Чын безнеңчә − милли...

РУШАН ШӘМСЕТДИНОВКА 70 ЯШЬ

Аның әсәрләрендә тарих үзе. Үткән белән бүгенге тылсымлы төсләр яктылыгында ерак гасырларны чагылдыра. Фаҗигаи язмышлы Ханбикә-Сөембикә, Кол Гали, Мөхәммәдьярларның карашларында уй, гамь... Тукайның «Су анасы» әкиятенә язылган иллюстрациядәге алтын тарак урлаучы малайның куркынган йөзен күреп, чәченнән сыйпап юатасы килә, Су анасы артыннан чапкан көчекләрнең һау-һаулап өргән тавышлары ишетелеп киткәндәй була... Миллилек – аның канында, калебендә, зыялы-затлы чыгышында.

Рушан Шәмсетдинов 1946 елның 25 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Яшь егетнең күңеленә милли рух Татар Бистәсенең үзенчәлекле, кабатланмас архитектура бизәкләре аша да, һичшиксез, сеңеп калгандыр. «Болар бит бер заман җимерелеп юкка чыгарга, югалырга мөмкиннәр, тарих безне гафу итмәс», дигән уй үсмер егетне Казан сәнгать училищесына укырга алып килгәндер. Әйтергә кирәк, инде студент вакытта ук эшләре белән ул төрле күргәзмәләрдә катнаша башлый. Үзенең уй-хыялларын егет укуын тәмамлаганда тормышка ашырырга керешә – диплом эше итеп «Сөембикәнең ире Сафагәрәй белән хушлашуы» исемле картина әзерләргә тели... Тик рәсми идеология егеткә хут бирми, нәтиҗәдә, җитәкчесе «Җәлилчеләр» картинасын язуны тәкъдим итә, ул училищедан рәссам-педагог белгечлеге алып чыга. Аннан инде мәктәптә укытулар, төрле газета-журналларда бизәүче-мөхәррир вазифалары, Казан сувенирлар фабрикасында эшләүләр... Аз, болар гына бик аз кебек тоела аның күңеленә. Сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиевнең милли сәнгать, татар тарихы буенча биргән дәресләре егетнең күңелен һаман алгысытып, эзләнүләргә этәреп тора. Һәм менә, Ходайның рәхмәте, остазы Рәшит Төхфәтуллин аңа Мәскәүгә укырга китәргә, аралашу, эшләү мөмкинлеген киңәйтергә киңәш итә. Мәскәүне алу беренче, хәтта икенче талпынуда да түгел, өченчесендә генә насыйп булып, 1981 елда Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган егет рәссам-график һөнәрен үзләштерә.

1968 елда ул Татарстан китап нәшриятында рәссам-бизәүче, 1993 елдан баш рәссам булып эшли. Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, күп конкурслар лауреаты Рушан Шәмсетдинов тарафыннан бизәлеп, тарихи яктан баетылып, 500дән артык китап (Акмулла, Н.Исәнбәт, С.Хәким һ.б.ларның томлыклары, татар пьесалары антологиясе, «Идегәй» китабы һ.б., һ.б.) дөнья күргән икән – аның татар әдәбияты, сәнгатен танытуда өлеше бәһасез. 1991 елда «Мирас» журналы ачылгач, әлеге журналда эшләү, тарихчылар белән турыдан-туры аралашу да аның белемен баетып, уй-хыялларын тулыландырып җибәрә. Әйтергә кирәк, әлеге талант иясенең яңа ачылган басмада хезмәт куюы журналның укучылар арасында танылып китүендә зур табыш була.

Рәссам өчен иң мөһиме – шәхси күргәзмәңне оештырып, сәнгать белгечләренең бәһасен ишетү, хезмәтеңнен халык арасында таныла алуында. Аның күргәзмәләре һәрдаим оештырылып, хезмәтләре җөмһүриятебездә генә түгел, чит өлкәләрнең, хәтта чит илләрнең музейларында да саклана. Алар арасында бигрәк тә «Болгар ханнары», «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары» портретлар җыелмасы, «Татар халкының батыр бабалары» хезмәте, күренекле шәхесләр портретлары зур урын алып тора. Рушан Шәмсетдинов тарихка гына түгел, дөнья буенча да сәяхәт итәргә ярата. «Бер генә көн сәяхәт итсәң дә, бер ел өйдә утырганнан файдалырак», дип әйтергә ярата ул. Халкыбызның күренекле улын күркәм бәйрәме белән котлап, тарихи һәм дөньяви сәяхәт юллары озын булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: