Галимә ачкан дөньялар

Кеше аңы, күзаллавы шулайдыр, күрәсең: ераграк тарихка мөрәҗәгать итәргә, күптән үткән хәлләрне хәтердә тергезергә, бездән гасырлар аерып торган күренекле шәхесләрне зурларга яратабыз. Бәлки, бу замана вакыйгаларының һәм кешеләренең әле хәтеребездә булуы белән бәйледер. Бәлки, Тукай әйткәнчә, чын бәяне куяр өчен, вакыт сынавын узу мәҗбүридер...

Ничек кенә булмасын, бу сыйфат безне бай тарихыбыз, элгәреләр тәҗрибәсе, үткәннәрнең кадерле ядкарьләре һәм кыйммәтләре белән тоташтыра, акыллы һәм зәвыклы, хисле һәм намуслы – Кеше булуыбызны искәртә!

Әмма бер үк вакытта үз замандашларыбыз, безнең белән бер үк һаваны сулап, бер үк урамнарда йөрүчеләр, аларның бәһаләп бетергесез эш-гамәлләре күләгәдәрәк кала. Хезмәтләренә бәя бирү, ачышларын күрсәтү, шәхесләрен зурлау тиешле дәрәҗәдә дә булып бетми... Шуңа күрә юбилейлар-бәйрәмнәр вакытында булса да тормышяшәешебезнең төрле өлкәләрендә яңа юллар ачкан, фикер офыкларын киңәйткән кешеләр хакында иркенрәк сөйлисе, аларның казанышларын барлыйсы килә.

Бу көннәрдә 85 яшен тутыручы хөрмәтле Резеда Кадыйр кызы Ганиева да шундыйлардан. Университет профессоры, күп шәкертләрнең акыллы һәм ярдәмчел остазы, олы галимә... Татар әдәбияты белемендә үзенең хезмәтләре белән яңа киңлекләргә юл ачкан фикер иясе!

Каюм Насыйриның якташы, Шырдан авылы кызы Резеда 1958 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәскәү университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасында кандидатлык диссертациясе әзерли. 1963 елдан төбәгебезнең күренекле уку йорты – Казан университетында студентларга белем бирә башлый. Гомерен шәрык мәдәниятен өйрәнүгә багышлый.

Соңгы фикердә ялгышлык юк! Чыннан да, Резеда Кадыйровна шәрык мәдәнияте дигән очсыз-кырыйсыз өлкә буенча тирән белемле һәм мәгълүматлы белгеч, галимә булып таныла. Студентларга гарәп, төрек, фарсы, төрекмән, үзбәк, казакъ, азәрбайҗан һ.б. әдәбиятлар тарихын, шул әдәбиятларның классик язучылары иҗаты буенча белем бирә. Исламга кадәрге, мәҗүси чорлардан алып мөселман халыклары сәнгатен хәзерге көннәргә җиткереп тоташтыра – мең елдан артыкка сузылган тарихны иңләп ала. Тирән белеме, мәгълүматлылыгы, хисле-көйле сөйләү рәвеше белән бик күпләрне шушы сихри дөньяга алып керә, фәнгә тарта.

Күп халыкларның иҗади фикерләвен, фәлсәфәсен, дөньяга карашын, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белгән галимә шул фонда, шул мирас яктылыгында шәрык әдәбиятларының татар әдәбияты белән багланышлары мәсьәләсен махсус, тирәнтен өйрәнә. Нәтиҗәдә, шәрык, төрки-татар әдәбиятларындагы үсеш-үзгәреш, алгарышбарышны бербөтен итеп карау мөмкинлеге туа. Р.К.Ганиева татар халкының үз тарихында ике тапкыр яңарыш, Ренессанс чорын кичерүе хакында тәгълимат тәкъдим итә. Беренчесе – Урта гасырларда, Болгар, Алтын Урда дәүләтләре чәчәк аткан чорда, икенчесе ХIХ-ХХ гасырлар чигендә, Ш.Мәрҗаниләр, К.Насыйрилар башлаган мәгърифәтчелек хәрәкәтеннән күтәрелә.

Шушы тәгълимат нигезендә галимә фәнни һәм педагогик эшчәнлегендә татар әдәбиятының тулы тарихын колачлап ала. Алай гына да түгел, аның тарафыннан шәркый яңарыш Европадагы Ренессанс белән тоташтырыла, фәндә шәркый әдәбиятларга карата озак еллар хөкем сөргән европоцентрик ялгыш карашларны кире кагуга һәм бу әдәбиятлардагы фәлсәфи байлык-тирәнлекне, эстетик нәфислекне, иҗади алымнар төрлелеген бөтенлекле система итеп карауга юл ачыла. Үз чиратында, татар әдәбиятындагы рухи-иҗади күтәрелеш үзбәк, азәрбайҗан, казакъ, уйгыр, төрекмән һ.б. халыклар әдәбиятларындагы, Алтай, Үзәк Азия, Каспий һ.б. тирәлекләрдәге мәдәниятләр белән бер үремтәдә тикшерелә, ягъни уртак шәркый Ренессансның татар, уйгыр, төрек һ.б. вариантлары турында сүз алып барыла. Мондый киңлек, масштаблылык галимәгә татар әдәбиятын дөнья мәдәнияте югарылыгында карау, бер үк вакытта милли мәдәниятебезнең шушы контекстта асыл сыйфатларын, хасиятләрен бөртекләп барлау мөмкинлеге бирә.

Урта гасырларда Гаребтә генә түгел, Шәрыкта да әдәбият-сәнгать, мәдәният гаять көчле күтәрелеш чорын кичерә диюче галимә Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» кебек җәүһәрләрнең нәкъ менә шушы яңарыш хәрәкәтенең шаһитләре булуын ассызыклый. Аларны Европа Ренессансының гүзәл үрнәкләре белән тигез куеп бәяли. 1970-1980 еллар әдәбият белеме фәне өчен стандарт булмаган мондый караш милли мәдәниятнең югары дәрәҗәсен билгеләүгә, ассызыклауга хезмәт итә.

Р.К.Ганиеваның «Проблемы творческих методов в тюркоязычных литературах» (1976), «Төрки әдәбиятларда иҗат методы мәсьәләләре» (1979), «Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали» (1988) кебек эзләнүләре шәркый романтизм күренешен, дини-суфичыл фәлсәфә һәм күзаллауларны урта гасырлар төрки, татар әдәбиятлары тарихына кайтарган, урнаштырган беренче хезмәтләрдән була. Аларда Урта гасырлар татар әдәбиятында матурлык категориясе, акыл һәм мәхәббәт, тән һәм рух проблемасы, антропоцентризм, Илаһият фәлсәфәсе, бигрәк тә бераллалык (әт-Тәүхид) фәнни проблема югарылыгында үзәккә куела. Озак вакытлар гуманитар фәннәр караш түгәрәгеннән читтә калдырылып килгән суфичылык татар мәдәниятенә зур йогынты ясаган фикри һәм эстетик күренеш буларак аерып чыгарыла. Галимә тарафыннан Кол Галидән башланган традицияләрнең Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һ.б. иҗатларында дәвам иттерелеше күзәтелә.

Күп еллар буе шушы юнәлештә алып барган тикшеренүләренең нәтиҗәсе итеп, 1992 елда Р.К.Ганиева «Шәркый ренессанс һәм төрки әдәбиятларда аның традицияләре» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Хезмәт фәндәге урта гасырлар төрки-татар әдәбиятларына карашны үзгәртүгә юл ача: аларның үз, Европа әдәбиятларыннан аермалы иҗади фикерләү юлы булуын, шул юлда гаять зур сәнгати югарылыкка ирешүләрен дәлилли. «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә тәкъдим ителгән сурәтлелекне, төсләр, саннар, символларны да колачлаган үзенчәлекле образлар системасын, фәлсәфи-эстетик карашларны анализлау бу юнәлештә эшләгән галимнәрнең фикер-карашларын үстереп, поэмага яңача якын килү мөмкинлеге бирә. Сәнгатьтә канунчылык төрки әдәбиятлар өчен чикләү түгел, бәлки, киресенчә, традицион нигездә яңалыкны күрсәтүнең иң катлаулы һәм нечкә мөмкинлекләрен эзләргә мәҗбүр иткән иҗат принцибы итеп карала. Шул ук вакытта канунның үзгәреше эзеннән барыла. Әйтик, кануни алым – характерларда һәм детальләрдәге нечкәлек, ым-ишарәләр ярдәмендә сурәт тудыру, ягъни нюанслылык Кол Гали әсәрендә ничек кулланылганлык һәм аннан соңгы әдәбиятта (хәтта совет әдәбиятында, М.Гафури, М.Җәлил, Х.Туфан иҗатларында) нинди үзгәрешләр кичереп күчә баруы тикшерелә. Шул рәвешле, шәркый традицияләрнең бүгенге милли әдәбиятыбызга кадәр килеп җитүе исбатлана һәм шушы озын юл тулысынча иңләп күзәтелә.

Әлбәттә, галимәнең бу юнәлештәге ачышларының барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да алар арасында гуманитар фәннәр үсешенә зур йогынты ясаган аерым берләрен бәяләү мәгъкуль. Мәсәлән, Р.К.Ганиева – төрки әдәбиятларда һәм татар әдәбиятында шәркый романтизм методының кулланылыш даирәсен билгеләп, гасырлар дәвамында туа торган йөзләгән әдәби күренешләр мисалында тирәнтен анализлаган, методның әйдәп баручы урынын кабат фәнни әйләнешкә кайтарган әдәбиятчылардан. Ул шәркый романтизмның татар әдәбиятында ХIХ гасыр ахырына кадәр яшәвен һәм әдәби барышны әйдәп баруын, мәгърифәтчелек хәрәкәте белән мәйданга чыккан яңа дөньяви әдәбиятка олы тәэсир итүен, аннары Европа тибындагы романтизм һәм реализм формалашуга җирлек булып хезмәт итүен күрсәтә. Бу фикерләрнең әдәбият белемендә барлык иҗат итү рәвешен реализм дигән баш астына урнаштырып, романтизмны буржуаз метод буларак кире кагу тәэсиреннән котылу омтылышлары гына ясала башлаган бер вакытта әйтелүен дә аерып искәртергә кирәк. Әлеге идеяләр татар әдәбияты тарихын үз традицияләре һәм заман алып килгән яңалыклар белән тәңгәл үсеш-үзгәреш кичерә торган, нинди генә сәяси-иҗтимагый шартларда да үз эчке закончалыкларын югалтмаган һәм башка мәдәниятләрдән калышмыйча үсеп барган бөтенлекле система итеп күзаллау ныгу-урнашуга хезмәт итә.

Беренче милли яңарыш казанышларын галимә ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар дөньясындагы рухи-мәдәни, сәяси-иҗтимагый күтәрелеш белән чагыштыра. Г.Тукай, С.Рәмиев, Н.Думави, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов иҗатлары белән янәшә Мирза Шәфи Вазих, Абай Кунанбаев, Н.Нариманов һ.б. төрки язучылар әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шушы материалда ХХ гасыр башында кайбер төрки әдәбиятларда, шул исәптән татар әдәбиятында да зур алгарыш, сикереш ясалганлык дәлилләнә. Шуның сәбәпләре, алшартлары, төп вәкилләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗатлары, алгарыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән өр-яңа күренешләр, гомумән, галимә гыйльми тикшеренүләренә хас булганча, колачлап алына.

Р.К.Ганиева ХХ гасыр башы татар әдәбияты белән әле аспирант вакытта ук шөгыльләнә башлый. 1964 елда якланган кандидатлык диссертациясе Г.Тукай иҗатында сатира мәсьәләсенә багышланган була. Бөек шагыйребез иҗатына югары бәя биреп, галимә сатираның Тукайда дөньяга караш һәм әдәбиятның максатын аңлау рәвеше дә, шул ук вакытта иҗади фикерләү һәм әдәби алымнар системасы да булуын исбатлый. Мондый зур фикерне дәлилләү өчен, татар әдәбиятында урта гасырларда, ХIХ гасыр әдипләре иҗатында тәнкыйди башлангычның үзенчәлекләре ачыклана. Шул вакытта ук татар мәдәниятендә үзенчәлекле көлү формалары, чаралары барлыкка килү билгеләнә. Тукай иҗатындагы юмористик, сатирик әсәрләр (алар шагыйрь иҗатының яртысыннан артыгын алып тора) җентекле тикшерелеп, алардагы фикер тирәнлеге, алымнар төрлелеге, жанрлар байлыгы күзәтелә.

Беренче хезмәтеннән соң Тукай иҗаты Р.К.Ганиеваның гомерлек темасына әйләнә, дисәк, ялгыш булмас. Галимә «Тукайның иҗат методы» (1972), «Наследие Тукая и тюркские литературы» (1979), «Габдулла Тукайның башлангыч чор иҗатында Шәрык һәм Гареб традицияләре» (2002), «Габдулла Тукай в контексте мировой литературы» (2006), «Габдулла Тукай иҗатында төрек мотивлары» кебек күпсанлы хезмәтләрендә бу иҗатны дөнья әдәби-мәдәни багланышлары, гарәп, фарсы, Европа һәм рус, төрки (башкорт, кыргыз, казакъ, үзбәк, төрекмән, каракалпак, комык) әдәбиятлар контекстында тикшерә. Тукай иҗатын нигез итеп алып, төрки әдәбиятларда иҗат методларының дүрт төре формалашуны дәлилли: татар һәм азәрбайҗан әдәбиятларында Европа тибындагы романтизм һәм реализмның тигез үсеш алуы; казакъ, үзбәк, комык әдәбиятларында мәгърифәтчелек реализмының өстенлекле булуы; чуваш әдәбиятында романтизм һәм мәгърифәтчелек, тәнкыйди реализмның синтезы күзәтелү; кыргыз, төрекмән әдәбиятларында фольклор традицияләренең саклануы шундыйлардан.

«Тукай иҗатын өйрәнү юлында» (2002) дип исемләнгән күләмле мәкаләдә галимә Тукай феномены, аны барлыкка китергән шартлар хакында уйлана. Шагыйрь иҗатын ул бөтен төрки-татар иҗади фикерләве тарихына шушы тарихның өзелмәвен тәэмин иткән кыйммәтле каптырма рәвешендә урнаштыра: «Тукай шигъриятенең тамырлары бик тә тирәнгә – татар халкының фольклорына, борынгы төрки дәвергә, мөселман мәдәниятенең Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән изге Коръәнгә, Алланың барлыгын һәм берлеген таныган, югары әхлак кагыйдәләренә өндәгән дини-суфичыл әдәбиятка, кешенең акылын һәм хисләрен олылаган дөньяви эчтәлекле Ренессанс әсәрләренә, аларның гасырлар дәвамында чарланып килгән сәнгатьчә фикерләү кануннарына барып тоташа. Элгәргедән – төрки нигездән һәм Шәрыктан килгән тамырларның нык булуы, аны Ауропа һәм рус әдәбиятлары йогынтысында яңа хасиятләр белән баетып җибәрү Тукайга ХХ гасыр башындагы татар Яңарыш әдәбиятының нигез ташларын салу, аны чын мәгънәсендә милли әдәбият итеп үстереп җибәрү өчен зур иҗади мөмкинлекләр ачты». Менә шундый киң контекстта Тукай – милли шагыйрь, халык шагыйре, татар дөньяви әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак бәяләнә.

2002 елда Р.К.Ганиеваның «Шагыйрьнең рухи дөньясы» исемле хезмәте дөнья күрә. Анда Тукайның 24 әсәренә ХХI гасыр фәне югарылыгында анализ ясалып, аларда шагыйрьнең ислам диненә, суфичылыкка, төрки традицияләргә мөнәсәбәтләре дә калку билгеләнә. Тукай әсәрләре мисалында ХХ йөз башының күренекле язучылары иҗатын комплекслы, заманча бәяләү методикасы тәкъдим ителә.

Галимә бу юнәлештә эзләнүләрен бүген дә дәвам итә. 2016 елда дөнья күргән Габдулла Тукай энциклопедиясенең бик күп материаллары, бу фәнни теманың иң аз өйрәнелгән, иң четерекле мәсьәләләре турында язмалар аның тарафыннан әзерләнүен аерып әйтергә кирәк. 

ХХ йөз башының күренекле фикер ияләре һәм иҗатчыларыннан Гаяз Исхакыйны кайтаруга да зур өлеш керткән шәхесләрдән ул. Аның югары уку йортлары студентлары өчен «Гаяз Исхакый иҗаты» (1998; 2005) исеме белән дөнья күргән программасы инкыйлабтан соң өзелеп калган гыйльми бәяне бүгенге көн белән ялгаучы, әдипнең исеме әйтелә генә башлаган бер чорда Исхакыйның милли-азатлык хәрәкәте вәкиле буларак дөньяга карашларын һәм иҗат баскычларын бербөтен итеп өйрәнүгә юл күрсәткән беренче хезмәтләрдән булды. Бу шәхеснең тормыш юлын, эшчәнлеген, инкыйлабка кадәрге әдәбият галимнәренең дә фикерләрен исәпкә алып, дүрт: мәгърифәтчелек (1897-1904); «таңчылык», социалистлык (1905-1910); милләтчелек (1910-1918) һәм мөһаҗирлек (1919-1954) дәверләренә бүлеп, галимә аларны берләштерүче үзәк төсендә милләт өчен җан атуын билгели. Әмма халкын бәхеткә илтә торган чара-ысулларны Исхакый төрле баскычта төрлечә күзаллый дигән нәтиҗәгә килә. Шушы дүрт чорга караган төп әдәби әсәрләренә анализ аша, әдипнең гаять бай иҗат дөньясын татар укучысына җиткерә. Алга таба, шул исәптән бүген – инде Исхакый иҗаты турында күп диссертацияләр якланганнан, монографияләр басылганнан соң да, татар әдәбият белемендә әдипнең мирасы әлеге концепция нигезендә, хронологик баскычлар кысаларында өйрәнелә һәм үстерелә.

Р.К.Ганиева Гаяз Исхакыйның аерым әсәрләренә, үзенең һәм шәрык, һәм гареб әдәбиятыннан тирән белемен, мәгълүматларын файдаланып, комплекслы анализ ясый. Шундыйлардан, әйтик, әдипнең беренче һәм хәзерге көнгә кадәр тиешле бәясен алмаган әсәре «Тәгаллемдә – сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә – рәхәт гомер» хикәясе мисалында, аның басылып чыкканнан алып бүгенге көнгә кадәрге историографиясе, шәрехләнү рәвеше, аңа әдипнең үзенең һәм ХХ йөз башының күренекле тәнкыйтьчегалимнәренең карашлары, хикәянең татар әдәбияты тарихындагы һәм язучы иҗатындагы урыны, хәтта бүгенге укучыга тәкъдим ителеше дә тулы бер монографик тикшеренү рәвешен ала. Галимә хикәянең гыйлемне идеаллаштыру максаты куеп язылуын күрсәтә һәм аның идеясе ягыннан мөселман фәлсәфәсенә, шәрык әдәбиятына, Йосыф Баласагунлыларның «Котадгу белек»ләренә барып тоташуын ассызыклый. Шушы яссылыкта әсәрнең идея эчтәлегенә җентекле күзәтү ясала. Хикәянең төп герое Хәлимнең «милләтенә, халкына, кауменә» хезмәт итү теләге белән яшәвенә игътибар юнәлтә, әсәрдәге надан аталар, укымышлы аналар һәм белемгә омтылучы балалар конфликтын аерып чыгара, Хәлим идеалларының әсәр авторының ул чордагы идеаллары белән аваздашлыгын әйтә. Әсәрдәге ислам фәлсәфәсе белән тәңгәл фикерләр, шулай ук мәгърифәтчелек әдәбиятына хас алымнар күзәтелә. Галимә, шулай ук, кеше психологиясен табигать белән янәшәлектә сурәтләү, ягъни психологик параллелизм, эмоциональлекне көчәйтү чарасы буларак диалог-сөйләшү, монологлар, хатлар алмашу кебек алымнарны әсәрдә уңышлы кулланылган һәм алга таба язучы иҗатының асыл хасиятләре булып китәчәк сыйфатлар дәрәҗәсенә куя.

Хикәягә тулы, комплекслы анализ ясау белән чикләнмичә, Р.К.Ганиева тарафыннан аның төп тексты әсәрнең 1996 елда басылган кирил язуындагы журнал варианты һәм 15 томлыгына кертелгән варианты белән чагыштырыла. Бу гаять авыр һәм катлаулы эшне башкарып, галимә текстның тәкъдим ителешендә калган хаталарны берәмтекләп күрсәтә, аларның дөрес вариантлары ничек булырга тиешлекне ачыклый. Шул рәвешле, бер хикәя мисалында һәм әдәбият галиме, һәм текстолог буларак чыгыш ясый.

Р.К.Ганиева тарафыннан Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте тулы анализланып, әсәрнең антиутопия жанр төренә каравы, төрки-татар әдәбиятлары тарихында беренче шундый әсәр булуы дәлилләнә. Бу әсәр мисалында да галимә аның идея-эчтәлек ягын, катлаулы сюжет-композициясе бирелешен, сурәтлелек байлыгын тикшерә, андагы ислам фәлсәфәсе дә, дин әһелләренә мөнәсәбәт тә, әдәбият, сәнгать, музыкага караш та, үткәнне идеаллаштыру максаты да, повестьның гомумән татар әдәбиятына ясаган искиткеч зур йогынтысы да ачыклана. Р.К.Ганиева аны «татар әдәбиятының үсеш юлларын билгеләүче программ әсәр», дип атый.

Башкарак характерлы әсәрләреннән, Г.Исхакыйның «Очрашу, яки Гөлгыйзар» повестенда Коръән өйрәтмәләренең тәэсире француз философы Бергсонның интуиция һәм Дарвинның табигый сайланыш тәгълиматлары, Ж.Ж.Руссо идеяләре белән үрелеп китү кебек моментлар игътибарга алына. «Алдым-бирдем», «Тартышу», «Мөгаллим» драмаларында, «Теләнче кыз» романында социалистик идеяләр бирелеше, «Тормышмы бу?» романында психологизм һәм лиризм алымнары аерып алып тикшерелә. Аеруча җентекле күзәтелгән «Зөләйха» трагедиясе, «Мөгаллимә» драмасы анализлары Исхакый иҗатына гына түгел, татар әдәбияты тарихындагы үзгәрешләргә дә яңача якын килүе белән хуплауга һәм мактауга лаек.

Р.К.Ганиева Исхакыйның Төркиядәге тормышы, мөһаҗирлек иҗаты белән дә махсус шөгыльләнә, бу юлда күп кенә фактик һәм аналитик материалларның мәдәниятебез тарихына кайтуына ярдәм итә.

Тукай кебек үк, галимәнең кабат-кабат әйләнеп кайтып, яңадан-яңа яклары белән укучыга, фәнни әйләнешкә, мәдәни хәзинәбезгә кайтара торган тагын бер шәхесе – Нәҗип Думави. Аның турында мәгълүматларны, иҗатын халыкка җиткерү белән Р.К.Ганиева 1983 елдан бирле шөгыльләнә: монографияләр, зур хезмәтләр, саллы мәкаләләр яза, әсәрләрен табып, гарәп графикасыннан кирилга күчерә, анализлый. Нәтиҗәдә, Думави – тирән белемле әдип-философ, дигән олы бәяне, бай әдәбипублицистик иҗаты татар әдәбияты-мәдәнияте тарихында лаеклы урынны ала.

ХХ йөз башы мәдәниятендә Р.К.Ганиева өйрәнгән, бәяләгән иҗатлар тулы бер плеяда хасил итә: С.Сүнчәләй, С.Рәмиев, Ш.Бабич, Ф.Туйкин, Г.Монасыйп һ.б. Алар арасында галимәгә аерата якын, аны кабат-кабат мөрәҗәгать итәргә, иҗатларының төрле сыйфатларын барларга мәҗбүр иткән әдипләр дип Ф.Әмирханны, Ш.Камалны, Г.Ибраһимовны күрсәтергә кирәк. Ф.Әмирхан шәхесенә, әйтик, галимә, Тукай кебек үк, аны формалаштыруда катнашкан бик күп факторларны анализлап якын килә. Нәтиҗәдә, әдипнең үзенең дә, гаиләсенең дә тулы культурологик рәсеме хасил була. Галимә фикеренчә, Ф.Әмирханның төп идеалы озак гомерләр дәвамында феодаль торгынлыкта яшәгән татар кешесен «хакыйкый европеец», абруйлы репутациягә ия шәхес итеп тәрбияләү була. Иҗатын исә шушы максатка буйсынган, ХХ йөз башы татар яңарышы хәрәкәтенең асыл сыйфатларын аеруча калку гәүдәләндергән дип саный. Язучының «Урталыкта» романына, «Тигезсезләр» психологик драмасына, «Фәтхулла хәзрәт» повестена яңача якын килүдә яки аның иҗатында романтизм методының әйдәп баруын билгеләүдә, «Хәят»ның саф романтизм үрнәге булуын дәлилләүдә, әдипнең модернизм юлында эзләнүләре чагылыш тапкан әсәрләренә («Татар кызы» һ.б.) мөнәсәбәттә дә Р.К.Ганиева хәлиткеч сүзне-бәяне әйтә. Шул рәвешле, ХХ йөз башы татар әдәбиятының төп юнәлешләрен, тенденцияләрен, таҗ әсәрләрен ачыклау ягыннан бүгенге әдәбият белеме фәнендә галимә тәкъдим иткән концепция урнашкан, яши һәм үстерелә дә.

Һәм бу концепция татар әдәбият белемен үстерүдә катнашып кына калмый, бәлки, гомумән, тюркология, төрки дөньяны өйрәнү масштабларына чыгып китә. Мәсәлән, галимәнең «Традиции Восточного Ренессанса в тюркских литературах Средневековья и Нового времени» (Казань: изд-во «Фән» АН РТ, 2014. – 272 с.) китабына туплап бирелгән гыйльми хезмәтләре арасында чуваш шагыйре Михаиль Сеспель һәм татар романтизм шигъриятенә, азәрбайҗан һәм татар әдәбиятларында Әфләтун мәхәббәте концепциясенә, азәрбайҗан шагыйре Мирза Шәфи Вазих иҗатына, Абай иҗатында яңарыш традицияләренә, төрекмән классигы Мәхтүмколый һәм Мәүла Колый иҗатларында дини-мистик мотивларга, Мулла Панах Вагыйф лирикасына багышланганнары да бар. ХХ гасыр башы төрки әдәбиятларда иҗат методлары мәсьәләсенә махсус тукталып, шактый сандагы әдәби әсәрләрне өйрәнеп, галимә күп халыклар әдәбияты үрнәкләренең бер уртак олы юлга кушылган сукмаклар булуын ассызыклый.

Р.К.Ганиева – татар әдәбияты белемендә милли әдәбиятыбызның меңьеллык тарихын иҗат методлары, яңа күренешләр ягыннан колачлап, тулы бер күзаллау булдырган галимә. Реализм, романтизм, модернизм, хәтта постмодернизм юнәлешләре, аларның төрле агымнары, үзара мөнәсәбәтләре, кайсы язучылар иҗатларында, әсәрләрендә башлап күренүе, кайсы иҗатчылар тарафыннан үстерелүе мәсьәләләрендә, аның хезмәтләре юл ярып барды. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Камал кебек классик язучылар иҗатлары мисалында яңа алымнарның милли әдәбиятыбызны баетуы, аның үсеш күрсәткечләреннән берсе булуы, татар әдәбиятының гареб һәм шәрык мәдәнияте хасиятләрен бер үремтәдә файдалану сыйфатлары аның хезмәтләрендә күп кенә мисалларда ачыклана һәм әдәби анализ үрнәкләрендә дәлилләнә.

Р.К.Ганиева – үз фәнни тикшеренүләре юнәлешендә – шәрык мәдәниятендә яңарыш хәрәкәте, әдәбиятта иҗат методлары, яңа күренешләр һәм әдәбиятара багланышлар өлкәсендә үз фәнни мәктәбен булдырган остаз. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән докторлык һәм кандидатлык диссертацияләренең тематик киңлеге генә дә галимәнең никадәр колачлы тикшеренүләр алып баруы турында сөйли. Алар арасында урта гасыр татар әдәбиятында ислам фәлсәфәсенең чагылышы да, ХХ йөз башы татар әдәбият белемендә гарәп әдәбияты мәсьәләләре дә, Г.Тукай иҗатында дини мотивларны өйрәнү дә, Г.Исхакый, Х.Кайбышев, Г.Ибраһимов, Ф.Туйкин, С.Сүнчәләй һ.б. күп авторлар мирасы да бар. Ул укучылары белән бергәләп моңа кадәр өйрәнелмәгән катлаулы темаларга алынырга ярата, шул материалда яңа күзәтүләр ясап, шулай ук киләчәккә эшләү юллары сызып, аларны уңышлы башкарып та чыгалар.

Гомерен фәнгә багышлаган Резеда Кадыйр кызының, милләткә хезмәт итүне алга куеп, үзенең тикшеренүләр объектларын тирәнтен белеп һәм яратып эшләве күпсанлы ачышларга, гыйльми табышларга, казанышларга китерә. Ул алып барган тикшеренүләр мәйданы гаять киң, масштаблы булып, әдәбият белемендә генә түгел, мәдәниятләр тарихында да концептуаль, алга таба үстереләчәк зур фикер-тәгълиматлар таләп итүен, галимәнең үзенең исә фидакарьләрчә фән дөньясында янып яшәве белән башкаларны да үзенә җәлеп итү, ияртү, илһамландыру сәләтен, коллегаларының уңышларына ихластан куана белүен, укучыларына һәм фикердәшләренә теләсә кайсы ситуациядә ярдәмгә килергә әзер икәнлеген аңа хас сыйфатлар буларак аерып күрсәтергә кирәк.

Фәндә генә түгел, тормышта да киң күңелле, кунакчыл, ярдәмчел шәхес ул. Аспирантлары өчен генә түгел, диплом, курс эшләре әзерләүче студентлар өчен дә Резеда Кадыйровна һәм Зөфәр Зәйниевичларның ишеге һәрвакыт ачык булу, тәмле өчпочмак һәм пәрәмәчләр өстәлгә куелу хакында әдәбият фәне белән шөгыльләнүче һәркем белә: яки бу кунакчыл гаиләдә булган, яки шул хакта сөйләүләрне күп тапкырлар ишеткән. Әлеге ике зур галимне, Резеда апа белән Зөфәр абыйны, аларның фәндә яулаган биеклекләрен аерып карау да дөрес үк булмас иде. Көчле текстолог, тукайчы-галим Зөфәр Зәйниевич фәндә дә, тормышта да Резеда Кадыйровнаның таянычы да, фикердәше дә. Чын галимнәр, милләтебезнең асыл затлары гаиләсендә үскән уллары Булатның дөнья фәнендә уңышлары да Татарстанда мәгълүм, югары бәяләнә.

Бүгенге матур юбилей көннәрендә Татарстан фәнни җәмәгатьчелеге исеменнән Резеда Кадыйровнага сәламәтлек, күңел көрлеге, яңа сөенечләр һәм фәнни ачышлар телибез.

 

"КУ" 11, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: