Фидакяр остаз
Күп еллар буе миңа республикабыздагы бердәнбер Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, әдәби тәрҗемәче, язучы Кыям абый Миңлебаев белән бергә эшләү насыйп булды...
Күп еллар буе миңа республикабыздагы бердәнбер Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, әдәби тәрҗемәче, язучы Кыям абый Миңлебаев белән бергә эшләү насыйп булды. Яңа гына студент еллары белән хушлашкан кыз балага, очраклы гына, шундый иҗади, талантлы затларны туплаган коллективка эләгү зур бәхет иде.
Сүзем Кыям абый турында булса да, аның белән бергә хезмәт иткән мөхәррир-тәрҗемәчеләрне искә алмасам дөрес булмас, чөнки алар бер иҗат командасы булып эшләделәр. Әлеге легендар шәхесләр – Кыям Миңлебаев, Рәис Даутов, Яхъя Халитов, Таһир Нурмөхәммәтов, Лирон Хәмидуллин, Адлер Тимергалин, Фәния Гайнанова, Рим Ширияздановлар җаны-тәне белән иҗатка бирелгән, алга олы максат куеп эшли, кешедә кешене күрә белгән остазлар булдылар.
Алар – Казан дәүләт университетын тәмамлаган сабакташлар, узган гасырның кырыгынчы-илленче елларында Татарстан китап нәшриятына эшкә киләләр. Кыям абый исә университеттан соң Сарман район үзәге урта мәктәбендә ике ел рус теле һәм әдәбияты мөгаллиме булып эшләгәч, 1955 елда гаиләсе белән Казанга кайтып, нәшриятка эшкә урнаша. Монда ул үзенең иҗади сәләтен күрсәткән каләм осталарының берсе була. Ана телен саклап калу кебек изге эшкә көчен дә, вакытын да кызганмый.
Илле ел эчендә Кыям абый рус һәм дөнья классикасыннан 30 лап китапны, үзе әйтмешли, ана телебездә язып чыга. Алар арасында Л. Толстойның «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» повестьлары, «Казаклар»ы, Н. Носовның «Белмәмеш маҗаралары», «Белмәмешнең Кояшлыга сәяхәте», «Белмәмешнең Айга сәяхәте» әкият-повестьлары, А. Толстойның «Михнәтле заман» трилогиясе, «Аэлита», Э. Войничның «Кигәвен», В. Шишковның ике китаптан торган «Хәсрәт дәрьясы», Г. Гарсиа Маркесның «Ялгызлык», Ж. Амодоның «Габриэланың гыйшкы» романнары һәм башка бик күп авторларның әсәрләре бар. Әлеге камиллек үрнәге булган тәрҗемәләрендә Кыям абый ана теленең бар байлыгын, матурлыгын, аһәңен тасвирлауга ирешә. Аеруча «Хәсрәт дәрьясы»ның дөнья күрүе татар теленә әдәби тәрҗемәдә бер «шартлау» тудыра. Моңарчы яшәп килгән сүзгә-сүз аударып чыгуга әнә шул роман киртә куя һәм ничек эшләргә кирәген өйрәтә. Гомумән, алда әйтеп үтелгән тәрҗемәчеләр, иҗади теләктәшлек нәтиҗәсендә, бер-берсе белән ярыша-ярыша берсеннән-берсе асылрак, мавыктыргычрак, йотлыгып укырдай тәрҗемә китаплары чыгара башлыйлар. Шулай итеп, нәшрият тарихында әлегә хәтле күрелмәгәнчә, моңарчы бу хезмәткә «җиңел» хезмәт итеп кенә караган язучыларны да шаккатырып, әдәби тәрҗемә Мәктәбе туа. Әдәби җәмәгатьчелектә бу чорлар әлеге өлкәдә «алтын чор» дип бәяләнә. Гадел, дусларча фикер алышулар нәтиҗәсендә утыз-кырык ел эчендә иҗат командасы татар әдәбиятын баетуга сизелерлек өлешен кертә.
Мин нәшриятка килгәндә, әдәби тәрҗемә эше гөрләп бара, аңа җитәкчелекнең, шул шәптән, олы җанлы директорыбыз Гарәф абый Шәрәфетдиновның да карашы бик уңай иде. Нәшриятның үзендә Кыям абый җитәкчелегендә оештырылган остаханә утырышларында тәрҗемә әсәрләрнең сыйфаты тикшерелә. Ничек тәрҗемә итәргә ярый? Ничек ярамый? - дигән сорауларга җаваплар табыла иде. Яшьләргә һәрчак хәерхаһ булган остазыбыз бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаган, оригиналга кыяр-кыймас кына тотынган, ләкин әлеге затлардан кызыгып, эшлим дип атлыгып торган безләргә бигрәк игътибарлы иде. Ничек шулай киң күңелле була алды икән ул абзый?! Ул безне сүз тәмен тоярга, "укучы ни әйтер?" дигән хөкемне онытмыйча, оригиналның рухына, эмоциональ кыйммәтенә, образлылыкка хилафлык китермичә, чын әдәби әсәр итеп яңгыратырга өйрәтте. Ни өчен «яңгыратырга» дип әйттем, чөнки ул: "Эшләгән өзекне кычкырып укып карагыз, шунда музыкальлекнең булу-булмавын тоярсыз," - дия иде. Аның сүзгә-сүз аударучыларга да, оригиналны үзләренчә ирекле үзгәртүчеләргә дә җен ачуы чыга иде.
Кыям абый әсәрләр сайлаганда бик таләпчән булды, күңеленә хуш килгән, нәфислеккә ирешкән китапларга гына тотына иде. Әүвәл «күзе төшкән» авторның бөтен иҗатын өйрәнә, аның биографиясенә һәм әсәрләренә кагылышлы мәкалә һәм китапларны эзли. «Акыллы атын мактар...» китабында (Татар. кит. нәшр., 2004) үзе язганча: «... (оригиналның) умырта сөяге бармы, композициясе тотрыклымы; каһарманнары миһербанлы-шәфкатьлеме; теле баймы, стиле төгәл итеп, җиренә җиткереп эшләнгәнме; гомумән автор камиллеккә ирешкәнме, укучыны әсәр тулаем ышандырамы? Әнә шундыйрак бәйләнчек һәм үҗәт сорауларның һәммәсенә кирәкле җавапны – күңелемә хуш килердәй, үземне иҗат эшенә дәртләндерердәй җавапны алдым укый торгач». (Сүз А. Толстойның «Хождение по мукам» трилогиясе турында.) Аның өчен тагын бер мөһим шарт – әдипнең гуманист булуы. Ул кешелеклелек, мәрхәмәтлелек белән сугарылган әсәрләргә генә алына. А. Толстой, В. Шишков, Г. Гарсиа Маркес, Ж. Амодоларны нәкъ менә шул сыйфатлары өчен сайлый.
Кыям абый кырык елга якын Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек итә, бер үк вакытта Казан университетында студент-филологларга тәрҗемә теориясен укыта һәм практик дәресләр алып бара, тәрҗемә теориясе буенча мәкаләләр яза, «Перевод – это искусство» дигән китабын нәшер итә. Ул гомер буе сәнгатькә, гомумән матурлыкка табынып яши. Яраткан сәнгатькярләрнең, кыл-каләм осталарының иҗатын анализлап, тәфсилләп йөзләп мәкалә, иҗат портретларын яза, каталог һәм альбомнар чыгара. Милли сынлы сәнгатебезнең аксакалы образын тасвирлап «Бакый» романын яза. Вафатына бер ел кала үзенең тагын бер гаҗәеп әсәрен – автобиографик рухтагы хатирә-истәлекләргә таянып язылган, тормышындагы гыйбрәтле хәл-вакыйгаларны, әти-әнисен, авылдашларын, гаиләсен, гомерлек дусларын һәм нәшрияттагы хезмәттәшләрен искиткеч якты, җылы итеп сурәтләгән «Акыллы атын мактар...» дигән романын нәшер итә. Бу әсәрендә Кыям абый үзе пенсиягәчә эшләгән, олысыннан алып кечесенә хәтле үзенә генә хас самими, ихлас соклану белән яраткан, ихтирам иткән Татарстан китап нәшриятының тату коллективы, һәм соңгы елларда хезмәт иткән (1997–2003) Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтындагы хезмәттәшләре белән хушлаша.
Быел Татарстан китап нәшриятының 100 ел тула. Ә мөхәррирләр, язучы-тәрҗемәчеләр Кыям абый Миңлебаев, Яхъя абый Халитов, Әнисә апа Ибраһимова, Фәния апа Гайнанова, журналист, матбугат, 1973–1987 елларда Татарстан китап нәшрият директоры Гарәф абый Шәрәфетдиновларның тууына - 90 ел.
Кыям абый һәм аның каләмдәшләре Татарстан китап нәшриятының йөзен билгеләүче якты йолдызлар булдылар. Гомерләре буе татар укучысына хезмәт итеп, ана теле сагында тордылар. Үз кыйблаларына хыянәт итмичә янып яшәгән һәм эшләгән мондый фидакярләрнең гүзәл тәрҗемә үрнәкләрен онытырга бүгенге укучының хакы юк. Шуңа күрә нәшриятның хәзерге җитәкчелеге аларның – элеккеге буынның да иҗатына игътибарлырак булсын иде дигән теләктә калам.
Люция Гыйззәтуллина
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев