Әдәбиятның йөрәк тибешен тоеп

ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИНГА 80

 Татар әдәбият белеме тарихында «урап узып та, кузгатып куеп та» булмый торган «нигез ташлары» – озак еллар дәвамында тулы бер юнәлешләрне колачлап барган, абруйлы фикер тудырган галимнәр бар. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, тәнкыйтьче, мәгариф һәм фән өлкәсендә оештыручы-педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллин шундыйлардан.

Татар әдәбияты милли нигезләренә, халык авыз иҗатыннан килгән хасиятләренә әйләнеп кайтып, шулар ярдәмендә туган җир, ана, батырлык кебек мәңгелек кыйммәтләрне, халыкның көен-аһәңен тергезгән 1960 елларда яшь аспирант Тәлгат Галиуллинның шушы күренешләрне аңлату-шәрехләү юлындагы мәкаләләре республика матбугатында күренә башлый. «Совет әдәбияты» («Казан утлары», 1964, №2) журналында басылган беренче җитди мәкаләсе Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышлана. Ш.Галиев иҗаты хакындагы күзәтүләре («Халык – күңел көзгесе», Соц.Татарстан, 1964) дә шушы мәсьәләгә кагыла. «Халыкныкы – халыкка кайта, халыкка хезмәт итә» фикере бу язмаларның үзәгендә булып, шагыйрьлек кыйммәте – халык мәдәнияте традицияләрен заманча югары сәнгать белән куша алуда дигән фикер ассызыклана. Мәсәлән, С.Хәким иҗатының укучыны җәлеп иткән үзенчәлеге дип дөньяга балаларча (фольклордагыча) самими караш һәм тирән фәлсәфә синтезы билгеләнә.

Теоретик проблемаларга да кагылган «Көлдерсен дә, уйландырсын да (Сатирик поэзия турында)» (1964), «Балладаларыбыз турында» (1965), «Поэманың барыр юллары» (1968), «Халык тапкырлык ярата (Татар поэзиясе турында» (1968) кебек мәкаләләрдә дә элгәреләр традицияләрен барлау, татар шигъриятенә колачлы, анда күзәтелә торган закончалыклар һәм яңалыклар ноктасыннан бәя бирү омтылышы ясала. Бер үк вакытта Т.Н.Галиуллин әдәби тәнкыйть өлкәсендә каләм сыный: монда да шигъриятнең үз материалында тирән күзәтүләргә, аерым әдипләр әсәрләрен татар поэзиясе тарихы фонында карауга өстенлек бирә. 1968 елда ХХ гасырның уртасы татар шигърияте һәм халык авыз иҗаты арасындагы багланышларны тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклаганда, аның инде ике дистә язмасы дөнья күргән була. 1960-1970 еллар чиге татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә караган бу тикшеренүләр соңыннан «Яңа үрләр яулаганда» (1972) һәм «Еллар юлга чакыра» (1975) исемле аерым җыентыкларында басыла.

1965 елда Алабуга дәүләт педагогия институтына эшкә китеп, анда дәрәҗәле һәм җаваплы вазифалар башкарганда да (1967-1971 елларда институтның укыту һәм фәнни эшләр буенча проректоры, 1971-1986 елларда ректор), Тәлгат Нәбиевич фәнне һәм әдәби тәнкыйтьне «ташламый». Киресенчә, яңадан-яңа тикшерү объектлары билгеләнә. Тәнкыйтьче буларак, шигърият белән чикләнмичә, ул прозага да мөрәҗәгать итә башлый. Әйтик, Э.Касыймовның «Томан аша» (1969), М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» (1972) романнарына әтрафлы рецензияләре басылып чыга. 1960-1970 еллар чигендә Т.Галиуллинның даими игътибар үзәгендә торачак «үз» авторлары пәйда була: Ш.Галиев (1963 елдан башлап), С.Хәким (1964 елдан башлап), Р.Харис (1969 елдан башлап), Г.Латыйп (1968 елдан башлап), Х.Туфан (1970 елдан башлап), И.Юзеев (1973 елдан башлап) һ.б. Алар иҗатына һәм галим, һәм тәнкыйтьче буларак бәя биргән язмалар даими рәвештә республика матбугатында дөньяга чыга. Аерым бер шагыйрьләр иҗатына кабат-кабат мөрәҗәгать итүен үзе үк болай дип аңлата: «Әйтик, хәзерге татар поэзиясенең танылган лидеры, әйдәп баручысы, М.Горький һәм Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты С.Хәким иҗаты турында бер мәкаләдә иң гомуми мәгълүматларны гына биреп була. Ул очракта кабатланудан котылуы кыен. Шуңа күрә биредә сүз аның иң соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре турында, анда да шагыйрьнең бөтен барлыгын, рухын, хисен биләгән иң мөһим юнәлешләр хакында гына барачак. Шуңа күрә бу мәкалә тулы иҗат портреты булуга дәгъва итми. Ул – татар тәнкыйтендәге соңгы ун-унбиш ел эчендә С.Хәким иҗатын тикшерүгә багышланган хезмәтләрнең, мәкаләләрнең дәвамы гына» («Шагыйрьләр һәм шигырьләр», 5 б.). Нәтиҗәдә, озак вакытлар дәвамында тәнкыйтьче аерым бер әдипләр иҗатын үзгәрә баручы процесс буларак даими өйрәнеп, яңалыкларны бәяләп баручыга, бу иҗатларның «елъязмачысына» әйләнә.

Гомумән, әдәби процесс белән кызыксынып, шигърият пульсын тоеп тору – аның бөтен иҗат гомеренә хас сыйфат. Яшь шагыйрьләр иҗатын тикшерү, аларның әсәрләрен туплаган җыентыкларны күзәтү, язучыларның әдәби ел йомгакларында чыгышлар ясау, әдәбият тарихына кагылышлы аналитик, күзәтү характерындагы материаллар эшләп бару – болар барысы да күп укуны, эзләнүне таләп итә, эрудиция һәм әдәбиятны ярату хакында сөйли. Язмаларда шигърияттәге, аерым шагыйрьләр иҗатындагы, конкрет әсәрләрдәге яңалыклар, әдәби алымнар кулланылышы, традицияләрнең дәвам ителеше, образлылык игътибар үзәгенә куела. Татар әдәбият белемендәге яңалыклар, вакыйгалар да һәрчак аның күз уңында.

1970-1980 еллар чигендә галимне милли әдәбият тарихындагы кызыксындырган, борчыган яклар монографик тема булып формалаша: совет чоры шигъриятендә реализм традицияләренең ныгуы, үсүе, үзгәрүе. Бу тема берничә китапта: «Социалистик реализм юлыннан» (1977), «Дыхание времени (вопросы становления и развития социалистического реализма в татарской советской поэзии до 1941 года)» (1979) хезмәтләрендә һәм докторлык диссертациясендә ачыла-ачыклана. Аларда әдәбият белеменең иң катлаулы мәсьәләләреннән булган иҗат методы хакында күзәтүләр дә, 1920-1930 елларда татар әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйтьнең торышын тикшерү дә, татар шигъриятендә язу ысулына караган методологик фикерләр дә, чор шигъриятенә җентекле анализ да урын таба. Аерым алганда, 1920-1930 еллар татар әдәбиятының Көнбатыш һәм Көнчыгыш поэзиясе үзенчәлекләрен яңа методологик нигездә синтезлавы хакындагы фикер дәлилләнә. Бу нәтиҗә татар әдәбияты тарихын өйрәнү өчен зур әһәмияткә ия була: ул рус әдәбияты, революцион идеяләр йогынтысын өстенлекле санауга чик куя.

Чор шигъриятен тикшерү вакытында берничә: кеше һәм җәмгыять, шәхес һәм төркем, кеше һәм хәл-әхвәлләрнең катлаулы мөнәсәбәтләре барышын күз уңында тоту кирәклеге хакындагы методик характердагы кагыйдә ассызыклана. Чор лирик героен күпьяклы тикшереп, автор аның үз вакыты кешесе, тормышка инкыйлабый мөнәсәбәтле көрәшче генә булмыйча, табигать баласы икәнлеген дәлилли. Т.Н.Галиуллин 1920- 1930 еллар шигъриятенең жанрлар өлкәсендә «революция» ясавын билгели, тарихи поэтика юнәлешендә мөһим һәм дөреслеге алга таба расланган закончалыкларның асылын күрсәтә.

Хезмәтләрдәге аерым бер гомумиләштерүләр үз чоры өчен кыю һәм көтелмәгәнчә яңгырый. Әйтик, галим чор сулышын чагылдырган әсәрләрнең, мактауларның, революцион лозунглар күтәргән шигырьләрнең уртакул шагыйрьләр тарафыннан иҗат ителүен исбатлый. «Модага ияреп» язылган иҗат җимешләренең татар шигърияте йөзен билгеләмәвен талантлы авторлар иҗаты мисалында күрсәтә.

1981 елда филология фәннәре докторы дигән дәрәҗәгә ирешкәннән соң да, Т.Н.Галиуллин бер-бер артлы фәнни һәм тәнкыйди характердагы күләмле монографияләр, китаплар язуын дәвам итә. «Безнең заман – үзе җыр» (1982), «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» (1985), «Дәвамлылык» (1987), «Илһам чишмәләре» (1988), «Гомер учагы» (1991) китаплары, тәнкыйть һәм фән тарихы мөмкинлекләрен бергә үреп, әдәби-иҗат портретлары тудыру юнәлешендә язылганнар. Алар ХХ гасыр әдәбияты хакында, гомумән, татар әдәбияты тарихы фонында уйланып эшләнгән. Исемнәре янында «әдәби тәнкыйть мәкаләләре» дигән аңлатма бирелсә дә, җыентыклар әдәбият тарихының актуаль мәсьәләләрен көн тәртибенә куйган фәнни монография дәрәҗәсенә ия. Хезмәтләр шартлы рәвештә аерылган ике өлешне, әдәбиятны өйрәнү мөмкинлекләрен билгеләгән теорияне һәм шуны гамәлгә ашырган тарихи язмаларны берләштерә.

Тарихи язмалар тикшерү объекты итеп сайланган иҗатчының әдәби портретын укучы күз алдына китереп бастыра. Аларда үткен каләм, төгәл сызыклар ярдәмендә образ тудыру сәләте укучыны үзенә җәлеп итә. Соңрак ике-өч сурәтләү чарасын, еш кына чагыштыру белән метафораны бер җөмлә эчендә «очраштырып», катлаулы сурәт ясый торган язучы булып танылачак Т.Н.Галиуллин шушы әдәби алымны бүген әдәбият мәйданында күренекле язучы-шагыйрьләрнең иҗат портретларын тудыру өчен файдалана. Р.Гаташ, Р.Харис, Г.Рәхим, М.Әгъләмов, М.Галиев, Х.Әюпов һ.б.ларның холык-фигылен, дөньяга һәм кешеләргә мөнәсәбәт-фәлсәфәсен, иҗатларында дәвам иткән тормыш кредосын ачкан, аларның шәхесен укучы күз алдына бастырган автор үзенчәлекле: шаян-җиңел, соклану һәм юмор катнаш интонация тапкан. Шуңа күрә иҗат портретлары каләмдәшләренә багышланган әдәби парчалар кебек тәэсир калдыра.

Язмаларның исеменә үк язучы, шагыйрь иҗатындагы төп сыйфат чыгарылган, ул инде материалны алдан ук гомумиләштереп бәяли һәм укуга «көйли». Әйтик, «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» (1985) җыентыгында шушы чорда актив иҗат иткән 10 шагыйрь иҗаты тикшерелә. С.Хәкимгә багышланган бүлек «Зур бу илем, гаҗәп киң бу дөнья» дип атала, анда татар шагыйре иҗатында дөнья хакында уйлануның лейтмотив булуы ассызыклана. Яки Нури Арсланов шигъриятен барлаган бүлек «Үз илем, үз республикам бар» дигән исем йөртә, әлеге шагыйрьнең гражданлык лирикасы, патриотик мотивлар белән өртелгән шигырьләр аша дан казануы үзәккә алына. И.Юзеев, хаклы рәвештә, «Яшьлек һәм батырлык җырчысы», дип бәяләнә.

Аннары шагыйрьләрнең иҗат үзенчәлеген тәшкил итә торган берничә сыйфат аерып чыгарыла. Әйтик: 1) «С.Хәким каләме тудырган әсәрләрнең шөһрәте, барыннан да элек, халык язмышының үзәк вакыйгаларын, борылыш моментларын кеше характеры, шәхес кичерешләре аша һәм шул ук вакытта фәлсәфи тирәнлек белән калкытып куя алу осталыгы биеклегеннән аңлатыла»; 2) «шагыйрь һәр очракта да чор рухы таләп иткән, үз эчке кичерешләренә, уйлануларына якын тематиканы һәм жанрны алга чыгара»; 3) төп темалар буларак, Бөек Ватан сугышы, туган ил-җир, туган җирдә барлыкка килгән үзгәрешләр, туктаусыз эзләнү һәм йөрәк-хис тынгысызлыгы күрсәтелә («Шагыйрьләр һәм шигырьләр», 8 б.).

Шунда ук шагыйрьләр иҗаты чорларга бүленеп, бәяләнеп уза. Мәсәлән, Р.Фәйзуллин шигъриятендә тәнкыйтьче «берсен-берсе тулыландырып, вакыты белән бәхәсләшеп, тартышып үскән өч юнәлеш, елларын тәгаен генә билгеләве кыен булган өч чор, өч этап» билгели: беренчесендә «ул укучыны тормышны гадәти булмаганча күрүе һәм тасвирлавы, чәчрәп торган метафорасы, ассоциациясе һәм гармония, көйле аһәң белән санашмаган иҗеге белән үзенә каратты», бу чорда ул – тәҗрибәләр ясаучы, традицияләрне җимерүче бунтарь; кыска шигырьләр чоры – «экспрессив тыгызлык, мәгънәви һәм стилистик куелык, образлы киеренкелек ярдәмендә тар мәйданда фикер, идея әйтеп салу, хисне ачу», философ шагыйрь; өченче чорда, «сугыш һәм иминлек, үткән һәм киләчәк, батырлык һәм куркаклык турында язылган шигырьләрендә Маяковский, Такташ, Җәлил традицияләрендә тәрбияләнгән трибун шагыйрь буларак ачыла» («Шагыйрьләр һәм шигырьләр», 128-135 б.). Р.Фәйзуллин иҗатын яратучы һәм белүчеләр өчен дә, галим-тикшерүчеләр өчен дә бу бүленеш – нигез, кире кагу мөмкин булмаган бәя.

Тагын бер мисал. Т.Н.Галиуллин, 1960-1980 елларда мәйданга чыккан бик күп талантлы шагыйрьләр белән беррәттән, Ренат Харис өчен дә «үз» тәнкыйтьчесенә, иҗатын даими күзәтеп баручы укучыга әйләнә. Яшь шагыйрь үзе хакында хәбәр иткән бер вакытта ук тәнкыйтьче аның иҗатындагы түбәндәге үзенчәлекләрне аерып чыгара: 1) бу иҗатта кешенең фикерләү рәвешенә, интеллектына үтеп керергә, тормыш диалектикасын аңларга омтылыш көчле; 2) аның лирик герое – көчле, нык ихтыярлы шәхес, рухи дөньяны да шагыйрь элегик моң, сагыш аша түгел, бәлки «ихтыярлы» ритмнар, «мускуллы» сынландырулар, экспрессия һәм катлаулы ситуацияләр аша сурәтләргә ярата; 3) аналитик фикер, эзләнүчән хис шагыйрьгә көнитешнең төрле күренешләренә үтеп керергә юл ача: сурәтләнгән вакыйгаларга, эчке дөнья чагылышларына үзенең мөнәсәбәтен төгәл һәм ачык итеп рәсемләп бирү мөмкинлекләрен арттыра; 4) ул – шартлаулы, көтелмәгән алымнар, кыю метафоралар шагыйре, сүзгә саран һәм экономияле шагыйрь («Шагыйрьләр һәм шигырьләр», 153- 164 б.). Бүген татар шигъриятендәге олы фигуралардан булган Р.Харис иҗатында шушы үзенчәлекләрнең «ярылып ятуын» күрми мөмкин түгел.

Шулай итеп, совет идеологиясенең күрсәтмәләре нинди булуга карамастан, поэзиягә якын килүдә Т.Н.Галиуллинның үз үлчәве, үз тикшеренү юлы формалаша: «Һәр иҗтимагый чорда шигъриятнең асыл кыйммәте ил тормышына, халык язмышына якынлык, гуманизмга тугрылык, кеше кичерешләрен яңача сурәтли белү һәм сәнгатьчә нәфислек белән бәяләнә. Шул сыйфатларга ия булган шигъри әсәрләр генә, еллар, гасырлар сынавын үтеп, безгә килеп җиткән, һәм һаман да матурлыгын югалтмаган» («Шагыйрьләр һәм шигырьләр», 3 б.). Әлеге дүрт кыйммәт аның тарафыннан һәр иҗатта барлана. Шуңа күрә ХХ гасыр поэзиясе, аның аерым сүз осталары хакында яңа хезмәтләрдә, диссертацияләр һәм монографияләрдә без Т.Н.Галиуллин карашларын үстерү белән очрашабыз. Галим чын мәгънәсендә тулы бер гасыр шигъриятен өйрәнүгә сукмак сала, киләчәк тикшеренү юлларын билгели.

1986 елда Казанга әйләнеп кайтып, Т.Н.Галиуллин башта Казан дәүләт педагогия институтының әдәбият кафедрасында, аннары Казан дәүләт университетында профессор булып эшли башлый. 1989 елда аңа татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыруны тапшыралар.

1990 еллар – хәбәрдарлык чоры – әдәбият белеме фәненә дә көчле тәэсир ясый. Билгесез исемнәр һәм әсәрләр кайта, озак вакытлар яшәп килгән концепцияләрнең идеологик заказга барып тоташа торган «йомшак» яклары ачыктан-ачык күрсәтелә. Инде әдәбият тарихын бөтен тулылыгында аңлау мөмкинлеге ачылган кебек тоела. Ләкин… бу эш алай бик ансат кына булып чыкмый. Чөнки яңача эшләү юллары табылмаган! Акрынлап яңа нигез кирәклеген, ләкин аның иске мирастан тулысынча баш тартып түгел, бәлки элгәргеләрнең эзләнүләрендәге уңышлы якларны файдаланып гамәлгә куелырга тиешлеген аңлау килә.

Т.Н.Галиуллинның «Шигърият баскычлары» (2002) һәм «Шәхесне гасырлар тудыра» (2003) китаплары әдәбият турындагы фәнгә шундый яңа караш алып килә. Әдәбият белемендәге ХХ гасыр ахырында тәнкыйтькә дучар булган концепцияләр әдәби барышка иҗтимагый-сәяси яктан якын килүне таләп итәләр. Хәзер инде әдәбиятның идеологик яки сәяси заказ белән генә барлыкка килә алмавын, аның үз эчке закончалыкларына буйсынып, чорның әдәби аң үзенчәлекләренә таянып хәрәкәт итүен берәү дә кире какмый. «Ләкин аны кайсы яктан тикшерү дөресрәк соң?» – бу сорау ачык кала. Т.Н.Галиуллин әлеге мәсьәләгә үз карашын белдерә, ул әдәбиятны, милли тамырлар һәм шартларга бәйле рәвештә, яшәешне танып-белү өлкәсе, милли үзаң һәм характерны сүз-сурәт ярдәмендә тергезеп күрсәтү сферасы дип саный, халык тарихындагы үзгәрешләрне исә әдәбияттагы үзгәреш нокталары буларак карый. Аның «Милли үзаң һәм шигърият» («Шигърият баскычлары», 3-8 б.) язмасы әлеге карашның асылын укучыга җиткерә. «Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре» дигән язмада татар шигъриятенең аерым бер дәверләрен өйрәнү эшендә кабул ителгән кайбер фикерләргә бәя биреп, автор үз концепциясенең төп кануннарын формалаштыра.

Беренчедән, галим ХХ йөз башы белән 1917 елдан соңгы әдәбият арасында бернинди уртаклык булмау хакындагы озак еллар яшәп килгән караш белән килешмәвен белдерә, «ике дәвер әдәбиятларын чагыштырып караганда, тирәннән, астан агып яткан чишмәләрне, ерганакларны барлаганда, сурәтле фикерләүнең бернинди сәясәткә, өстән иңдерелгән хакимияткә бирешми торган үз эчке кануннары, уртаклыклары барын сиземләве кыен түгел» («Шигърият баскычлары», 10 б.). Димәк, милли әдәбиятның шушы эчке уртаклыкларын, күчемлелек-дәвамлылыгын күздә тотып өйрәнү зарур.

Икенчедән, сәясәт басымы әдәбиятны «заманның шәүләсе, колы» дәрәҗәсенә төшерә. Аның күтәрелеше исә теге яки бу халык әдәбиятында талантлар, олы әдипләр булу белән бәйле. Шуңа да әдәбият тарихын өйрәнү бәя бирүдән башка була алмый, юкса төрле дәрәҗәдәге, төрле мөмкинлекләргә ия язучылар бер калыпка салыначак.

Өченчедән, Т.Н.Галиуллин моңа кадәр әдәбият белемендә тискәре бәяләнеп килгән, ләкин күп кенә әдипләр иҗатына зур йогынты ясаган дини-мифологик әсәрләрнең, модернистик һәм шәкли эзләнүләрнең махсус тикшеренүләр объекты булырга тиешлеген дәлилли. Шуның белән бергә, «социалистик реализм» кебек зур күренешне соңгы вакытта уйдырма, дип атауга да каршы чыга. Шулай итеп, әдәбиятны бөтенлектә, төрлелектә, тулылыкта өйрәнү кирәклеге көн тәртибенә куела.

1995 елда язылган бу мәкаләдә мондый юллар бар: «Күнегелгән, күп тапкырлар тәкрарланган яссылыкларга ябышып яту, шигъриятне бик тар сәяси-җәмгыяви күзлектән генә бәяләү, карашлар төрлелеген кабул итмәү, бер фикерне канунлаштыру – әдәбият фәнен, тәнкыйтьне торгынлыкның җылы, тыныч, ипле ярларыннан ерак алып китә алмас. Үткәнгә тәнкыйди карашны «авантюра», «карьера артыннан куу» кебек текә сүзләр белән өркетү, мирасның абруен төшерү, дип бәяләү чоры иртәмесоңмы үтәчәк. Безнең буынга насыйп булган өермәле вакыт туктаусыз алга хәрәкәтне, эзләнүне, уйлануны таләп итә. Үзгәрмичә мөмкин түгел» («Шигърият баскычлары», 18-19 б.). Әлеге сүзләрнең дөреслеген вакыт инде раслады.

Хезмәтләрнең 1920 һәм 1930 еллар шигъриятен, бу чорлардагы олы шагыйрьләр иҗатын күзәтү-анализлау өлеше нәзари фикерләрне гамәлдә сынау да булып тора. Әлеге эзләнүләр моңа кадәр укучыга аз билгеле мәгълүматларга таянуы һәм, шуның белән бергә, билгеләнгән вакыт аралыгындагы шигъриятне тулысынча колачлап алуы белән әһәмиятле. Т.Н.Галиуллин үзенең гыйльми өйрәнүләр объекты итеп сайланган дәвер әдәбиятына бербөтен милли-әдәби аң җимеше дип карый, сәләтләре ягыннан төрле булган әдипләрне ул шушы яктан берләштерә. Үзе тәкъдим иткән нәзари кагыйдәләрдән чыгып, татар әдәбиятындагы күчемлелекнең 1917 ел вакыйгалары белән өзелмәвен дәлилли. Мәсәлән, ул елларда М.Гафури, Г.Камал, Ш.Бабич кебек шагыйрьләр мирасында халык авыз иҗаты традицияләре чагылу игътибарга алына. Хәтта моңа кадәр татар әдәбият белеме дәшми үтә торган өлкә: 1920 еллар әдәбиятында дини-мифологик мотивларның саклануы С.Сүнчәләй, Т.Ченәкәй, Ә.Сәгыйди, Г.Харис һ.б.ларның шигырьләре мисалында күрсәтелә. Шулай итеп, галим ХХ гасыр ахырында үзе фәнгә аяк баскан бер вакытта мөрәҗәгать иткән классиклар иҗатына яңадан әйләнеп кайта, аларны заман югарылыгында тикшерүгә һәм бәяләүгә алына.

1920 еллар татар шигъриятенә кагылышлы тикшеренүләр әдәбият белемендә ачык кала килгән күп кенә сорауларга җавап бирә, татар әдәбиятындагы бер этап хакында гына түгел, милли сәнгатьнең бүгенге хәленә сәбәп булган факторлар, мәдәният тарихыбыз турындагы нәтиҗәләре белән уртаклаша. Мәсәлән, шушы чор әдәбиятына мөнәсәбәтле К.Әмири, Ә.Сәгыйди кебек аз билгеле авторлар иҗатына бәя биреп барганда, әдәбиятта беренче адымнарын ясауга ук, гражданнар сугышы вакытында башларын салган яшьләрнең исемлеге китерелә: В.Җәлал, К.Кәрипов, Ш.Бабич, Ш.Фидаи, И.Йосфи, Д.Гобәйди, Бамин (Бәдретдин Әминев) һ.б. алар. Иң яхшы әсәрләрен язарга өлгермәгән талантлы яшьләрнең сәясәт корбанына әверелүе башка бүлекчәләрдә дә игътибарга алына, татар әдәбиятының аерым бер дәверләрдәге торыш-үзгәрешләренә бүгенге караш, еш кына артык таләпчән якын килү дә искәртелә. Т.Н.Галиуллин дәвер шигъриятенә әлләни зур өлеш кертә алмаган, берничә әсәр белән чикләнгән әдипләрнең дә иҗат индивидуальлеген, шәхси мөмкинлекләрен, талант үзенчәлекләрен билгеләп-барлап бара. Галимнең үз халкы мәдәниятенә, әдәби мирасына, фаҗигале язмышларга дучар улларына хөрмәте, каләм тибрәткәндә, үзенең татар булуын һәрчак истә тотуы хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла.

Хезмәтләрдә «татар әдәбияты поэзиядән башлана» дигән фикер берничә тапкыр кабатлана, алай гына да түгел, шушы гыйбарәнең дөреслеге исбатлана. Шигърият феномены бөтен тулылыгында һәм тирәнлегендә Т.Н.Галиуллинның фәнни фикерләү предметы булып торса да, поэзия хакында сөйләү, гомумән, әдәбиятка бәя бирү кебек яңгырый. Шигырь материалында сүз сәнгате кануннары ачыклана һәм, шуларга таянып, аерым әсәрләрне анализлау эше башкарыла, шулар аша чор әдәбиятына ачкыч табыла.

 «Яктылык» (2011) җыентыгы асылда ХХ гасыр шигъриятен, бу чордагы олы шагыйрьләр иҗатын күзәтеп-анализлап язылган. Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый кебек ХХ йөз башында иҗатларының алтын чорын кичергән зур фигуралардан башлап, автор бу дәвер татар шагыйрьләренең нинди максатлар куеп иҗат итүе, кайсы алымнарга өстенлек бирүе, татар сәнгатендә нинди актуаль мәсьәләләр күтәрүе турында сөйли. Х.Туфан һәм С.Хәким иҗатлары мисалында, ХХ йөз башы шигъриятенең ничек итеп, кайсы иҗатчылар аша 1960 еллар буынына – Р.Фәйзуллин, И.Юзеев, Р.Харисларга килеп тоташуы күрсәтелә. Т.Н.Галиуллин татар поэзиясенең этаплары арасындагы дәвамчанлыкны да, һәр этапның үз хасиятләрен дә бик төгәл мисалларда күзәтә. Шагыйрьләрнең шәхси иҗат дөньяларын ачу ярдәмендә, чорның гомуми әдәби панорамасы, дәвер әдәбиятының уртак сулышы калкытып куела.

Хезмәтнең иң әһәмиятле бүлекләре – үзгәртеп кору елларыннан соң татар шигъриятенең торышын анализлаган язмалар. «Заман таләбе – шигърият асылы» аналитик мәкаләсе 1960-1975 еллар поэзиясенә күзәтү ясый. Монда чор шигъриятенең төп үзенчәлеге итеп «гомумкешелек проблемаларына, яшәү белән үлем, кеше гомеренең кыйммәте, яхшылык белән явызлык, гаделлек, шәфкатьлелек кебек мәңгелек проблемаларга игътибар арту» («Яктылык», 149 б.) күрсәтелә. 1975-1990 еллар татар поэзиясен галим «Тынчу елларның тынгысыз шигърияте», дип гомумиләштерә. Әмма бу чор шигъриятендә милли мотивларның активлашуы, форма ягыннан исә – «реалистик һәм романтик, лирик һәм драматик, фәлсәфи һәм публицистик башлангычларның бер-берсен тулыландыруы» («Яктылык», 209 б.) билгеләнә.

«Милли яңарыш чоры шигърияте» дигән язма 1990 елларны колачлый. Кызыклы һәм уйландырырлык күренешләр буларак, «хис төсмерләре кинәт алышыну, сурәтне төгәлләмичә өзү, символлар, детальләр аша гомумиләштерүгә чыгу, шигъри калыплар төрлелеге (көйләм шигыре янәшәсендә төрле үлчәүле сөйләм, интонацион шигырь үсү) борчылуны, өметсезлекне, яшәешнең мәгънәсезлеген, шәхеснең олы дөньяда ялгызлыгын, гомернең кыскалыгын чагылдыруга» буйсынуы; «чарасызлыкны ирониягә, көлүгә күчерү»; «катгый кануннар белән чикләнмәгән образлылыкка күчү»; «фәлсәфи һәм тәнкыйди рух»ның көчәюе; «үзешчән шигърият» дәррәү күтәрелеп, «шигъри сүз чүпләнү, эстетик зәвык кимү, укучыга яхшыны начардан аеру кыенлашу»; «Көнчыгыш поэзиясендә алга киткән жанрлар белән артык мавыгу, Көнбатыштан кереп, үзебезнеке буларак үстерелгән баллада, сонет, триолет кебек үзенчәлекле жанрларга игътибарны» киметү; «хикмәтле сүзгә» җитәрлек игътибар бирмәү кебек күп кенә сыйфатлар күрсәтелә. Әмма, галим фикеренчә, татар поэзиясенең «үз өстенә милләтне, телен, динен, әхлагын саклау бурычларын» алуы аңа «өстәмә көч, тематик һәм хәтта стилистик киңлек бирә» («Яктылык», 256-257 б.).

Шулай итеп, Тәлгат Галиуллин – тулы бер гасыр шигъриятен өйрәнүгә сукмак салган, киләчәк тикшеренү юлларын билгеләгән галим, әдәбият тарихчысы, 1960 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр татар шагыйрьләре иҗатын даими һәм җентекле күзәтеп-бәяләп барган тәнкыйтьче дә. Аның әдәбият белеме өлкәсенә караган гыйльми хезмәтләре, заман ихтыяҗларына җавап биреп, фәннең бүгенге торышын исәпкә алып язылган булса, әдәби иҗаты милли әдәбиятка чор сулышын алып килде, ХХ гасыр ахыры китереп чыгарган психологик һәм иҗтимагый катаклизмнарны, кеше турындагы күзаллауларның үзгәрүен хәбәр итте. Әдәбият белгече, галим һәм тәнкыйтьче буларак язган хезмәтләре дә, әдәби иҗаты да үз предметын тирәннән белеп һәм аңлап бәяләве белән кадерле.

 

"КУ" 07, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: