Ил агасы иде ул

Туфан Миңнуллин белән танышу, тәүге аралашулар аның Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасында Балтач районына килүеннән башланды. Бергәләшеп төрле авылларда, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә булдык, халык белән очраштык. Беренче күрешүебездә үк үзенә җәлеп иткән иде ул. 1986 елда исә икебез дә партиянең XXVII съезды делегатлары булып сайландык, Мәскәүдә бергә чакта якынаеп киттек. Казанга килеп эшли башлагач, очрашулар, күрешүләр ешайды, әмма ни гаҗәп: ешрак аралашкан саен аның хакындагы сораулар арта гына бара иде. Туфан абыйның күңеленә юл табу җиңел түгел: ул очсыз, буш, җиләс фикерле кешеләр белән аралашмый, үзенә тиң булырдай, уртак сүз табардай, аны аңлый алганнарны гына якынайтты.
Туфан абый белән байтак төрле эшлекле сәфәрләргә бергә чыгарга, рәсми җыелыш-чараларда катнашырга, эш арасындагы чәй табыны янында утырырга, мәҗлесләрдә катнашырга туры килде. Кайда гына, кайчан гына, кем каршында сүз алмасын, аның һәр әйткәне саллы, үтемле, урынлы була иде. Гомере буе милләтенең, халкының сулышын тоеп яшәгән чын мәгънәсендәге ил агасы иде ул. Күңелемдә ихлас кеше булып сакланып калды һәм аны һәрчак шулай искә алам. Беркайчан кеше кушканга эшләмәде, аның үз кыйбласы бар. Хәтта ул юл синекенә туры килсә дә, Туфан Миңнуллинның сукмагы барыбер аерым, үзгә, үзенчәлекле була иде. Шуның өчен аны халкыбыз да яратты, үз улы, үз туганы, үз агасы кебек якын итте. Ә моның сере – Туфан аганың үзенең дә кешеләрне яратуында, алар белән бер телдә сөйләшерлек дәрәҗәдә гадилегендә, халыкчанлыгында, уртак язмыш кичерүендә яки шул язмышларны тоярлык зирәклегендә.
Туфан Миңнуллинның туры сүзле булуына бәйле рәвештә, безнең яшьрәк чактагы бер вакыйга, төгәлрәге, Рәис Кыям улы Беляев язмышына бәйле КПССның өлкә комитеты бюросы хәтергә сеңеп калган. Әле партиянең кырыс, көчле, дилбегәне нык тоткан вакытлары, күпләрнең билеттан колак кагудан котлары очып торган чаклар. Мин ул чакта Балтач райкомының беренче секретаре. Татарстан Өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усмановның чыгыш ясаганда, аудиториядән, залдан үзенең әйткән сүзенә, фикеренә хуплау тартып ала торган гадәте бар иде. Ул заманнарда аның: «Дөресме, шулаймы?» – кебегрәк сорауларына: «Юк, алай түгел», – дип җавап бирүчеләрне хәтерләмим. Гадәттә: «Дөрес, шулай!» – дип баш селкиләр яисә дәррәү алкышлыйлар иде. Шушы җыелышта Гомәр Усманов Беляевка карата чара күрү мәсьәләсендә ни сәбәптәндер Туфан абыйга мөрәҗәгать итте. Әйе шул, дип тә әйтмәде агабыз, башын да селкемәде, хупламады да. «Поживём − увидим!» – диде Туфан Абдуллович кырыс кына. Өч йөздән артык кеше җыелган зал гөр килеп алды, гөжләде дә тынып калды. Әле демократия җилләренең исе дә булмаган залда беренче тапкыр 
үз фикерен яңгыраткан кеше табылды. Ул чагында без аның кыюлыгын, үз фикерле булуын, куркып калмавын гаҗәпсенеп кабул иттек. Югыйсә күпләр: «Барыбызда да гаеп бар инде, гафу итегез, зинһар, бүтән кабатланмас», – дип акланырга тырышыр иде. Ә ул селкенмәде дә. Фикер ныклыгы, сүзенең төплелеге, акыл тирәнлеге белән тирән тамырлы имән баганасы кебек иде шул ул, мәрхүм.

КПССның ХХVII съезды делегатлары. 1986 ел. Мәскәү.

КПССның ХХVII съезды делегатлары. 1986 ел. Мәскәү.


Туфан абый белән безне бәйләп торган тагын бер җеп – ул да булса, авыл тормышы, татар авылының язмышы иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасын башкарганда, мин беркайчан авылга җитештерүче күзлегеннән генә карамадым. Авыл ул – азык-төлек кенә түгел, ул − илнең яшәү рәвеше. Авылларга эш сәфәре барышында шушы ноктадан чыгып фикер йөртә идем. Менә шундый карашны Туфан абый бик ошата иде, шуның өчендерме, ул мине: «Халык министры», − дип атап йөртте. Ул үзе дә авыл тормышына, яшәешенә вак ихтыяҗлар яссылыгыннан түгел, зур фәлсәфә ноктасыннан, масштаблы карый иде. Шунлыктан, безнең авыл тормышы һәм язмышы турындагы сөйләшүләребез югары дәрәҗәдә, ихлас, эшлекле үтә иде. Туган авылын – Кама Тамагы районындагы Олы Мәрәтхуҗасын бик яратты бит инде ул! Җае чыккан саен кайтып, авыл тормышына чумып, галилек һәм гадилек белән яшәп алырга тырышты. Авыл кешеләренең фәлсәфәсен, зирәклеген, эшчәнлеген, җор теллелеген, тормышны яратуын, көнкүрештәге авырлыкларын – һәммәсен дә үзенә сыйдырган «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын язып, гаҗәеп чагыштырулар белән татар авылын ачты, халыкка яшәү дәрте бирә алды, уйландырды, сызландырды. Минем фикеремчә, ул шушы әсәрне генә язган булса да, тарихка кереп калыр иде.
Халык белән бер телдә сөйләшкәч, бер дулкында булгач, аның уй-фикерләре аңлаешлы, җитәкчеләр өчен дә үтемле иде. Урыны-урыны белән чөй каккан кебек әйтеп куя иде бит ул. Хәтерлим, бер сессия вакытында җәмгыятьтәге эчкечелек, сугышу кебек тискәре күренешләр турында сүз бара иде. Шунда Туфан абый саллы чыгыш ясады. «Әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң, тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә сез мәдәнияткә акча кызганасыз», – диде ул. Гади генә фикерләрендә дә тормышның барлык катлаулыклары бар катламнары белән ачыла иде. Депутат буларак, тәҗрибәм зур түгел, шулай да ышаныч белән әйтә алам: бүген безнең арада Туфан абый кебек шәхеснең юклыгы үзен нык сиздерә. Озак еллар аның таянычы булган Разил Вәлиев тә җитми. Менә Ркаил Зәйдулла ышанычлы адымнар белән сәясәткә кереп бара. Шулай ук талантлы язучы, кыю фикерле, белемле, эрудицияле шәхес. Милләт трибунасын тотуда Туфан абыйның алмашчысына әверелсен иде, дип телим. Безгә, рәсми дәүләт эшлеклеләренә, күңелдә булып та, әйтергә килешми торган фикерләрне аларга кычкырып әйтү ярый. Тагын да тәвәккәлрәк, кыюрак булырга кирәк. Гомумән, язучыларның иҗатта гына түгел, милли тормышта да активлашуын теләр идем мин. Алар – халык күзалдындагы кешеләр, сүзләре үтемле. Әгәр телебезне саклауда битарафлык күрсәтсәләр, язганнарын кем укыр? Мин яздым, укысыннар, дип кенә булмый. Китапларың укучыларга барып җитсен, әсәрләрең халык күңеленә керсен өчен, үзең дә тырышырга тиешсең. Менә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелде. Аның эшендә мин язучыларыбызның да актив катнашуына өметләнәм. Бүген безнең республикада яшәгән ике миллионнан артык татарның миллион ярымы үз телендә иркен сөйләшә алмый икән, бу соңгы вакытта гына туган мәсьәлә түгел, аның сәбәпләре күптөрле, шул исәптән мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр вазгыятьне аеруча катлауландырды. Халкыбызның киләчәк язмышы өчен безгә әле бергәләшеп күп эшләргә туры киләчәк. Менә шушы шартларда гомерен татар милләтен саклауга һәм үстерүгә багышлаган Туфан Миңнуллин исеме безнең өчен үрнәк,берләштерүче,зурэшләргәилһамландыручы яктыистәлекбулыпторсыниде!

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: