Гаделлекне маяк иткән әдип. (Фоат Садриевка 80 яшь).

Фоат Садриев 1970 еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр укучыларыбызны реалистик әсәрләре белән куандыра. Ул әдәбиятка драма һәм комедияләре белән килеп керсә, алга таба проза өлкәсендә аеруча уңышка ирешә. Социалистик реализм
рухында иҗат ителгән беренче хикәяләрендә үк замандашының күңел тибрәнешләрен җәмгыятьтәге каршылыкларга мөнәсәбәттә сурәтли («Гадәти иртә», «Авыш басу икмәге»). Юмористик хикәяләренең күбесе («Ак эт бәласе кара эткә», «Мин ничек
шигырь яза башладым», «Җан авазы», «Дөрес некролог» һ.б) оппозицион характерда булуы язучының иҗат принцибын билгели.
1980 еллар уртасыннан башлап, илдәге сәяси үзгәрешләр белән бәйле, әдәбиятта иҗтимагый аңы үскән, гражданлык тойгылары югары булган геройлар сурәтләнә башлый. Ф.Садриевның җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән беренче күләмле
әсәре – «Шаһзаманов эше» (1987) повестенда да игенченең җиргә мөнәсәбәте аша социалистик җәмгыятьнең соңгы этабында барган үзгәрешләр күрсәтелә.
Ф.Садриев иҗатында заман проблемаларын киң фәлсәфи планда яктыртуга омтылыш та көчәя бара. Фәлсәфилек халыкчанлыгы, һәркемне борчый торган мәсьәләләргә юнәлдерелүе, ил гаме белән үрелеп бирелүе ягыннан тормышчан. Шуңа язучының әсәрләренә әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр генә түгел, киң катлам укучылар да битараф калмый: бәя-мөнәсәбәтләрен матбугат битләрендә чагылдыра киләләр. «Таң җиле» (1992) арада игътибарны иң күп җәлеп иткән роман булып чыга.
1993 ел дәвамында «Казан утлары» журналы әлеге әсәр белән бәйле «Безнең тормыш. Безнең әдәбият» дигән темага зур сөйләшү дә алып бара. Роман татар әдәби барышында югары бәя ала: «Чор әдәбиятының энҗе бөртеге булган әлеге роман сайланган теманың һәм күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге белән дә, әдәби эшләнеше һәм тәэсир көче буенча да, авторның образлар тудыру осталыгы ягыннан да аерым урын тота»1 .
Ф.Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» (1991-2005) роман-трилогиясе дә укучыитарафыннан яратып кабул ителә һәм шулай ук тәнкыйть, әдәби җәмәгатьчелек аны да татар прозасының казанышы буларак бәяли. Әлеге әсәрнең уңышы берничә фактор белән билгеләнә. Беренчедән, 1990 елларда әдәбият төрле юнәлешләр, алымнар белән байый, шулай ук тематик яктан да үзгәрешләр кичерә. Совет чорында өнәлмәгән ирреаль дөнья сурәтенә, шартлы-метафорик тасвирга нигезләнгән әдәби әсәрләр күбәеп китү сәбәпле, татар укучысы реалистик юнәлештәге прозага күпмедер ихтыяҗ кичерә. Икенчедән, иҗтимагый проблемаларны киң планда иңләгән, кешенең рухи дөньясын тышкы тирәлек белән тыгыз бәйләнештә сурәтләгән киң панорамалы әсәрләр безнең әдәбиятта сирәк туа, ә 1970 еллардан алып, бүгенге көнгә кадәрге чорны тарихи- сәяси яссылыкта яктырткан зур күләмле әсәрләр исә бөтенләй юк дәрәҗәсендә була. Өченчедән, әсәр тарихи характерда булса да, укучының замандашлары турында,
җәмгыятьтәге рухи тетрәнүләр, социаль-иҗтимагый үзгәрешләр аңа яхшы таныш, ул үзе үк – аларның шаһиты.
Әсәр үзәгендә гаделлекне яшәү маягы иткән намуслы, саф күңелле Ирек исемле ир-егет тора. Язучы аның яшьлек елларыннан алып, ир уртасы чорына кадәрге тормышын сурәтли һәм шуңа нисбәтле бик күп геройларның язмышларын ача. Романда җитәкчелекнең Үзәк Комитеттан башлап, гади колхоз рәисенә кадәр икейөзлелеккә, ялганга, ялагайлыкка нигезләнгән идарә итү ысуллары төрле вакыйгаларда ачыла. Партиянең һәм коммунистларның хаклыгына ихластан ышанып, партиягә кергән
Ирекнең ни иҗатка, ни шәхси тормышына вакыты калмый башлагач, карашлары үзгәрә, тора-бара ул үзенең партия өчен бер шөреп кенә булуын, инде бу ятьмәдән чыга алмаячагын аңлый.
Читләтеп әйтү, киная, аллегорияләр романда мул кулланыла. Арсланов, Шәвәлиев, Нәҗмиев, Чукаева фамилияләрен автор геройларның тормыштагы урыннарына, яшәү рәвешләренә туры китереп сайласа, Ирек исеменә капма-каршы мәгънә сала. Хокуклары тапталмаган, рухи азатлыгы чикләнмәгән илдә генә кеше бәхетле була ала. Ирек образында исеменең киресе раслана. Мәскәүгә бер еллык театраль курсларга язучылар берлегеннән юллама булса да, укырга китәргә рөхсәт бирмиләр,
инде киткәч тә, аны партия органнары аша кире кайтартып, партиядән һәм эшеннән чыгаралар. Хатынының хыянәт итүе дә беленгәч, Ирекнең рухи кризис чоры башлана: ул эчкечелеккә бирелә. Әсәрдә аның үз-үзе белән көрәш дәвере артык озынга китеп, кабатланулары белән укучыны ялыктыра башлый. Әмма бу урында шуны да әйтергә кирәк: татар әдәбиятында эчүгә бирелгән геройның рухи халәтен аңлап, моны тирәлек, мохит, заман, шәхси факторлар белән бәйлелектә бөтен нечкәлекләрендә тасвирлаган
әсәр юк иде әле. Геройның ихтыяр көче сыналу матурлык һәм ямьсезлек, югарылык һәм түбәнлек көрәше булып, гаять киеренке психологик моментларда күрсәтелә. Күпчелек классик әсәрләрдәге сыман, монда да, коткаручы – хатын-кыз: эчкечелек сазлыгыннан Ирекне яшьлек мәхәббәте Зәнфирә тартып ала.
Әсәр партия аппаратын тәнкыйтьләүгә генә корылмаган, анда власть һәм кеше мөнәсәбәте, гомумән, киң планда алына. Беренче, икенче китапларда ул партия белән бәйле каралса, өченчесендә партия таркалганнан соңгы дәвер башлана. Язучы җитәкче
кешенең психологиясен ачарга омтыла: «Аның уйларында, хис-кичерешләрендә, башында һәм йөрәгендә җир, техника, машиналар, мал-туар, фермалар, гектарлар, тонналар, меңнәр, миллионнар... Ул – йөрәкле роботның бер төре. Тиешлене генә
белә, шул тиешне чынга әверелдерү өчен көненә мең төрле маска кия». Теләсә нинди хакимият кеше шәхесен җимерүче, аның кешелек сыйфатларын бетереп, машина-робот хәленә китерүче көч буларак күрсәтелә.
Романда башка геройларны куркытып, укучы күңеленә шом салып торучы бер персонаж бар. Ул – Миңзаһитның гаиләдә тиешле тәрбия күрмәгән, балачактан ук узынып үсеп, Мәскәү криминалына килеп эләккән улы Рашат. Язучы тормышны киң планда сурәтләү максатында укучыны төрле катлам кешеләре белән очраштыра
һәм бу очракта Рашат җинаятьчел төркемнең бер вәкиле буларак бирелә. Автор аның авызыннан чыккан аңлашылыр-аңлашылмас сүзләре аша кешелеккә янаган куркынычны сиздерә.
«Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе, әлбәттә, прозаикның чираттагы уңышы, киң колачлы эпик жанр мөмкинлекләрен үзләштерүдәге яңа бер иҗади казанышы»2. Әдәби җәмәгатьчелек хаклы рәвештә романның озынга китүен, вакыйгаларны тыгызлау мөмкинлеге булуын билгеләп үтсә дә, бу әсәрнең әһәмиятен һич киметми.
Кеше һәм туган җир бәйләнеше фикер-идея катламы рәвешендә Ф.Садриев иҗатында әсәрдән-әсәргә кабатланып килә, җиргә, табигатькә мөнәсәбәт кешенең кешелеген билгеләүче критерий дәрәҗәсенә җиткерелә. «Авыш басу икмәге», «Шаһзаманов эше» кебек әсәрләрдә бу иҗтимагый нигездә каралса, «Көлми торган
кеше» повестенда гаилә мөнәсәбәтләре яссылыгында сурәтләнә. Улы хакына хатыны хыянәтенә түзеп яшәргә мәҗбүр булган Газизҗан, шәһәрдә мәхәббәтен табып, анда китү мөмкинлеге тууга карамастан, авылда кала. Сәбәп малаенда гына түгел, билгеле
(инде ул да балигъ яшендә), гомере буе тракторчы булып эшләгән ирне җир белән бәйләүче әйтеп-аңлатып булмый торган җепләр бар икән! Автор моны турыдын-туры язмый, Газизҗанның табигатькә карата үтә нечкә тойгылары, хис-кичерешләре аша
ирешә.
Соңгы еллар татар әдәбиятында авыл темасы шактый яктыртылса да, ул күбрәк милли-әхлакый, тарихи яки экологик якларны күздә тота. Авыл кешесенең күңел дөньясын хезмәтенә бәйле ачу совет чорында калган кебек иде. Ф.Садриев хикәя-
повестьлары нәкъ менә гади хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү традициясен дәвам итүе белән дә әһәмиятле.
Кешенең яшәү мәгънәсе, бәхете – Ф.Садриев әсәрдән-әсәргә үстереп килгән темаларның берсе. Соңгы еллар иҗатына караган «Кышкы яшен» (2017) повестенда язучы сыйныфташ булган өч ир-атның өч төрле язмышын, өч төрле яшәү рәвешен бәян итә һәм бу очракта геройларын, һөнәрләренең әһәмиятенә карап, капма-каршы якларга аера: спортның бокс төре буенча Россия һәм дөньякүләм уңышларга ирешкән Зиннур, туган авылында мал табибы булып эшләүче Арслан һәм эшмәкәр Сәүбән.
«Алмалы күлгә китү» (2019) дә авторның башка проза әсәрләре кебек күп катламлы: анда шулай ук гадел җитәкче концепциясе, тел, милләт, кешелек алдында бурыч мәсьәләләре күтәрелә. Әлеге кыска повестьның үзенчәлеге шунда: анда мәгънә катламнары бер-берсен үз эченә алган кысалар рәвешендә бирелә. Үзәктә – ата белән кыз мөнәсәбәте. Хатыны үлгәч, ялгыз калган һәм ике мәртәбә инфаркт кичергән Юнысны кызы Хәния үз йортына алып килә. Гомере буе җитәкче булып эшләгән ирнең картлык көнендә кызы боерыкларына буйсынып яшисе килми. Дөрес, Хәния
боларны барысын да әтисенең сәламәтлеген кайгыртудан эшли. Әмма Юныс акылы белән аңласа да, күңеленнән килешмичә, авылга кайтып китә. Аңа сихәтне дарулар да, төгәл режимга салынган көндәлек яшәү тәртибе дә түгел, ә туган җир туфрагы,
балачагы үткән ямьле болыннар, Алмалы күлнең шифалы һавасы бирә.
Алдагы катлам – хатын-кыз эмансипациясе мәсьәләсе. Ф.Садриев моңарчы хатын- кызның ире белән идарә итүен сатирик планда сурәтләп килсә, бу әсәрендә проблема дәрәҗәсенә үстерә.
Повестьның төп мәгънәви катламы Юныс һәм сугыштан кайтмаган әтисе арасындагы мөнәсәбәттә ачыклана. Язучы Кешене үткән белән киләчәкне ялгап торучы итеп бирә, аның кешелек алдында бурычы, шәхес бәхете мәсьәләсенә игътибар бирә. Әтисе сугышка кадәр утырткан алма бакчасы – бәхет бакчасы – киләчәге бәхетле
булырга тиешле ил. Әмма ул бакча корыган. Шулай да язучы бакчаның кабат яшәрәсенә өмет бирә: кечкенә Самат, алмасын сатып, табыш алуны күздә тотса да (заманга бәйле дөньяга караш үзгәрү), алмагач утыртырга вәгъдә бирә.
Юнысның төзү оешмасы җитәкчесе булып эшләвендә дә мәгънә бар: шәһәр коручы – ил коручы. Ир олыгайган көнендә кешеләрнең үз йортлары булса да (матди байлык) һәм тынычлыкта яшәсә дә (Кариб кризисы вакыйгасы), әле тулы бәхеткә ирешмәвен
аңлый.
Ф.Садриев иҗатының башлангыч чорыннан ук юморны үз итә. Аны укучының күңеленә үтеп керерлек сүзләр таба белүче оста психолог дияргә мөмкин: кызганыч ситуация булса, ул елата, җитди фәлсәфи әсәр булса, тормыш-яшәеш турында уйландыра, көлкеле хәл турында язса, укучыны рәхәтләнеп көлдерә. «Чебен»,
«Капитуляция», «Гыйбрәт», «Тормышның кендеге», «Гел сине генә уйлыйм», «Катык» кебек кечкенә юмористик хикәяләрендә ул тормыш-көнкүрештәге төрле кызыклы ситуацияләрне тасвирлый. «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән» повестьлары исә сатирик җанрда. Мәзәкчән вакыйгалар сурәтләп, укучыны көлдерсә дә, аларда заман проблемалары калкытыла.
Ф.Садриев иҗтимагый тигезсезлекне кеше бәхетенә каршы күренеш буларак бәяли. «Печән» хикәясендә бу авыл кешесенең табигатькә бәйле яшәү рәвеше, җитәкчеләрнең җавапсызлыгы, крестьянның мәшәкатьле тормышы аша тасвирланса, «Ишек» әсәрендә төп геройның кичерешләрендә, Матурлык һәм Ямьсезлек каршылыгында чагылыш таба. «Ялгышны төзәтү» хикәясе – заман чиновнигы психологиясен ачкан уңышлы әсәрләрнең берсе. «Гөлчәчәк» хикәясендә язучы укытучы һөнәренә ия булган кешене
ана дәрәҗәсенә күтәрә (бу очракта хәтта өстенрәк тә куя).
Ф.Садриевның әдәби иҗатка драматургиядән килүен әйткән идек. «Әхти, егетләр», «Җәмиләнең җенләнүе», «Кондырлы кодачасы», «Аяз көнне яшен», «Эһем, эһем, дигәчтен», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» кебек күпсанлы комедияләрдә шаян-җор авыл яшьләренең маҗаралы кызык хәлләргә таруы сурәтләнә. Драматург саранлык, азгынлык, ялкаулык, наданлык, малга кызыгу кебек сыйфатлардан көлә, мәзәкчән ситуацияләрне халыкчан юмор белән тасвирлый. Әмма шунысын да билгеләргә
кирәк: тамашачыны көлдерергә тырышу белән мавыгып, урыны белән сәхнә әдәбенә ярашып бетмәгән диалоглар, күренешләр куллану кайбер комедияләрнең дәрәҗәсен төшерүгә китерә.
Ф.Садриев балалар өчен дә проза әсәрләре яза. Хикәяләрендә дуслык, батырлык хисләре аңлатыла, тырышлык, хезмәт ярату мактала, балалар белән булган кызыклы ситуацияләр юмор белән сурәтләнә. Фотога төшүне каядыр төшү дип белгән Фәрит («Тәҗрибә»), «Авызыннан саескан очыра» гыйбарәсен туры мәгънәсендә аңлаган Заһит («Юкка көттеләр»), алабута урынына әрем җыеп кайткан Әлфия («Белемле әби»), тизрәк үсәргә теләп, яңа костюмы белән су коенган Таһир («Үсәм») һ.б. – укучы яратып кабул иткән нәни геройлар.
Ф.Садриевның прозасында игътибарсыз калдырырга мөмкин булмаган кызыклы гына тасвир чарасы бар. Ул да булса – герой кичерешләрен сурәтләгәндә исләрне файдалану. Укучының аң төпкеленә тәэсир итү максатында кайсы язучы төсләргә, кайсы тавышка, кайсы исләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мисал өчен, Н.Л. Зыховская «Сүз сәнгатенең ольфакториясе: проблеманың хәзерге торышы»3 мәкаләсендә рус әдәбиятында исләрне чагылдыруны өйрәнүгә багышланган хезмәтләргә күзәтү ясый,
әлеге күренешнең һәр сәнгати дөньяның уникальлеген күрсәтүче дәлил булуы турында яза. Ф.Садриевта ольфактор (ис аша сурәтләнгән) мотивлар күбрәк табигать, туган җир белән бәйле бирелә. Болар – язгы бөре, шомырт чәчәге, җиләк, печән, җир, туфрак, көз, иген, арыш, яңа пешеп чыккан икмәк, яңгыр һ.б. исләр. Шулай ук әсәрләрендә кар, яшен, кояш, хәтта таң исе дә очрый. Иснең әдәби әсәрдә бирелеше ул – язучы белән укучы хәтере арасына салынган күпер. Тоеп була торган һәркемгә таныш икмәк,
яңгыр, җиләк исләрен хәтердә яңартырга мөмкин, ә менә абстракт төшенчәләрне дә ис белән бирү тагы да кызыклырак.
Йомгаклап әйткәндә, Ф.Садриев – халык белән тыгыз элемтәдә яшәп иҗат итүче әдип. Ул авыл халкының рухи-мәдәни яшәешенә аерым игътибар бирә, татар тормышын бизәкләп, матур сыйфатларын калкуландырып сурәтли, милли яшәешнең
нигезен авылда – табигый яшәү рәвешендә таба. Аның әсәрләрендә һәркемне борчыган мәсьәләләр күтәрелсә дә, үзәккә – Кеше, аның бәхете куела. Бәхет исә, язучы фикеренчә, рухи һәм матди бөтенлек, гармония, шәхес ирегендә. Әлеге концептуаль
караш язучының фәлсәфи-психологик стиле, катлаулы характерлар итеп тасвирланган геройлары, беркемне кабатламаган образлы теле, зәвыклы сурәт алымнары аша
укучыга җиткерелә.

1 Заһидуллина Д. Таң җилләре кебек // Яңа дулкында (1980–2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм
яңачалык). – Казан: Мәгариф, 2006. – 11 б.

2 Вәли-Барҗылы М. Намуслы кешеләр // Мәйдан.– 2011.– № 3.– 93 б.

3 Зыховская Н.Л. Ольфакторий художественной словесности: современное состояние проблемы //
Вестник Волжского университета им. В.Н. Татищева // Интернет ресурс: https://cyberleninka.ru/article/n/
olfaktoriy-hudozhestvennoy-slovesnosti-sovremennoe-sostoyanie-problemy/viewer Мөрәҗәгать итү вакыты:
27.05.2020.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: Язучы- прозаик

Фоат Садриев сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: