Гыйбрәтле күңел галәме

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Безнең шигърияттә аналарны данлау мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Әлеге мөбарәк образга каләм тибрәтүче хатын-кызлар да, ир-атлар да үзләренчә яңадан-яңа шәрех өстәргә омтыла. Белмим, ниндидер сере бармы, кара исәп белән чагыштырып караган чакта аталар темасына шагыйрьләр азрак мөрәҗәгать итә. Адәм баласы хөкем мәйданына атасының исеме белән чакырылыр. Ә бит аларның гаиләдәге вазифасын бөтен тирәнлегендә аңлау гүзәл затларның акыллылык дәрәҗәсен турыдан-туры күрсәтеп бирә ала. Зирәк хатын газиз ул-кызларын тәрбияләү барышында «әтиегез» дигән тылсымлы сүзне кабатлаудан туймас. Гаять игелекле мондый мөнәсәбәт Эльмира Шәрифуллинага да хас. Гомумән, ул ошбу төшенчәгә киңрәк мәгънә сала. Аның бердәй эчтәлекле әсәрләреннән халыкча хикмәт калкынып куя: атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең. Бу җәһәттән «Инша» поэмасында гыйбрәт саналырлык нәрсәләр күп. Анда ир белән хатын арасындагы багланышлар драматик коллизияләр аша күрсәтелә. Сөмбелә исемле укучы кыз күзаллавында ата образы төрле яклап ачыла. «Ир кадере», «Ата...» «Нинди сүз ул? Нәрсә аңлата?...» «Минем әти» дигән инша язарга алынган бала да, иҗатында үзенең педагоглыгын җете төсләрдә сиздерткән шагыйрә дә, шигърият сөючеләр дә әнә шундый сорауларга җавап эзли. Аталар һәм аналар темасы «Мордар» поэмасында да күтәрелә. Кешелек җәмгыятенең үтә әһәмиятле төркемен тәшкил иткән гаилә мәсьәләләренә, аерым алганда, гаилә башлыгына карашын Эльмира Шәрифуллина башка әсәрләрендә дә чагылдыра. Алдан ук сизелгәнчә, шагыйрәбез күпчелек очракта аңа теләктәшлек күрсәтә. «Ата хакы – олы хак ул, белегез сез, – ди автор мөнәҗәт калыбында язылган «Ата хакы...» әсәрендә. – Ата хакын хаклау юлын күрегез сез». Шунысы да сокландыра: тәҗрибәле каләм әһеле булачак аталарны олуг миссиягә яшьтән, хәтта нарасый чактан ук игътибарга алып әзерләү яклы.

Сабый чагында сөегез

Ир баланы сез, аналар!..

(«Иркәләгез ир баланы»)

Югарыда күрсәтеп үтелгән иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләр бер-берсе белән аерылгысыз төстә бәйләнгән. Аларны яшәешнең әбелхәят суты – сөю илаһи бөтенлектә тотадыр. Ватанга мәхәббәт, ата-ананы ярату, гыйшык тоту... Һәркайсы олы хистә януны аңлата. Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә генә тукталып узыйк. Борынгы грек философы Плотин шәхси күзәтүләренә таянып әйткәнчә, һәрбер кеше яратырга сәләтле, әмма газапланулар төрлечә була; аеруча җәфаланган затлар бар, алары сөя алучылардан санала. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, мөгаен, шундыйлар рәтенә керәдер. Моның хаклыгын раслар өчен йөзләрчә мисал китерергә мөмкин. «Дөньяда тиңе булмаган» исемле әсәрендә автор үзенчәлекле ярату хакында хыяллана. «Мәхәббәт камалышында Калып кабынсаң иде...» Шагыйрәнең үзен гәүдәләндергән мәгъшука мондый бәхеткә тиз ирешә: «Тәнендәге һәр күзәнәк Мәхәббәттән киенгән» («Кемнәре юк бу дөньяның?..») Чыннан да, ул насыйптан мәхрүм калмый. «Сөю күле» дигән шигырьдә әнә шуңа ишарә ясала.

Телдән түгел, күзләремнән

Түгелә моң, түгелә, –

Уем, буем, бар булганым

Чумды сөю күленә.

Менә шуннан соң инде җәфа чигүләр башланып китә. «Яратырга туган идем, Яраттырып яшәргә...» «Үксеп, үртәлеп» дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә шулай көрсенеп куярга мәҗбүр. Нишлисең бит, бөек хиссиятле мәхәббәт тә үз холкын күрсәткәләп тора. «Өтте ялкыны» һәм «Җирнеке» дигән шигырьләрдә зарыгып көтелгән яратуның кырысланып китүе сурәтләнә: «Сөя белү – үзе бәхет, Сөйдем – Өтте ялкыны»; «Никахыбыз күктә укылса да, Сөю газаплары – җирнеке». Сөю газапларын байтак татырга өлгергән Эльмира Шәрифуллинага тәкъдирендә язылган сынаулар белән килешергә генә кала. «Ризалаштым тагын – Рәвешем бит Авырлыкка инде көйләнгән», – дип сабырлана ул «Килеп җиттем» исемле әсәрендә.

Күпләрнең иҗатында расланганча, лирик-фәлсәфи шигырьләр язу аерым алшартларга бәйләнгән. Моның өчен шәхес рухиятенең аеруча бай булуы сорала. Күңелне биләп торган барлы-юклы кичерешләр кәгазьгә тиздән түгелеп бетәргә мөмкин. Озак яшәргә яратылган дәрья төбендә кайнап торган чыганаклар булырга тиеш. Ә Эльмира Шәрифуллинаның калебен сыкратып торган уй-гамь, аның башлангычы тиз арада гына төкәнерлек түгел. «Кайчакта хисләрем, сыймыйча йөрәккә, сил булып тарала», – ди автор күренекле җырчыны данлыклап язылган багышлауда. Нәкъ шундый ярсулы кичерешләр шагыйрәнең үзенә дә хас. Гамьле күңел саекмый. Аңа тормышның сөенечләре дә, көенечләре дә өстәлеп тора. Шунысы бик мөһим: әсәрнең драматизмын билгеләгән хис-тойгыларны тиктомалдан уйлап чыгара алмыйсың. Барысы да чынхак, мантыйкый булырга тиеш. Иҗатның үз тәртибе: ничек яшисең – шулай язасың. Әдәби эшчәнлек ясалмалыкка авышуны да, артист сыман уйнауны да өнәми. Шөкер, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатында ниндидер кылану чалымнары сизелми, чөнки аның күпне кичергән йөрәге гайре табигыйлеккә бирешми. Һәрхәлдә, калеб кардиограммасын бозып-төзәтеп булмый. Гәрчә кайбер шигырьләрендә күз яшьләре күбәеп китсә дә, автор ялланып елаучылар образына берничек тә керергә маташмый. Чын ихласлык белән өртелгән күңел кирәк вакытта барыбер үзенчә ташый.

...Йөрәгемне кысам учларыма:

«Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!»

«Их, син, дөнья,

Буялгансың йонга!» –

Дип әйтәсе килә көрсенеп.

Гөл-чәчәкләр,

Җыр-моң арасыннан

Ачы язмыш чыга бүселеп!..

(«Очрашу»)

Әрнүле күз яшем җиремә

Гөл булып шытарга түгелде!..

(«Изге нәрсә бармы бу дөньяда?»)

Күкләр безне сөюдә дә бик үзгә төстә сыный. Мәхәббәт тарихының төрлелеге тәкъдир каләменең катгый ихтыярына да, шулай ук адәм баласының холык-фигыле хасиятләренә дә бәйледер. Ир хатыны Эльмира Шәрифуллинага, шактый иртә тол калып, балалар үстерергә туры килә. «Дөньяга сыймас сөюем Күз алдында боекты...» «Өлешемә тигәннән дә» исемле әсәрендә шагыйрә сабыр гына уфтанырга мәҗбүр. Үзен борчыган сораулар белән ул күкләргә дә бага. «Әллә инде артык яратканга?» дигән мәкаләсендә дә аның йөрәген туктаусыз телгәләп торган гаҗәпсенү белдерелә: «Нинди сәер сорау. Ни өчен көчле итеп ярата белгән кешедән сөйгән ярын күпсенә бу язмыш? Ни өчен яратуы үзәк-бәгырьләренә үтеп, җанын тәмам әсир алгач кына мәхәббәтен югалта да куя адәм баласы?..»

Толларга бер яктан тормыш төрле михнәтләр күрсәтсә, икенче яктан гавам аларны һәрдаим рәнҗетеп тора. Тиктомалга кыерсыту өчен юк-бар сәбәпләр табыла. Элгәрләребез гыйбарәсендәгечә, толның ирене чабырса да, «аны шайтан үпкән» диярләр. «Пар-пар булып очкан торналар» шигырендә сәерсенүле гаҗизлек белән искәртеп үтелгәнчә, «Эчтән сыза, Эчтән елый алар – Дөрес аңлашылмас кемгәдер. Тол хатынны тол хатыннар талый – Хурлыклары үзәк өзәдер...»

Сүз сәнгатенә караган һәрбер әсәрдә, әйе, каләм әһеленең рухияте дә чагыла. Инде әйтелгәнчә, кагыйдәгә әверелгән мондый эчке бәйләнеш Эльмира Шәрифуллина өслүбендә дә күзәтелә. Аның мәхәббәт газапларында чыныккан хиссиятендә сабырлык кыйммәте ап-ачык күренеп тора. Күкнең ошбу олы нигъмәте тирән күңелдә генә яши. Ә җан авазының бихисап төсмерләрдә аһәңле яңгыравы өчен иҗатчы калебендәге кылларның мөмкин кадәр ишлерәк булуы шарт. «Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән?..» «Безнең күңел» әсәрендә шагыйрәнең үзгәрәк яссылыкта уйлануы, рухи халәтенең асылын аңларга омтылуы бик табигый. Аның бәгыре гаять сизгер. Газиз әнисен югалту кайгысы да гамь тулы күңеленә үзгәреш кертә. «Җанның телгәләп сызлаткан Бер кылы артты тагы», – дип көрсенә ул «Бәһалик Ана сүзен!» шигырендә. Гомумән, Эльмира Шәрифуллина кешенең эчке дөньясына бәйле рухи төшенчәләр хакында әледән-әле гөман кыла. «Гайре табигый хәл» дигән әсәрендә автор мәгълүм хакыйкатькә үзенчә килә: «Тәңгәл түгел гәүдә белән Җаннарның олылыгы!» Ихтимал, шагыйрәнең халәте рухиясендәге үзенчәлекне менә шундый сыйфатлар билгелидер. Хәер, күңел галәменең төзелеше безләрнең фаразыннан катлаулырак. Ничек кенә булмасын, Эльмира Шәрифуллина иҗатында калку яктыртылган сөю, бәгырь тетрәнүләре башкаларныкыннан сизелерлек аерылып тора. Яшьрәк каләмдәшенең язганнарын игътибарлы төстә күзәтеп барган, самими тәэсирләре белән уртаклашкан Нурихан Фәттах хаклы. «Аның күңел хисләре башка бер генә шагыйрьнекенә дә охшамаган, – дип ассызымлады ул «Татар шигърияте күгендә...» исемле мәкаләсендә. – Лирик герое үзенең ихлас мәхәббәте белән, горурлыгы һәм кайгысы белән бездән, сездән һәм дөньядагы барлык мәшәкатьләрдән югары күтәрелә. Мондый олы җанлы хатын-кызның сафлыгына, бөеклегенә сокланмый мөмкин түгел».

Кешенең асылын чагылдыручы күңел ниндидер матрица буенча калыпланмый. Андагы ярату хисләре дә бердәй өлгеләргә сыешырлык түгел. «Мәхәббәтнең чиге бармы? Бармы чиге? Безнең сөю мисалының Бармы тиңе?» «Юктыр тиңе» исемле шигырьдә куелган әлеге сораулар гыйшык тотуның кабатланмас үзгәлегенә басым ясый төсле. Шул ук вакытта мәхәббәт тарихы кайбер охшашлыкларны да инкарь итми. Анда гыйбрәтләр дә, үрнәкләр дә бар. Бу уңайдан шагыйрәнең теләге беркадәр моңсу яңгырый: «Без сөйгәнчә сөя белеп Яшәсен берсе кабат...» Сөю-ярату тирән кичерешләргә бай булсын, әмма ул үкенечле югалтуларга китермәсен.

Бездәйләрнең мәхәббәте, Фаил,

Бездәйләрнең мәхәббәте, бәгърем,

Таһир-Зөһрә,

Таһир-Зөһрә,

Таһир-Зөһрәләргә аваздаш.

Беребез калып, беребез югалганга,

Беребез калып, беребез югалганга,

Йөрәкләрдән коела канлы яшь!

(«Фаил җыры»)

Үз халкының тарихын яхшылап белгән каләм әһеле генә сүз сәнгатеннән рух алучы милләттәшләрен киләчәккә әйди ала. Кичә, бүген һәм иртәгә бөтенлек тәшкил итәргә тиеш. «Үткәннәргә хәер-дога, Киләчәккә мең савап...» Әле генә искә төшерелгән багышлауда шундый гыйбрәтле юллар да бар. Күрәбез, узганны яманларга яратмаган Эльмира Шәрифуллина алдагы көннәрнең хәстәрен күрергә чакыра. Аның мондый игелекле карашы тарихка мөнәсәбәтендә дә чагыла, шуңа күрә ул ошбу җитди темага еш алына. Хаклы таләп ителгәнчә, бәләкәй генә әсәр язар өчен дә бик күп тарихи хәлләрне белергә кирәк. Бу яктан җитәрлек мәгълүматка ия шагыйрә үзенең кемлеген белдереп куюны кирәк саный: «Без – Кол Шәриф шәкертләре, Идегәй бөркетләре, Күчембикә токымнары, Нурсолтан шытымнары, Сөембикә орлыклары, Кол Гали оныклары, Батырша яраннары без һәм Тукай оланнары – Халкымның күз каралары, Әрнүле яралары...» («Без – татар балалары!»)

Җәмгыять үсешенең билгеле бер чорында булып узган вакыйгалар тезмәсен аерым күренекле шәхесләрдән башка тулаем күз алдына китереп булмый. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның милли тамырларыбызны хөрмәтләп барлавы, шөһрәтле элгәрләребезне шулай искә алуы бик мәслихәт. Бакыйлыкка чагыштырмача соңрак күчкән затлар да шул кадерле исемлекне лаеклы рәвештә тулыландыра. Әйтик, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләрен үзәккә алган багышлаулар, мантыйкый эзлеклелектә махсус атап язылган мөнәҗәт, баллада һәм җырлар телебездән төшмәгән газиз исемнәрне мәңгеләштерүгә хезмәт итә. Кайчак шагыйрәнең уйланулары әлеге жанрларга гына сыймый, ул күпне колачлаган поэма киңлекләренә килеп чыга. Әлбәттә, эпиклык иҗатчының масштаблы фикер йөртә алуын да, соңгы исәптә аның зурлыгын да ачык күрсәтә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: