Батырларча иҗат

РАУЛЬ МИР-ХӘЙДӘРОВКА 75 ЯШЬ

Һәр вакыйганың да тарихи алшарты була. 1941 елның 16 ноябрендә фашист илбасарлары Мәскәүгә якыная. Волоколамск тирәсендә дошман һөҗүменең төп юнәлеше генерал-майор И.В.Панфилов дивизиясе плацдармына туры килә. Дүрт сәгатьлек бәрелештә 28 панфиловчы, фашистларның 18 танкын сафтан чыгарып, Мәскәүгә юлны кисә... Ә икенче көнне – 1941 елның 17 ноябрендә, Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров дөньяга килә. Фронттан еракта, Казакъстанның Актүбә шәһәре янында туса да, сугыш афәте аның гаиләсен читләп үтми – кайгылары белән сыный, батырлыклары белән чыныктыра. Ташкент политехника институтын тәмамлагач, ул шушы «икмәкле шәһәр»дә яшәп кала. Узган гасырның 70нче еллар башында КПСС Үзәк Комитеты «Иҗат яшьләре белән эшләү турында» карар кабул итә. Советлар Союзы дигән иксез-чиксез илдә иҗат күтәренкелеге башлана. Рауль Мир-Хәйдәров та яшь язучыларның IV Бөтенсоюз съездында (1975) катнаша. Һәм шул ук елны аны СССР Язучылар союзына кабул итәләр. Төзүчедән язучыга – бер адым, дигәндәй, инженер-төзүче булып егерме ел эшләгәч, ул кинәт кенә профессиональ иҗатка күчә. Беренче романы белән үк СССРда шау-шу күтәргән «Үзбәкстан вакыйгалары»н фаш итә. Сүз 1988 елда дөнья күргән «Пешие прогулки» («Җәяүле сәйран». – «Казан утлары», 2010, №1-3) китабы турында бара. Шул ук елны язучыга һөҗүм оештырыла, үлемнән котылса да, ул гомерлек II группа инвалид булып кала. Әлеге китап 24 тапкыр кабатлап бастырыла һәм әлеге әсәр өчен Рауль Мир-Хәйдәровка СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе бирелә. Алга таба да гомеренә куркыныч янаганга күрә, Рауль Мир-Хәйдәров Ташкенттан герой-шәһәр Мәскәүгә күчеп килә. Һәм аның яңадан-яңа детектив әсәрләре басыла башлый. Бүгенге көндә ул – гомуми тиражы 10 миллионга җиткән кырыклап китап авторы. Мәскәүдә яшәсә дә, аның иҗаты рухи мәркәзебез Казанга әйләнеп кайтты. Дистәдән артык романы журналыбызда һәм Татарстан китап нәшриятында ана телендә дөнья күрде. Рауль Мир-Хәйдәров – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Сугышчан батырлыкка тиң иҗаты булган каләмдәш дустыбыз белән горурланабыз, әлбәттә! Редакциядән: Сайланма әсәрләре дөньякүләм укучыга таралса да, Казакъстанда, Үзбәкстанда, Мәскәүдә яшәсә дә, талантлы язучы Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров курку белмәс, кыю татар егете булып кала. Без аны олуг юбилее белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа җиңүләр яулавын телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: