Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Гыйбрәтле күңел галәме (ахыры)

Үзенә лаек биеклеккә күтәрелүен «Килеп җиттем» исемле шигырендә белдергән Эльмира Шәрифуллина, әйе, күпьеллык әдәби эшчәнлеге барышында ирешкән күркәм уңышлары белән чын-чынлап горурланырга хаклы.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Бу җәһәттән «Без – Тукайлы!» поэмасы, һичшиксез, Эльмира Шәрифуллинаның уңышы саналырга хаклы. Автор әлеге әсәренә шактый озаклап килде: башта төп героеның тормыш юлын һәм иҗатын кайта-кайта ныклап өйрәнде; шагыйрь турында замандашлары тарафыннан теркәп калдырылган истәлекләрне кабат-кабат күздән кичерде; милләтебезнең рухи символына әверелгән шәхеснең янәшәсендә торган затларны хәтердән үткәрде; Апушның тәпи җылысын сеңдергән туган тиягенә ничәмәничә тапкыр барып кайтты... Гадәттә, рәссам зур картинага тотыныр алдыннан күләме буенча кечерәк этюдлар эшли. Хәтерлим, киң полотнолы әсәр язарга ният кылган Эльмира Шәрифуллина да әүвәл Габдулла Тукайга багышланган төрле шигырьләрен матбугатта бастырып чыгарды. Бу үзенә күрә каләмне сынап карау, гаять җитди темага юл сабу иде. Бөек шагыйрьнең иксез-чиксез дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Аның кыска гына гомере дәвамында кылган игелекле эшләре фәрештәләр язып барган гамәл дәфтәренә дә сыймагандыр сыман. Менә шундый биниһая олуг затны шигъри кысага ничек кертергә мөмкин?!

Колач җитмәс образны сурәтләргә алыну, әйе, каләм иясеннән сабырлык таләп итә. Ә Эльмира Шәрифуллина холкында мондый түземлелек сыйфаты бар. «Уйлар тулышкан күңелне Ак кәгазьгә сыгамын...» «Иҗат» дип исемләнгән дүртьюллыкта шагыйрәнең бәргәләнмичә эшләве күзаллана. «Без – Тукайлы!» поэмасына да ул муафыйк ачкыч тапкан. Анда даһи иҗатчының әсәрләреннән китерелгән өземтәләр юл күрсәткеч рәвешендә файдаланыла, әтрафлы төстә тезелгән эпиграфлар бәйләме композициянең эзлекле үстерелешен тәэмин итә. Поэманың бөтенлеге дә нәкъ менә шуннан. Аерым бүлекләрдәге назым үлчәменең мәгънәви йөкләнеш җәһәтеннән үзгәреп торуы да йөз көйгә кергән катлаулы гомер агышын тулырак ачып бирергә булыша. Әсәр җанлы организм төсле – аның артык урыннары юк. Гомумән, «эт эчәгесе» кебек сузылган сөйләм Эльмира Шәрифуллина өслүбенә хас түгел. Сүз уңаеннан әйткәндә, «Без – Тукайлы!»ның архитектоникасын билгеләгән кайбер үзенчәлекләр авторның «Каюм коесы» поэмасында да күзәтелә. Мәшһүр мәгърифәтче, тел белгече, язучы, тарихчы һәм этнограф Каюм Насыйри турындагы ошбу эпик багышлауда үзәктәге каһарманның туган ягында бүгенге көнгәчә сакланган бик күптәнге кое төп метафора итеп алына. Затлы тукыманың нигез җебен хәтерләткән әлеге сурәтләү чарасы әсәрнең сәнгатьчә камил төзелешенә ирешүгә зур өлеш кертә.

Талантлар күп татар милләтендә –

Данга төреп өскә чөярлек...

Безнең халыктагы мөбарәк тәсбих мәрҗәннәрен чынлыкта менә шундый шәхесләр билгели. Алар кем икәнлегебезне ап-ачык итеп күрсәтә. «Каюм коесы» тирәнлекләреннән килгән мәгърур кайтаваз «Без – Тукайлы!» поэмасында да яңгыраш таба:

Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

Эзләнүләр күрсәткәнчә, күпләргә мәгълүм тормыш хаклыклары турында үзеңчә әйтү иҗат җаваплылыгын тоючы каләм әһеленә җиңел бирелми. Моның өчен талант югары зәвык белән өртелергә, аның көч-куәте иҗтимагый олуг максатларга юнәлтелергә тиеш. Бары фикерләү культурасы гына рух культурасына китерергә мөмкин. Әлбәттә, сүз сәнгатенең серләре бик күптер, әмма аларны өлешчә берләштереп була. Шигырь үзе тикмәгә генә гармониялелекнең иң мөкәммәл гәүдәләнешенә тиңләнми, чөнки дөньяның яратылышыннан килгән ошбу төшенчәгә һәммәсе дә сыйган. Югары филологик белемгә ия булган Эльмира Шәрифуллина буыннар тәҗрибәсеннән сөзелгән поэтика кагыйдәләрен яхшы үзләштергән. Моны ул үзенең шигырь-поэмаларында да, кайбер мәкаләләрендә дә сиздертеп үтә. «Китап калынмы, юкамы – Сүзе энҗедәй булсын!..» «Китап нуры» дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә үзе өчен дә, яшь каләмдәшләре алдына да халыкча кимәлдә катгый таләп куя. Түбәндә өзеге китереләчәк шигырьдә исә ул әдәби сүзнең могҗизасын тәфсилләбрәк аңлатырга омтыла.

Әйтә белеп әйтелгән Сүз – назлы,

Бит очыңнан үбеп аладыр;

Ялкынлысы үзәгеңне өзә,

Каны саркып торган ярадыр...

Тагын кемнәр туып,

Гади сүздән

Нәкыш чигеп, сурәт төшерер?

Галиҗәнап Шигырь!

Мең бизәкле

Кыйммәтеңне кемнәр төшенер?

(«Тыңлагыз!»)

Бу уңайдан Эльмира Шәрифуллинага артык борчылырдай сәбәп юк. Күңелдәгене ачык итеп белдерү иҗат алымының өстенлеген билгели. Дөрестән дә, анык фикерли алганда язганың аңлаешлы чыгар. Шагыйрә боларын да бик нечкәләп тоемлый. Гап-гади хакыйкать югыйсә. Вәләкин без әлеге таләпкә тиешенчә игътибар биреп җиткермибез. Бигрәк тә яшь чакта. Әллә нинди «шаккатыризм»нар белән озак кына мавыгып алабыз. Чынлыкта шигырьдәге ясалма катлаулылык камиллектән ерак торуны күрсәтә. Күпләр өчен аңлашылып бетмәгән әсәр авторның талантын шик астына куя. Байтак акыл иясе шушы хакта кисәткән. Минем күзәтүемчә, Эльмира Шәрифуллина мондый чирләр белән авырмады, яшьли булдырган өслүбенә һәрдаим тугрылыклы калды. Аның әлеге мөһим сыйфатына Зөлфәт тә дикъкать итә. «Күңел агымының сере» дигән мәгълүм мәкаләсендә ул үз якташының каләм тибрәнеше хасиятләрен дөрес аңлаткан: «Сокланумы, куанычлы шигырьме ул, әллә авыр газаптан соң сыкрану, бер омтылыш булып дөньяга килгән шигырьме – алар гади тел белән, табигый агыш белән язылган. Шигъри сүз күтәрелеп бәрелмичә, чамасыз аһ ормыйча, татар хатынкызларына хас сабырлык һәм тыйнаклык саклап әйтелгән».

Гадиләштереп аңлатканда, шигырь үзең өчен генә язылмый. Бөтен барлыгың белән бирелеп иҗат иткән чакта кайбер мәгънәви детальләр күңелдә «онытылып» калырга мөмкин. Кәгазьгә җентекләп күчерелмәгән юллар тулаем әсәрне аңлашылмауга китерә. Менә монысы инде осталык җитмәүдән килә. Дөрес, шигърият сөючеләрдә дә төрле зәвыклылык күзәтелә. Берәүләргә фикер йөртеп уку, уйчанлык халәте якынрак тоела. Алар өчен яшәеш хаклыкларын исбатлап тору кирәкми, образлы сурәтләү аша күрсәтеп бирү дә җитә. Икенчеләр шигырь шәрабен хисләнеп эчәргә ярата. Һәркем үзенчә хаклы. Зәвык бердәй була алмый – моны истән чыгармау фарыз. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина мондый таләпләрне яхшы белә, үз укучысының рухи ихтыяҗларын да нечкәләп күзаллый. Шул ук вакытта ул фикердәшенә сайлап алу мөмкинлеген дә бирә. Күңел кылларына төрлечә кагылган әсәрләр арасында һәркемне җәлеп итәрдәй үрнәкләр дә бар. Мәсәлән, «Яшәү тәгълиматы» шигыре, минемчә, шундыйлар җөмләсенә керә.

Язларда – тамчы,

Яшендә – камчы,

Туктатып кара, хәлеңнән килсә.

Яңгыр суыннан,

Яшен нурыннан

Күкләрнең сере күңелгә сеңсә –

Җыелыр күлләр,

Яктырыр төннәр,

Илһам ургылыр назик җаннарда.

Су телгә килер,

Нур тәнгә керер,

Тамыр җибәрер яшәү аңнарда!..

Чынлап та, күкләр белән серләшкән мәлдә «илһам ургылыр назик җаннарда...» Әмма шигъри күтәренкелекнең дә үз чикләре булырга тиеш. Талант иясенең образлы фикерләве мантыйк кысаларыннан бүселеп чыкмый. Тик менә иҗат барышында төрлесен күрергә туры килә. Кайчак күңелдә бөялгән шигырь камыр кебек ташып китә. Кемдер мондый күренеш белән ирексез килешергә мәҗбүр, таләпчән каләм исә язу төзеклеген сакларга тырышыр. Әгәр илһамлануны идарә ителә торган төшкә тиңлиләр икән, чын әдәби әсәр гармонияле табигый оешканлык алырга хаклы. «Кошлар оча йөрәгемнән...» – Эльмира Шәрифуллина «Шагыйрь йөрәге» исемле шигырендә иҗатның асылын шулай аңлаткач, аның сәнгать әсәренә тере организм итеп каравын тою авыр түгел. Насыйп кылынган әдәби эшчәнлек төп-төгәл язылган тәкъдирдән аерылгысыз. Үзенең бәһасен белгән музага «камыр ташыту»лар бөтенләй килешми.

Гомеремне түләп җырлар яздым,

Гомеремне

Түләп яздым,

Шигырь буынына сеңдереп...

(«Гомеремне түләп»)

Язылганның күләм ягыннан гайре табигый рәвешкә керүе автор сөйләмендәге сүзнең кирәгеннән артык сузылуыннан киләдер. Йөкләнешсез буш кәлимәләр шигырьне юкка чыгара. Ачыктан-ачык әйткәндә, кайбер китапларны укырга тырышу хатын-кыз сумкасын актаруны хәтерләтә: андагы хуш исле тәртипсезлектә кирәкле әйберне табып булмый. Күп сүзлелек Эльмира Шәрифуллинаның табигатенә салынмаган, димәк, иҗатында да акланмаган озынлыклар күзәтелә алмый. Безне аз сөйләү түгел, күп сөйләү үкендерергә тиеш. Бу яктан шагыйрә сүз сөрешен тиешле вакытта туктатып, әһәмиятле төгәлләнеш ноктасын иң кирәкле урында куя белә. Аның шигырьләре дә, поэмалары да җыйнак. Туйдырып бетергән сүз боткасы шигъри сүрүдән бүселеп чыкмый. Ул иҗатны конвейерга салмый, күңеле тулышкач кына яза. Әдәби сүз белән үтә сак эш итүче каләмдәшем шигъриятнең телне саклау чарасы булуын да тирәнтен аңлый: «Ул минем күңел сазымда Чирттереп җырлар кылым» («Туган телем...»)

Тәҗрибә раслаганча, ныклы нигезгә корылган иҗат өслүбе һәрбер әдәби жанрда үзгәрешсез кала. Моның шулай булуын классиклар да таный. Чыннан да, яхшы шагыйрь һәм прозаикларның сөйләм хасияте, сурәтләү чаралары бер-берсенә аерылгысыз дәрәҗәдә охшаш. Бу табигый, чөнки күп кенә күренекле әдипләр иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлаган. Рухияткә бәйле язу рәвеше уртаклыклары Эльмира Шәрифуллинаның прозасында да күзәтелә. Аның повестьлары һәм хикәяләрендә дә, хәтта мәкаләләрендә дә без белгән шагыйрәнең күңел тынычсызлыгын тоймыйча мөмкин түгел. Шулай булуы хәерле. Ул бәгырьдән сыгылып чыккан хискичерешләрендә үзенә һәрвакыт тугрылык сакласын иде.

Шулай да Эльмира Шәрифуллина вөҗүдендә шигъри күзәнәкләр чагыштырмача күбрәктер шикелле. Һәрбер әдәби жанрда да ул шагыйрә булып кала. «Толларның да җаны бар» дигән мәкаләсендә әдибә мондый сүзләрне тиккә генә язмагандыр: «Шигърият атавы! Илаһи да, шәфкатьле дә киң дөнья! Ул минем барлык серемне сыйдыра. Мин аңа курыкмыйча, шикләнмичә үземнең җанымны ачам».

Акбүз пәрдәнең читен бераз вакытка гына ачып, без нәкъ менә шушы атауны күзәтеп алдык. Барысы да бар монда: ямь дә, гамь дә... Күрүебезчә, аның балкып торган чикләренә бөтен ил-көн дөньясы сыйган. Әлеге рухландыргыч атауның серләре ачылган саен ишәя бара. Биредә хәтәр үткелләр дә, мәгърур биеклекләр дә шәйләнә. Юк, бу ниндидер мираж түгел, безнең чынбар яшәешебез ич!..

Җиттем сиңа, мең бәлане җиңеп,

Егыла-тора атлап, үрмәләп.

Мин ханбикә бүген биләмәмдә,

Баш ияләр гөлләр, чүгәләп.

Үзенә лаек биеклеккә күтәрелүен «Килеп җиттем» исемле шигырендә белдергән Эльмира Шәрифуллина, әйе, күпьеллык әдәби эшчәнлеге барышында ирешкән күркәм уңышлары белән чын-чынлап горурланырга хаклы. Аның зур иҗатын күз алдында тотып, үземнең дә гөл-чәчәкләр хәрәкәтен кабатлыйсым килә. Миңа бик күпләр кушылыр дип уйлыйм.

 

"КУ" 06, 2017
Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев