Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Чана юлы – ком. Кытыршы.

Адымнарыңа көйләнгән шул еллар чанасыннан төшеп калам – бик курыксам, куып тотармын сыман...

Чана юлы – ком. Кытыршы.

Шәһәр кышы. Кичке сигез.

Ул чак әле безнең ара

чана бавына тигез.

Кирелек – икебездә дә –

Аллага шөкер, байтак,

тартышабыз: кем соң кемне

бакчадан алып кайта?

Ул чак әле мин синсез дә

юлны беләмдер кебек,

синең тизлектә кагыла

бүреккә шәһәр күге.

Адымнарыңа көйләнгән

шул еллар чанасыннан

төшеп калам – бик курыксам,

куып тотармын сыман...

Шул чактагы берәр чатта,

кызык итмәкче булып,

син әле дә көткән төсле.

Шәһәр. Кыш. Чана юлы.

 

"КУ" 08, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев