Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

***

Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен! Язмышыма килә эндәшәсем... Күпме еллар яшәп үттем дә мин Томырылдым тирән үткелгә мин, – Синең белән килде сөйләшәсем... Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен! Язмышыма килә эндәшәсем... Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем! Инде, язмыш, кыйна бу җанымны, Суксын яшен барлык булганымны! – Керфегемдә инде кипмәс яшем, Язмышыма килә эндәшәсем... Күпме еллар яшәп үттем дә мин, Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин – Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь... Ничек инде? Син һәм... салкын кабер?! Синдә булган икән дөнья гамем, Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин... Томырылдым тирән үткелгә мин, Тик... дөньяның чиксез читендә син... Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы, Үтте дә бит китте гомер янып, Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен – Томырылдым тирән үткелгә мин!.. Синең белән килде сөйләшәсем, «Таң ата... Күр!» – диеп эндәшәсем, Сыйпап кайнар, калын толымыңны... Кемнәр тояр тагын мондый моңны? Әйтерсең, кош кошка эндәшәсе – Синең белән килде сөйләшәсем... Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен, Күкрәсен күк, уйнакласын яшен! Очар йолдызлар күк-галәм ярып, Кушҗан килде җиргә, китеп барды... Изге икән Җирдә тик күз яше... Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев