Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Фәнне галимнәр үстерә: Илида Бәшировага 80 яшь

Университетны уңышлы тәмамлагач, И.Бәширова 1960-1963 елларда Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Бакай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Илида Басыйр кызы Бәширова 1938 елның 23 ноябрендә Оренбург өлкәсе Матвеевка районы Иске Әшер авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1956 елда Оренбург өлкәсе Шарлык районы Яңа Муса авылында унъеллык урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар бүлегенә укырга керә.

Әдәбияттан беренче лекциядә Хатыйп Госман, хискә бирелеп, Йосыф кыйссасы турында сөйли башлагач, әле генә авылдан зур калага килгән кыз аптырап кала. Аның Галимә әбисе һәр җомга көн, ак яулыгын бөркәнеп, өеп куйган мендәрләргә сөялеп, әлеге кыйссаны укыганда: «Абыйлары Йосыфны коега салганнар бит», – дип елый торган була. Баксаң, әлеге әсәрне өйрәнү бик җитди фәнни эш санала икән.

Университетта татар теле һәм әдәбияты белән бергә рус теле һәм әдәбияты, диалектик материализм, политэкономия, фәлсәфә тарихы, гарәп теле, иске татар теле, чит тел һ.б. фәннәрдән тирәнтен белем бирелә. Татар теле һәм әдәбиятының төрле тармакларын киләчәктә зур галим булып танылачак Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Хәмит Ярми, Мирфатыйх Зәкиев, Диләрә Тумашева, гарәп телен Мирза Мәхмүтов, политэкономиядән Мансур Абдрахманов кебек шәхесләр укыта. Студент халкы менә шушы кешеләр ярдәме белән милли тел, милли горурлык, талант һәм тырышлык дигән төшенчәләрне аңларга, әйтәсе килгән фикерләрен фәнни итеп язып бирергә, әйтә белергә өйрәнә.

Төркемдәшләренең барысы да диярлек сугыш чорыннан соң яңа тернәкләнеп килгән Казан төбәге татар авылларыннан. Кием-салым, ашау-эчү бөтенесенеке дә бер чама. Стипендиягә яшисе. Студентларның барысы да тырышып укырга кирәклекне яхшы аңлый, иртән сәгать сигездә лекцияләр башлана, кичке унда китапханә ябыла. Илида барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерә, төркемдәшләре белән дус-тату яши. Төрле темага караган фикер алышуларда катнашырга да вакыт табыла. Менә Г.Ахунов дигән яшь авторның «Яшьлек яме» повесте, менә Н.Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» әсәре басылган, төрле курс студенетлары белән зур залда кызу бәхәс бара. Ике курс алда укыган Фәрваз Миңнуллин: «Кызлар алар минем кебек акыллыларны яратмый, аларга бушкуык матурлар кирәк», – дип, әдәби герой һәм прототип турындагы фикерләрне куерта, җитди сөйләшү бара... Татар хорына йөрү мәҗбүри куелган. Рәшидә апа Җиһаншина җитәкчелегендә драма түгәрәге гөрләп эшли, Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасы сәхнәләштерелә. Үзе дә Оренбург өлкәсеннән булган Рим Кәримов Муса ролен дәртләнеп башкара. Якташы Илиданең туган көненә Муса Җәлилнең өч томлыгын бүләк иткәндә, шагыйрь стиленә туры китереп: «...Гомерең юлы мәңге онытылмаслык / Яхшы китап кебек язылсын. / Синең арттан килгән буын өчен / Адаштырмас эзләр салынсын...» дигән теләген җиткерә (1959 ел, 21 ноябрь). Театрларда бара торган барлык спектакльләргә төркемнәре белән йөриләр. Тукай клубында эзлекле рәвештә үткәрелгән җыелышларның берсе дә калмый. Анда Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Фатих Хөсни, Шәйхи Маннур, Габдрахман Әпсәләмов кебек тере классиклар чыгыш ясый. Алар белән янәшә үк Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Әхсән Баянов, Илдар Юзеев һ.б. килә. Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар оялып кына сәхнәгә аяк баса. Группаның иң чибәре – Нәкыя туташ – Аяз Гыйләҗев белән тормыш корып җибәрә. Хәзер аңа барысы да «Нәкыя ханым» дип кенә эндәшә. Студент яшьләр заман рухында тәрбияләнә. Алдагы эшчәнлегенә түл җыя. Төркемдәшләрнең күбесе татар халкының мәгълүм шәхесләре буларак таныла: Гарәбстанда укып-эшләп кайткан Илдар Әүхәдиев – гарәп теле белгече; Рим Кәримов – Татарстан Радио комитеты дикторы; Тәлгат Галиуллин – профессор, ректор, декан вазифаларын башкаручы, язучы һәм тәнкыйтьче; Фәрит Йосыпов – мәшһүр диалектолог-профессор, төрек теле белгече; Нәкыя Гыйләҗева – Казан шәһәрендә танылган татар теле укытучысы, өч улын үстереп, халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең алты томлык әсәрләрен туплап бастыручы; Алинә Зәкиева – таләпчән авыл советы рәисе; Равил Сәйфетдинов – шагыйрь, укытучы, дин белгече; Әнвәр Мөхәммәтҗанов (җырчы Сәйдәнең бабасы) – туган авылында хөрмәтле укытучы. Галия, Рәгъдә, Рәхимә, Римма, Руфинә, Гөлниса, Раинә, Гөлфия, Илсөяр, Роза һ.б. кызлар киләчәктә үзләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Кызганычка каршы, сугыш чоры балалары булуы үзен сиздерә, күбесе тормыштан шактый иртә китеп бара.

Университетны уңышлы тәмамлагач, И.Бәширова 1960-1963 елларда Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Бакай авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1963-1966 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында белемен камилләштерә.

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген булачак галим Институтта яңа юнәлеш буларак билгеләнгән татар әдәби теле стилистикасына караган мәсьәләләрне өйрәнүдән башлый. Фәнни җитәкче итеп билгеләнгән Хәлиф Курбатов беренче аспирантына, үзе дә әле яңа гына кызыксынып эшли башлаган, рус филологиясендә кызу бәхәсләр тудырган «Матур әдәбият стиле» темасын тәкъдим итә. «Поэзияне яратасыңмы? Халык җырларын туплыйсыңмы?» – дип сорый җитәкче. «Юк, – дип җавап бирә кыз. – Халык җырларын миннән башка да җыючылар бар. Мин прозаны яратам». «Ярар», – ди җитәкче. – Менә дирекциядә сөйләштек, «Татар поэзиясендә сүз-сурәт» дигән теманы эшләргә кирәк булачак. Бездә Кол Галидән алып Роберт Миңнуллинга кадәр язылган поэзия әсәрләре бар. Тирән суга кермичә, йөзәргә өйрәнү мөмкин түгел, әйдә, йөз, тикшер. Бик актуаль тема. Фикер алышу бара. Ул французларда, немецларда эшләнә башлаган. Шул телләрне өйрәнергә кирәк булыр, Шарль Баллиның хезмәтләрен укы», – дип, фәнни җитәкче үзенең фатихасын бирә. Кандидатлык диссертациясе алты вариантта языла, җиденчесе яклауга куела (1971). Яклау вакытында Уфадан академик З.Ураксин, «Поэтик образлылык» (Өфе, 1979) монографиясенең авторы Ким Әхмәтйәновтан, җыр кебек яңгыратып җырларлык бәяләмәләр алына. Пермьнән рус стилистикасы өлкәсендә дан казанган М.Кожина үзенең хуплау сүзен җиткерә. Ә.Юлдашев һәм В.Хаков кебек фән докторлары хезмәтне оппонент буларак югары бәяли, бастырырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, «Сүз белән сурәт ясау» исеме астында аерым монография дөнья күрә (Татар.кит.нәшр., 1974, 175 б.). Китапта, кешеләрнең үзара сөйләшкәндә, бер-берсе белән аралашу коралы буларак файдаланылган тел берәмлекләренең, шагыйрь иҗатында укучыга сәнгатьле фикерне җиткерү өчен ничек итеп тасвирлау чарасына әверелү ысуллары тәфсилләп тикшерелә; теоретик яктан, сүзне сәнгатьле сөйләм берәмлеге буларак өйрәнүнең методикасы билгеләнә; гамәли планда, татар филологиясендә поэзиянең иң кечкенә берәмлеге булып санала торган, сүз-образ (сүз-сурәт) төшенчәсе кулланылышка керә. Алга таба, галимнең фәнни эшчәнлеге турында фикер әйтелә торган мәкаләләрне, «Сүзләрне энҗеләргә тиңләп...» (Ф.Юсупов, Мәгърифәт, 1998, 21 ноябрь), «Сүз-сурәтнең асылын ачучы» дип башлау гадәткә әйләнә (Д.Рамазанова, Мәдәни җомга, 2008, 28 ноябрь) һ.б.

1966 елдан И.Бәширова «Татар мәгърифәтче әдипләрнең индивидуаль стиле» дигән яңа тема буенча тикшерү алып бара. Чәчмә әсәрләрдә, тезмә әсәрләрдән аермалы буларак, сүз белән сурәт ясалганда, аерым сүзнең мәгънә эчтәлегенең нинди (конкрет яисә абстракт мәгънәле, эмоциональ яисә стилистик төсмерле һ.б.) булуына караганда, әдипнең вакыйга барышын ничек итеп хикәяләве көчлерәк тәэсир итүе ачыклана. Бу яктан килеп, һәр әдипнең үзенә хас язу осталыгы өйрәнелгәндә, берничә авторның иҗатын туплап карарга да мөмкинлек күренә. Авторның әлеге фикерләре, күләмле мәкаләләр булып, аерым җыентыкларда басыла (Герой. Стиль. Осталык, 1972; Метод, стиль, жанр, 1976). Әлеге эшчәнлекнең бер өлеше «Татар прозасында хикәяләү стиленең үсеше һәм аның әсәр теленә тәэсире» дип дөнья күрә (Татар.кит.нәшр., 1979, 96 б.). «Татар әдәбияты тарихы»н язганда, үз урынын ала (2 т., 1985, б.531-541). Хезмәттән аңлашылганча, соңгы йөз ел эчендә иҗат ителгән татар проза әсәрләренең телен тикшергәндә, бер хакыйкать ачыла: телнең сәнгать чарасына «күтәрелү» дәрәҗәсен әсәрнең хикәяләү традициясе һәм аның үсеш-үзгәреше билгели. Сюжетны алып баручы затның укучыга нинди мөнәсәбәттә куелуы, хикәяләү традициясе үсешенең нигезен тәшкил итә. Язучының иҗат үзенчәлеге шушы җирлектә ачыла. Бу юнәлештән караганда, татар мәгърифәтчеләре иҗаты ике төргә бүленә. Беренчесе, К.Насыйри, Ә.Уразаев-Кормаши, Г.Фәезханов әсәрләре кыйссаи әдәбият ысулында иҗат ителә. Әлеге төр хикәяләү төрки-татар телендәге «Кыйссасел-әнбия» (1310), «Нәһҗел-фәрадис» (1358) әсәрләреннән, «...пәйгамбәремез әйде», «...шәйех әйде» яисә «...риваять кыйлгучылар шу илә риваять кыйлурлар ки...» дип, гомум хакыйкатьне укучыга җиткерү максатыннан, авторның «кеше сүзен» сөйләп хикәяләве рәвешендә бара. Икенчесе төр хикәяләү М.Акъегет иҗаты белән башлана. Автор укучыга үзенең йөзен ачып, турыдан-туры аңа эндәшеп, реаль җанлы кеше буларак, әсәрендә сөйләнә торган хәлләрнең кайда, кайчан, ничек баруын тәгаенләп, алгы планга чыга, вакыйганы автор үз исеменнән «үз сөйләме» белән хикәяләп бара. Төрки-татар телендә 500 елдан артыграк дәвам итеп килгән хикәяләүнең ысулы яңартыла. Әлеге яңарыш, билгеле бер үзенчәлекләр белән баетылган хәлдә, З.Бигиев, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, Ш.Мөхәммәдов, З.Һади, М.Гафури кебек мәгърифәтче язучыларның иҗатында дәвам итә. Тулаем төрки дөньяда классик әдипләр булып танылачак Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камалның беренче әсәрләрендә, сөйләп бирү дәвам ителгәне хәлдә, Ф.Әмирхан белдергәнчә: «мин кәлимәсе мөхәррирнең үз фикерен күбрәк кертү» (1909) гамәленә, ягъни сөйләгәнгә караганда күбрәк фикер белдерелү, ягъни тасвирлап хикәяләүгә өстенлек бирелә бара. Сүзнең мәгънә эчтәлеге, билгеле бер әсәр өчен генә кирәк булган, өстәмә эстетик төсмер белән баетыла. Сүз сүз-сурәткә әверелә. «Уяну», «Буранда», «Хәят», «Яз башы» һ.б. чәчмә әсәрләрдә хикәяләүнең өченче төре классик әдипләр иҗаты белән башлануы билгеләнелә. Г.Исхакый мирасы туган иленә кире әйләнеп кайткач, әлеге юнәлешнең нәзарияте аның беренче хикәяләрендә үк: «...һәр язылган сүз үз вакыйгаларын тасвиры, авторның үз хәлләрен бәяны улмаз» , – дип, нигезләнгән булуы аңлашыла (1900, 1903). Хезмәт рецензентлар тарафыннан: «...китапта теориягә караган фикерләр, аңлатмалар хезмәтнең кыйммәтен күтәрәләр» (Ф.Газизова, Соц.Татарстан, 1980, 17 октябрь); «...книга И.Б.Башировой характеризуется системным анализом языка художественной литературы. Опыт этой работы может быть успешно использован в литературоведческих и языковедческих исследованиях на материале других тюркских языков, тем более, что тюркская проза имела многих общих черт в начальный период своего становления, а татарская проза конца ХIХ – начала ХХ века, как известно, оказала влияние на формирование жанра прозы в ряде других тюркских литератур. В этом плане работа И.Б.Башировой представляет интерес для всех тюркологов-филологов» (Ф.Сафиуллина. Сов.тюркология. – №5. – с.84-85); «...Небольшая монография И.Б.Башировой является первой обобщающей работой о языке художественной прозы» (М.З.Закиев, 1986, с.230), – дигән бәяләмәләр ала.

1981-1985 елларда И.Б.Бәширова, «Сәнгатьле күзаллау һәм аның тәгъбирләнеше» темасы кысаларында, Г.Бәширов, Ә.Еники, М.Әмир, И.Гази, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, А.Расих, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, Н.Фәттах, Р.Төхфәтуллин, М.Юныс кебек танылган татар совет әдипләренең хикәяләү осталыгын, сәнгатьле сөйләмен өйрәнә. Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре күпсанлы күләмле мәкаләләрдә чагылыш таба. Алга таба олуг әдип Г.Бәшировның кулъязмалары тикшерелеп, «Җидегән чишмә моңы» исемле хезмәт дөнья күрә (Татар.кит.нәшр., 1995, 114 б.). «Казан утлары»нда әлеге хезмәт болай дип искә алына: «...Язучы иҗатын аңлауда, аның нечкәлекләренә төшенүдә, иҗат лабораториясенә кереп өйрәнү һәрвакытта да нык ярдәм итә, тикшеренүләр зуррак нәтиҗәләргә китерә ала. Татар әдәбияты белемендә, Нил Юзиевның «Хәзерге татар поэтикасы» исемле саллы хезмәтен, И.Бәшированың «Җидегән чишмә моңы» китабын исәпкә алганда да, әлеге мәсьәлә аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе булып кала бирә. Бигрәк тә татар прозаикларының иҗат лабораториясен өйрәнү проблемасы – күтәрелмәгән чирәм хәлендә...» (Рәшит Фәтхерахманов, 1996. – №10. – 149 б.).

1986 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының эш планында, «Татар әдәби теле тарихы» дигән зур тема ачыла. Х.Курбатов, И.Абдуллиннар белән берлектә, И.Бәширова әлеге өлкәдә тикшерүләр алып бара. Тарихи планда караганда, әдәби телне аерым чорларга бүлеп, аерым жанр-стильләре буенча тикшерергә кирәклек күз уңына куела. Бу юнәлештә, гомумхалык теле һәм әдәби әсәр теле дигән күренешләрне аерымларга, әсәрнең жанрына карап, телнең үзенчәлекле кулланылуына игътибар итәргә, әлеге нигездә язма норма һәм вариантлылык кебек яңа төшенчәләрне аңлатырга кирәк була. Аерым авторларның әсәрләре тикшерелеп, күпсанлы мәкаләләр языла.

Әлеге тема белән бәйле рәвештә, 1999 елда галимнең «ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар әдәби теле: исем категорияләре һәм фигыль наклонениеләрендә әдәби норма, норма вариантлылыгы һәм функциональ-стилистик вариантлылык» дигән күләмле монографиясе дөнья күрә (Казан: КДТУ нәшр., 1999. – 576 б.). Хезмәтнең төгәлләндерелгән икенче басмасы, «ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар әдәби теле: жанр-стильләр, аерым грамматик категорияләрдә норма һәм вариантлылык» исеме астында басыла (Казан, 2008. – 340 б.). Һәр монографиягә берничә бәяләмә языла. Т.Хәйретдинова «Хәзинәләр кайтаручы» дигән мәкаләсендә: «...ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башында татар әдәби теленең барлык стильләрендә, 1900-1917 еллар эчендә, җиде меңгә якын татар китабы, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә чыга торган газета-журнал битләрендә тормыш-көнкүрешнең төрле ягына караган мәкаләләр дөнья күрә. Тик ул хәзинә гарәп графикасында басылган, аны хәзер эзләп табарга, җентекләп өйрәнергә, фәнни яктан аңлатырга кирәк. Илида ханым менә шул эш белән мәшгуль. 20 табактан арткан монографиясе әзер, бастыру юлларын табарга кирәк», – дип язып чыга (Мәдәни җомга, 1998, 25 декабрь). Филология фәннәре докторы Хуҗи Мәхмүтов «Әдәби тел тарихы сәхифәләре» мәкаләсендә белдергәнчә: «...Хезмәтнең керешендә күтәрелгән мәсьәләләр үзләре үк игътибарны җәлеп итә. Кереш болай дип аталган: «ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар әдәби теле: табигате, вазифасы, чыганаклары, өйрәнелеше». Димәк, биредә проблеманың куелышы ук яңача һәм үзенчәлекле булып тора. Әдәби телебезнең табигатен билгеләү һәм вазифасын күзаллау мәсьәләләре моңа кадәрге хезмәтләрнең берсендә дә махсус рәвештә куелмаган иде шикелле. «...Әдәби тел» төшенчәсенең моңа кадәр төрлечә аңлатылып һәм өйрәнелеп килгән булуына да бүгенге көн таләпләреннән чыгып объектив бәя бирелә» (Мәгърифәт, 2000, 8 июль). И.Низамов хезмәт турында: «Докторлык диссертациясенә торырлык монография», – дип белдерә (Мәдәни җомга, 2000, 28 июль). Нәтиҗәдә, 2000 елда докторлык диссертациясе яклана.

Бу чорда И.Бәширова үзенең фәнни эшчәнлеген Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында укыту белән бергә алып бара. 1988 елда ул, татар телендә «Гомуми тел гыйлеме» курсын укыту өчен махсус чакырылып, университетта эшли башлый. Татар студентларына беренче мәртәбә, тел тамгаларының (знак) мәгънәсе, структурасы һәм системасы турындагы ана телендә мәгълүмат бирелә. «Гомуми тел гыйлеме»ннән лекцияләр укыр өчен, курсның чыганаклары барлана, программасы, билетлары төзелә, методик кулланмасы языла (2003, 3 табак, 5 т.). Әлеге тәҗрибәләр белән алдагы фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез салына. Татар телендә стилистика буенча эшләнгән материал гомумиләштерелеп, «Татар стилистикасының теоретик нигезләре» буенча кулланмалар төзелә (2005), «ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар әдәби теле», «Татар әдәби телендә лингвистик терминология», «Хәзерге татар әдәби теле: Семасиология» темалары кысаларында махсус семинарлар алып барыла, методик әсбаплар языла (2004). Бу эшчәнлек 1988-2006 елларда КДУның татар теле кафедрасында (соңгы алты ел профессор дәрәҗәсендә), 1995-2001 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында дәвам ителә. Студентларның курс һәм диплом эшләренә җитәкчелек, төрле юнәлештәге фәнни хезмәтләргә бәяләмәләр язып, оппонент булырга, ел саен уздырыла торган фәнни конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясарга туры килә.

2001 елдан, Институт планы буенча, «Татар теленең күптомлы академик (тарихи) лексикологиясе» төзелә башлый. Татар телендә лексик-семантик категорияләрнең системасын күзалларга, лексик мәгънәгә караган проблемаларны хәл итәргә кирәк була. И.Бәшировага «Җәмгыять» тематик төркеменә берләшә торган сүзләрне барлау, системага салу, анализлау эше йөкләнә. Әмма башта ул «Лексикада системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр» дигән татар лексикологиясендә кул тимәгән теманы эшләп бирергә тиеш була. Нәтиҗәдә, «Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: татар лексикасында системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр» (Казан, 2006, 192 б.) һәм «Татар әдәби теле. Семасиология» дип басыла (Казан, 2010, 532 б.) Үз вакытында китапка гомуми лингвистика бүлеге хезмәткәрләре Ф.Сәгъдиева һәм Б.Миңнуллин тарафыннан уңай бәяләмә язылып, ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясе (ВАК) исемлегенә кертелгән «Ежегодник финно-угорских исследований» журналында басылып чыкты (Татарский литературный язык. Семасиология // Ежегодник финно-угорских исследований. Вып. 4. – Ижевск, 2011. – с.166-167).

Югарыда телгә алынган хезмәтләрдә татар теленең семасиология тармагына караган проблемалар: сүзнең лексик мәгънәсе, мәгънә эчтәлегенең компонентлары (денотат-сигнификат) һәм мәгънә типлары (конкрет, абстракт, структур); татар лексикологиясендә парадигматик һәм синтагматик, ассоциатив-деривацион һәм когнитив-концепт бәйләнеш-мөнәсәбәтләр; лексик-семантик категорияләрне инвариант-парадигма нигезендә төркемләү кебек, татар телендә әлегә кадәр өйрәнелмәгән яңа мәсьәләләр күтәрелә һәм анализлана. Казан федераль университеты профессоры Илдар Низамов «Нәрсә ул семасиология?» исемле күләмле мәкаләсендә: «...Сүзнең хасияти сыйфатлары бихисап, шуларны тел фәненең кайсы гына тармагы өйрәнми: лексикология, сүз ясалышы, морфология һ.б. Менә шушы фәннәрнең лексик берәмлекне нинди яссылыкта, нинди эчтәлектә анализлавына карап, хезмәтнең кереш сүз сыйфатындагы, «Сүз – телнең универсаль берәмлеге» дигән өлешендә күзәтү ясап, галимә бик кирәкле эш башкара. Югыйсә, әлегә кадәр тел фәне тармакларының сүзне өйрәнүдәге функциональ бурыч-максатлары фәннең үзендә дә ачыкланып бетмәгән. Шуңа күрә телне кулланучыларның еш кына кыенлыкта, аптырашта калуына юлыгып торабыз», – дип, хезмәттә һәрьяктан яңа фикерләр күтәрелүен ассызыклый (Мәдәни җомга, 2011, 29 июль).

2007 елда Институтта гомуми лингвистика бүлеге оеша. Семасиология мәсьәләләрен тикшерү белән бер үк вакытта, И.Бәшировага «Татар әдәби теле тарихы»н язу өчен, авторлар коллективын тупларга, хезмәтнең программа-планын төзергә, фәнни юнәлешнең максат-бурычын, метод-ысулларын күзалларга кирәк була. Мең еллар буена дәвам итеп килә торган татар әдәби теленең, аерым чорларга бүленеп, жанр-стильләре аерымланып, озак еллар буена тикшерелеп, укытылып килүе мәгълүм. Бу очракта, татар әдәби теленең тарихын тикшерү максат итеп алынганга күрә, гарәп графикасындагы язма чыганаклар нигезендә, ХIII гасырдан – ХХ йөз башына кадәрге дәвердә фонетика, морфология, лексикология тармакларына хас булган категорияләренең кулланылыш тарихын күзалларга, анализны тарихи эзлеклелек саклана торган ныклы-дәлилле системага нигезләргә кирәк була. Әлеге юнәлештә, беренче чиратта, татар язма әдәби теленең табигатен һәм вазифасын, гомумтелнең шул ук тармакларына караган структур төзелешеннән нәрсә белән аерымлануын аңлау сорала. Дөрес, әлеге мәсьәләнең нәзарият-теориясе рус-европа һәм төрки тел белемендә көн тәртибенә куелган була. Әлеге нигездә татар теленә мөнәсәбәттә, гамәли якны күзалларга һәм конкрет мисаллар белән анализлап бирү зарурлыгы күренә. 2012 елда галим «Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр: татар әдәби теленең билге-шартлары һәм аларның өйрәнелеше» дигән монография язып бастыра (Казан, 2012, 255 б.). Бу хезмәттә төрки-татар әдәби теленең табигатен һәм вазифасын билгели торган традиция-дәвамчанлыгы, эшкәртелү-шомартылуы, диалектлардан өстенлеге, норма һәм вариантлылык, функциональ-стилистик вариантлылык дигән билге-шартлары, татар филологиясендә аларның өйрәнелеше җентекләп барлана. Шулай итеп, гасырлар буена, төрки-болгар, төрки-болгар-кыпчак, кыпчак-татар, классик иске татар дип атала торган дәверләрен узып килә торган әдәби телнең аерым тармакларына хас булган категорияләре кулланылышының тарихын өйрәнүнең теоретик нигезе салына.

Алга таба «Татар әдәби теле тарихы (ХIII гасыр – ХХ йөз башы). 1т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык» дигән коллектив монография дөнья күрә (Казан: ТӘһСИ, 2015, 696 б.). Хезмәтнең «Фән буларак татар язма әдәби теле тарихы: теоретик мәсьәләләр» дигән кереше (8-20 б.), иске татар язма әдәби теленең табигате һәм вазифасын яктыртуга багышланган өч бүлекчә И.Бәширова тарафыннан языла. Иске татар язма әдәби теленең, унбиш борынгы һәм хәзерге вакытта яши торган утыз тугыз төрки телнең алтысыннан берсе буларак, иске язулы төрки әдәби телләрнең берсе булуының шартлары билгеләнелә. Бу телнең, Идел буе болгар дәүләтендә төрки-болгар (ХI-ХIII г.), Урта Идел буе Алтын Урдада төрки- болгар-кыпчак (ХIV г.), Казан ханлыгында кыпчак-татар (иске татар теле) (ХV г.), ХVI гасыр урталарыннан Русия (Мәскәү) дәүләтенең Урта Идел буе төбәгендә, иске татар язма әдәби теле, ХVII һәм ХVIII-ХIХ гасырларны узып, ХIХ гасырның икенче яртысыннан ХХ йөз башына кадәр, классик татар әдәби теле, үзенең матур әдәбият, дини-рухани һәм дөньяви-фәнни әдәбият, эш кәгазьләре, иҗтимагый-публицистика кебек барлык жанр-стильләрендә, язма традицияне саклаганы хәлдә, һәр регионның җанлы сөйләмә формалары белән баетыла килеп, хәрәкәттә булуы яктыртылып барыла, «төрки» һәм «иске татар теле» төшенчә-атамаларының мәгънәсе аңлатыла (21-205 б.). Хезмәткә эчке рецензия язучы Д.Рамазанова болай дип белдерә: «...Эзлекле традициягә нигезләнеп, татар язма әдәби теленең гасырлар дәвамында килә торган тамырлары ачыклана, үсеш-үзгәреш этапларын төгәл аңларга мөмкинлек бирә. Анализның бай фәнни аппаратка таянып баруы тикшерүнең объективлыгын, нәтиҗәләрнең нигезле һәм чынбарлыкка туры килүен күрсәтә. Татар филологиясендә, беренче мәртәбә, татар язма әдәби телен өйрәнүнең торышы турында бай һәм киңкырлы мәгълүмат бирелә, яңа исем-фамилияләр, яңа хезмәтләр китерелә. Шунысы аерым игътибарга лаек: хезмәттә диапазонлы күзаллый белү, авторның бай мәгълүматлылыгы, язма әдәби телне әдәбият, тарих, дини-рухани чыганаклар белән тыгыз бәйләнештә анализлау, мәгълүм казанышларын фәнни әйләнешкә кертү, бүлекнең фәнни-нәзари әһәмиятен күтәрә. Тел һәм тарихның үзара ныклы бәйләнештә баруы, хезмәткә энциклопедик характер бирә».

Төп тема белән бәйле рәвештә, иске татар язма истәлекләрендә графо-орфографик тәртип, язма традиция, норма һәм вариантлылыкны өйрәнүнең методологик нигезе, максат-бурычлары, төп принциплары һәм аларның хәзерге әдәби тел белән бәйләнеш мәсьәләләре җентекләнә (206-232 б.). Әлеге теориягә нигезләнеп, ХIХ гасыр – ХХ йөз башында иске татар язма әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре тикшерелә. Хезмәткә гомуми нәтиҗә ясала (355-637 б.).

Коллектив монографиянең, җентекле анализ нигезендә, «Болгар дәүләте чоры...» һәм «Алтын Урда чоры Идел буе төрки-язма әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре» бүлекләрен филология фәннәре докторы Ф.Нуриева (233-325 б.), «Казан ханлыгы чоры...» һәм «ХVII-ХVIII гасырларда иске татар әдәби теленең фонетик һәм график-орфографик үзенчәлекләре» бүлекләрен филология фәннәре кандидаты Э.Кадыйрова тикшерә (2015, 326-389 б.).

2017 елда, шул ук авторлар тарафыннан язылып, «Татар әдәби теле тарихы (ХIII гасыр – ХХ йөз башы). 2 том. Морфология. Грамматик категорияләрнең структур-субстанциональ үзенчәлеге һәм функциональ-стилистик мөмкинлекләр: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык» хезмәте дөнья күрә (Казан, ТӘҺСИ, 2017, 888 б.). Бу томда төрки-татар теленең гомумтеоретик мәсьәләләрен кабатламыйча, иҗат ителгән, шәрехләнгән, күчереп язылган, басылган истәлекләрне тикшергәндә, тарихилыкны билгели торган төп принципны грамматик категорияләр нигезендә аңлатуга игътибар ителә. Бу мәсьәлә графо-орфографик тәртипне тикшерү барышында дәлилләнә: теләсә кайсы чорда язылган әдәби истәлекне тел тармаклары буенча тикшергәндә, тарихилыкны күзәтү эше, әдәби тел тармакларының хәзерге торышына нигезләп башлау зарурлыгы күренә.

Фонетика тармагына мөнәсәбәтле рәвештә, хәзерге татар әдәби телендә кабул ителгән тәртиптә, сузык һәм тартык авазларның табигате һәм вазифасы билгеләнә, татар авазларын хәзерге язуда белдерә торган кирилл хәрефләре алгы планга куелып, гарәп графемалары белән сүз башы, сүз уртасы һәм сүз ахырында ничек күрсәтелүен анализлау, графо-орфографик тәртибен күзаллау өчен, төп принцип итеп билгеләнә. Гарәп һәм фарсы алынмалары катгый рәвештә үз чыганак теле кагыйдәсенә туры китерелеп язылганга күрә, төрки-татар авазларының ничек итеп белдерелүен өйрәнү төп максат итеп алына. Тикшерүне әлеге нигездә дәвам иткәндә, иске татар телендә язма традиция буларак килә торган норманың эзлекле рәвештә баруын, аның вариантларының ничек һәм ни өчен барлыкка килүен билгеләү мөмкинлеге, ягъни әдәби тел тарихы өйрәнүнең дөрес юнәлештә икәнлеге аңлашыла. Төрки-татар авазларының язылышында, татар теленең ун сузык авазы гарәп теленең өч графемасы белән белдерелгәндә, татар телендәге бер үк тартык авазларының гарәп теленең берничә графемасы белән күрсәтелүенә нигезләнеп тә, шул ук вакытта, төрки-угыз һәм төрки-кыпчак сөйләмә теле үзенчәлекләре чагылуы нигезендә дә вариантлылык хасил булуы ачыла. Иске татар телендә графо-орфографик тәртипнең, ике (гарәп-фарсы һәм төрки-татар) әдәби теленең нормасында баруы күренә. Бу мәсьәләләр татар филологиясендә беренче мәртәбә яктыртылу таба.

Монографиянең икенче томында да төрле жанр-стильләрендә язылган текстларда файдаланыла торган тел берәмлекләре, хәзерге татар әдәби телендә кабул ителгән нигездә, морфологиянең мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре һәм аларның грамматик категорияләренә мөнәсәбәттә, структур төзелеше-субстанциональ мәгънәсе ягыннан тикшерелә. Шул ук вакытта, язма текстларда аерым функциональ сөйләм тибын барлыкка китерү өчен, махсус рәвештә сайлап алынган чара буларак кулланылуы игътибарга алынып, аларның функциональ-стилистик мөмкинлекләре анализлана. Нәтиҗәдә, грамматик категорияләрнең (һәм форма, һәм мәгънәләренең) традиция-дәвамчанлыгы, әдәби норма, норма вариантлылыгы, функциональ-стилистик вариантлылыкка ия булуы мөмкинлекләре күзаллана. Әлеге нигездә, язма әдәби телне морфологик аспектта анализлауның принциплары тәгаенләнә. Бу томга эчке рецензия язучылар да, хезмәтнең ныклы системада баруын, әдәби язма телнең яңача анализлануын билгелиләр.

Шулай итеп, И.Бәширова җитәкчелегендә язылган әлеге ике томда, татар әдәби теленең матур әдәбият (поэзия, проза, драма жанрлары), фәнни әдәбият, иҗтимагый публицистика, дини-дидактика һ.б. стильләреннән тупланган бай фактик материал, фонетика, графика, орфография өлкәләрендә һәм морфология тармагына караган мөстәкыйль сүз төркемнәренең грамматик категорияләрендә чагылыш таба торган язма традициянең ни рәвешле дәвам иттерелүе, вариантлылык мәсьәләләренең катлаулы табигате һәм вазифасы билгеләнә. Теләсә кайсы төрки телнең тарихын өйрәнгәндә файдалана алырлык метод-ысуллар нигезләнә.

«Татар әдәби теле тарихы» коллектив монографиясенең өченче томында лексик-семантик категорияләрдә язма традициянең дәвамлылыгы, норма һәм вариантлылык мәсьәләләрен кабул ителгән тәртиптә өйрәнү күздә тотыла.

Бәхтияр МИҢНУЛЛИН, Фәүзия СӘГЪДИЕВА, Рифат МИРХАЕВ, филология фәннәре кандидатлары

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев