рәмиевнең фәнни эшчәнлегендә аерым игътибарга лаек ике бөек иҗади шәхес бар, алар – Г.Тукай һәм Г.Исхакый. Тукайга галим гомере буе мөкиббән булып, аның иҗатын бөтен тулылыгында халыкка кайтаруга, әһәмиятен, зурлыгын аңлатуга һәм, ниһаять, 1990 еллар ахырыннан башлап «Тукай энциклопедиясе»н булдыруга бөтен көчен куя. Остазы һәм хезмәттәше Н.Юзиевның кинәт вафатыннан соң, әлеге җаваплы эш белән җитәкчелек итү Зөфәр ага Рәмиевкә йөкләнә. Г.Тукай иҗатына, аерым әсәрләренең текстына, язылу яисә басылу тарихына нисбәтле, шулай ук Тукай иҗатының әдәбиэстетик кыйммәте, башка халыклар әдәбиятына шифалы йогынтысы, татар халкының милли символына әйләнү сәбәпләре турында аның дистәләрчә мәкаләсе һәм «Тукай һәм замандаш әдипләр» (2004) исемле җыентыгы басылып чыга. З.Рәмиевнең оештыру сәләте, галим-голамәне максатчан эшкә тарту осталыгы, һәркем белән уртак тел табып эшләве нәтиҗәсендә 2016 елда Г.Тукайның күптән көтелгән 6 томлы Академик басмасы һәм «Тукай энциклопедиясе» дөнья күрә. Күпсанлы авторлар коллективы тарафыннан башкарылган әлеге хезмәтләр татар әдәбият белеме, текстология фәненең гаять җитди казанышы булып тора дияргә кирәк. «Тукай энциклопедиясе» татар әдәбият фәнендә беренче шәхси энциклопедия буларак та тарихта үз урынын алачагына шикләнмәскә мөмкин. Инануымча, «Тукайчы-галим» дигән исем-бәя – Зөфәр ага Рәмиев гыйльми эшчәнлегенең иң зур нәтиҗәсе ул.

Исеме 1990 еллар башында халыкка кайткан Г.Исхакыйның язма мирасын барлау, аның төрле илләргә чәчелгән әсәрләрен җыю, туплау, бастырып чыгару мәсьәләсе дә З.Рәмиев игътибарыннан читтә калмый. Яңарыш чоры татар әдәбиятының башында торган олы әдипнең 15 томлы басмасының 6-15 нче томнарын (ун томын) әзерләүгә дә катнашып китеп, текстология бүлеге хезмәткәрләреннән Ф.Ибраһимова, Э.Галимҗанова, Г.Хөснетдинова, З.Мөхәммәтшин, Ф.Фәйзуллина, Г.Ханнанова, Р.Кадыйровлар белән берлектә әлеге җаваплы, четерекле эшне уңышлы башкарып, соңгы томны 2014 елда укучыларга җиткерәләр. Бу фәнни төркемнең чын мәгънәсендә фидакарь хезмәт җимеше югары бәяләнә – 2016 елда З.Рәмиев, Л.Гайнанова, Ф.Ибраһимова, З.Мөхәммәтшин ТР Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

З.Рәмиев – Н.Юзиев, Х.Хәйри, М.Гайнуллин, Г.Халит кебек остазларына, гомумән, барлык хезмәттәшләренә ихтирамлы карашы, яшьләргә исә игътибарлы, мөлаем мөнәсәбәте белән тирән хөрмәт казанган шәхес. Һәр эшкә җаваплы каравы, сабырлыктынычлыгы белән дә һәркемне үзенә җәлеп итә.

Зөфәр ага үзенең уңышлары өчен, аңа таяныч-терәк булган гаиләсенә бик тә рәхмәтле. Хәләл җефете Резеда Кадыйр кызы Ганиева – филология фәннәре докторы, профессор. Зөфәр ага гомеренең күп өлешен Казанда яшәсә дә, туган ягы – Кама Тамагы районы, якташлары белән тыгыз бәйләнештә була, туган җир җылысын, аның җыр-моңын күңелендә саклый, шуннан көч алып яши. Үзенең туган җиренә, авылына, авылдашларына булган җылы хисләрен «Уразлы (Уразлино, Иске Каратай) авылы үткәненнән» (2004), «Булды сугыш, күрде авылым...» (2005) дигән китапларында чагылдыра.

Зөфәр ага Рәмиев бүген дә фәнни иҗат эшендә. Коллегалары белән бергә, татар әдәбиятының кулъязма һәм язма мирасын өйрәнеп, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өлкәсендә хезмәт итә. Олы галим, зыялы шәхес З.Рәмиев мәртәбәле классикларыбызның шәхси энциклопедияләрен эшләү, күптомлы академик басмаларын чыгару, бай әдәби мирасыбызның яңа катламнарын халыкка кайтару теләге белән рухланып яши.

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: