Аумый торган манаралар
Язучы Марсель ГАЛИЕВның Ландыш ӘБҮДӘРОВА белән әңгәмәсе
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев белән бу әңгәмә ярты
ел буена дәвам итте. Һәр сүзгә зур мәгънәләр сыйдырган әсәрләрен дә бер
утыруда гына укып-төшенеп җитеп булмаган кебек, Марсель аганың үзен
дә бер сөйләшүдә генә ачып бетерү мөмкин түгел. Кайчандыр үзе дә «Казан
утлары» журналында эшләгән язучы – бүген дә редакциянең үз кешесе, журнал
мохитенең аерылгысыз бер өлеше. Ул әкрен генә, җайлап кына редакция
ишегенә кагылуга аннан ыспай гына бер йомры сүз өзелеп төшә, акыллы
фикер булып телдән-телгә күчеп йөри башлый. Без, яшьрәк буын, йотлыгып
көтеп алабыз.
Бу әңгәмәне без аның 80 яшьлегенә багышладык. Халык язучысы биредә
уйлары, гамьнәре белән бүлешә.
– Марсель абый, Сез үзегезне ничә дистә ел инде татар әдәбиятына
хезмәттә дип саныйсыз? Әгәр өр-яңа баштан иҗат итәргә мөмкин булса,
нәрсәдән башлар идегез?
– Әдәбият мәйданында илле елга якын гомеремне уздырганмын. Аз яздым
дип үкенмим. Чит ил әдәбиятында йөздән артык том чыгарган әдипләр бар.
Мин андыйларны кызганам. Бер генә бирелгән бу тормышның тәмен татуга,
сәяхәт итүгә, чит дөньялар күрергә һәрчак адарынып яшәдем. Яңабаштан
каләмгә тотынсам, әлбәттә, шигырьдән башлар идем…
– Ни өчен нәкъ менә шигырьдән?
– Тәүге тапкыр яза башлаган чакта тел-дәрья каршында үзеңнең
көчсезлегеңне тоясың, күңелдә тупланган сүз нектары бик юка була. Шигырь
– ул җиңел кавалерия, аны көч куймыйча гына йөгәнли алам дип уйлыйсың.
Рифма, метафоралар, ритм сине үзеннән-үзе бәйдә тота, илһам өсти.
Ә инде прозага тотынсаң, сүз сандыгыңны киереп ачып, борынгы
катламнарга төшеп, бөтен тел байлыгыңны уятырга туры килә.
Язу процессында иң кирәкле сүзләрне уйлап тормыйча гына, күк
тәлгәшеннән өзеп алу – анысы сәләткә бәйледер инде…
– Язучы турында күбрәк беләсең килсә, аның туган җирен барып күр,
диләр. Дөресрәге, бу сүзне Гёте әйткән. Сез туып-үскән җир – Азнакай
төбәге, андагы Балтач авылы турында үзегез сөйләгез әле. Ул нинди иде?
Әгәр бүген без Азнакайга кайтсак, Марсель Галиев менә ни өчен болай
язган икән дип, үзебез өчен ачышлар ясый алачакбызмы?
– Туган авылым Балтач ике тау арасына, өянкеләр ышыгыннан аккан Стәрле
инеше ярына урнашкан. Тауга менеп карасаң, еракта Дегет тавы, Язулы тау,
Ялтавы күренә, тагы да ерактарак офыкта Чатыр тау тезмәләре зәңгәр кәрван
булып агып бара. Бәләкәйдән үк минем кочакка сыйган манзара бу!
Балтачлар – ярпачлар, диләр иде элек. «Ярпач» дигән бик мәгънәле сүз Арча
ягы телендә юк, ягъни бераз мактанчыклар, бераз һавалылар, бераз мутлар.
Шыр ярлысы да үзен байларча тота, эчке горурлыгы аларның канына сеңгән иде. Хәтерлим әле: узган гасырның илленче еллар башында Бөгелмә-Азнакай
асфальтын салырга солдатлар китерткәннәр иде. Алар гарнизоны ике авыл
арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, палаткалар корып яшәде. Шулай
бер төндә авыл яшьләре белән солдатлар арасында клуб янында низаг чыга.
Низаг булып кына калмый, йодрык сугышына әверелеп китә. Ул арада унар
тәгәрмәчле, дәү Америка машинасы Студебеккерга төялеп, солдатларга өстәмә
көч килеп җитә. Авылның бөтен ир-атлары кузгала. Киртә казыклары, койма
такталары алына, шулай итеп, бер рота солдатны авылдашлар дәррәү тунап
җибәрәләр. Соңыннан Азнакайдан, Бөгелмәдән килеп, следовательләр бер
ай буена тикшеренеп йөрде. Авыл егетләренең гаярьлегенә шаккатырган бу
вакыйга ике арада килешү белән төгәлләнде бугай. Тәк что абзаң – бәләкәйдән
үк Студебеккерга утырып йөргән кеше.
Авылымның тәрәзәләреннән кына, тамчылы гөл, яран гөлләре балкып
торган салам түбәле өйләрен сагынам. Урамнары киң, чирәмле капка төпле,
пөхтә, табигый матур, тыйнак ярлылыкка ия иде ул чактагы авылым... Хәзерге
көндә якты сайдинг белән тышланган җете кызыл, зәңгәр, яшел түбәле йортлар
табигатьне үчекләгән сыман әрсез балкып утыралар. Мин белгән, мин яраткан
авыл күңелемдә генә сагыну утравында калды шул инде. Уйга алырга да
куркыныч: мин якыннан белгән өч буын кешеләре зират тавына күченеп
беткән икән бит... Һәрберсе кабатланмас шәхес иде бит. Мут елмаюлы, җор
телле авылдашларымны, капкалары буйлап йөреп чыгып, әрнүле сагынып
куям. Кайда син, кайда син, мин сокланып үскән авыл?
Аны сез минем күңелгә кереп кенә күрә аласыз шул инде…
– Туган җир ул әти белән әни дә бит әле…
– Язлар җитеп, безнең ихата турына яшел келәм саркып күренә башлауга,
әти капка төбендәге утыргычның тактасын рәтләп, ныгытып, баганаларын
чистартып куя иде. Кичләрен ул утыргычка фронтовиклар, күрше-тирә хатын-
кызлар җыела. Китә хатирәләр... Әллә нинди серле исемнәр телгә алына –
Варшава, Кёнигсберг... Без, малайлар, сулыш та алмыйча тыңлап, чирәмдә
ятабыз. Их, без үсеп җиткәч тә, шулай зур сугыш чыгар микән, яу кырларында
батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән дигән хыялга биреләбез...
Капка төбендәге утыргычта күршебез Нургали абый сөйли башласа,
дөньяңны оныттыра да куя. Минем әти сугышка эләкмәгән. Мәскәүдә метро
төзелешендә эшләгән. Шуңа күрә ул белдекле булып сүзгә катышмый, әйбәт
тыңлаучы сыйфатында көч биреп кенә утыра иде. Студент булгач та, мин
Казаннан шул капка төбендәге утыргычны сагынып кайта идем.
Әти нинди һөнәргә алынса да, кулы ятып тора. Тоткалы итеп самовар
торбасы ясыймы, мич төбендә пешерергә түгәрәк калай савытлармы – һәммәсе
дә пөхтә, җөйләре тигез каймаланып тора. Ул ясаган пәкеләрнең агач сабы
шундый тигез, шомартылган, җиз балдакка кигезелгән, оста ювелирларча
эшләнгән булыр.
Күрше-тирәләргә ул итек олтаны салып бирә иде. «Моны кияргә әрәм.
Табаны карап кына торырлык» дип, матурлап тегелгән тигез җөй эзләрен
сыйпап-сыйпап торырлар иде. Мал суярга булса да, «кулың тәмле» дип, аңа
дәшәләр иде.
Малай чагымда ул миңа кара күннән сандалилар тегеп бирде. Шәһәрдән
күршеләргә кунакка кайткан малайныкы белән чагыштырып карыйм,
фабричный, имеш... Моның сандали үкчәсе җебегән каештан тегелгән, сытылып тора. Ә минем әти үкчә туры, тотрыклы булсын дип, ике катлы күн
арасына каен тузы кыстырып калдырган иде. Аяк йөзе турысына нәни генә,
түм-түгәрәк биш тишек ясады. Тимер аеллары атлаган саен күңелле чылтырап,
аякка дәрт өстәп тора иде. Ул сандали минем горурлык иде. Фабрикада
тегелгәннән дә шәбрәк бит, менә шундый оста куллы әтием бар минем, дип,
ничек мактанмыйсың...
Әти җәмгыятьтә олы үзгәрешләр кубып, төбе-тамыры белән актарылыр
алдыннан гына бу дөньялык белән бәхилләште. Шөкер, ул явызлыкның
авызлыгы салдырылган, ялганның ялы кыркылган заманны күрми калды.
Әни... минем күңелемнең үкенечле утравында, талчыбыктан үрелгән тәхеттә
утыра. Аның сәмави рухы, Күк катларыннан үрелеп, һаман да мине юата,
кадерли әле: ак күбәләк булып, кул аркама куна, тәрәзә катына килеп, кош
булып сайрый, туган нигез җиле булып, бары тик мин ишетерлек итеп кенә:
«Ул-лым...» дип пышылдый. Шушы гади бер сүзне үтә дә якын итеп, бәгырь
җылылары салып әйтә белүчене кабат ишетмәм инде мин бу дөньялыкта. Рухы
галәми киңлекләргә юл алса да, аның газиз тавышы миндә саклана. Күңел
мирасын барлап, әнкәм сүзләренең кайтавазын кабат-кабат тыңлаганда, Җир
белән Күк арасында сирпелгән рәхәт дулкынга эләккән кебек булам.
Төшләремә ул сирәк керә: өс киемемне рәтләп, якаларын сыпырып куйса
– яңа кием алуга була. Сүзсез, шелтәле карап тора икән, димәк, өлкәннәргә
атап хәер бирергә, Коръән чыгартырга вакыт җиткән...
Әнигә үпкәләвем хәтердә. Бик авырлык белән юнәткән Евгений Евтушенко
китабы аркасында килеп чыкты ул. Евтушенконың шул «Поющая дамба»
китабында Казанга багышланган шигырьләр дә бар, тышлыгында моңсу
карашлы портреты да куелган иде. Авылга кайткач укып яттым да өстәлгә куеп
йоклап киткәнмен. Әнинең иртән сыер савып, бер банка җылы сөтне минем
ятак кырына кертеп куя торган гадәте бар иде. Шулай эшләгән дә... Җитмәсә,
банка авызын Евтушенко китабы белән каплап куйган. Моны күреп алгач:
«Нишләдең син, әни?!» – дип кычкырып җибәрдем. Китап тышлыгында сөтле
банка эзе шагыйрьнең башын каймалап, иконадагы нимб сыман чекерәеп тора.
Китапның тышлыгын киптереп, үтүкләп коткарырга тырышып карадым
да... Төштән соң әнигә үпкәләвем бетте. Мәскәү радиосыннан шундый хәбәр
булды: имеш, Христос турында кино төшерергә уйлыйлар икән. Евтушенко
теләк белдергән. Моны ишеткәч, мин көлеп җибәрдем. Димәк, минем әни
шагыйрьгә Гайсә пәйгамбәр ролен уйнарга үз фатихасын биреп куйган булган...
Әни үләренә бер-ике ел кала эчтән сиздермичә генә авырый башлады.
«Сәламәтлегемне чөгендер җире генә алды», – диде. Гектары белән чөгендер
плантациясе бүлеп биреп, шунда карлы-бозлы яңгыр асларында кол кебек
эшләргә мәҗбүр итүләрен каһәрләп искә алды. ХХ гасырда ал-ял күрми
эшләгән, ил белән бергә нинди генә авырлыклар кичмәгән әниләр буыны – иң
бәхетсез буын булып тарихта калыр, ахрысы.
Ул кышкы төннең күге аяз иде. Әнине төп йортка озатасы таң туасы төндә
мин ишегалдына чыктым да үз-үземне юатыр өчен күк йөзенә текәлеп тордым.
Күз яше аша йолдызлар калтырап күренә. Тавышсыз гына тәлгәш-тәлгәш
коелалар. Шул йолдызлар арасында әнинең күккә ашкан җан шәүләсен күреп
калырмын кебек.
Йолдызлар камашына коенып, болай соңгы тапкыр торганымны сизәм.
Үз нигезеңдә иркенләп басып торып кына, йолдызлар мириадасына сәҗдә
кылырга мөмкинсең. Әнисез калу – нигезсез калу икән шул. Туган нигезеңне җуйсаң, йолдызлы күк гөмбәзенең дә үзеңә тигән өлешеннән мәхрүм каласың
икән…
– «Тимә, яшәсен!» дигән романыгызда Сезнең героегыз авылга
«Беларусь» тракторында кайтып төшә. Бу чынбарлыктан алынганмы?
– Әйе, Бөгелмә автобусыннан иртәнге алтыда Балтач тукталышында төшеп
калдым. Төнлә яңгыр явып киткән. Җир парланып ята. Шундый иркә кояшлы
иртә. Карыйм, артымнан бер «Беларусь» тракторы килеп туктады. Зәп-зәңгәр,
өр-яңа. Яшь кенә егет сикереп төште дә: «Әйдәгез, Марсель абый, утыртып
алып кайтам үзегезне», – дип, минем чемоданны, солдат капчыгын алып,
«Афоня» киносындагы сыман трактор алдына беркетелгән чатлы-ботлы
җайланмага элеп тә куйды.
Капка турына килеп туктагач, бермәл ишегалдын күзләп тордым. Әти
баскычка утырган, тәмәке тарта. Әни күркә чебешләренә җим ашата. Икесе
дә капка төбенә килеп туктаган тракторга битараф. Бераз шулай үзалдыма
елмаеп карап торгач, кабина ишеген ачтым да: «Әни, мин кайттым!» – дип
кычкырып җибәрдем. Әти дә, әни дә тораташ булып шаккатып калдылар. Мин
аларга кайчан кайтасымны хәбәр итмәгән идем. Аннан соң кинәт кубарылып,
капка төбенә чыктылар. «Менә, Белоруссиядән «Беларусь» тракторы бүләк
итеп җибәрделәр дигәч, әни: «Кит аннан, чынлапмы?!» – дип ышанган кебек
булды. Аң-зиһене китаплар укып имгәтелмәгәнлектәнме, ул кешеләрнең сүзе
шаяртуга, алдашуга корылырга мөмкин икәнлекне бөтенләй кабул итми иде.
– Матурлык белән ямьсезлек турында да сөйләшик әле. Бу турыда күп
сөйләштеләр инде. Әмирхан Еники узган гасырда да бу теманы кузгаткан
иде. Ничек уйлыйсыз, Сезнеңчә идеаль гүзәллек буламы? Хатын-кыз
идеалы нинди Сезнең өчен?
– Матурлык... Катлаулы төшенчә. Ходай сулышыннан яратылган табигый
матурлыклар да бихисап бит бу дөньяда. Әмма андый матурлыкның гомере
кыска була. «Матурлыктан үлә чәчәкләр» дип язган испан шагыйре Гарсиа
Лорка.
Хатын-кыз матурлыгы... Күпме поэмалар, сәнгать әсәрләре тудырган, илләр
белән илләрне сугыштырган, күпме ир-егетләрне һәйкәл булып калкырга
адарыткан, явызлыкка барырга, мәкер төненә батарга мәҗбүр иткән... Бусы
инде – тарихи матурлык.
Үзебез яшәгән чордан гади генә мисал китерәсем килә. Узган гасырның
80 нче елларында Казанның академия театрында көтмәгәндә бер артистка
кыз калыкты. Илаһилыкка вәгъдә итми торган гади генә чибәр кыз иде ул.
Әмма аның үз-үзен бәйсез тотышы... Беркемдә булмаганча ыспай киенә белүе,
аның «менә мин киләм!» дип, горур атлап йөреше, гәүдәсен сыгылмалы тоту
рәвеше... Ул тротуардан барганда, кешеләр сулышсыз калып туктыйлар иде.
Килеп эндәшсәң инде... Аның кыңгырау гөл чылтыравы кебек бәллүр тавышы,
эчкерсез, саф күңелдән сөйләшә башлавы... Юк, аны сурәтләп булмый, ул
сәмави күк катларыннан Казаныбызга бүләк булып төшкән әкияти зат кебек
иде. Бервакыт күрәм: моның турысында машиналар туктап, аннан гаярь
егетләр төшеп, кызыкайны каядыр кыстый башладылар. Ә ул горур башын
чөеп, бу егетләрне күз карашы белән мыскыллы аударып, ары китеп барды.
Шул чакта шомлы фикер миемне сызып узган иде: «Бу затлы кызыйны болай
гына калдырмаслар...» Һәм шулай булды да... Миллион халыклы шәһәрдә бердәнбер илаһи зат булып, бигрәкләр дә күз төшә торган балкышка ия иде
шул ул... Беркөнне Казан урамыннан Париж салоннарында тегелгән купшы
киемен балкытып, гәүдәсен бәйсез биетеп барган чагында моның каршына
машина килеп туктый. Аннан чүлмәк баш итеп кыркылган чәчле егетләр төшеп,
кызны машинага утыртырга дип көч куллана башлый. Кыз аяусыз карыша,
сумкасы белән селтәнә башлый. Арадан берсе түзми, кастет белән алагаем
кизәнеп, кызның битенә бәрә. Тирән яра эзе калдырырлык итеп, матурлыкны
җимерерлек итеп...
Матурлыкны үзеңнеке итәргә тырышу адәм затына тумыштан бирелгән
сыйфат, ахрысы.
Сәләтле кеше кулы белән мәңгелеккә дип ясаган күпме могҗизаи сәнгать
әсәрләре бар дөньяда... Хан, патша, король сарайларында саклана торган күпме
шедеврлар, Фаберже йомыркалары, вазалар, бәһасез бизәнү әйберләре. Аларга
сокланып караганда, һәммә кешедә бер уй туа: «Нигә бу минеке түгел?» Һәм
дөньяда кеше кулы белән ясалган матурлыклар күпләрнең нәфесен котырта,
гөнаһка, явызлыкка этәрә, кырын эшләр кылдыра. (Хәзерге көндә бик күп
музейлардагы картиналар чын түгел, ә ялганга алыштырылган, диләр бит.)
Матур уенчыкны, уйнап туйганнан соң, аны ботарлап, эчендәге җанын
күрәсе килү тойгысы балачактан ук бирелгән сыйфаттыр. Бер генә мисал:
Һиндстанда ислам архитектурасының кабатланмас шедевры Таҗ-Мәхәл
мавзолее бар. Иртән – бер, көндез – икенче, кичке шәфәкътә бөтенләй башка
сурәткә керә торган, миллионлаган тамашачыны әсир иткән бу матурлык
үрнәге өч мәртәбә үлемнән кала. Әгәр дә матурлык тәңгәл камиллеккә ирешкән
булса, соклануы соң чиккә җитеп ашкан адәм акылы үзенең көчсезлеген сизеп,
ул матурлыкны җимерергә, ватарга кызыга, күрәсең. Таҗ-Мәхәлне инглиз
колонизаторларының сүтеп, мәрмәр ташларын сатарга җыенулары шул хакта
искәртә түгелме? Ярый әле, арадан бер акыллысы табыла, сүтүгә киткән көч-
чыгым сатудан кергән файдага караганда күбрәк чыгачак, ди ул. Финансистның
чутлый белүе Таҗ-Мәхәл кебек могҗизаны саклап кала.
Җанлы матурлыкка әйләнеп кайтыйк әле. Хатын-кызга матурлыкны
Аллаһы Тәгалә тигез таратып бирәдер шикелле. Берәүләргә – яшьлегендә,
икенчеләргә – урта яшьләрдә, өченчеләргә исә олыгайгач... Соклану өчен
яратылган матурлык, әгәр ул күңел байлыгы белән тулыландырылмаса, бик
тиз уңа, туйдыра, ялыктыра башлый. Мәгънәле матурлык кына озын гомерле
була... Аннары шунысы да бар: ир-ат озак сокланып яшәүне кичерми. Ул аны
матурлык каршына тезләнү, түбәнчелеккә бару дип саный. Бу очракка мисал
итеп, Туфан Миңнуллинның бер робагыен китерү уңышлы булыр дип уйлыйм:
«Карап торам, карап-карап туймый торам,
Сокланудан сүз кушарга кыймый торам,
Язмыш сине көнче ирдән саклый күрсен –
Матурлыгың көн дә тотып кыйный торган».
Матурлык күңел рәшәсе белән баетылмаса, купшы битлеккә әверелә.
Безнең Сөембикә, әнә, шул чордагы Иван Глазатый тарафыннан чибәрлегенә
сокланып, поэма язган ханбикәбез, үзендә иблисбикә җенен кузгатып, тәхет
биеклегендә Клеопатра кебек язмышка дучар була алмады, кызганыч…
– Сез үзегезне дөнья күрдем дия аласызмы? Миргазиян ага Юныс татар
язучыларын дөнья күрмиләр, шуңа күрә тар Казанда гына кайныйлар
дигәнрәк фикер әйтә. Элек-электән дөнья күргән кеше сәяхәтнамәләр
язган. Сез дә яздыгызмы?
– Мин җәмгысе унга якын чит илдә булганмын икән. Беренче күргән илем
– Испания. Аның турында сәяхәтнамәм басылып чыкты. Тагын Алтын Урда
башкаласы – Сарай-Батуга сәяхәт. Кырым, Алтайга багышлап, альбомнар
чыгардым. Кырымда Алушта шәһәре янындагы Тимерче тавы әле дә
төшләремә керә. Яңадан тагын бер күрә алырмынмы?
– Нәрсәсе белән күңелегезне кузгатты ул тау?
– Ерактан караганда, тау битенә ябырылып, Чыңгыз гаскәре менеп барган
шикелле. Якыннан инде табигать тудырган таш һәйкәлләр арасыннан йөргәндә,
мин Чыңгыз ханның саргаскәре Сүбәдәйне дә, бөек юлбашчының бүтән
яраннарын да күргән кебек булдым.
35 градуслы эссе көн иде. Мин тау-ташлар арасыннан тая-тая барганда,
чәнечкеле куаклар «менә бусын күр, менә монысына кара» дигән кебек чабудан
эләктереп туктаталар. Шунда йөргәндә, мин үзем өчен бер ачыш ясадым...
Чыңгыз тугач ук, әтисе Йәсүкәй баһадир аңа чын татар исеме кушкан була:
Ти-мер-че. Бу исем борынгы грузин, әрмән чыганакларына кереп калган.
Ә без тарихтан аның кытайча язылышын гына беләбез: Ти-му-чин. Кытай
телендә «р» авазы юк бит. Шуңа күрә «р» авазы кергән исемнәр белән кытай
чыганаклары галимнәрне саташтыра. (Мисал өчен, «Россия» сүзенең кытайча
язылышы «Ыалосы», «русский» дигән сүз «лоча» дип әйтелә.)
Алтын Урда карынына кергән Кырым җирендә бу тауга исемне Чыңгыз
хан хөрмәтенә варислары кушкан булырга тиеш. Чөнки Чыңгыз хан үлгәч,
аның исемен күпмедер еллар буена беркемгә дә кушарга ярамый, табу куела.
Табигать манзараларына гына бу исемне бирергә мөмкин була. Күпмедер
вакыттан соң гына Җүчинең унөченче улына Тукай-Тимер, оныкларына Тимер-
Буга, Мәңге Тимер, Биктимер, Төмән Тимер, Тимер Тай, Көчтимер, Байтимер,
Көнтимер һәм башка шундый исемнәр асыл нәсел улларына кушыла башлый…
– Сез калмык галиме Хара Даванның Чыңгыз хан турындагы китабын
тәрҗемә итеп чыгарган идегез. Үзегезнең дә язмаларыгыз бар. Тарихка,
Чыңгыз язмышына тартылу каян башланды?
– Армия хезмәтендә чакта кайбер малайлар миңа: «Ты – татарин, потомок
Чингис-хана, вы триста лет держали нас под игом», – дип каныга иде. Мин ул
чакта тарихтан ләм-мим, сүзсез кала идем. Әнә шулай Чыңгыз исеме белән
без татарларны ике-өч гасыр буе изеп килделәр. Ул чакта Чыңгыз – татар
түгел, ул безнеке дип, бүтән бер төрки халык та әйтмәде. Ә хәзер күрәсез...
Күпләр Чыңгызны үзенеке итмәкче була. Казакъларның Шыңгызы кемдер-
нәрсәдер, әмма безнең Чыңгызга, әйткәнемчә, әтисе Исүгәй баһадир тугач ук
чын татар исеме кушкан була: Тимерче... Замандашлары сурәтләгәнчә, мин дә
ак чырайлы, җирән чәчле, зәңгәр күзле Чыңгыз ханның җәлпәк йөзле, кысык
күзле монгол түгеллеген исбатларга телим.
– Моннан 45 ел элек язган «Сиңа мин кирәк» дигән хикәягездә шундый
эпизод бар: «Әйләнеп торган пластинкага кара син: уртасына язылган
хәрефләр туры бит югыйсә, әйләнгән вакытта әнә ничек бөгелеп, түгәрәк
булып күренә. Әйләнеп торган өслектә һәммә нәрсә дә каршылыкны
җиңеп, түгәрәк булырга омтыла. Җир шары да пластинка кебек әйләнә
бит. Җирдәге нәни генә орлыктан алып, зур агачларга кадәр, гомумән,
бөтен тереклек иясе күпмедер дәрәҗәдә йомры-түгәрәк булып яратылган.
Берсе дә шакмаклы, туры почмаклы түгел бит. Ничә мең еллар элек
төзелгән Колизейлар, ничә гасыр элек төзелгән чиркәүләр, мәчет
гөмбәзләрен күр син: шакмаклы, почмаклы итеп төзелгән булсалар,
җимерелмичә, бүгенге көнгә килеп җиткән булырлар идеме?»
Студент чагында фәнни конференциядә чыгыш ясаган хикәя героеның
бу фикерләре белән хәзер килешәсезме?
– Әлбәттә... Борынгы төрки бабаларыбызның яшәү рәвешен күз алдына
китерегез. Түгәрәк дала. Түгәрәк дала уртасында түм-түгәрәк тирмә. Тирмә
уртасында түгәрәк учак. Баш очында түгәрәк күк гөмбәзе. Күк гөмбәзе
уртасында түгәрәк кояш. Түгәрәк җиһан әйләнешенә көйләнгән нинди илаһи
гармонияле яшәү асылы! Гасырлар уза. Яңа диннәр калка. Аяусыз сугышлар
кабына. Европа бусагасында торган төрки кавем әһеле Атилланың серле
үлеменнән соң, килешә алмыйча үзара сугыша башлыйлар. Европаның
астыртын мәкере дала беркатлылыгын җиңә. Төрки кавемнәр исемен, хәтерен
җуеп, бүтән милләтләрнең канын яңарту чыганагына әйләнә. Тартария дигән
цивилизацияле ил онытылуга дучар ителә.
Ниһаять, узган гасыр азагында төрки халыкларның өлгерләре мөстәкыйльлек
алуга иреште. Киләчәк язмышлары ничек булыр? Уртак телгә килә алмыйча,
тарихи казанышларны үзләренә генә көрәп, аерым үсәбез дигән алдану белән,
бердәмлеккә ирешә алмыйча, берәм-берәм сүнеп калмаслармы? Алдагы язмыш
мине куркыта…
– Сез «Рух» поэмасы авторы буларак, ягъни дала фәлсәфәсен дала
ноктасыннан торып анализлаган язучы һәм фикер иясе буларак, ничек
уйлыйсыз: ХХI гасырда татар кавеме нинди кыйблага йөз тота? Мәсәлән,
ХХ йөз башында «Шәрыкмы, Гаребме?» дигән проблема кискен торган.
Ә бу заманда мондый сорау мәгънәсез яңгырый, чөнки бу ике дөнья
бүген үзара керешеп, глобаль дөнья хасил итте. Без транскультурология,
мультикультурализм дигән төшенчәләр белән эш итәбез. Гадирәк әйткәндә,
японнар ясаган телевизордан карыйбыз, немецлар машинасына утырып
йөрибез, төрекләр теккән кием киябез, ахыр чиктә бөтенесенең «made in
China» икәнен беләбез…
– Әйткәнемчә, мине татарның киләчәк язмышы бик куркыта. Без бүтән
милләтләр карынында әкренләп йотыла барабыз. Төрки халыклар аерым-
аерым үсәбез дип, бетүгә таба бара. Кайчакта мин татарның миссиясе бүтән
милләтләрнең канын яңартып, аңа көч-куәт, акыл-зиһен, чибәр кыяфәт иңдереп
торуга корылган микән әллә дип уйлап куям. Югыйсә үз теләге белән телен
бетерүгә, рухын сүндерүгә болай ук ясканып тотынмас иде. Нинди зур, шанлы
тарихлы, искиткеч мәртәбәле шәхесләр тудырган татарның тарихта эзен яңа
калкыткан көтүче, күчмә милләт вәкиле булып, милләт исемен үзгәртеп, ата-
ана рухына хыянәт итеп яши алуына мин әрнүле гаҗәпләнеп карыйм. Һәм
шундый нәтиҗәгә киләм: татарның үзәге үзенә дошман, ахрысы... Мин татар
балаларында шуны искәрәм бүген: ана сөте белән керәсе туган тел яңгырашын,
ягымлы аһәңен тән күзәнәкләренә сеңдереп үсмәгән татар баласының күз
карашы салкыная, мут кайнарлык сирпелеп торасы күзләренең нуры сүнеп,
хиссез салкынлык били, күрәсең. Иң мөһиме: моңы сүрелә бара. Минем бер
шигыремдә шундый юллар бар:
Эчкә елан йотканнарның
Җан күзе салкыная...
Безгә киләчәктә телсез, рухсыз, тарихы, хәтере таланган халык булып, күп
санлы халыкны туплаган милләтләрнең дөньяны тотып яшәвенә кызыгырга
гына кала.
– Өметләндерерлек бер сүз дә юкмыни?..
– Милләтнең бетүгә йөз тотуы катнаш никахлардан башлана. Чит
милләт иренә чыккан татар кызы милләт анасы була алмый. Гаиләне тотучы
күндәм, тугрылыклы хатын буларак, ул балаларын да шул милләт рухында
тәрбияли. Татар моңына, теленә, гореф-гадәтенә хыянәт итүдә безнең милләт
хатын-кызларының роле зур. Ә моның башы нәрсәдән килә дисез? Мәктәп
дәреслекләренә заманында кертелгән ике әсәрдән: Галимҗан Ибраһимовның
«Татар хатыны ниләр күрми» һәм Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» әсәре.
Татар яшәешенә типик булмаган шушы ике әсәр мәктәп елларыннан татар
милләтенең формалашуына коточкыч мәкерле явызлык эшләде. Без моны
хәзергә кадәр төбенәчә аңлап, гадел бәя биргәнебез юк әле. Классик саналган
язучының һәр әсәре дә алтын йомырка була алмый. Кара мәкер һәм явызлык
рухы сеңдерелгән әсәрнең йогынтысы яшь укучының җелегенә сеңдерелә,
генетик яктан төзәлмәс яра сала бит ул. «Нәрсә укытабыз без татар баласына?»
– дип, ник бер педагог үз дәверендә каршы чыксын. Хәер, атасын саткан Павлик
Морозовның исемен пионер дружиналарына кушып, культ ясаган мәгариф
системасының күндәм алымы түгелме бу? Илдә үзгәртеп кору башлангач кына
(узган гасырның сиксәненче еллар уртасы) ул сатлык малай образын данлау
мәктәпләрдән, укытучыларның каршы килүенә карамастан, ниһаять, кубарып
алынды. Тән күзәнәкләре дә ныгымаган мәктәп баласына татар тормышыннан
караңгы, явыз, мәкерле күренешне китереп каптыр әле. Киләчәк гомерендә
татарлыктан ераккарак качарга дигән фикер баланың генетик кодына сеңеп
калачак.
Күп кенә гореф-гадәтләребезнең нигезен какшаткан динсезлек дәверендә
бүтән милләт егет-кызына кияүгә чыгу, өйләнү иманыңны җуюга тиңләнмәде.
Татарның теле киселә башлау менә кайдан килә.
Дөресен әйткәндә, татар рухын бәгырьгә үтәрлек, буыннарга үлмәс мисал
булып калырлык итеп язучы әдәбият-сәнгатебезнең зәгыйфь эшләвен тану
зарур булыр иде. Соңгы дистә елларда тарихи романнар языла башлады
дисәм... Ул әсәрләр дә бер яклы идеягә корылган, ханнарның үзара сугышын
чагылдырган детектив әсәрләр булып чыкты. Бүгенгегә күпер салынганмы,
татар җанын кузгатырлык драматик вакыйгалар бармы, яңа идеяләр
кузгатыламы ул әсәрләрдә?.. Кытайда сакланган борынгы мирасны кузгатырга
кирәк, әрмәннәрнең атаклы китапханәсе Матенадаран, тибет язмаларын,
Ватиканда тупланган дөньяви акыл мирасны кузгатырга иде.
Европа илләрендә: Берлинның король китапханәсе, Гот милли китапханәсе,
Британия музее, Париж, Лейпциг, Милан, Варшава, Оксфорд, Кембридж,
Санкт-Петербургта Шәрыкка караган күпме язма мирас саклана. Бу бәһасез
хәзинәне татып карау өчен татар егет-кызына яшьтән үк махсус әзерлек кирәк,
берничә чит телне белү сорала. Яисә Хөкүмәтебезгә шул телләрне белгән чит
ил галимнәрен яллый белү маһирлыгы кирәк. Моңа казакълардан мисал алырга
була. Мөстәкыйльлек алгач, алар тарихларын күтәрү өчен акча кызганмый.
Алтын Урда дәүләтен дә, безнең тарихи чыганакларны да үзләренеке дип
баралар. Һәм белемгә сай дөньяны вакытлыча ышандыралар да…
– Язучылык һөнәренең бүгенге хәле турында сөйләшик әле. Әдәби
сүзне бәяләү турында. Дөнья күләмендә бирелә торган әдәби премияләр,
аларның дәрәҗәсе турында. Танылган тәнкыйтьчеләр Нобель, Пулитцер,
Букер премияләренең дә әһәмияте югала, дәрәҗәсе төшә дип билгели.
Премияләр – ХХ гасыр институтцияләре. Алар әдәби Олимп баскычларын
билгели торган механизм ролен үти иде. Бүген укучының зәвыгына
экспертлар универсаль вектор бирә алмый, премияләр абруйлы фикер
булып, китапларның сатылуына йогынты ясамый диярлек. Әле ун ел
элек тә Нобель премиясе лауреатының китаплары бөтен дөньяда иң
популяр әдәбиятка әйләнсә, бүген инде узган елгыларның исемен дә искә
төшерү авыр. Ваграк премияләр, үзебезнекеләр белән дә шул ук хәл. Ничек
уйлыйсыз: бу нәрсә белән бәйле? Әдәбият үзгәрдеме, укучымы?
– Мин җиде яшемнән хәзерге көнгә кадәр мең генә китап укыганмындыр.
Беркайчан да авторның теге яки бу премиясе турында кызыксынганым
булмады. Студент чорында, инде үзем дә язуга тартылгач, премияләргә
битараф кына игътибар итә башладым. Нобель премиясе – дөньяда иң зур
бүләктер, мөгаен. Заманында Максим Горький кандидатурасы да бу бүләккә
берничә мәртәбә куела, әмма ала алмый. Премия Иван Бунинга бирелә. Безнең
заманда Чыңгыз Айтматов Европаның иң мәртәбәле язучыларын Кыргызстанга
чакырып кунак иткән, сәяхәт кылдырган. Нинди бөек әсәрләр язган әдип тә
бу премияне ала алмады.
Бу премиягә күз текәп ятарга түгел, төрки халыкларга берләшеп, шундый
ук затлы, мәртәбәле, дөньяви премияне бар итәргә кирәк (Төркия, Азәрбайҗан,
Төрекмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Татарстан, Башкортстан, Чувашстан,
Хакасия, Таулы Алтай, Якутия республикалары берлегендә).
Бүгенге чорда премия бирү штабында да гадел дөреслек юк икәнне гади
укучылар аңлый шикелле. Акыллы укучы асыл бәяне премия калканына карап
түгел, әсәрнең сәнгать дәрәҗәсеннән чыгып хөкем итә.
Елга бер Тукай премиясе тирәсендә кызышу, шаукым булып ала. Тукай
бүләге алган әдип алтыннан үзенә һәйкәл куелган кебек исәнгерәп йөри. Ә
уйласаң... Тарихка борылып карасаң... Нинди әсәргә бирелгән бу бүләк, бүген
тотып укырлыкмы? Урындыкка бирелмәгәнме? Елгырлык белән алмаганмы?
(Әдәбият тирәсендә дә шулерлар була.) Әгәр «Тукай бүләген алу юлында»
дигән кебегрәк әсәр язсаң, аяусыз чынбарлык йөзе ачылыр иде.
Туфан Миңнуллинның шундый сүзе бар иде: «Ярый әле Тукай премиясенең
суммасы зур түгел, югыйсә аны алу шаукымында бер-берсен атып үтерерләр
иде».
Чынлап уйласаң, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, промышленностьта, һәр
хуҗалыкта кешенең хезмәтен билгели торган үз премияләре бар. Әдәбият-
сәнгать өлкәсендә дә шулай. Моны гадәти хәл дип карарга кирәк.
Әдәби сүзнең мәгънәсе, кадере арзанаюны премияләргә бәйләп карау гына
дөрес булмас. Без сукыр лампалы, атлы, җәяүле сабыр вакытка корылган
гасырдан кибернетик, электрон, гаҗәеп техника шавына күмелгән, тавышлы,
сурәтле прогресс чолганышына килеп кердек. Кешенең аң-зиһенләү рәвеше
сүлпәнәя, ялкаулана бара. Ул хәзер текәлеп китеп укуны да авырсына башлады.
Хәзер инде ясалма фәһемгә керү программасы һәркемнең кесә телефонында бар. Бармак белән төртәсең – берничә секундтан шигырь әзер, сурәт ясала,
музыка языла. Хәзергә болар ясалма тоела, ә киләчәктә... Бер галимебез
әйткәнчә: «Эшләмичә баю, укымыйча галим булу, язмыйча язучы булу хыялы
хас татарга бик тә кулай заман килә түгелме?»
– Марсель абый, сезнең күз алдында гына да дөнья күпме үзгәреш
кичерде. Сез Ильич лампалары яна башлаганчы тугансыз. Бүген 21
гасырда ясалма фәһем дәверенә кердек. Шул ук вакытта без ияләнгән
мессенджерлар бер-бер артлы бетерелде. Бу үзенә бер уңайсызлык хисе
тудырды. Югыйсә без бит һаман алга гына барабыз, камилләшәбез,
уңайлырак яшибез дип ышана идек... Сез үзгәрешләрне ничек кабул
итәсез?
– Яңалыкларга күңелем белән сөенәм, акылым белән сагаеп кабул итәм. Без
бит техниканы рычаг белән хәрәкәткә китергән чорда туып-үскәнбез. Әйтик,
тракторның уң рычагын үзеңә таба тартасың – уңга борыла, сул рычагын
тартасың – сулга борыла. Армия хезмәте вакытында авиация мәктәбендә
курсант булырга туры килде. Шунда миңа бармак белән төймәгә басып кына
гаҗәеп катлаулы прицел аппаратларын хәрәкәткә китерү бик ошаган иде.
Аннары инде төймәле кесә телефоннары дәверенә килеп кердек. Хәзер инде
бармакны тигезер-тигезмәс йөртеп кенә эшли торган сенсорлы аппаратлар.
Болар кабул итәр өчен, әлбәттә, безгә авыр бирелә. Сабый балада ул әнкә
сөте белән бергә керә шикелле. Кул белән тотып кузгатмыйча, җансыз экранга
карап, дөньяны хәрәкәткә китерү безгә сәер тоела. Без бит бәләкәйдән үк
уенчыкларны боргалап, эчендәге җанын ачарга теләгәндәй, ботарлап, сүтеп
карап, яңадан җыеп, төзәтеп үстек. Ә бүгенге балалар төймәгә басып кына
танкларны хәрәкәтләндереп, ракеталар шартлатып, автоматлар тырылдатып
уйный. Аларга бүгенге сугыш та төймәгә басып уйнау, кеше үтерү дә берни
түгел булып тоелмасмы?.. Экран кешенең җанын, хис-тойгыларын савып ала
түгелме?..
Ясалма фәһем дигәннән... Мин аны бик вакытлы тудырылган хикмәт дип
кабул итәм. Әлбәттә, бу бик күп галимнәрнең, фән белгечләренең эшчәнлеген
кирәксезгә чыгара. Мин, мәсәлән, «Логос-7» суперкомпьютеры ачышларын
сокланып тыңлыйм. Әйтик, Коръән, Библия, дип, Аллаһ турындагылары
бик гыйбрәтле. Ул бит кешелек акылы мең еллар буена туплаган гамәли һәм
теоретик мәгълүматларны бергә туплап, анализлап бирә. Моның белән кеше
акылы ярыша алмый. Ул хисләргә бирешми. Ул Аллаһны да кеше хыялы
тудырган зат дип карый, һәртөрле дини хорафатларны, могҗизаларны иңеннән
кагып кына төшерә. Әмма чиксез зурлыкка һәм чиксез кечерәюгә ирешкән
космосны барлыкка китергән кодрәт иясе – галәм архитекторы бар дип саный.
Кыямәт көне турында балачактан бирле ишетеп килсәк тә, без аны акыл
җитмәслек галәми бер фаҗига, күз алдына китереп булмаслык дәһшәт дип
уйлыйбыз. Дөресрәге, уйламыйбыз, ә безгә кагылмый торган, ерак киләчәктә
булуы ихтимал дип, безне куркыту өчен уйлап чыгарылган гарасатлы бер әкият
итеп чамалап, көндәлек мәшәкатьләребезгә чумып, тынычланып калабыз.
Коръәндә «Кыямәт» дигән сүрә бар. Шуның кайбер аятьләренә күз салыйк
әле:
5) Ләкин кеше дигән җан иясе алдан күрәчәгенә ышанмый;
6) – Кыямәт көне кайчан киләчәк соң? – дип көлгән була;
7) Күзләр камашыр;
8) Ай тотылыр;
9) Кояш белән Ай бергә укмашыр. Менә шул булыр Кыямәт көне.
10) Ул көн килгәч, адәм зат әйтер:
– Бу дәһшәттән кая качып котылыйм?!
Менә бит хикмәт нәрсәдә икән: Кояш белән Ай укмашыр. Менә шул булыр
Кыямәт көне. Димәк, Коръәнне иңдерүче Кодрәт Иясе Ай җисеменең кайчан
да булса Җир тарту көченнән ычкынып, Кояш кочагына барып керәчәген
күптән белгән.
Җир шары үз орбитасында иярченсез, ягъни Айсыз калса, коточкыч
фаҗигагә дучар булачак икән. Җирнең утлы үзәк-төше хәрәкәтсез калып,
тораташка әвереләчәк. Аннары магнит сүрүе югалачак, ә инде Кояштан
ургылучы зәһәр җил-давыл атмосфера катламын йотачак. Сулар – бөтен
океан-диңгез-елгалар парга әйләнеп югалачак. Ә инде галәми радиация нуры
Җир йөзен тереклеге сүнгән җансыз чүлгә әверелдерәчәк (Марс планетасы
моңа мисал).
Америка астронавтлары Айга менеп, аның изгелеген таптап йөргәннән
соң, бер калкурак урынга кечкенә экран куеп калдыралар. Җирдән лазер нуры
җибәреп, Айның ераклыгын төгәл үлчәп тору өчен эшләнә бу. Күзәтә торгач,
Америка галимнәре көтелмәгән нәтиҗәгә килә: Ай орбитасы ел саен Җирдән
4 сантиметрлап (төгәлрәге 3,78 см) арага ераклаша бара икән. Гаҗәп бит:
миллион еллар буе планетаның яшәеш сагында торган Ай Җирдән китә бара!
Бу бит коточкыч ачыш! Йөз елга – 4 метр, мең елга 40 метр ара. Болай үлчәп
барсаң, Кыямәт көненә күпме калганын да ачыкларга мөмкин бит!
Космосны яуларга кызыгучы зур илләр киләчәктә Ай өслеген бүлешеп, аны
колонизацияләү турында хыялланалар. Әлбәттә, анда менеп, затлы сарайлар
сала алмаслар. Ә менә казылма байлыкларын умыртып казу, эшкәртү, җиргә
ташу эшен комсызланып юлга салачаклар. Алтынга табынган кавемнән торган
бер төркем магнатларның чорсыз нәфесе Айны харап итәргә дә мөмкин. Ай –
бик нәзберек күк җисеме. Аңа саксыз кагылырга ярамаганлыгы турында бер
генә галимнең дә чаң сукканы, кисәткәне юк әлегә.
Коръән үзенең «Кыямәт» сүрәсе белән кешелеккә каян фаҗига килергә
мөмкинлекне аңлатып, кисәтү ясаган. «Айга кагылмагыз! Айны саклагыз! Ай
ул – Җир-Ананың яшәү маягы!»
– Ясалма фәһем үз көченә кергән дәвердә бик күп профессияләр юкка
чыгып, роботлар кулына күчеш башланды. Бу әдәбият-сәнгать галәменә
дә кагылды. Төгәлрәк әйткәндә, бу өлкәгә иң соңгы кагылырга тиеш
кебек иде, ә ул, киресенчә, шуннан башланды. Сезне мондый киләчәк
куркытмыймы?
– Электрон акыл, квант дәрәҗәсендә эшли торган компьютерлар кирәк,
әлбәттә. Кешелек туплаган акыл-зиһен байлыгын тиз арада бер кулга туплап,
теге яки бу өлкәдә нәтиҗә чыгару, ачышлар ясау – кирәкле шәйдер. Ләкин
әдәбият-сәнгать дөньясына бу яңалыкның килеп керүе – көтелмәгән хәл. Сүз
сәнгате күңел тирбәнешеннән, хис-илһам тәэсиреннән туа. Аны кешенең
тән-рухындагы кан тибеше сугара. Ә монда робот, электрон техника. Аның
кайнар кан әйләнеше, хисси күңеле юк. Бирелгән заказны үтәп, шигырь,
хикәя, роман яза. Музыка әвәли. Беренче карашка, камил, логик яктан төгәл,
яңа чагыштырулар табылган матур әсәр туа шикелле. Әмма тирәнрәк уйлап
карасаң…
Бу төгәллек артында металл салкыны аңкый, җан тибеше сизелми, ягымсыз,
кырыс төгәллек. Музыкада да шундый ук космик яңгырашлы нотага салынган,
кеше күңеленә ят моңсызлык авазлары. Милли моңын җуйган яшьләргә әлегә
ошый бугай бу тәҗрибә. Рәссамнар күптән инде табигать күренешләрен
фотога төшереп, пейзажларны шуннан гына күчереп куя иде. Хәзер инде
ясалма фәһемгә әйтеп торып, картина ясарга мөмкинлек туды. Әмма болар
берсе дә галиҗәнап кеше затының күз карашы, рухи халәте, тыны сеңгән
сәнгать җимешләре булмаячак. Квант компьютерлары күп нәрсәгә ирешәчәк,
әмма күңел хисләрен чагылдыра алмаячак. Бусы инде – Аллаһ кишәрлегендә.
Аны кешелекнең зур нәфесле кечтеки акылы белән җимереп керү галәм Иясе
тарафыннан тыелган.
– Димәк, Сез компьютер тудырган әдәби, сәнгати иҗат әсәрләренең
киләчәгенә ныклы ышаныч белән карамыйсыз, аның җиңеп чыгачагына
ышанмыйсыз?..
– Тоемы сәләтсез, аң-зиһене битараф, тәэссоратсыз кешеләр өчен бу, бәлки,
барыбердер. Язылганны тыныч кәгазьдә түгел, ә экранда нурланыш аша кабул
итеп, гипнозланырга күнеккәннәр өчен бигрәк тә... Мин татар әдәби теленең
бүтән төрки телләр арасында тоткан үз дәрәҗәсен йөрәгем белән тоеп иҗат
иттем, телебезнең югары кимәлгә җитеп, ягымлы яңгырашка ирешкәнен, һәр
сүзнең затлылыгын, күңелгә дәва, шифа иңдерә торган тылсымлы аһәңен бөтен
тән күзәнәкләрем белән тоеп яздым. Бер генә мисал китерәм: тереклекнең
чишмә башыннан килгән, бер йомарламга тыгызланган атом-төш сүзләрне
генә алыйк – алар телебез хәзинәсенә Күктән иңдерелгән сыңар иҗекле, тирән
мәгънәле сәмави сүзләр түгелмени?! Кан, тән, җан, кот, рух, тел, моң, мән,
җир, күк, аң, ми, су, ут...
Син, Ландыш ханым, мине шушы ноктада туктат, югыйсә тел-дәрьяга кереп
китеп, тиз генә йөзеп чыга алмам…
– Марсель абый, әңгәмә ахырында кыска гына сораулар. Сезнең өчен
кешедәге иң уңай сыйфат?
– Гаделлек.
– Кешенең кайсы тискәре сыйфатына күз йома аласыз?
– Хәтер һәм логика ярдәмендә кешенең ялганын тотарга яратам, әмма
белгәнемне сиздермим.
– Яраткан шөгылегез?
– Фотога төшерү.
– Тылсымчы булсагыз, иң элек ни кылыр идегез?
– Бу дөнья өчен һәркем кабатланмас зат икәнен аңлатучы аять табар идем.
– Сезнең өчен тормышның мәгънәсе нидә?
– Күңелеңдә ауганда да аумый торган текә манара йөртә белүдә.
Редакциядән: бу айда журналыбызның дусты, Халык язучысы Марсель Галиевка 80 яшь!
Олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, озын гомер телибез, иҗат чишмәгез саекмасын!
«КУ» 10, 2026
Фото: архив
Теги: әңгәмә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев