Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

«ҖАНЫМ НАЗ ЭЗЛИ»

РИФАТ ҖАМАЛГА – 75 ЯШЬ

Рифат абый Җамал белән тәүге тапкыр очрашканда, ул кайчан да бер
арабызга шагыйрь сыйфатында килеп керер дип башыма да китермәгән
идем. Ветеринария фәннәре докторы, профессор. Җитди хезмәт кешесе.
Җаваплылыгы зур җитәкче – яңа гына үзе укыткан югары уку йортының
ректоры булып сайланган көннәре. Дәрәҗәле кәнәфиләрдә утырган күпләр
әдәбиятны үстерәбез, күтәрәбез дип атлыгып тормаган бер чорда Казан
ветеринария медицинасы академиясен иҗат учагына әйләндерү уе белән
җенләнеп йөргән чагы. Кыска гына вакыт аралыгында ул аны әдәби-мәдәни
үзәккә әйләндерергә өлгерде дә. Академиягә баруны артистлар, каләм ияләре,
гуманитар өлкә галимнәре бер мәртәбә саный башлады. Аларны анда һәрвакыт
шыгрым зал, көчле алкышлар көтә иде.
Дөрес, академия эчендә диагноз кую кафедрасының яшь мөдире, танылган
галим, таләпчән остаз, төрле ярышларда күпсанлы җиңүләр яулаган спортчы
буларак кына билгеле Рифат Җамалның милли-мәдәни тәрбиягә шулкадәр зур
игътибар бирүе моңарчы андый хәлләрне күрмәгән студентларны баштарак
гаҗәпләндерде, хәтта аптырашта калдырды сыман. Бераздан уку йортының
яңа төрле сулыш алуын алар сөенеп кабул итте, үзләре дә иҗатка чын-чынлап
тартылды: кайберләре шигырь язу, җыр белән мавыга башлады. Һәм, шулай
итеп, сәнгать-мәдәният юнәлешендә эшләгән башка вузларны көнләштереп,
Казан ветеринария медицинасы академиясе ике гасыр чигендә башкалабызда
мәдәният учакларының берсенә әверелде.
Рифат Җамалның арабызда шагыйрь булып йөриячәген башыма да
китермәгән идем, дидем. Бу минем әле аны ныклап белеп бетермәвемнән
килгән. Баксаң, Рифат абый мәктәптә укыганда ук әсәрләр язган, бигрәк тә
кызларның ушын алган шигырьләр иҗат иткән. Инде менә кайчандыр Арча
районы Мирҗәм авылында каләм чарлый башлаган малай, аннан Носы
һәм Балтачта укыганда да, каләменнән аерылмаган үсмер һәм егет – Рифат
Җамалетдин улы Корбанов зур фәнни, әдәби уңышлар һәм спорттагы җиңүләр
белән үзенең 75 еллык юбилеена килеп җитте.
Шуларны да язып узыйм: бүгенге көндә Рифат Җамал Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе дигән мәртәбәле исем йөртә, аның шигърият өлкәсендәге
эшчәнлеге Һ.Такташ премиясе белән билгеләнде. Ул, әдәбиятка якынайдым дип,
фәннән дә читкә китмәде. Хәзерге вакытта аның хезмәт урыны яңадан – 2025
елның 1 апрелендә Казан дәүләт аграр университеты составына үз исеме белән
кертелгән Казан ветеринария медицинасы академиясендә. 1998 елда Рифат абый
Корбановка «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән
мактаулы исем бирелгән иде. Шуннан соң бер ел узуга ул фән өлкәсендәге
казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары вазифасыннан киткәч, Р.Җ.Корбанов спорт мәйданындагы активлыгын көчәйтте сыман. Мин моны
интернет челтәрендәге һәм вакытлы матбугаттагы материаллар аша беләм.
«Менделеевскида пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге
узды. Якташыбыз галим, язучы Рифат Җамал әлеге штанга күтәрү ярышында
ветераннар арасында чемпион булды», – дип яза «Арча хәбәрләре» 2025 елның
9 декабрь санында. Димәк, шагыйрь спортта да нәтиҗәләрен яхшырта бара,
чөнки мин аның әле 2024 елда бу ярыш төрендә икенче урын алганлыгын
хәтерлим. Рифат Җамалович хәзер мөстәкыйль рәвештә Россия күләмендәге
ярышларга хәзерләнә дип беләм.
Әйбәт шигырьне, билгеле ки, яхшы укыганнар гына яза ала. Аның өчен
иң башта әдәбият-сәнгать дигән зур өлкәдән күпмедер хәбәрдар булырга,
бу юнәлештә белемеңне үстерә барырга һәм әйбәт шигырь белән начарны
аера белергә кирәк. Бүгенге көндә югары кимәлдәге әдәбиятны бөтенләй
күзалламаган, чөнки чын мәгънәсендә сәнгати әсәрләр укымаган кешеләрнең
иҗат мәйданына килүе шул турыда аермачык сөйләп тора. Аларның үзләрен
аклау җөмләсе шушындыйрак: һәр төрле әсәрнең үз укучысы була. Әлбәттә,
була. Очсызлы, сыйфатсыз ризыкны күп кеше ашый ала, ашый да, әмма
затлысы, кыйммәтлесе бик азларга гына тәти. Матди тормышның бу ягы ук
безгә ни өчен массакүләм зәвыксыз әсәрләрнең дөньяны басып китүе турында
да аңлата. Әдәби мирастагы камил үрнәкләрне сайлап укыган, дөньяви
классиканың кадерен аңлаган иҗатчылар гына вакытлы матбугатта, интернет
челтәрләрендә чүп әсәрләр бастырудан ояла, алар аркылы әдәбиятта танылуны
үзләренә мәртәбә санамый.
Рифат абый Корбановны, 75 яшькә җитсә дә, йөрәге мәңге яшь калачак
шагыйрьләр рәтендә күрәм. Миңа бу турыда аннан ташып торган яшәү
энергиясе дә, яшәешебездәге вакыйга-хәлләргә битараф кала алмавы да,
һәм... сөю-сөелү хакындагы шигырьләре дә сөйли. Иҗатчының мәхәббәт
лирикасын ассызыклавым юкка түгел. Ул, кайбер ир-атларыбызныкыннан
аермалы буларак, нәкъ менә шул темага нык ышандырырлык, укучылар
ихласлылыгын тоярлык кимәлдә яза. Шагыйрь әдәби уйдырмага яисә үз
күргән-кичергәннәренә таянып иҗат итәме – анда аерма юк, укучының
әсәрләрен тормыштан алынган кебек кабул итүе исә бик мөһим.
Ышанам ки, йөрәге булган һәр кеше соңгы көннәренәчә мәхәббәт
тойгыларыннан мәхрүм калмаска тиеш. Рифат Җамал поэзиясе белән
танышканда, авторны сөю утларыннан чак исән калган ир-ат итеп фаразлыйм
һәм шул сәбәпле аның шигырьдән шигырьгә үз сурәте рәвешендә күз алдыма
килгән геройлары дусларча елмаерга да мәҗбүр итә. Шул ук вакытта мин
шагыйрьнең үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып кына иҗат иткәнлегенә чын-
чынлап ышанам. Ничек шулай димисең: Рифат Җамал тудырган лирик образлар
аның янәшәсендә «өлкәнәя бара». Күңеле белән яшь калган юбиляр хәзер дә
лирик миннең мәхәббәт учагында януын сөйли, әмма инде моны өлкәнәйгән
ир-атка акыл кермәү чагылышы итеп күрсәтә:
Кемдер пышылдый артымда:
«Кермәде инде акыл!»
Дуслар үгетли кайвакыт:
«Басыл син, инде басыл!»
/.../
Йөрим әле юләр булып,
Кирәкми акыллары.

Күзләрем сүнми, сүнмәсен
Йөрәгем ялкыннары!
(«Кемдер пышылдый артымда»)
Кулыма каләм алыр алдыннан мин Рифат Җамал иҗаты белән тагын бер
кат танышып чыктым һәм шундый фикергә килдем: шагыйрьнең алдагы
еллар иҗатын бәяләгән мәкалә язганым бар инде, бу юлы сүз сөрешемдә
аның 2022 елда дөнья күргән «Син мине сагынма» дип аталган җыентыгына
таянырмын. Әлеге китапны ачуга, иң беренче чиратта, бер нәрсә күзгә
ташланды: шагыйрь мәхәббәт хакындагы әсәрләрне бигрәк тә сөйгән яры
белән сөйләшү, аңарга мөрәҗәгать рәвешендә яза, һәм аның теге яки бу
шигырен мотивлаштырган тормыш ситуацияләре укучы тарафыннан ачык
күзаллана. Рифат абыйның җәмәгате Дания ханымга адресланган һәм тәүге
карашка гади генә кебек, әмма күңелгә бик үтеп керә торган соңгы юллары
мине аеруча тәэсирләндергән иде:
Ник тукталдым?
Нәрсә тота мине?
Нигә килми моннан китәсе?
Тик бер сәбәп:
Ул дөньяда син юк!
Китә алмыйм. Ни хәл итәсе?!
(«Бу дөньядан башка янәшәдә»)
Рифат Җамалның тормыш тәҗрибәсе тудырган тапкыр сүз рәвешендә
язылган шигырьләрен, хикмәтле сүзләрен тамашачы бик игътибар белән
тыңлый, укуыннан туктагач, гөрләтеп кул чаба. Әле шуңа да игътибар
иттем: баксаң, ул лирик әсәрләрендә дә мөһим хәбәрләрне өздереп-өздереп,
кыска җөмләләр ярдәмендә әйтә икән. Рифат Җамал нинди дә булса уйны
калкуландырып, укучы аңына сеңдереп, үзе кылган яисә кылачак гамәлләр
турында сөйләргә ярата. Укучының игътибарын кайсыдыр фикере тирәсендә
тоту өчен шагыйрь санау, юл башында бер үк сүзләрне кабатлау, аларга
мәгънәви басым салу кебек алымнар куллана.
Әлбәттә, төрле тип кабатлаулар шигырьне отышлы яңгырата, тыңлаучыны
аның ритмына тартып кертә. Рифат Җамал мондый чакта тормышта үзе
күргәннәрдән һәм кичергәннәрдән чыгарган нәтиҗәләрен укучыга гыйбрәт
рәвешендә җиткерә, аның строфалардагы аерым урыннарга игътибар итүен
тели шикелле. Әлеге урыннар, кабатланган сүзләр булмыйча, алардан соң
килгән образлар да булырга мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге өзек – шуның бер
мисалы:
Мин килермен иртән кояш булып,
Мин килермен кичен ай булып.
Мин килермен өзелеп сагынганда,
Йөрәгеңә синең май булып.
Кояш, ай, май... Мондый чагыштыруларны, укучыны туйдырмаска теләгәндәй,
автор «Мин килермен иртән кояш булып» шигыренең һәр строфасына кертми,
тиңдәш структуралы юлларны кирәгеннән тыш арттырмый. Һәм, нәтиҗәдә,
киңәйтелгән соңгы җөмлә, текстны үзенчәлекле итә, ягъни аның стилен,
башламында алган яңгырашын үзгәртеп җибәрә. Татарда яраткан кешегә «йөрәк
маем», «йөрәгенә май булып ятты» дип әйтүләр бар. Әлеге канатлы сүзләр,
күргәнегезчә, әсәргә бик отышлы үзгәреш кичереп керә.

Шигырьне дүртьюллыкларга бүләргә һәм соңгы юлны аерып чыгарырга
да мөмкин булыр иде, әмма Рифат Җамал өлешләргә бүленмәгән формаларны
күбрәк ярата сыман. Алга таба әлеге текстта янәшәлекләрнең икегә генә калуын
күрербез. Болай эшләү шагыйрьгә шигырьне тагын да ныграк лириклаштыру,
моңсулату, йомшатып җибәрү өчен кирәк. Рифат Җамал аңа яңа әдәби
детальләр өстәү аша ирешә:
Мин килермен сиңа яңгыр булып,
Керфегеңнән яшең юармын.
Җилләр булып исеп, кайгыларың
Ярсып таратырмын, куармын.
Бу әсәрдә шагыйрь үзенең сөеклесенә нинди уңай сыйфатларда киләчәген
сөйли. Укучыны моның чынлыкта – исәнлектә булачагына ышандырып кына
бетерә дә, аннан бик нык сискәндереп, бу хәлләрнең мәңге булмаячагын
аңлатып, кыз белән генә түгел, гомере белән дә хушлашкандай: «Син җырымда
мине сөярсең. // Мин китәмен», – дип белдерә. Мондый күчешләр, контрастлар
Рифат Җамал әсәрләрен көтелмәгәнчә итә һәм укучы күңелендә дә капма-
каршы тойгыларны уятып җибәрә, аны чиксез дулкынландыра. Гомумән,
шагыйрь үз иҗатында килү-китү хәрәкәт каршылыгын еш тудыра.
Лирик геройның шигырьдән шигырьгә кемнедер күрергә теләү хисләренең
кабатлануына гаҗәпләнергә дә кирәкми. Рифат абыйның мәхәббәт лирикасы
– ир-атның хатын-кызсыз яши алмавын раслый торган шигърият ул («Синең
белән бергә чакта», «Ямьсез көннәрем»). Аның әсәрләрендә хатын-кыз – гаилә
учагын саклаучы булудан да битәр, ир кеше йөрәгенең хуҗасы, бәхетенең
иясе, сулышының чыганагы, хасталыгыннан дәва. Аны онытырга мөмкин
түгел! Моны шагыйрьнең «Кешеләргә бәхет өчен», «Мине онытырга мөмкин
түгел!», «Син теләмә миңа ак бәхетләр», «Учаклар сүнә таңда» шигырьләре
ачык раслый. Лирик герой, сөйгәненнән китеп барамы, бу тормыштан китәме,
кызны онытмасына ышана, чөнки җан мәңгелек булган кебек күңел дә мәңгелек
дип саный.
Бәхетле яшәү, бәхеткә омтылыш... Барлык шагыйрьләр иҗатында болар
бар, әмма бәхетне һәр инсан үзенчә күзаллый. Рифат Җамал иҗатында исә
мәхәббәтнең генә кешене бәхетле итә алуы турындагы фикер кызыл җеп булып
сузыла. «Бу йөрәккә бәхет өчен // Бер син кирәк»,– ди ул «Кешеләргә бәхет
өчен» шигырендә. Юк, әлеге фикере белән генә дә канәгатьләнми: шагыйрь
хәтта кешелек бәхете мәхәббәттән, бар дөнья ирләренең хатын-кыз гүзәллеге
алдында баш июеннән, тезләнүеннән тора дигән карашта («Яу кырында»).
Шагыйрьнең бу тематик кырдагы бер фикере белән килешми мөмкин түгел:
«Давылларны, бозларны // Җиңүче ирләр генә //Күтәреп йөртә // Хатын-
кызларны» («Ирләргә җиңү кирәк»).
Шагыйрь тудырган лирик геройның йөрәге, уйлары һәрвакыт китү – калу,
сөю – сөймәү, сөялмыйча түзмәү – сөя алуга түзү кебек хәл-халәттән телгәләнә
(«Гөнаһлымын сине сөйгән өчен», «Миңа барыбер!» дип хатлар яздың»...)
Ул мәгъшукасын даими рәвештә сагынырсың, мин булмам кебегрәк сүзләр
белән куркыта. Бу күңелгә мәхәббәт шагыйре буларак танылган Кандалыйның
гашыйк булган кызларына атап язган, аларга, үзләренә лаек булмаган кешеләргә
кияүгә барсалар, нинди авырлыклар көтәчәген искәрткән, бераз куркытып та
алган шигырьләрен искә төшерә. Рифат Җамал героеның, синнән арындым,
дип әйтүләре дә сөеклесен уятып җибәрү, үкендерү өчендер кебек:

Сөйдем. Сөелдем.
Шашып сөендем.
Киттең. Көендем.
Аннан киендем.
Чыктым урамга,
Төнге буранга
Серем сөйләдем
(Сине сөйгәнем).
Буран улады,
Күңел елады...
Таңда арыдым,
Синнән арындым.
Рифат абый Җамал тудырган лирик герой саф күңелле, хатын-кызны
олылаган, аерылгач та, аны бәхетле күрәсе килгән, яратуын еллар үткәч тә,
сөеклесенә әйтүне кирәк санаган һәм гүзәл сурәтен мәңге онытмаган образ
буларак та күзаллана. Ул аерылу ачысын бик авыр күтәрә, хушлашу барлыкка
китергән хаста халәтне һичкемгә теләми. «Кайтмасыннар кире. Тоймасыннар
//Аерылуның сагыш-ачысын», – дип белдерә («Киткәннәргә яхшы теләк телә»).
Мин Рифат Җамал юбилее уңаеннан язылган бу мәкаләмдә аның башка
эчтәлектәге әсәрләре турында да сүз алып бара алыр идем, әмма мәхәббәт
темасына язылган шигырьләреннән тәэсирләндем дә шулардан читкә чыгасым
килмәде. Бердән, аларда композицион төгәллек, фикер эзлеклелеге күзгә
ташлана. Бу бигрәк тә кыска шигырьләр өчен бик мөһим. Мин әлеге әсәрләрне
аның темпераментлы лирик герое аркасында яраттым. Геройга хас темперамент
хисләр күчешендә дә, хәрәкәт тасвирларында да чагылыш таба:
Бер биергә иде кызлар белән,
Егылганчы алар арудан.
(«Кырык яшем. Инде акыл кергән»)
Үзем арыганчы, дими шагыйрь, кызларны арытканчы, дип белдерә, чөнки ул
теләкләре, ихтыяр көче, яратуы, хыялы чиксезлекләргә омтылган ир-ат образын
тудыра. Әлеге ир-ат, бер яктан, сөеклесенә буйсына кебек, икенче яктан, аның
белән идарә дә итә шикелле. Бу герой мактанчык түгел, үзен тышкы кыяфәт
ноктасыннан башкалардан ким дип бәяли, әмма ул көчле ярату тойгысы белән
бик күпләрдән аерылып тора. Шагыйрь хатын-кызны бер генә тапкыр булса
да, бәхетле итүне, аның белән бер генә төн булса да, бәхетле булуны зурга куя.
Өченче яктан, чынлыкта да шагыйрьнең иң матур образлары, чагыштырулары,
метафорик фикерләре, үзенә җәлеп итәрлек парадоксаль карашлары, минем
уемча, интим-күңел лирикасында урын алган. Мәхәббәтне күчмә кошларга
тиңләгән бер әсәреннән әйткән фикеремә мисал китереп узыйм:
Кошлар да киләләр, китәләр,
Сөю дә нәкъ шуның шикелле.
Кошлар китүе белән сагышка күмә, кайтуы белән күңелдәге яз хисен
көчәйтә. Баксаң, мәхәббәт тә шундый ук бит! Метафораларның шушы рәвешчә
чагыштыру, янәшә кую нигезендә барлыкка килүе Рифат Җамал иҗатындагы
образлылыкны нигезле итә.
Укучыны табу өчен, саклап калу өчен дә, иҗат кешесенә күңел җылылыгы
кирәк. Әгәр шигырь сөючеләр әлеге җылыны, үзенә якынлыкны синең
әсәрләреңнән тоя икән, иҗатыңны ярата, язганнарыңны көтеп ала. Рифат абый!
Мин Сезгә – хатын-кызлардан наз көткән шагыйрьгә шундый укучылар телим.

 

«КУ» 10, 2026

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев