Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Кайтсам

Кайтмам диеп китәмен дә, Мөслим, Әфсеннәрең тартып кайтара.

Кайтамын да... китә алмый ятам,

Көннәр, төннәр ятам интегеп;

Бураннары чыкса – бишмәтем юк,

Яңгырлары яуса – итегем.

Мин гел шулай: кайтсам – китмәс өчен

Бер-бер хәйлә табам, алдашам;

(Йөрәгемдә – утлар, мин су эчәм

Атлар белән агач ялгаштан.)

«Акыллылар» әйтәдер дә (бәлкем?) –

Йөри шунда тик эт сугарып;

Этем түгел, атым сугарулы, –

Кайту белән ташлыйм тугарып.

Тугарылып ташлыйм кайту белән, –

Камыт суккан төшләр ял алсын!

Тик син генә, Ыгым, мәңге тынмас

Яраларны җөйли аласың.

Суың җылы синең, тының җылы –

Синдә генә басам сусынны.

Атлар ялгашыннан сулар эчәм

Җирсү, сусау әллә шушымы?!

Җиккән атлар тора өй каршымда,

Син сорама: «Тагын кай таба?»

Кайтмам диеп китәмен дә,

Мөслим, Әфсеннәрең тартып кайтара.

Наис Гамбәр

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев