Әдәбиятыбызның әмир-ханнарыннан берсе

МАРАТ ӘМИРХАНОВКА 85 ЯШЬ

Халкыбыз, нинди генә кыен шартлар булуга да карамастан, талантлы угыл-кызларын тудырып, үстереп торган. Кол Гали һәм Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һәм Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һәм Кандалый, Исхакый һәм Тукай, Такташ һәм Җәлил... – болар һәм аларның күпләгән чордашлары сүз сәнгатебезне тудырган һәм алга җибәргән, баеткан һәм дөньяга таныткан. Шөкер Ходайга, гасырлардан гасырларга килүче әдәби эстафетаны, традицияләрне уңышлы дәвам иттерүчеләр хәзер дә бар. Шундыйларның иң күренеклеләреннән берсе – Марат Әмирхан улы Әмирханов.

Чын татар мохитендә үсү, кечкенәдән үк туган телне, кызыклы китапларны ярату, җыр-моңнарга мөкиббәнлек «өлгергәнлек аттестаты» алган Сөн егетен Казан педагогика институтының атаклы «татар теле һәм әдәбияты бүлеге»нә китерә. Биредә ул 1951-1955 елларда тырышып белем ала, башкала тормышы, мәдәнияте белән таныша. Югары уку йортын уңышлы тәмамлаган яшь белгечне Питрәч районының җырларга кергән Күн авылына мөгаллим итеп җибәрәләр. Әмма биредә озак эшләргә туры килми – аны хәрби хезмәткә алалар. Офицер погоннары таккан Марат ике елдан соң элеккеге укытучылык хезмәтенә кайта. Дистә елдан артык ул хәзерге Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге урта мәктәптә директор урынбасары вазифаларын башкара, татар теле һәм тарих фәннәрен укыта. Аның биредәге (һәм өлешчә моңа кадәрге, шулай ук аннан соңгы) тормышы, эшчәнлеге «Тәкъдир» романында (1998), аеруча бу әсәрнең каһарманы Мансур Әмирҗанов образында да билгеле бер дәрәҗәдә гәүдәләнеш тапкан.

Яшьтән үк каләм тибрәтеп торган Сөн егете мәктәптә эшләү елларында нефтьчеләр төбәгенең актив хәбәрчесе буларак таныла. Бу шөгыле аны ахыр чиктә 1970 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») гәҗитенә даими эшкә китерә. Биредә ул әүвәл мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген, аннан сәнәгать, төзелеш һәм транспорт тармагын җитәкли. Аның төрле темаларны яктырткан язмалары, очерклары матбугат битләрендә еш күренә. Аларның кайберләре авторның «Безнең лауреатлар» (1980), «Чулманның ак йолдызы» (1988) китапларында да туплап бирелгән. Бу басмалардагы очеркларда Дамир Нуретдинов, Марат Бибишев... кебек хезмәт кешеләре, җитәкчеләр, галимнәрнең эшчәнлеге, ныклап өйрәнелеп, шактый үтемле тел-стиль белән бәян ителә. Аларда кызыклы факт-мәгълүматлар, драматик вакыйгахәлләр дә еш очрый. Әмма әле бу очерклар, нигездә, совет чорына хас идеология, бәйнәлмиләллек кысаларында язылган, милли як шактый тоныкландырылган яисә бөтенләй читтә калган, «производство» ягы артык калкуландырыла.

Мәгълүм ки, «Сөембикә» («Азат хатын») соңгы ярты гасырда татарча гәҗитжурналлар арасында алдынгы урыннарның берсен били. Аның мондый дәрәҗәгә күтәрелүендә Марат Әмирхановның да роле зур. Ул бу журналда 1987 елдан алып шактый вакыт баш мөхәррир урынбасары буларак эшләде. Хәтерем ялгышмаса, ул бу коллективта «Арабызда бер егет бар, җеннәр ияләнмәскә» җырындагы кебек, иратлардан берүзе генә иде бугай. Авторның шактый гына китапларында хатын-кыз образлары үзәктә тора. Хәтта кайберләре (Гөлнәзирә, Мөкәррәмә, Гәүһәршад, Үрбәт ханәкә...) әсәр исемнәренә дә чыгарылган. Мәхәббәт темасы да төп урыннарның берсен били. М.Әмирхановның хатын-кыз табигатен, психологиясен тирәнтен белүе, тоюы да сокландыра. Мин авторны шәхсән якыннан белмим, бу зат белән бик аралашкан кеше түгел. Әмма әсәрләре аркылы аның яшьтән үк хатын-кызлар даирәсендә сөйкемле сөяк булуы тоемлана.

Мәкалә-очеркларын исәпкә алмаганда, М.Әмирханов, күп кенә каләм әһелләреннән үзгә буларак, матур әдәбиятка чагыштырмача соңрак – илленең аръягына чыккач кына керә башлады. Анысы да әле кинәт түгел, ә әкренлек белән генә. «Алаяк» дип исемләнгән беренче басма әсәре (хикәясе) 1978 елда «Социалистик Татарстан» гәҗите битләрендә дөнья күрә. Аннан, бик озак көттереп кенә (дистә елдан соң), «Таш һәйкәл» исемле китабы (1987) басылып чыкты. Мәктәп укучыларына адресланган бу җыентыкта авторның ике повесть-бәяны («Юл буенда таш һәйкәл», «Төтенле самолёт») һәм бер хикәясе («Кичке яшен») урнаштырылган. Биредә сугыш чоры балаларының тормышындагы аерым гыйбрәтле хәлләр, укучыларның тарихи үткән белән кызыксынулары, үзара мөнәсәбәтләре тасвирлана. Китапта экология проблемалары да кузгатыла. Гомумән, табигатьне саклау мәсьәләләре М.Әмирхановның кайбер башка әсәрләрендә дә мөһим урынны били. Автор карашынча, табигать – кеше яшәешенең нигезе, аерылгысыз өлеше. Мөгаен, шуңадыр аның иҗатында пейзаж күренешләре еш очрый; елга-сулар, болын-урманнар, кар-яңгырлар, җил-давыллар, кош сайраулары адәм баласының рухи дөньясы, эш-гамәлләре белән табигый рәвештә үреп бирелә.

Еш кына әдәбиятка өлкәнәеп килгән каләм әһелләре үзләренең тәүге әсәрләре белән үк укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Моның ачык бер мисалы – М.Мәһдиев һәм аның «Без – кырык беренче ел балалары» повесте. М.Әмирхановка исә язучы буларак танылу озаклап килде. «Таш һәйкәл» җыентыгыннан соң ун еллап вакыт узгач, аның «Сөн моңы» исемле китабы (1995) нәшер ителде. Биредә инде автор каләменең тагын да ныгый төшүе, сәнгати якның камилләшүе күзгә ташлана. Бу аеруча әлеге җыентыкта урнаштырылган хикәяләрендә («Кое», «Алтын каптырма», «Ир хатыны», «Саба җиле», «Тәүбә» һ.б.) ачык күренә. Алар өчен кыскалык, жанр төзеклеге, гыйбрәтлелек хас.

Узган йөзнең ахыры – ХХI гасыр башлары – М.Әмирхановның иҗади сулышы ныклап ачылган чор. Моңа, әлбәттә, җәмгыятьтәге үзгәрешләр, милли хәрәкәтнең көчәюе дә уңай йогынты ясагандыр. Ике гасыр аралыгында әдип укучыларга дистәләгән романповестьларын бүләк итте. Аларның исем-атамалары гына да шактый үзгә, мәгънәле: «Каргыш», «Дөя муены», «Тояк эзе», «Тәкъдир», «И кылган догам минем», «Гөлнәзирә» һ.б. Боларда зур урынны сугыш һәм сугыштан соңгы чордагы авыл кешеләренең яшәеше-тереклеген тасвирлау алып тора. Гадәттән тыш кыенлыкларга, афәт-җәфаларга да карамастан, тормыш дәвам итә: адәм балалары яши, эшли, сөя-сөелә, алдый-алдана, нәселен дәвам иттерә, җырлый-моңая... Гөлнәзирә, Заһит, Мөкәррәмә һ.б. бик күп персонажларның язмышлары укучыны дулкынландыра, уйландыра.

Мәгълүм ки, нигездә, сугыш белән бәйләнешле әсирлек, тоткынлык үткән тормышыбызда шактый тирән эз калдырган. М.Әмирханов та бу гаять фаҗигале, катлаулы мәсьәләне урап узмый. «И кылган догам минем» повесть-бәянының төп каһарманы Хисам Сабиров гомеренең унбер елын әсирлектә уздыра: «өч елы – немец ягында, сигез елы – Совет ягында». Ул үзенең күргән-кичергәннәрен, башыннан үткәннәрне оныгы Гүзәлия үтенече белән магнитофонга яздыра. Үткән һәм бүгенге вакытның бу рәвешле ялганышы сәнгати якны көчәйтүгә ярдәм иткән. Әсәр тукымасына милли тарихның аерым факт-мәгълүматлары, реаль затлары да кереп китә. (Шулар исәбендә – Сара Садыйкова, Камил Кәримов... образлары.) Әсирлектәге татар егетенең немец кызы Эрнага мәхәббәте дә повестька үзгә бер яңгыраш бирә. Әсәр героена әсирлектә сират күперләрен күп мәртәбәләр узарга туры килә. Аның үлем-афәтләрдән исән-имин котылуында кечкенәдән үк күңеленә сеңеп калган иманышанычы, «кылган догалары» да мөһим роль уйный.

Мәгълүм булганча, соңгы вакытта туган телебезгә (бер үк вакытта милләтебезгә) дә аеруча күп кыенлыклар кичерергә туры килде; ул рәсми тикшерү органнары, хакимият тарафыннан төрле кимсетелүләргә дучар ителде. Заманында милли мәгариф мәсьәләләренә М.Әмирханов та җитди игътибар бирә. Аның «Тәкъдир» романында, мәсәлән, узган гасырның 60-70нче еллар аралыгында ук татар мәктәпләренең ябыла баруы, телебезнең үгиләштерелүе, урыс теленә генә гадәттән тыш игътибар ителү ачынып бәян ителә... «Саба җиле» хикәясендә райком вәкиле авызыннан татарның гореф-гадәтләре «сасып беткән», «теле ярым-йорты», дип бәяләнә. Имеш, «халык үзе болардан ваз кичә». Чөнки «татар теленең Минзәлә күперен узгач кирәге калмый».

Әдәби тәнкыйтьтә, укучылар арасында М.Әмирхановның әдәбиятта юмор-сатира үсешенә дә билгеле бер өлеш кертүе еш искәртелә. Әмма автор ак-кара принцибы белән генә эш итми. Аның еш кына тискәре дип әйтерлек герой-каһарманнары да билгеле бер уңай сыйфатлары белән бирелә. Әдип, ничектер, ярамаган, әхлаксыз эшгамәлләрнең дә асылын, сәбәпләрен ачарга тырыша. М.Әмирханов тормышыбызда эчүчелек, гайбәтчелек, үчләшү кебек начар сыйфатларның киң тарала башлавына тирән борчылуын белдерә, бу төр эш-гамәлләрнең аяныч нәтиҗәләргә, фаҗигага китерүен искәртә. Бу типтагы аерым хикәяләре сәхнәләрдән, эфирдан да ишетелгәләп тора. Авторның тулысы белән диярлек сатирик нигезгә корылган «Дөя муены» исемле повесте да бар. Анда узган гасырның 90нчы елларында илдә башланган иҗтимагый, сәяси, әхлакый күз буяулар, бозыклыклар, алдашу, үчлек җанлы күренешләрдә, кабатланмас холык-характерлар аркылы гәүдәләндерелә. Намуслы, үз хезмәте белән көн күрүчеләргә яшәү тагын да авырая.

М.Әмирхановның «Дөя муены» повесте мактауларга бик юмарт булмаган Аяз Гыйлаҗевне дә каләм алып, мәкалә язарга этәрә. «Бәрәкалла, Әмирхан!» дип исемләнгән язмасында (Мәдәни җомга. – 4.04.1997) ул болай ди: «Автор үткен сүз белән җитәкче бюрократлар вертикален астын-өскә кадәр бәяләп чыга. Теле – бритва авторның, турый гына. Күзе – прожектор, без күрмәгәннәрне күрә. Фикере – ачык, максаты бер: ул халкыбызны, һәр җан иясен коллыктан коткарырга ашкына». (Ни кызганыч, тормыштагы гаделсезлекләр, бозыклыклар әсәр иҗат ителгәннән соңгы дәвердә тагын да ныграк «чәчәк атты».)

Кагыйдә буларак, каләм әһелләре, сигезенче дистәне ваклый башлагач, үзләренең иҗади активлыкларын киметәләр яисә язудан бөтенләй дә туктап калалар. Марат Әмирхан исә бу яктан да безне шаккатырды: әйтерсең, әдәби иҗатсыз узган гомеренең беренче яртысына «үч» иткән кебек, 75нең югары ягына чыккач, ягъни соңгы берничә елда ул дистәләгән күләмле әсәрен бастырып чыгарды: «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» (2009), «Әлвидаг» (2011), «Ир-Мамай» (2013), «Тәхетсез патша» (2017) һ.б. Болар инде әдиптән хыял-фантазияне генә түгел, ә тирән гыйлем-мәгълүматны да таләп иткән тарихи жанрдагы әсәрләр. Алар һәм эчтәлекләре, һәм образ-вакыйгалары, һәм төзелеш-композицияләре белән роман исеменә тулысынча лаек.

Мәгълүм ки, совет җирлегендә халкыбызның милли тарихын, аеруча ханнар дәверен, татарларның дәүләтле чорын әдәбиятта гәүдәләндерү хупланмады. Шулай да бу юнәлештә, бигрәк тә соңгы ярты гасырда тарихи тематикага Н.Фәттах, М.Хәбибуллин романнары иҗат ителде. Бераздан боларга Р.Батулла, В.Имамов, Ф.Латыйфи һәм кайбер башка авторларның язмалары килеп кушылды.

Сорау туа: ә ни өчен соң моңа кадәр, нигездә, заман тематикасы, үз чоры тормышы белән шөгыльләнгән Марат Әмирхан үзенең төп игътибарын милли тарихка, ханнар дәверенә юнәлтә? Бу сорауга төгәл генә, бертөрле генә җавап бирү авыр. Моңа, әлбәттә, ике гасыр аралыгында көчәйгән милли хәрәкәт, милли үзаң йогынты ясагандыр. Әдипне кайчандыр үз дәүләтләрен тоткан халыкның мескен хәлгә калуы, милләт язмышы киң, глобаль планда борчыгандыр.

Гадәттә, йорт-бинаны төзү алдыннан аның проектын, корылма булачак урынның мәйданчыгын әзерлиләр. Шуның кебек, Марат абзабыз да язылачак романнары өчен күпләгән тарихи чыганакларны, язма һәм фольклор ядкярләрен өйрәнә, хан чорларының халкыбыз һәм дөнья тарихындагы урынын, ролен гомуми рәвештә, әйтергә яраса, методологик программа планында билгели. Бу юнәлештә әдәби тәҗрибәләр дә ясап карый. «Тояк эзе» (2001) – шундыйларның берсе. Бу роман зыялыларыбыз, галим-голамә арасында заманында зур кызыксыну, бәхәсләр дә тудырды. Андагы образ-персонажларда чорыбызның аерым шәхес-прототипларын да абайлау кыен түгел. Кайберләре (мәсәлән, Президент М.Шәймиев) үз исемнәре белән дә бирелгән. Романда узган гасырның азакларындагы катлаулы һәм каршылыклы тормыш, кыргый базар мөнәсәбәтләре урнаша бару, мафиячелек тормышчан образлар, шәхси язмышлар аркылы шактый оста сурәтләнгән. Әмма анда төп проблема – милли, этник тарихка хәзерге мөнәсәбәт. Ничәмә-ничә буын килгән, киткән, күпләгән хөкемдарлар алышынып торган. Шулай да татарның тарихта эзе, сүзе калган. Юкка гына роман авторы «толпарның эзе бетмәс, тоягы китмәс», дип язмый.

Романда, чынбарлыкка нисбәтән, соңгы дәвер галим-голамәнең зур өлеше (шул исәптән элеккеге рәсми хакимият тә) татарның этник тарихын болгарлар белән генә бәйли, Алтын Урданы бөтенләй читкә кага. Моның башында Фәнни-тикшеренү институты директоры Сәүбан Галимов тора. Икенче төркем исә болгарны, кыпчак, хәзәр, татар кавемнәре белән бергә, халкыбызның оешу-шәкелләшүендә мөһим бер компонент рәвешендә карый, Алтын Урданың, нигездә, татар дәүләте булуын, аның этник һәм дәүләтчелек тарихыбызда төп һәм хәлиткеч роль уйнавын искәртә. Бу юнәлешнең төп әйдаманы – чагыштырмача яшь галим Кәшшаф Хәмитов. Әсәрдә әлеге ике капма-каршы юнәлеш тарафдарлары арасындагы көрәш-каршылыклар гәүдәләнеш таба. Автор исә үзе «алтынурдачы»лар белән теләктәш һәм фикердәш. Ул да Алтын Урданы фәнни өйрәнү предметы буларак кына түгел, ә татар халкының этник тарихындагы мөһим бер чор рәвешендә карау тарафдары.

Югарыда телгә алынган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг» романнары инде укучыларга яхшы таныш. Матбугатта да алар хакында сүзләр булды. «Казан утлары»ның 2009, 2010, 2011 еллардагы саннарына күзәтү рәвешендә язылган мәкаләләрдә без дә бу әсәрләргә шактый урын биргән идек. (Мәдәни җомга. – 19.02.2010; 18.02.2011; 3.02.2012). Болар безнең «Иҗади гамәлле шәхесләр» китабында да (К., 2014. – 178-210 б.) урнаштырылган. Шуңа күрә биредә бу романнар хакында гомуми фикер әйтү белән генә чикләнәбез

М.Әмирхановның бу өч әсәре һәм эчтәлеге, һәм төп образ-персонажлары белән үзара тыгыз бәйләнешле. Заманында мин аларны трилогия дип тә билгеләгән идем. Һәм бу атама инде гавам тарафыннан да кабул ителде. Әлеге трилогиядә, нигездә, XVI йөзнең беренче яртысындагы татар тарихының Казан ханлыгы белән бәйләнешле катлаулы вакыйга-хәлләре сурәтләнә. Үзәктә – Чыңгыз токымы, атаклы нәселләр белән багланышлы Мөхәммәдәмин, аның хатыны Үрбәт ханәкә, Гәүһәршад (Ибраһим хан белән Нурсолтан бикәнең кызы), Сөембикә һәм кайбер башка билгеле тарихи шәхесләр, аларның драматик, хәтта фаҗигале дә язмышлары. Авторның үткен һәм тәҗрибәле каләме белән тудырылган әдәби-сәнгати дөнья үзенең тормышчанлыгы, офыкларының киңлеге, образларның җанлылыгы, бүгенге көнгә дә аваздашлыгы белән укучыны сокландыра. Бу трилогия тарихи үткәнебез турындагы күзаллауларны шактый баетты, тарих белән бүгенге заман арасындагы бәйләнешләрне сизелерлек якынайтты. Авторның әлеге циклдагы әсәрләре рухи тормышыбызда мөһим бер вакыйга рәвешендә кабул ителде.

М.Әмирханов ике гасыр аралыгында язылган «Тояк эзе» романында, Алтын Урда тарихы, аның хөкемдарлары хакында уйланып, болай дигән иде: «Мамай – татар тарихына кереп калган олы шәхес. Әле аны өйрәнәсе бар». Автор чын егет икән: объектив, милли ихтыяҗны башкалар сыртына салмыйча, үзе тәвәккәлләп башкарды: 80 яшен тутырган көннәрендә укучылар хозурына «Ир-Мамай» исемле шактый күләмле романын тапшырды. (Казан утлары. – 2013. – №5-7).

М.Әмирханов үз иҗатында, аеруча тарихи романнарында катлаулы язмышлы, каршылыклы шәхесләрне сурәтләргә ярата. «Гәүһәршад, Симеон Бикбулатович, Явыз Иван, Туктамыш һ.б. – әнә шундыйлардан... Болар арасында аеруча әмир Мамай мөһим урынны били. 1330-1381 елларда яшәгән бу затны татар тарихчылары да, урысның каләм әһелләре дә еш кына тәнкыйтьли, аның эшчәнлеген тискәре бәяли. Чынлыкта исә әмир Мамай Алтын Урданың, бәкләрбәге буларак, чирек гасырга якын сузылган «болганчык», катлаулы дәверендә төп һәм хәлиткеч рольне уйный, Литва һәм урыс князьлекләренә дә билгеле бер йогынты ясый; Евразиянең кайбер башка илләре белән сохбәт-мөнәсәбәтләргә дә керә, күп мәртәбәләр җиңә, уңышсыз походлары да җитәрлек. Тарихи нигезе тәмам ачыкланып җитмәгән «Куликово сугышы»нда үзе тәрбияләгән князь Дмитрий тарафыннан җиңелә дә. Ахыр чиктә Алтын Урданың законлы ханы Туктамыш аны һәлакәт упкынына этәрә.

Әсәрдә Мамайның катлаулы язмышы драматик, киеренке ситуацияләрдә гәүдәләндерелә, бу көчле шәхеснең уңай һәм кимчелекле яклары шактый үтемле итеп сурәтләнә. Аның Җанибәк һәи Бирдебәк ханнарның сеңлесе Толымбикәгә романтик мәхәббәте, аларның гомер юллары әсәргә үзгә бер җылылык өсти. Романның башлангычы бик тә үзенчәлекле, хәтта символик та: тышта давыл, җил бөтен табигатьне туздырырдай котырына; киез тирмә эчендә Тутыя бикә тулгак тотып ята, газаплана, бәргәләнә. Ахыр чиктә күптән көтелгән ир бала дөньяга килә, әнисе шул чагында ук җан тәслим кыла. Бу эпизод үзе үк төп каһарманның катлаулы язмышына ишарә ясый. Әсәрдә аның «үлеп» кабат терелү күренешләре үзләре генә дә күп нәрсә хакында сөйли.

Романда төп герой белән курыкмыйча бәхәс-әңгәмәгә керүче, аның уй-ниятләрен «фаш итүче» шартлы Юзекәй образы да сюжет үстерелешенә билгеле бер йогынты ясый, әсәргә серлелек төсмере дә өсти. «Тәхетсез патша» романындагы Шамакай образы да, Юзекәй кебек, сарай тормышында сизелерлек роль уйный.

разы да, Юзекәй кебек, сарай тормышында сизелерлек роль уйный. М.Әмирханов әсәрләрендә төш күрү, саташу, төрле әверелү-метаморфозалар шактый еш очрый. «Ир-Мамай»да соңгы дәвер модернистик әдәбиятта аеруча көчәеп киткән бу сәнгати алымнар вакыйга-хәлләрне бәян итүдә, сюжет коруда, геройларның табигатен һәм рухи халәтен яктыртуда аеруча мул кулланыла.

М.Әмирханов әдипнең төп коралы булган тел, сүз белән бик оста эш итә. Әсәрләрендә, шул исәптән «Ир-Мамай»да да кызыклы һәм оригиналь чагыштырулар, әдәби детальләр күпләп очрый. Автор, вазгыять-ситуациягә, герой-каһарманнарның рухи халәтенә туры китереп, текст тукымасына мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләр, җырлар кертеп җибәрә. Тарихи романнарында дастаннардан, элеккеге язма әдәби ядкярләрдән алынган өзекләр дә әсәрләрнең эмоциональ, фикри тәэсир көчен арттыруга булыша.

Татар һәм урыс тарихы элек-электән үзара тыгыз бәйләнешле. Ике арада хезмәттәшлеге дә, сугышлары да булып торган. Урта гасырлар өчен урыс-татар икетеллелеге дә чит түгел. Күпләгән татар кешеләренең урыслашып китүе, мондыйлар арасыннан меңәрләгән мәшһүр затларның чыгуы (Карамзин, Державин, Чаадаев, Тургенев, Куприн...) үзләре генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Наполеонга нисбәт ителүче «Урысны чокысаң – татар чыгар» гыйбарәсе тирән тарихи хакыйкатьне чагылдыра. Урысның шактый гына ил башлыклары да нәселе белән теге яки бу дәрәҗәдә татарга барып тоташа. Мәсәлән, Явыз Иванның әнисе Елена Литваның атаклы Глинскийлар нәселеннән, аның бабасының бабасы – әмир Мамайның улы Мансур. Урыс иле хөкемдарларының берсе Борис Годунов нәселе дә Алтын Урда чоры татар аксөякләренә барып тоташа. Мәскәү тәхетендә хәтта татарча сөйләшкән, мөселманлыгыннан аерылып бетмәгән, христианлыкка тәмам күчеп җитмәгән зат та патша булып тора. Чыңгыз нәселенә тоташкан бу шәхес – Әхмәд ханның оныгы. Берничә ел Касыйм мәмләкәтенең дә хөкемдары булып тора. Рәсәй патшасына хезмәткә күчә, Мәскәү ягыннан «воевода» (гаскәр башлыгы) сыйфатында бик күп сугышларда катнаша, тәвәккәллеге, батырлыгы белән абруй казана. Явыз Иван таләбе белән 1573 елда чукынып, Симеон исемен ала, бояр И.Ф.Мстиславскийның кызы Анастасиягә өйләнә, 1575-1576 еллар аралыгында «Русьнең бөек кенәзе» булып ала. «Халиф на час» кына түгел, ә елга якын! Иван IV тәхетне үзенә кабат кайтаргач, унбиш ел буена – «Тверьнең бөек кенәзе». Фёдор Иванович үлгәч, бер төркем боярлар аны янә патша итәргә телиләр. Әмма Симеон Бикбулатовичка Борис Годунов каршы төшә: аның әмере белән Русьның бер еллык патшасы сукырайтыла, монастырьга сөрелә. М.Әмирхановның «Тәхетсез патша» исемле «кыйсса»-романында (Казан утлары. – 2017. – №4) шушы катлаулы һәм каршылыклы затның сикәлтәле тормыш юлы үзәккә куелган. Ул тарихи контекстта, Мәскәүнең югары идарәчеләре белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә яктыртыла. Автор сәяси интригаларны, хакимияттәге мәкер-хыянәтне, кансызлыкны, икейөзлелекне шактый оста гәүдәләндерә. Симеон Бикбулатовичның, ягъни Саин Булат ханның хатыны Анастасия белән сөю-мәхәббәтләре укучының игътибарын җәлеп итә, әсәргә җылылык өсти.

Бикбулатовичның чукынуы, марҗага өйләнеп гаилә коруы, урысларга хезмәт итүе татар күзлегеннән караганда мактауга лаек түгел. Аның мондый эш-гамәлләренә әбисе Шаһ-Солтан да үзенең ризасызлыгын белдереп тора. Әмма татарлыкның,мөселманлыкның бер символы (архетибы) – 80 яшьлек бу карчык та бераздан урысхристиан хакимиятенең фаҗигале корбаны була. Әмма Бикбулат улы – ни генә әйтсәң дә, безнең халыктан чыккан кеше, елга якын Мәскәүнең олуг патшасы булган зат. Явыз Иванның да тәхеткә утырту өчен бик күпләр арасыннан аны сайлавы очраклы хәл түгел. Димәк, Бикбулатович үзе дә олуг шәхес булган. Марат Әмирханның мондый затны әсәр герое итүе хуплауга лаек.

«Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг» романнарын үз эченә алган трилогиягә М.Әмирхановның «Ир-Мамай», «Тәхетсез патша» әсәрләре дә билгеле бер дәрәҗәдә ялганып китә. Аларның барысының да үзәгендә – XIV-XVI йөзләргә мөнәсәбәтле вакыйга-хәлләр, тарихи шәхесләр. Образларның зур күпчелеген татар хөкемдарлары, өлешчә урысның югары даирә вәкилләре тәшкил итә. Татар-урыс мөнәсәбәтләрен тасвирлау да бар. Шуңа күрә бу биш романны бер цикл рәвешендә карарга мөмкин. Урта гасыр Шәрык сүз сәнгатендә тезмә рәвештә язылган биш роман-поэманы «хәмсә» (ягъни «бишлек») дип йөрткәннәр. Аның классик үрнәкләрен Низами (1141-1209), Әмир Хөсрәү Дәһләви (1253-1325), Нәваи (1441-1501) һәм кайбер башка бөек шагыйрьләр тудырган

Заман темасын гәүдәләндерүдә шактый зур уңышларга ирешкән М.Әмирханов соңгы дистә елда татар әдәбиятын тарихи романнар өлкәсендә дә яңа баскычка күтәрде. Әмма шунысы гаҗәп: ул соңгырак чор мәузугыннан да тәмам аерылмады. Аның 2016 елда нәшер ителгән «Бибимәмдүдә» бәяны (Казан утлары. – №4) – шуның ачык бер мисалы. Анда мондый мәгънәле юллар бар: «Балага тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, кой биргән дә ана. Моннан да дәрәҗәлерәк, моннан да игелеклерәк вазифа юк бу җиһанда, һәм була да алмый. Шулай булмаса, Пәйгамбәребез дә, җәннәт аналар аяк астында, дип тәкрарлап калдырмас иде». Тукай, аның әнисе хакында безнең әдәбиятта күп язылган. Әмма Марат Әмирхан бу изге һәм җаваплы темага үзенчә якын килгән, үзенең сурәтләү аспектын тапкан. Нәтиҗәдә, Бибимәмдүдә ханымның гаять күркәм, җанлы, игелекле образы тудырылган.

Күргәнебезчә, Марат Әмирхановның иҗат мирасы гаять бай, күпкырлы. Ул тудырган әдәби дөнья гаять киң, зур. Анда нинди генә образ-персонажлар, хөкемдарлар хәрәкәт итми. Болар арасында ханнар, патшалар белән бергә, галимнәр, әдип-шагыйрьләр, каләм әһелләре дә бар. Әмма әле әдип иҗаты, аерым мәкаләрецензияләрне исәпкә алмаганда, җентекләп өйрәнелмәгән. Бу әдәби мирас махсус диссертацияләр, монографияләр язуга соралып тора. Без әлеге мәкаләдә бары тик аның кайбер якларына гына тукталып киттек.

М.Әмирханов иҗаты хакында сүз барганда, күңелне борчып килгән бер мәсьәләне дә кузгатмыйча булмый. Әдипнең күптәннән җитлеккән, тәҗрибәле, бай иҗат мирасына ия булуы – бәхәссез хакыйкать. Аның әсәрләре укыла, мавыктыра, уйландыра, милли әхлакый, инсани, эстетик яктан тәрбияли. Әмма ниндидер сәбәпләр, аңлашылмаучанлыклар (бәлкем, авторның артык тыйнаклыгы) аркасындадыр, М.Әмирханов иҗаты рәсми яктан тиешенчә бәяләнми киленә. Сөйләүләренә караганда, М.Мәһдиев Тукай премиясенә тәкъдим ителгәч, «мин Әмирхан Еникидән алда бу бүләкне ала алмыйм», дип үз кандидатурасын кире ала. Билгеле булганча, М.Әмирхановтан шактый кайтыш яисә иҗатлары аның дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән аерым авторлар инде күптәннән Тукай бүләге ияләре, «халык язучылары (шагыйрьләре)» булып беттеләр. Әмма аларның берсеннән дә М.Мәһдиев авызыннан чыккан сүзләр ишетелмәде. Минем инануымча, М.Әмирханов иҗаты, һичшиксез һәм тиз арада, рәсми рәвештә дә югары бәяләнергә тиеш. Аның әсәрләре урыс, төрек һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә итүне көтеп тора.

Марат ага Әмирханов – үзенең яше белән генә түгел, ә кабатланмас, бай иҗаты белән дә әдәбиятыбызда ханлык, әмирлек дәрәҗәсенә ирешкән олпат зат. Ул сүз сәнгатендә тирән эз калдырган адашлары Фатих Әмирхан, Әмирхан Еники традицияләрен уңышлы дәвам иттерә.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: