ӘДИП ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ

Татар әдәбияты – меңьеллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Буыннар чылбырының ныклыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште. Бай сүз сәнгатенең элек-электән тупланган тәҗрибәсе чагыштырмача яшьрәк әдипләрнең иҗатларына да йогынты ясады һәм әле дә ясап килә.

Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында Кол Галидән үк килә торган киң диапазонлы фикерләү куәсе, «Идегәй» эпосындагы масштаблылык, «Таһир-Зөһрә» кебек гыйшык дастаннарыннан күчкән кайнарлык, Г.Кандалыйдагы кебек үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагынусагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин.

Ф.Яруллинның беренче шигырьләре 1960 еллар башында матбугат битләрендә күренә башлый.

Аның шигъриятен нигездә лирика тәшкил итә. Ф.Яруллин укучылар күңелен самими, шул ук вакытта фәлсәфи, тирән фикерле һәм эчкерсез әсәрләре белән яулап алды, шагыйрь буларак нәкъ менә шушы жанрда танылды. Бу турыда замандашы һәм каләмдәше Ф.Шәфигуллин хаклы рәвештә: «Фәнис Яруллин лирикасы гади лирика гына түгел. Аның лирикасында чиксез мәхәббәт җырлары да, тормыш матурлыгы өчен көрәш авазлары да, кешене, кеше акылының бөеклеген мәңгеләштерү мотивлары да бергә үрелеп бара», – дип билгеләп үтте.

Тормышының чәчәк аткан вакытында селкенә алмаслык хәлдә калу әдип күңелендә сәләтен эшкә җигә алмауга үкенү, төшенкелеккә бирелү мотивлары тудыра. Һәм бу аның шигырьләрендә дә чагылмый кала алмый. «Мин дә шулай ярда калдым, тормыш өчен янган чагымда», «ә минем соң авыру газапларны, алып китәр нинди гөрелтек?» кебек үз-үзенә биргән сораулары шагыйрьнең ул чордагы халәтен белдерә. Ләкин соңга табарак бу мотивлар сирәгәя. Аның шигырьләренең нигезендә шагыйрьне шагыйрь иткән – оптимистлык, рух көченә таянып биеклеккә күтәрелү омтылышы ята. Чөнки ул, үзенә Ф.Әмирхан, М.Җәлил, А.Алиш кебек олы шәхесләрне үрнәк итә («Төшә дә исемә» (1977), «Көч бирәсең миңа син, Муса» (1964)).

Ф.Яруллин иҗатының башлангыч чорыннан ук күңелендә кайнаган әрнүсагышларын, хисләренең биеккә, матурлыкка омтылуын яшерми, чөнки белә: үз күңелеңне ачмый торып, башкаларныкына үтеп булмый. Ф.Яруллинның «Мин тормышка гашыйк» (1964) Һәм «Бакчалар бәскә төренә» (1967) җыентыкларына тупланган шигырьләренең күбесе авыл темасына багышланган. Аларда авыл табигатенә мәдхия җырлана: шагыйрь кошлар җырына соклана, икмәктә игенченең сулышын тоя, туган җирен «назга бай» анага тиңли, көзге җилләрнең «уйнап» йөргәнен күрә. Ләкин шул ук вакытта шагыйрь иҗатында барлыкка килгән сыйфат үзгәрешен дә күрми мөмкин түгел. «Кечкенәдән калган гадәт», «Сиртмәле кое монологы», «Йорт һәм оек», «Кеше туды» (1965) әсәрләре моның ачык мисалы булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк: совет чорында аерым кешегә, әле аның кем буласын да белмәгән килеш, аңа мәдхия җырлау, гомумән, кыюлык иде. Шуңа күрә моннан кырык еллар элек язылган шигырь хәзер дә актуальлеген җуймый.

Ф.Яруллин иҗатында «туган як, туган авыл» темасы даими урын алып тора. Геройлар ераграк карый башлый һәм «авыл кешесе» образына яңа төсмерләр, буяулар өстәлә. Шагыйрьнең лирик герое туган якларын, аның табигатен сагынып яши, ул хакта сокланып, рухланып сөйли, үзенең кайгы-шатлыкларын, уңышларын туган ягы белән уртаклаша, яшәр өчен аңардан көч ала, аның үз җанына һәрвакыт кирәклеген тоя, тел ачкычы бирүе өчен рәхмәт укый, туган ягыннан иҗатына илһам, йөрәгенә җылылык, күңеленә яктылык җыя, туган ягы белән халкының аерылгысыз икәнен тасвирлый.

Ф.Яруллин лирикасында шактый урынны мәхәббәт темасы алып тора. Ул үзенең әүвәл иҗат ителгән шигырьләреннән алып соңгы шигыренә кадәр бу темага тугрылыклы калды. Нәкъ менә шушы факт, ягъни мәхәббәт шигырьләрен өзлексез язу аны яшьләр белән тоташтыручы күпер дә инде.

Яшьлеккә хас булганча, Ф.Яруллинның мәхәббәт темасына язылган беренче шигырьләрендә сөйгән ярын үзенә карату, аның мәхәббәтен яулап алу мотивлары өстенлек итә. Ул яраткан кешесе өчен теләсә нинди батырлыклар эшләргә сәләтле икәнен исбатлый: «Йөрәгең кыя тау булса, / Ургырмын чишмә булып; / Агармын да агармын мин, / Тау төшкәнче убылып» («Әгәр йөрәгең таш булса...», 1962).

Шагыйрь өчен ярату – яшәүнең бер мәгънәсе. Элеккерәк шигырьләрендә туган якка мәдхия җырлау күбрәк булса, тора-бара мәхәббәт темасы өстенлек ала. Шагыйрьнең күңел эволюциясе борма-борма юллар аша үтә. Бу, билгеле, табигый күренеш. Һәр шагыйрь – үзе яшәгән чорның баласы. Телиме-юкмы, тормышта булган кискен үзгәрешләр аның йөрәге аша уза.

Шагыйрьнең лирик герое заман сулышын йөрәге белән тоя, һәр үзгәрешне күңеленнән кичереп, борчылып яши. 1990 еллардан башланган үзгәрешләр Ф.Яруллин шигъриятенә дә үтеп керә. Фәлсәфи лирикасында ил язмышы торган саен күбрәк урын ала, чөнки аның язмышы, үзе язганча, «аерым түгел илдән, халыктан». Советлар Союзы таркалганнан соң, ил сәясәтенең нинди юнәлештә барачагын беркем дә әйтә алмады һәм хәзер дә әлеге мәсьәлә ачык булып кала бирә.

Авторның көн сулышын тоеп язган публицистик шигырьләре дә иҗатының шактый урынын алып тора. Россиянең кайбер төбәкләрендә сугышлар бара, бер сәбәпсезгә кешеләрнең гомерләре өзелә, урамнарда хәерчеләр көннән-көн арта. Бу проблемалар да шагыйрьне уйга сала һәм ул шушы күренешкә диагноз куярга тырыша, мәсьәләне чишү юлларын эзли.

Ф.Яруллинның гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләре үткен реальлекләре белән аерылып тора. Ул үткәндәге тоталитар режимны яманлап, хәзерге системаны мактау юлына басмый, тормышта барган үзгәрешләргә объектив бәя бирергә тырыша. Сүз һәм вөҗдан иреге, дәүләтчелек һәм ил сәясәте турындагы шигырьләре татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулардан тора. Автор халкыбызны ирекле, дәүләтле, телле, азат һәм хөр итеп күрергә тели. Безнең яшьләребезнең башка милләт белән кушылулары (катнаш никах); бер-берсенә аяк чалу кебек аерым тискәре күренешләрнең күзәтелүе; үз моңыннан аерыла баруы; кайбер милләттәшләребезнең, илен, динен алмаштырып, татарлыктан ваз кичүләре; өстәгеләрдән куркып, аларның җырын җырларга тырышулар борчый аны.

Татар халкының киләчәге турында уйлану нәтиҗәсендә, Ф.Яруллин иҗатында ирек темасы да киң чагылыш таба. Суверенитет яулап алган вакытта язылган шигырьләрендә автор, Татарстан өчен шатланып: «...Дөнья безнең шушы байрак аша / Омтылышны күрсен иреккә», – дип көр тавыш белән җырласа, 1993 елда язылган шигырьләрендә милләтнең өмете акланмавына ачына. Ф.Яруллин матур теләк-хыялларның гамәлгә ашмавының кайбер сәбәпләре итеп милләтнең вакытында берләшә алмавын, тиз арада тынычланып калуын күрсәтә.

Ничек кенә булмасын, Ф.Яруллин халкыбызның киләчәгенә ышаныч-өмет белән карый.

***

Соңгы елларда аеруча киң җәелгән башбаштаклык, әхлаксызлык күренешләре яшьләргә тискәре йогынты ясады: балаларның ата-анасына карата булган мөнәсәбәте дә төптән үзгәрде. Үзләрен кадерләп үстергән иң газиз кешеләр – әти-әниләр күп кенә балалар өчен кирәксезгә әверелде. Иҗатында гуманизмны калку яктырткан әдип буларак, поэзиясендә дә Ф.Яруллин бу проблеманы бөтен тулылыгы белән ача.

Ф.Яруллин дөньяда барган пычраклыкка, әхлаксызлыкка, намуссызлыкка карата көрәш коралы итеп көчле шигъри сүзне сайлый.

Ф.Яруллин иҗатында поэмалар да шактый күп урын алып тора. Лиро-эпик планда язылган «Нәсел агачы» (1989), «Ак үлем» (1990), «Коткарыгыз» (1990-1993) кебек әсәрләрдә чор проблемалары кискен рәвештә күтәрелә. Әйтик, Беренче Бөтендөнья сугышы, революция нәтиҗәсендә килеп туган гражданнар сугышы, аннары илебез халыкларын кара канга батырган Икенче Бөтендөнья сугышы, «Салкын сугыш», «Кайнар сугыш», Совет идеологиясен бар дөньяга җәелдерү максаты белән, астыртын рәвештә әле бер, әле икенче илгә басып керәләр. Шагыйрьнең поэмаларында сугышларның беркемгә дә җиңү китермәгәнлеге әйтелә. Мәсәлән, «Нәсел агачы» поэмасы дөньяда булган сугышларның берничәсен үз эченә ала. Лирик герой, зиратка барып, нәсел агачын эзли. Төп герой Зәйнәп әби образы аша автор җәмгыятьтә бервакытта да гади халыкка карата мәрхәмәт булмаганын, кемнеңдер ялгышлары аркасында тулы бер нәселнең юкка чыгуын тетрәндергеч итеп сурәтли. Зәйнәп әби Бөек Ватан сугышында җиде баласының алтысын югалта, бары тик Вәгыйз генә сугыштан исән кайта. Ләкин аны да туган авылында озак тотмыйлар, «тегендә» булган дип, каядыр алып китәләр. Вәгыйзнең улы Риф Зәйнәп әби тәрбиясендә кала. Риф өйләнә, аның Рамиз исемле улы туа. Армиядә ракета сынаганда, Риф тә авырый һәм гомере буе саулык җитмәүдән җәфалана. Рамиз исә сиксәненче еллар башында хакыйкый хәрби хезмәттә вафат була һәм аның җәсәде тимер табутта кайтарыла. Билгеле ки, табутны ачтырмыйлар. Ата-ана моны бик авыр кичерә. Алар улларын шәригать кануннары нигезендә соңгы юлга озатырга телиләр.

Рифнең үлүе белән Зәйнәп әбинең нәсел агачының соңгы ботагы да сына. Ул япаялгыз кала Һәм күпмедер вакыттан соң, йөрәгендәге җәрәхәтләренә түзә алмыйча, вафат була.

Ф.Яруллинның әлеге поэмасы ХХ гасырның 90нчы елларында язылган булса да, анда күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә актуаль. Әсәрдә бер нәселнең бетүен автор бөтен милләтебез язмышына кагылышлы рәвештә тасвирлый: сугышта иң асыл егетләр һәлак була, ә милләтне яшәтүче гаярь ир-егетләр бетсә, халкыбызның да киләчәге юк. Әсәр ахырында яңгыраган бала тавышы әлегә көчсез. Димәк, милләтнең әле бары тик еламсыраган тавышы гына ишетелә.

«Коткарыгыз» поэмасында да автор лирик герой язмышы аша сугыш чоры кешеләре кичергән газапларны тасвирлый. Җәмгыятькә кешеләрнең бары тик җиңү яулап алышырга гына кирәклеге, сугыштан соң аларның онытылуы, трагедиянең афәтләре, һаман баш очында кара болыт булып торуы сурәтләнә. Ватан өчен үз гомерләрен биргәннәрнең якыннары сугыштан соң да җәмгыять тарафыннан яклау тапмый, киресенчә, һәрдаим мохтаҗлыкка дучар ителә. Лирик герой атасына сугышта вафат булганнан соң бирелгән орденны сата, чөнки ул аларга бернинди юаныч китерми.

«Ак үлем» поэмасында Ф.Яруллин, беренчеләрдән булып, әдәбиятта, аерым алганда поэзиядә, наркомания темасын күтәрә. Поэма язылган вакытта (1990) әле бу афәт безнең илдә хәзерге кебек үк тамыр җәймәгән иде. Аның кешене нинди хәлгә төшерүен автор кыз бала язмышы аша тасвирлый. Әтисез, торыр урынсыз, мәхәббәттә алданган кыз юанычны наркотиклардан таба һәм упкынга тәгәрәвен үзе дә сизми кала. Алдагы поэмаларда күтәрелгән проблема бу поэмада да дәвам итә: гаделсезлек, җәмгыять тарафыннан яклау булмау, мәрхәмәтсезлек «Ак үлем»дә наркоманиягә илтүче юлларның берсе буларак күрсәтелә.

Гомумән, Ф.Яруллин поэмалары үткен фикер, җитлеккән акыл белән поэзиянең барлык мөмкинлекләрен кулланып язылган.

(Дәвамы бар)

СӘВИЯ ХӘКИМОВА

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: