Әкә

Ян, йөрәгем!

Ян, белеп:

Гомерлек гәүдәң эчендә

Тыпырчына мәңгелек.

М.Әгъләм

 

Ташка уеп язарлык әлеге шигъри юлларны шагыйрь 24 яшендә иҗат иткән булган. Ул чакта әле аның «Кыңгырау» дигән тәүге китабы гына басылып чыккан, Әкәбезне ХХ гасырның иң зур шагыйрьләреннән берсе итеп танытачак «Учак урыннары» да, «Исәнме, йөрәк» тә, «Киләчәккә кайту» да, «Мин әйттем» дә дөнья күрмәгән, «Тукайдан хатлар» поэмасы да язылмаган. Ә үзендә нинди зур вә тирән ышаныч! «Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул»дан һич кенә дә ким түгел. Тукай үзен хәкарәтләүчеләргә «Җавап» шигырен 22 яшендә язып куйган, ләкин аны беркайда да бастырмаган. Мондый янәшәлекне тыйнаксызлык булыр дип уйлагандырмы ул, әллә үз шәхесе тирәсендә әледән-әле кубып торган ыгы-зыгының тагын да көчәеп китүен теләмәгәндерме – хәзер инде әйтүе кыен. Шулай да вакыт галиҗәнаплары Тукайның әлеге «тыйнаксызлыгын» мотлак икърар итте – аны кешелек тарихындагы иң бөек шагыйрьләр янәшәсенә куеп зурлады.

Әдәби даирәдә еш кына безнең дәвернең Тукаена тиңләштереп йөртелгән Мөдәррис Әгъләм дә, мәңгелеккә дәгъва кылып, һич кенә дә ялгышмаган бугай. Юк, шагыйрь бу очракта үз шәхесен, иҗатын гына күздә тотмый, ул, беренче чиратта, туган халкының мәңге яшәячәгенә иман китереп гомер кичә, иҗат итә. Шул очракта гына үз иҗатының да кадерле рухи байлыкка әвереләчәгенә ышана. Ә җаныңда шундый ышаныч йөртер өчен, халкың бәгыреннән өзелеп төшәргә кирәктер ул...

Шулай туры килде: безнең яшьлек совет хакимияте йогымында гына түгел, Мөдәррис әкә йогынтысында да үтте. Билгеле, ул гел уңай гына да булмагандыр, ләкин әдәбият гыйлеме, шигърият буенча биргән сабак-дәресләре өчен безнең буын егетләре – Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лероннар аңа бик тә рәхмәтледер дип беләм. Дөресен генә әйткәндә, без студент чакта, гомумән дә, шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләм шикеллерәк булырга тиештер, дип уйлый идек. Үзе дәрвиш, үзе җитди, үзе мәзәкчән, үзе хәйямләнергә дә, үзе өчен бер файдасызга борчак шыттырып юанырга да маһир, үзе «патшалар ятлап алырлык шигырьләр дә яза». Өстәвенә буй-сыны да иң кәттә шагыйрьләрнеке кадәрле генә. Шигырьне дә чәчәннәрчә осталык белән, үзәккә үтәрлек итеп уку-сөйләү куәсенә ия. Кыскасы, шагыйрь буласы килеп, тәртәгә тибәргә кыҗрап йөргән бездәй сары томшыклы яшьләргә менә дигән өлге-үрнәк иде ул. Шуңа күрә без аңа, нәкъ шәркый кардәшләребезчә итеп, Әкә дип олылап эндәшкәнбездер дә инде. Юкса ул чакта аның үзенә дә 33 яшьләр чамасы гына булган ич әле. Ә бу яшьтә күпләребезгә яшь шагыйрь статусы да бик килешеп торадыр...

Мин үзем университетка укырга килгәндә, Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьне «Учак урыннары» дигән китабы аша белә идем. Яшерен-батырын түгел, китапханәдән шагыйрьләрнең куен кесәсенә җайлы гына сыешлы байтак җыентыкларын чәлдердем мин пионердан комсомолга күчеп йөргән чакларда. Роберт Әхмәтҗановның «Йолдызстан»ын, Равил Фәйзуллинның «Аҗаган»ын, Рәдиф Гатауллинның «Кояшлы утраулар»ын, Ренат Харисның «Кайтаваз»ын, Гәрәй Рәхимнең «Вәгъдә»сен, Разил Вәлиевнең «Зәңгәр кабырчыклар»ын, Зөлфәтнең «Язмышлар ярында»сын, Мөдәррис Әгъләмовның «Учак урыннары»н мин әнә шул рәвешле кулга төшердем. Мәктәп баласының үзенә күрә дәреслекләрдә язылмаганчарак, ирекле формадагы чатлы-ботлы шигырьләр укып карыйсы килү галәмәте булгандыр инде бу, күрәсең. Дөрес, Зөлфәт белән Мөдәррис, безнең күз ияләнгәнчә, һаман да шакмаклап яза язуын, әмма шигырьләре күңел төпкелендә гел яңача яңгырап тора.

...Үз халкыңның киләчәген,

Үткәнен, бүгенгесен;

Кайгысының, шатлыгының

Зурлыгын белер өчен,

Еракка китеп кара син,

Еракка китеп кара!

М.Әгъләмне бик яшьли зур шагыйрь итеп танытачак «Еракка китеп кара» шәлкеменнән бу шигъри юллар. Белмим, ул заманда әле татарда үз халкының кемлеген белер өчен еракка китеп карарга өндәгән башка берәр каләм әһеле булды микән? Ни әйтсәң дә, безнең хак тарихка тулаем табу салынган, цензорлар хәтта күпнокталардан да «криминаль» мәгънә эзләп матавыкланган, тел яшереп яшәлгән чорсыз чорлар ич бу. Тарихчы галимнәр дә «еракка китеп карау» хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә шагыйрь шигырьдән шигырьгә шушы хокукны даулап оран салуын белә. Әнә ул, галимнәргә ияреп, археологик экспедициягә чыга. Билгеле инде, археологларга чордан чорга күчеп сәфәр кылыр өчен бик еш кына утлар, сулар кичәргә дә туры килә. Менә бу юлы да аларга юлларында очраган елганың аргы ярына чыгарга кирәк була. Бирге яр буенда көймәләр дә чайкалышып тора торуын, әмма алар бәйдә – тимер чылбыр белән йозаклап куелган. Һәм шулчак без чарасызлыктан өзгәләнгән шагыйрьнең җан авазын ишетәбез:

 

Син көймәгә басып кычкырасың

Ерак бабаңнарга: «Көймә ю-ю-к!»

Экспедиция. Йозакларга

Күзне текәп, ятам уйланып.

Әйе, ул чакларда көймәләргә генә түгел, телләргә дә амбар йозагы салынган иде. Революциядән соң гына культурага ирешкән, укый-язарга өйрәнгән, бәхет-сәгадәткә тиенгән милләтләр партия җитәкчелегендә, тигез сафларга тезелешеп, бердәм совет халкына әверелеп бара. Милли мәктәпләр, ата-аналар соравы буенча, бер-бер артлы ябылып тора.

Дәвамын "Казан утлары" журналының 10нчы санында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: