Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Иртештә таң атсын өчен

Гасыр башындагы давыллы, даулы елларда дөньяга аваз салган булачак язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Якуб Камали улы Зәнкиев илебез белән бергә катлаулы тормыш юлы уза. Гомерен укытучылык эшенә багышлаган, хатыны Рәшидә ханым белән җиде бала (алтысы – инженер, берсе – вузда математика укытучысы) тәрбияләп үстергән Якуб ага үзен бәхетле, бөтен хыял-омтылышларын тормышка ашыра алган кеше дип саный иде. Татар әдәбияты тарихында үз урыны, үз йөзе булган дистәләрчә вә дистәләрчә язучылар, гасырлар буенча сакланып та кыйммәтен югалтмаган йөзләрчә вә йөзләрчә әсәрләр бар. Әлеге әдәби мирас халкыбызның рухи хәзинәсен, әдәби елъязмасын тәшкил итә. Шуны исәпкә алганда, әдәбиятка килеп, үз сүзеңне әйтү, танылырлык стилеңне формалаштыру – шактый катлаулы эш. Шулай да Россия төбәкләреннән – «әдәби перифириядән» чыгып, милли әдәбият тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язып калдырган әдипләр аз түгел. Башкортстан, Пенза, Саратов, Ростов-Дон, Сембер, Оренбург, Себер төбәкләре татар сүз сәнгатенә Шәмсетдин Зәки, Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Шәехзадә Бабич, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Мирхәйдәр Фәйзи, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Гадел Кутуй, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим, Муса Җәлил һ.б. талантларны бирде. Соңгы елларда татар әдәбиятының, нигездә, Татарстан һәм Башкортстанның татар районнарыннан чыккан язучылар исәбенә генә баюы, һәм, киресенчә, төбәкләрдән килеп кушылган әдәби үрнәкләрнең елдан-ел азая баруы – уйланырлык хәл. Себер җирлегендә формалашкан талантлы журналист, язучы Якуб Зәнкиев әдәбиятка зур мәртәбәләр дәгъва итмичә, тыныч кына килә. Аны үз исемен әдәбият тарихына кертү түгел, беренче чиратта, туган халкы тарихын, аның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен язма китап битләрендә теркәп, беркетеп калдыру мәсьәләсе борчый. Олыгаеп әдәби эшчәнлеккә килгән Якуб ага үзенең азсанлы, ләкин бәрәкәтле әсәрләрендә әлеге максатына иреште – туган туфрагының бай табигатен, шунда туып-үскән замандашының үзенчәлекле йөз-кыяфәтен, дөньяга карашын, холык-фигылен мәңгеләштерде. Якуб Зәнкиев әдәби эшчәнлеген публицистикадан башлый. Әлеге юнәлештә әдипнең өч йөзгә якын язмасы бар. Аның 1950 елда «Совет мәктәбе» журналында дөнья күргән беренче мәкаләсенең Себер ягы татар мәктәпләрендә татар әдәбиятын укытуның аерым аспектына караган булуы да (гәрчә автор үзе физика-математика укытучысы булса да) авторның киләчәк эшчәнлегенә беренче адым кебек кабул ителә. ХХ гасыр урталарыннан башлап, ул күпсанлы журнал һәм газета редакцияләре белән бәйләнештә тора, аның очерк, эссе, фельетон, мәкаләләре даими рәвештә «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәгариф», «Татарстан яшьләре», «Ялкын»; Төмән өлкәсе басмалары – «Тюменская правда», «Тобольская правда» битләрендә татар һәм рус телләрендә басылып килә. Аларда автор укытучы, мәктәп җитәкчесе, Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран, ил язмышына битараф булмаган шәхес буларак таныла. Әлеге язмаларында халык башыннан кичкән аерым бер дәвер чагылыш таба. Автор монда үз төбәге, ил күләмендә әһәмиятле мәсьәләләр, белем бирүнең торышы, милли мәктәп, киләчәк буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү һ.б. бик күп темаларны күтәрә. Әхлак, гаилә, намус, вөҗдан, җаваплылык, яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык көрәше кебек катлаулы мәсьәләләргә карата үз фикерләрен яза, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган газиз туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, халыкның милли тәрбиясе нигезләрен саклау, яңадан тергезү, аларны гаиләдә һәм мәктәптә тәрбия эшенең нигезе итеп кертү хакында борчылып яза. Яшь буынны дуслык, татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек рухында тәрбияләү – аның мәкаләләренең төп асылын тәшкил итә. Һәр язмасында ул яшьләрдә милли горурлык хисен сүндермичә саклау, халкыбызның рухи байлыкларын балаларның күңеленә сеңдерү турында уйлана. Зәнкиевнең милли мәсьәлә хакындагы җитди уйланулары 1990 елларда аеруча активлаша. Өлкәдә милли хәрәкәт башында торучы милләттәшләребез эшчәнлегенең олы бер нәтиҗәсе буларак бәяләнерлек басма – татар газетасы («Яңарыш», берече мөхәррире – Азат Сәгыйтов) дөньяга чыгуы да моңа киң мөмкинлек тудыра. Газета, әкренләп, Төмән өлкәсе татарларының әлеге мәсьәләгә үз карашларын җиткерү мөнбәренә әверелде. Ана телен саклау, мәктәпләрдә туган телне укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү мәсьәләләре Якуб Зәнкиевне гомеренең соңгы көннәренәчә борчып килгән сораулар булды, ул бу мәсьәләгә карата үзенең фикерен өзеп әйтә алды, битарафларны уяту теләге белән янып яшәде, шул омтылыш аның яшәү мәгънәсенә әверелде. Вакытлы матбугатның милли мәсьәләләрне хәл итүдә, халыкны берләштерүдә, тел һәм мәдәниятне саклауда хәлиткеч роль башкаруын аңлаган хәлдә, Я.Зәнкиев, әлеге басманың һәр санында диярлек басыла, замана тарафыннан кискен куелган мәсьәләләрдә сабыр акыл белән алтын уртаны табуга ярдәм итәрлек чыгышлар ясый. (Куанычлы ки, язучы иҗатының әлеге юнәлеше өлкәнең яшь галимәсе Халидә Кирамова тарафыннан тәфсилләп, монографик планда өйрәнелде.) Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев зур әдәбиятка журналистлык-публицистик эшчәнлек аша килә. Татар әдәбияты белән һәрдаим танышып бару, әдәби барышны тулысы белән күз алдына китерү, әдәбият тарихында булган һәр чорның үзенчәлеген аңлап кабул итү, талантлы иҗат әһелләренә олы хөрмәт һәм ниндидер бер интеллигентлы җылылык белән карау – ахыр чиктә, аның үзендә дә зур күләмле әдәби әсәр язу теләге тудыра. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган укытучы проза өлкәсенә тормышның катлаулы сорауларына җавап табу, илебез тарихының аерым чорларында төрле милләтләр язмышында хәлиткеч урын тоткан катлаулы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдерү, әдәбият-сәнгатьнең мәңгелек сорауларына үз карашын чагылдыру максаты белән килә. Татар әдәбиятының асылында яткан гаделлек һәм ялган, мәхәббәт һәм нәфрәт, мәрхәмәтлелек һәм явызлык кебек мәңгелек кыйммәтләр аның әсәрләренең үзәгендә тора. Якуб Зәнкиев иҗатының бер тармагын балаларга багышлап язган хикәяләре тәшкил итә. Әлеге әсәрләр бүгенге көндә җирле төбәктә әдәбият укыту программаларына да кертелгән. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы буларак, ул хикәяләрендә балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшенә, күңел халәтенә туры китереп иҗат итә. «Кайчыколак» – язучының әлеге юнәлештәге әсәрләрен берләштергән хикәяләр җыентыгы. Язучының кече прозасы балалар өчен әхлаклылык мәктәбе булып торырлык. Аларда балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, табигать, кече яшьтәге балалар өчен әһәмиятле булган хәл-вакыйгалар урын ала. Шулар аша олы яшьтәге язучы тирә-якны таный башлаган укучыга тормыш дәресләре бирә. Шулай да, Якуб Зәнкиевне киң катлам укучыларга «Иртеш таңнары» (1988) романы танытты. Күләмле, эпик характердагы әдәби әсәр язуга керешүен автор бу рәвешле искә ала: «...Без яшәгән заманда, без гомер үткәргән җирләрдә укытучының әһәмияте ифрат зур иде. Шул үзем күргәннәр, кичергәннәр күңелемә тынычлык бирми башлаган чорда, безнең төбәккә Казаннан бер төркем язучы килеп төште. Ф.Хөсни, Ш.Галиев, А.Гыйләҗевләр белән аралашу минем тормышымны яңартып, үзгәртеп җибәрде. Укытучыларга багышлап, Себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын сөйләп бирәсем килде. Әлеге фикер кырык ел буена миңа тынгылык бирмәде һәм нәтиҗәдә шушы әсәр туды...» Якуб аганың күп еллар күңелендә йөрткән күләмле әсәр язу хыялы, әкренләп, төгәл сюжет линияләренә, конкрет геройларга әверелеп, әсәр калыбына салына башлый һәм аның нәтиҗәсе гасырның 80нче елларында тормышка ашырыла. Әсәрне кәгазьгә төшерү, бөтенлекле сюжет кору, әлбәттә, физика-математика укытучысына билгеле бер кыенлыклар тудыра. Әдәби эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенүдә Якуб ага татарның талантлы шәхесе – язучы Аяз Гыйләҗевкә бурычлы булуын аңлап, беренче романының дөнья күрүендә аның зур ярдәме тиюен гомеренең соңгы көннәренәчә олы рәхмәт, хөрмәт хисе белән искә алды. Әлеге эшлекле аралашу язучының гаилә архивларында сакланган хатларында да чагылыш таба.

Роман соңрак (1994) дилогия рәвешендә яңадан басылып чыга. Төбәк өчен бу әсәрнең дөнья күрүе үк олы әдәби вакыйга булса, гомумтатар әдәбиятында ул яңа тема, Татарстаннан читтә гомер сөрүче татар кавеменең үзенчәлекле дөнья сурәте чагылышы буларак кызыксыну тудырды. Әсәр халык тарихы, аның рухи елъязмасы булуы ягыннан да игътибарга лаек. «Иртеш таңнары»ның 1988 елда Татарстанда үткәрелгән «Елның иң әйбәт китабы» бәйгесендә, М.Мәһдиевнең дә укытучылар тормышына багышлап, җәмгыятьтә аның урыны, абруе, сугыштан соңгы елларда балаларга белем, тәрбия бирүдә ир-егетләрнең роле хакында фикер йөртеп язылган «Фронтовиклар» әсәреннән кала икенче урынны яулавы да үзе хакында үзе сөйли торган факт.


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 4нче (апрель, 2017) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев