Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Кечкенә әзи – зур абыем

Шамил Маннаповның тууына 80 ел

Шамил абый, аның иҗаты һәм тормышы турында беренче тапкыр язарга керешү миңа кыен да, рәхәт тә. Бер яктан караганда, без «бергә» үстек: ул минем киләчәк язмышымны хәл иткән олы туганым булса, икенче яктан, мин аның күләгәсенә сыенып, җылы канаты астында яшәмәдем. Гәрчә, Мөхәммәт абый Мәһдиевне әдип итеп таныткан беренче повесть-бәяннарын бабасы (хатыны Лилия апаның әтисе – олуг әдип Гомәр Бәширов) «язып биргән» кебек, ул да миңа тәүге каләм тибрәтүләремне «язып биргән» дип санаганнардыр. Университетта үземнән өлкәнрәк сыек буынлы кайбер сабакташларымның «син абыеңа ышанма, таянма, ул печән кибәне (йомшартыбрак әйттем) күләгәсе генә» кебегрәк сүзләре күңелне җәрәхәтләсә дә, күпмедер дәрәҗәдә мин аның юлыннан барганмын. Чөнки безнең илһам чишмәбез бер: икебезгә тиң кадерле шигъри җанлы Әниебез – Дәү әнием. Шуңа күрә Маннапов тамырлы булып тууым, Шамил абыйның пеләмәше икәнлегем белән горурланам. Ике Туфанның – Хәсән аганың һәм Туфан абый Миңнуллинның (ул үзе дә шагыйранә зат иде) – аның иҗатына бәя биреп, «Шамилдәге кебек ихлас шигырьләр бик азларда гына бар», дигән сүзләрен тапшыра алмый калуыма гына үкенәм. Янә бер үкенечем – абыйга исән чагында рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмадым шул. Югыйсә, ул үзе дә, ниндидер җил-зәхмәт тимәсен дигәндәй, мине саклагандыр.

...Кем уйлаган, «әзи, әзи!» диеп, Минем арттан чапкан бу малай, Казан урамында куып тотып, Мине узар, диеп, берзаман. Узу кирәк, – Карт агачлар кайчак Яшьрәкләргә ясый күләгә. Кала инде безгә – өлкәннәргә – Сезгә күбрәк якты теләргә. ...Җил уңдыра, яңгыр суы юа, – Бина кала, бина бирешми. Безгә, энем, кешегә җылы биргән Бина кебек булу тиешле. ...Бу дөньяда, гыйбрәт алыйм, дисәң, Үз җаныңа күз сал иң башта. Ятлар белән дөнья куганда да, Алар белән җиңел булганда да, Туганнарың юлда югалтма! («Гыйбрәт алыйм, дисәң...»)

[caption id="attachment_39335" align="aligncenter" width="474"]Уңда – Шамил Маннапов, сулда – Кадыйр Маннапов, уртада – Мөдәррис Вәлиев. 1955 ел Уңда – Шамил Маннапов, сулда – Кадыйр Маннапов, уртада – Мөдәррис Вәлиев. 1955 ел[/caption]

Аның бүген инде бөек дип әйтә алырлык шагыйрь-кордашлары да бар иде: Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим һәм әле тагын байтак исемнәрне (әлбәттә, иҗатлары буенча) тезеп китәргә була. Мөгаен, аларның берсе дә каләмдәшләре Шамил Маннаповны «печән кибәне күләгәсе иде», дип санамыйдыр... Бу истәлек-язмамда мин абый иҗатына ниндидер бәя бирергә җыенмыйм. Аның тәрҗемәи хәле дә (биографик тормышы) аерым китапларда, байтак мәкаләләрдә тасвирланган. Шулар арасыннан, сезгә никадәр генә сәер булып тоелмасын, минем өчен иң мәгънәлесе, иң кадерлесе – якташыбыз (инде үзе дә гүр иясе булган), талантлы журналист, газета редакторы Рәфыйк абый Шәйхетдиновның сүзләрендә уелып калган сыман. Район үзәгендә (Базарлы Матакта) узган бер кичәдә ул болай дигән иде: «Шамил абый, аяк очларына басып, зур булып күренергә ымсынмый. Ул үзенең иҗаты белән тиешле биеклекләрне яулады». Абый, авылдашым Нәби ага Дәүли кебек үк, үзенең туган-үскән Әлки якларын, Мулла авылы дигән бәләкәй ватанын сагынып яшәде. Кызганыч, гомере кыскарак булды шул, газиз туган төбәк Сабантуйларын юньләп күрә алмый китте. Нәби аганың да күңеле, Сабантуй аты кебек, яз саен шул тарафка талпына иде. Ни үкенеч, ул заманда «тимер атым» юк, үземнең дә атаклы Әлки – Алпар батырлары мәйдан тоткан бәйрәмне күрергә тилмергән чаклар... Юллар ябык, Нәби агадай мәшһүр якташларың булса да чакыру, каршы алу турында сүз катып карасам да, моңа исе киткән адәм табылмады. Ул чордагы район түрәләренең колаклары саңгырау, күзләре томаланган, дөньяның «куласа» икәнлеген онытып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртудан ары китә алмадылар шул. Инде, даһи ятим Тукай сүзләрен чак кына үзгәртеп әйткәндә, «бар да бар, тик юк туганнар. Без ятим анда, ятим...» (Шул ук вакытта миңа кайбер бәндәләрнең: «Синең туганнарың юк бит», – дигән мыскыллы сүзләре ошый, аларны үземчә кызганам, чөнки алар мөстәкыйль, башкортлар әйтмешли, үз һәлмәклегең, ягъни «дәүмәле зур булмаса да, авырлыгы булган»ча, башкалардан бәйсез хәлдә яшәүнең тәмен белми. Дөрес, мин туганнарым юклыгына эчтән сызам. Әмма бу вөҗдансыз, оятсыз заманда кемнең туганлыгы чын икән?!) Чувашның танылган әдибе, безнең Сихтерма тумасы (хәзер ул авылга Хузангай исеме бирелгән!) Педер Хузангай агай бәйрәменә кем генә чакырылмады, музее ачылган икән, дип тә сөйләделәр, әмма, якташлар үпкәләмәсен, бу – кайсы милләт төбәге, кемнәр ватаны соң? Сүз иярә сүз чыккач, шундый гөнаһлы уйлар да килә күңелгә. Район үзәгендә минем, ничектер, юл уңаенда, шактый бай, матур интернациональ музейга кергәнем бар, аны торгызуда Г.Булатова, Н.Дәүли, Ә.Яһудин, Ш.Маннапов, аннары И.Мәхмүтова, Р.Мотыйгулина, М.Сөнгатуллин кебек күренекле шәхесләребезнең, нинди исемнәребез булуга, нинди вазифалар биләвебезгә карамастан, ул чорда әүхәтебез җитеп бетмәгәнен таныйм. Ихтимал, моңа үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан, бүген бар, иртәгә юк төбәк хакимияте генә түгел, без дә гаепледер.

Идел суы нигә тәмле, Идел суы ник тирән? – Аңа сулар кушылгандыр Әлки чишмәләреннән... Бу җырларым нигә моңлы, Сагышларым ник тирән? – Аңа моңнар кушылгандыр Җанымны сугарып торган Әлки чишмәләреннән. («Әлки чишмәләре»)

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белми торган кавемгә әверелеп барабыз шикелле шул.

Мөдәррис ВӘЛИЕВ (Салих МАННАПОВ)


Дәвамы бар. Тулаем "Казан утлары" журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

фото: Авторның шәхси архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев