Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Һәркем яшьлеген эзли

Әхсән Баянның тууына 90 ел

Була шундый әсәрләр – исеме телдән төшми, кайтып- кайтып укыйсың, сокланасың да хәтта. Язучысын сагынабызмы, геройларының язмышы синекенә охшаганмы, әллә кабатланмас югалтулары хәтеребезне яңартамы?!. Җирсүнең аңлатып булмый торган өянәге бу.

[caption id="attachment_37932" align="alignleft" width="272"]Әхсән Баян Әхсән Баян[/caption]

Әхсән Баяновның (алга таба – Әхсән Баян) «Яшьлегемне эзлим» повестен эзлим. Шөкер, редакциябездә 95 ел буе чыккан журналларның бөтен нөсхәләре дә саклана, кирәксә, һәр санның электрон версиясе дә бар. Һәркем үзенең яшьлеген эзли.

Алыгыз. Еллар, биргән акылыгызны, Кайтарыгыз Яшьлегемне кире!

Повесть әнә шулай, авторның үз шигъри юллары белән башланып китә, ул «Казан утлары»ның 1967 елгы (нәкъ 50 ел элек) өч санында басылып чыга. Бу вакытта инде авторга кырык яшь тулып килә. Кырык яшь – кеше гомеренең югалтуларны барлый торган фасылы. Һәм инде дистәләрчә шигырь китабы чыгарып өлгергән Әхсән Баянның монументаль прозага керү урталыгы. Урам исемнәре, тарихи кыйммәтләр, эстетик зәвыклар яңарган, «җылылык еллары» бу. Партиячыл әдәбияттан ялыккан укучы инде яңа идеаллар эзли. Гариф Гобәйнең биш тапкыр кабатлап басылган «Маякчы кызы», Фатих Хөснинең «Йөзек кашы», Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянке астында иде», Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары әдәби мохиткә яңа сулыш алып керде. Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» повестен унҗиде яшемдә үк укыган идем инде, кабат укып утырам. «Сезнең чит кеше өенә үзе юкта кергәнегез бармы? Бик сәер һәм катлаулы хис били анда күңелне. Кеше дөньясына керүең аермачык сизелеп тора. Бөтенесе дә монда синең иркеңдә, сиңа кеше үз өен, юк, өен генә түгел, үз тормышын, үз күңелен ышанып калдырган...» Үзе өйдә юк чакта, кырык яшьлек Әхсәннең «өенә керәм», геройларын бәхетле-бәхетсез иткән гашыйклар дөньясын үзем аша үткәрәм, бүгенге күзлектән карап нәтиҗә ясыйм. Мин бу повестьның автобиографик булуын телим... Әхсән Баян Язучылар оешмасына килгән саен бәйрәмчә киенгән була иде: пөхтә, җыйнак, зәвыклы. Аның нәсел-шәҗәрәсе борынгы татар морзаларына барып тоташканны яхшы беләбез. Сынаулы караш, төзек чырай. Талир тәңкәләргә сугарлык илаһи силуэт... Өстендә көрән төстәге вельвет костюм-чалбар, курткасы да көрән төстә – түше ялтыравык, ә җиңнәре кайры күннән иде. Аягында замш туфли – анысы да көрән. Чәченә чал йога башлаган ирләргә көрән төснең килешкәнен мин Әхсән абыйны күргәч кенә аңладым. Аңа гел абыем дип эндәшәсе килә... Әнис (повестьның төп герое) Консерваториягә керү турында хыяллана, тик музыкаль белеме җитми, иллә дә шәп баянчы, клубта кызлар тынгы бирми торган сөйкемле сөяк... Әхсән дә – Югары Яркәйдә, Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, фамилиясенә күрә оста баянчы, ягымлы тембрлы тавышлы. Әниснең мәхәббәт маҗаралары язучы биографиясенә теркәлгән географик мохиттә бара... Язучы белән персонаж туып-үскән уртак манзара: мәңге яшь һәм һаман Яңа Агыйдел; Илеш урманы, Югары Яркәй урамнары; биек таулы Исмаел ярлары; Базы болыны, Түбән Черек күл былбыллары, Әнис белән Фәһимә кочаклашып йөргән мул табигать кочагы. Сөйгән ярларны бер-берсеннән аерган Уфа – Казан сәяхәте... Язучы, үзенең Әнисенә бәхетле минутларны бүләк итәр өчен, каләменнән килгән бөтен көчен куллана: печән болынын яшенле яңгырдан юдыра; әрәмәлекнең бөтен сайрар кошын шул тирәгә җыя; хуш исле исерткеч җилләрдән иләсләнгән Фәһимә кибән эчендәге куышка үз иреге белән килеп керә... Әлбәттә, язучы ошбу «зөфаф кичен»дәге тәүге хисләр давылын укучының гайрәтен чигерерлек итеп төчеләнеп, тәфсилләп сурәтләми. Ул әле, шушы төннән башлап, ким дигәндә, өч кеше өчен ачы язмыш яралганын да искәртми. Язучы үзенең уяулыгын югалта... Тукта, бу бит печән өсте, авылның чалгы-сәнәк тотардай яше-карты, егет-кызлары барысы да болында. Кунып эшләр өчен, кибән эченә куыш ясардай чыбыкларны да әрәмәлектән күмәкләп кистеләр, шау-гөр килеп ташыдылар... Димәк, никахсыз Әнис белән Фәһимәнең ни кылганы бөтен авылның күз алдында... Печәннән соң урак өсте дә бәйрәмчә уза... Ә көз җиткәч, егет Свердловскига китеп бара. Консерваториягә керә алмаса да, кыз янына әйләнеп кайтмый. Ул хәтта сөйгәне белән кайчан да булса күрешәсенә дә ышанмый. Аның каравы, яңа мәхәббәт маҗаралары башлана: Әнис, язучының туган төбәгеннән бик ерак китмичә генә, Лена исемле тагын бер кыз белән дуслаша (ул якта яшәүче татарлар арасында Лена, Рита, Борис – киң таралган исем), һәм аларның мөнәсәбәте тирәнәйгән саен, Фәһимә ерагая, хәтта кибән куышына кергән черкиләрне сагынырлык, ахыр чиктә «яшьлекне эзләү» газабына китерә. Фәһимәне күрмәгән арада Лена белән мавыгуны Әнис үзенең йомшак күңелле булуыннан күрә. Ни хикмәттер, кеше еласа, кызганудан минем йөрәк сызлый, һәм, кем генә булмасын, мин аны юата башлыйм, сүзен тыңларга, теләген үтәргә тырышам. Үземә кыенлык китерә торган эш булса да, аныңча эшлим, ди Әнис. Һәм йомшаклыкның нәтиҗәсе дә шунда ук. – Кил әле, утыр әле, – диде Лена, ышыграк җиргә, куак артына җиткәч... Бүген мин синең ихтыярда. Аңлыйсыңмы син?! Әлбәттә, кызның бу сүзләре күз яшьләре белән әйтелә. Көтмәгәндә генә Әнис үзендә каты бәгырьлелек, «батырлык» тәрбияләмәк була. Ул Лена алдында тере куянны «теш белән суя», канатлары да чыкмаган кошларны оясыннан алып һавага ыргыта, мескенкәйләр, лыпылдап җиргә килеп төшә. Ләкин төп героебыз Әниснең бу «батырлыгы» аны тискәре образ буларак кына үстерә. Бактың исә, каты бәгырьлелек һәм батырлык бер-берсенә капма-каршы төшенчә икән. Фәһимә Әниснең хыянәтен гафу итми һәм үзенә-үзе кул сала... Алга таба егеткә Валя кызыга... Пешеп килгән җиләктәй Хәтирә очрый. Ә илдә сугыш бара. Фронтка китәргә яше җитмәгән Әниснең кыланышлары тылда калган ир-атларның яшәү рәвешенә әверелгәндәй тоела. Халык ач-ялангач, өшегән бәрәңге – иң тансык ризык, җан өшердәй салкын өйләр, шыксыз клубларда күңел ачулар, кырдан икмәк урлаулар, бүреләр улавыннан соң авыл читендә баян авазы, сугыш чыгарган көйләр, аерылышу җырлары... Повестьта Бөек Җиңү көне калку сурәтләнми. Җәмгыять өчен шушындый олуг бәйрәм ике-өч абзац белән генә әйтеп үтелә (!) Әхсән дә, Әнис тә сугыш чоры яшьләре ләбаса! Минемчә, романлык материалны повесть күләменә калдырып, автор нык ашыккан, ул әсәрнең укучы кулына тизрәк барып җитүен теләгән. Урыны-урыны белән тоташтан күпнокталарга мөрәҗәгать итә. Һәм укучы күпнокталар, бер сүзле җөмләләрне, туры сөйләмнәр арасындагы бушлыкны үз тәҗрибәсе, үз бәясе белән тулыландырып укырга тиеш була. Атлыйбыз, Декорация бер үк: кояш, зәңгәр күк, җир өсте. – Акыллым минем... ...Еллар аша карыйм. Иртә... – Син анда нишләрсең минсез? – Белмим. Көн уртасы... Алар бер үк урында унар тапкыр булганнардыр инде. – Ташлап китмә мине. Кич. Утлар кабынган инде...


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында  укырга мөмкин.

төп фото: ban88x31
Әхсән Баян фотосы: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев